Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчләүдә гаепләнеп, төрмәдә утырган Инсафның никахы булган

news_top_970_100
Көчләүдә гаепләнеп, төрмәдә утырган Инсафның никахы булган
Фото: Видеодан скриншот

Казан кызы, блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире Инсаф Галимҗанов белән никахы булган. Блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәхет тулы видеолар белән уртаклашты. Видеоларны ул «Никах көне» һәм «Парлы үтсен гомерләр» җырлары белән күрсәтте.

Блогерның ире 5 елдан соң, гыйнвар ахырында төрмәдән чыкты. Алар Түбән Кама колониясендә язылышкан иде.

Социаль челтәр аша аларны күзәтеп баручылар тормышның авыр вакытын бергә кичкән пар өчен чын күңелдән куана, аларга, бәхетле тормышка лаек булуларын белдереп, матур теләкләр яза.

Инсафны (һәм аның дусты Исламны) көчләүдә – 131нче һәм 132нче маддәләр буенча гаепләп, биш ел ярымга төрмәгә утыртканнар иде. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира белән Инсаф тарихын 100 000нән артык кеше күзәтте. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул үзен «зэк хатыны» дип атый һәм иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы турында һәрдаим сөйләп тора.

Видеолар Эльвира Әхмәтшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100