Чаллының танылган блогеры, 40 мең сум түләп, авылга сыер саварга кайтырга җыенган
Чаллының танылган блогеры, «Шәһри Чаллы» пятачогында җырлаган Олеся Борина (Мама Маликушки) Чирмешән районына кайтып китә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Ул блогер Равил Закировның авыл турында катнашырга булган. Болай да танылган блогерга акча түләп тирес түгү, сыер саву ни өчен кирәк булган?
«Мин бу чарага барырга планлаштырмаган идем. Беренчесен карамадым да. Язылучыларым, дусларым мине анда күрергә теләгәнен белгәч, 2 сәгать эчендә карар кабул итеп, Равил Закировка яздым һәм 40 мең акчамны түләдем.
Бу чарада катнашып, мин үземне тулысынча ачарга телим. Авыл хатыны образы әзерләдем, 2 көндә мин бу рольдә булачакмын. Мине авыл эше бер дә куркытмый, чөнки балачактан җәй көне Әлмәт район Елховой авылына кайтып, 3 ай буе әби-бабама булыша идем. Бу чарада сюрпризлар күп булыр, дип уйлыйм», – диде ул.
Чирмешән егете авылга тур оештырган: туристлар бакчада чүп утаячак, сыерлар савачак.