Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 6 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Хуҗабикәгә ияреп, шул рәвешле кабатлыйм. Бу юлы инде түземлек җебем тәмам өзелә, җавапсыз кайтыр юлга чыгасым һич килми ич. «Ә Нияз? Гафу итегез, читен булса, җавап бирмәгез… Тик шулай да, кайда ул хәзер? Сез…» «Сез бергәме, дип сорыйсың килә, шулай бит?»
Ахыры.
Озакламый Динар, безнең ай-вайга карамый, ишек алдына чыгып китте. Шәхси хуҗалыкта мәшәкать бетәсеме... Берничә ел элек сатып алганнар әлеге кечкенә йортны. Зурайтасы, бөтәйтәсе байтак. Тик анысы инде вак мәсьәлә. «Баш кына исән булсын». Хуҗабикәгә ияреп, шул рәвешле кабатлыйм. Бу юлы инде түземлек җебем тәмам өзелә, җавапсыз кайтыр юлга чыгасым һич килми ич. «Ә Нияз? Гафу итегез, читен булса, җавап бирмәгез… Тик шулай да, кайда ул хәзер? Сез…» «Сез бергәме, дип сорыйсың килә, шулай бит?» Гөлшаян ханымның сылулыгы җуелмаган йөзендә баеп барган кояш нурлары уйный.
Болай да чиста эскәтерне сыйпап, сүзен ялгый: «Озак кына йөрде ул без бирегә кайткач. Ике гаилә арасында, диюем. Шул „менә аерылам, менә киләм“нән ары узмады. Кыюлыгы җитенкерәмәдеме, сөюе шулкадәр булдымы, башка сәбәпме, белмим. Башта авыр булды, яшермим. Озак көттем. Аннан соң… Улым алдында кыенсына башладым. Әллә ничек. Көннәрнең берендә иртән-иртүк кисәк уй төшмәсенме: нигә әле гомеремне ерактагы кояшка кызынып уздырырга? Язмышым үз кулымда ләбаса! Җиңел булып китте. Иңнәремнән авыр йөк төшкән сыман. Араны өздем. Катылык бар шулай да характерымда. Әбекәем оныгы мин. Хәзер инде улым, киленем, оныгым өчен яшим. Балакайларым исән-сау яшәсен дә, илләр тыныч була күрсен».
Ризалыгымны белдереп, баш кагам. Хак сүзләр. Матур җөмлә буларак түгел, чын йөрәктән әйтелгән фикер. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, үз-үзенә тугры калган, яшәеш диңгезен кичеп чыга алган, гаҗәеп көчле рухлы саф татар гүзәле тарафыннан бәян ителгән тирән мәгънәле фикер ул. Хушлашканда соклану хисемне яшерергә тырышып маташмадым, тойгыларымны ничек бар, шулай түгеп салдым.
Чибәр апам моңсу елмайды гына. «И-и, сеңелем, гадәти бер татар хатыны бит мин. Күкләргә күтәрмә зинһар. Ялгышларым да, абынуларым да җитәрлек булды. Бәлки хәзер килеп күп нәрсәне үзгәртер идем. Кыерсыткан кешеләрем алдында бүген дә гаепле саныйм үземне. Яши-яши генә аңлый башлыйсың икән тормышны… Гомер уза. Газизләремне күп югалттым, инде балакайларымның исәнлеген бирсен Ходай. Намазга баскан, дога укыган саен шул хакта ялварам».
…Хуҗабикә, кадерле кешесен озаткандай, капка төбенә кадәр хушлашырга чыкты. Хәер, ифрат якынайдык ич без шушы кыска гына тоелган әңгәмәләшү чорында. Күңелләр, йөрәкләр бер-берсен аңласа, калганы әһәмиятле түгел. Ирексездән күзгә яшь төелә. Юк, кызганудан түгел, һич юк! Ниндидер татлы, искитмәле яшьләр бу. Гаҗәеп күркәм кеше белән очрашу шатлыгыннандыр, мөгаен. Гап-гади, сабыр-тыйнак, саф күңелле татар хатыны. Үзен уйлап, кайгыртып бармый ул, фәкать якыннары, газизләре өчен җанын фида кылырга әзер. «Хәзерге заманда андый гүзәл затлар модада түгел, дөньясын „пырын-заран“ китерүче „стервалар“ почетта», диючеләр табылыр, билгеле. Әмма күңел нилектәндер нәкъ шул гап-гадиләр кырына тарта да инде. Техника, инновацияләр, компьютер-планшетлар чоры булды ни, булмады ни — күңел галиҗәнәпләренә барыбер…