Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Равил Закиров Алия – Ришат Төхвәтуллиннарның фатирын күрсәтте, ремонт бәясен әйтте

news_top_970_100
Блогер Равил Закиров Алия – Ришат Төхвәтуллиннарның фатирын күрсәтте, ремонт бәясен әйтте
Фото: © Ришат һәм Алиянең шәхси архивыннан

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров 3 тапкыр Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннардан кунакка килергә рөхсәт сораган. Беренчесендә, ул җырчыларның туйларына барырга хыяллануы турында социаль челтәргә язган булган, һәм аны чакырганнар. Икенчесендә, ул концертларына килергә теләк белдергән, өченчесендә – фатирларына кунакка.

Равил Закиров Төхвәтуллиннарның гаиләсендә кунакта булуына фатирга кергәч тә ышанып бетмәде бугай. «Мин бер көндә 2 тапкыр сезгә «напросился». Безнең эштә бу нормально», – диде ул.

Фатир шәһәр үзәгендә түгел, ә шәһәр янында урнашкан. Фатирда ремонт ясаучылар бригадасын 3 тапкыр алыштырганнар. Хәзер инде ремонт барганга бер ел булган.

«Монда тыныч, 3 йорт һәм урман иде. Хәзер башка йортлар да төзергә җыеналар инде. Биредә тыныч, миңа ошый. Квартал, Авиатөзелеш якларында юллар да күп тармаклы, машинада йөрергә кыенрак», – диде Алия.

Блогер фатир белән таныштыруны гардероб бүлмәсеннән башлады. Әлегә фатирда әле ремонт тәмамланмаган. Биредә артистларның көндәлек киемнәре генә, ә сәхнә костюмнары башка урында саклана. Аларны фатирга сыйдырып булмас иде, диде алар.

Фатирның ремонтына әлегә 3,5 миллион сум акча тотылган. Бигрәк тә стеналар кыйммәткә чыккан, ул буялмаган да, обой да түгел. «Бик матур стеналар!» – дип шакката блогер әллә бәясенә, әллә матурлыгына.

Аш бүлмәсендәге шкафлар техникасыз 200 мең сумга чыккан. Әле биредә дә эш төгәлләнмәгән, шкафларның дәвамы булачак. Блогер хәтта суыткычны да ачып күрсәтте.

Аннары Равил парлы җырчылар белән төшке аш ашады. Алия кунакны авыл тавыгыннан пешкән токмачлы аш, өчпочмак, кызыл уылдыклы бутерброд, җиләк-җимеш белән сыйлады. Блогер, ашны ашап бетергәч, тәлинкәне дә күрсәтте: алар җырчыларның баш хәрефләрен куеп, махсус ясатылган туй бүләге булуын да блогер яхшы хәтерли.

Фатирның аш бүлмәсе белән зал бергә, ягъни «студия» була инде. Ришат ике арадагы стенаны Алиягә әйтмичә генә алдырган. Фатир шулай иркенрәк һәм яктырак булып киткән. Гаиләдә Яңа ел кәефе өчен чыршы да бизәлгән.

Блогер йокы бүлмәсенә дә керде, караватка да утырып карады. Карават бик зур һәм биек, ул фатир өчен исәпләнмәгән булып чыккан. Карават подъездга сыймагач, аны альпинистлар балкон аша керткән. Равил караватның каты булуын да искәртте. «Тагын да катырак булуын теләр идем, катыда йоклагач, торырга да рәхәт. Хәзерге вакытта фатирда яшәү уңайлы, гастрольләргә чыктың киттең, кайттың кердең. Гаилә ишәйгәч, йортка күчәргә ниятлибез, караватны да шунда күчерәбез. Казанда йорт төзелә инде», – диде Ришат, блогерның сорауларына җавап биреп.

Блогер Ришатның студиясен дә күрсәтте, барлык хитлар да шунда туа икән. Биредә дә ремонт ясарга җыеналар, ак итеп ясыйсы килүен дә әйтте җырчы. Анда 2 миллион сумлык аппаратура һәм массаж ясый торган җиһазлар тора.

Видеолар Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100