Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Равил Закиров Иркәгә: «Синең аяклар – татар эстрадасында иң сексуаль аяклар»

news_top_970_100
Блогер Равил Закиров Иркәгә: «Синең аяклар – татар эстрадасында иң сексуаль аяклар»
"Татар-информ" архивы

Соңгы вакытта интернет киңлекләрендә бик тә популярлашып киткән блогер Равил Закиров, җырчы Иркәнең яңа клибында төшү өчен, Казанга килгән. Равил Иркә белән очрашкан саен кызыклы кыска-кыска әңгәмәләр әзерли. Бу юлы да блогер форсаттан файдаланган. Сәүдә үзәгенә барышлый, җырчыдан интервью алган.

Бик матур инде Казан. Сиңа ошыймы Казан, Иркә Миндаровна?

Иң яраткан шәһәрем!

Казанда ничә ел яшисең?

22 ел була икән инде.

Авыр чаклар да булгандыр инде Казанда?

Төрлесе булды инде. Кара әле, машинамны эвакуатор алып китмәдеме икән? Әй, тора, бәгърем минем.

Мин күрмим, кая машинаң? Син саттыңмы әллә элекке машинаңны?

Соң, тегесе дә бар, монысы да бар.

Каян килде соң монысы?

Соң, алдык! Ярар, аларын сөйләмә инде. Эшкә 2 машина кирәк ич инде.

Сиңа килешә.

Миңа «Порше Кайен» килешә, дип әйтәләр. Пока аңа акчам җитеп бетми әле. 

Синең кызыл машина иде кайчандыр.

«Мазда» иде.

Шуннан соң Равил Иркәнең яңа чит ил машинасына кереп утыра, һәм алар сәүдә үзәгенә юнәләләр. 

Клипка син дә төшәсең бүген. Халык әйтте: «Кыргый гөл» җырында Равил дә төшәргә тиеш», – дип. Анда сине төшереп булмады инде, темасы башка булды.

Мин яңа клипта булам?

Әйе. Безнең белән бергә. Безнең төркемдә 10 кеше, син 11нче буласың. Сине стильно итеп киендерәбез. Ризадыр бит?

Риза булмый! Тагын кайсы артист миңа үзенең клибында төшергә тәкъдим итә әле.

Алай димә! Син кайбер артистлардан да популяррак әле.

Синең белән бик рәхәт, Иркә! Ничек бар, шулай сөйләшәбез, «чәчәкләп» тә тормыйбыз, «кәнфитләп» тә. Бәрәбез дә әйтәбез. Шуның белән мөнәсәбәтләр якыная бара. Икейөзле кешеләрне яратмыйм.

Мин дә яратмыйм. Мик шат синең килүеңә. Монда юл ябык икән. Әйләнеп, башка җирдән барабыз.

Казанны яхшы беләсеңме?

Әйе инде.

Мин Чаллыны яхшырак беләм.

Чаллының кайсы җирен беләсең инде аның, анда 3 урам бар.

Иркә белән Равил сәүдә үзәгенә килеп җитәләр. Монда сүз Иркәнең сексуаль аяклары, кибет, кием-салым темасына күчә.

Беркөнне «Казан Молл»га килдем. Айсылу белән бөтен кибетләрне йөреп чыктык. Ниһаять, каблукларга мода кайткан. Хатын-кызның бөтен матурлыгы каблукта бит аның. Айсылу белән сөенештек. Алайса гел балетки да кроссовки. 

Иркә Миндаровна, син беләсеңме, синең – татар эстрадасында самые сексуальные ножки? Син по любому бу турыда беләсең?

Ой, уйлаганым да юк (көлешәләр). Машиналардан төшкән хатын-кызларны карап тордык ул көнне. Каблуклар,  күлмәкләр кигәннәр, загарлары бар. Мин әйтәм Айсылуга, срочно ябыгырга кирәк, дим. Массажга йөри башладым, аз гына арттым. 1-2 килограммга ябыгасым бар.

Син шопоголикмы?

Кешегә алырга яратам. Беркөнне бер кибеткә кереп, үземә 1 пар аяк киеме алдым. Тагын бер 5не кешегә алганмындыр.

Шуннан соң Равил сторисларына үзе генә чыгып болай дигән:

Иркә Миндаровна әйтә: «Әйдә, туган көнеңне билгеләп үтәбез», – ди. Ул мине хәзер Казанның иң кыйммәтле урынына алып бара, күз алдына китерәсезме! Нәрсәм белән заслужил икән», – дигән ул. 

«Мин сине бик яратам бит», – дигән тавыш ишетелә кадр артында.

«Минем анда бер тапкыр да булганым юк», – ди Равил.

«Сиңа понравится. Ой, русча сөйләшеп барган булам, авыл кызы», – дип көлә Иркә. 

Блогер белән җырчының очрашуы кыйммәтле ресторанда дәвам иткән. «Монда һәр ризык үзенчәлекле, тәмле, һәрбер ризыкка тере чәчәкләр куеп китерәләр. Мин в полном восторге, рәхмәт инде бик зур», – дигән Равил.

Равилгә укучылары әңгәмә өчен рәхмәт сүзләре язган. «Иркәнең иҗатына мәхәббәт уятасың», «Әңгәмә – супер, син безгә Иркәне яңа яктан ачасың», – дигән смслар килгән Равилгә.

 

Реклама хокукында

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2024
    Исемсез
    Ой, Иркә каблуклар миндә яратам,миңа да бүләк итәле.
  • 23 май 2023
    Исемсез
    бу авыл гыйбэтлэре бик зур зыян салдылар татар мэдэниятенэ, татар сэхнэсенэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100