Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 3 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Тик киленне әни карчыгы бик ошатмады сыман. «Артык матур, артык яшь. Ата-анасы юк. Энесен дә карыйсы була. Нәрсәсенә исең китте?» — дип улын тиргәп тә алды.
Дәвамы. Башын моннан укып була.
…Япь-яшь кыз балага гаилә башлыгы сыйфатында көн күрү ифрат авыр була, әлбәттә. Өстәвенә, яшүсмер чорына аяк баскан Әнәс йөрәген телгәли. Әшнәләре дә табыла. Тәмәке тартырга, бераз «төшергәләргә» дә өйрәнеп ала үсмер. Апасы сүзенә бик колак салып бармый. Мин егет кеше, янәсе.
Ярый әле, Гөлшаянның дус кызы Галия төшенкелек упкынына «мәтәлләргә» ирек бирми. Хәл-әхвәлен сорашып тора, ярдәмләшә. Ара-тирә концертларга, төрле тамашаларга җилтерәтеп дигәндәй алып китә. Әнәскә дә «эләккәли» аннан. Энергиясе ташып торган елгыр Галия гаиләдә үз кеше булып беткән. Кирәк икән, тамакка әзерли, бүлмәләрне җыештырып ала, кибеткә дә йөгерә. Кесә ягы такыраеп киткәндә, акчасын да биреп торгалый.
Көннәрнең берсендә Гөлшаянны Гаяз атлы тыйнак кына егет белән таныштырды ул. Күрше йортта гына яши икән теге. Эше, торыр урыны, хәтта ки саклык банкында бераз акчасы — барысы да бар Гаязның. Тик яше генә… Кыздан күпкә олырак шул. Гүзәл җенес белән артык күп аралашмаса да, бераз тәҗрибәсе бар. Чем-кара күзле «һинд сылуы»на бер күрүдә «ябышты» егет кеше. Мәхәббәт утларында янды-көйде, гомергә язмаган шигырьләрен язып бетерде. Кыз гына ачылып китмәде.
Бердән, Ниязын оныта алмый, кавышуларына өмете өзелми. Икенчедән, күңеле «сазаган егет»не кабул итми. Галия исә өзми дә куймый: менә дигән егет, энекәшеңә күз-колак булыр, әбиеңә ярдәм итәр. Әллә кайдагы Ниязга ышанып ятарга ни… Башка ярын тапкандыр инде, югыйсә, берәр килеп чыгар иде. Ничек түзеп ятмак кирәк?
Сизә Гөлшаян, үзе дә сизә, бердәнбере белән аралар суынды бугай. Ниязкае хатларын сирәгәйтә төште, сөю ялкыны «ургылмый» ул кош теледәй хәбәрләрдән. Нишләргә? Кемнән киңәш сорарга? Тәмам башкайлары катты кызның. Ичмасам, энесе белән татулык булса иде. Юк бит. Азганнан аза Әнәс. Гаязны никтер тыңлый шулай да. Аның машинасы кырында мәш киләләр. Техника «җене» кагылды ахры үсмергә.
Әллә… ризалашыргамы? Тора-бара ияләшер әле. Мәхәббәттә берәү ярата, икенчесе яратырга рөхсәт бирә, диләр ич… Юк, башта Ниязга хат җибәрергә, анык җавап таләп итәргә кирәк. Ни уйлый икән егет язмышлары хакында.
…Көттереп булса да, җавап килде. Куандырырлык түгел иде ул. «Гафу ит, мин башканы яраттым. Авылга шәфкать туташы килде. Тиздән туебыз була. Болай да синең белән кавыша алмас идек. Син әллә кайда, еракта. Ә минем гаилә корасым, балалар үстерәсем килә… Хуш». Гөлшаян тәмам бөгелеп төште. Бәлки, сөйгәне шаяртадыр, үч итәдер, дип уйланды. Авылдагы дус кызына язды. Тегесе барына «култамга куйды»: «Әйе, җаным, бөтенесе дә дөрес. Туйга әзерләнәләр. Ниязның анасы, ниндидер таҗиктан туган кызга әрәм итәрлек улым юк, дип кырт кискән, ди. Теге медсестра дигәннәренең ата-анасы бай гына кешеләр икән. Машина алырга мул гына акча да төрткәннәр, ди… Әй, төкерсана, егет беткәнмени. Оныт. Синең чибәрлегең белән кайгырып утыра диме. Мин шундый матур булсаммы… Белер идем нишләргә!»
Белде Гөлшаян. Шул ук кичне Гаязга кияүгә чыгарга ризалашты. Бар дөньясына үч итеп. Ташланган кыз, бичара, димәсеннәр. Мәхәббәт булмаса, байлыгы булыр! Баста! Сүз юк, башта Гаяз аптырап калды. Юньләп сөйләшмәгән, чыраен да ачмаган сылу кисәк үзгәрсен әле… Тик шулай да үзен тынычландырырга ашыкты. Ярый, яши-яши өйрәнер, ияләшер, якынаер. Гаязның яратуы икесенә дә җитәр. Бәхетле итәргә тырышыр ул кәләшен! Барысы көнләшерлек итеп гомер кичерерләр. Кичерерләр, менә күрерсез!
Тик киленне әни карчыгы бик ошатмады сыман. «Артык матур, артык яшь. Ата-анасы юк. Энесен дә карыйсы була. Нәрсәсенә исең китте?» — дип улын тиргәп тә алды. Тегесе чигенмәде: «Яратам, бүтән кыз кирәкми. Бер-берегезгә өйрәнерсез, зарар юк». Нишлисең. Теләгән — елан ите ашаган. Фатихасын бирде ана. Туйга Мәгърифә карчыкны да алып килделәр. Кияү балакайның олы гына яшьтә булуы күңелен чигерде чигерүен әби кешенең. Тик оныгы өчен болай да җаны әрни, ичмасам, ир канаты астында тыныч гомер кичерер.
Мәгърифәнең күпме яшисе калгандыр. Бөтенләй ялгыз кала бит балакайлар… Килештеләр. Гөрләп туйлар үтте. Әкият гүзәледәй Гөлшаянга сокланмаган кеше калмады. «Эләктергән бит кызның асылын. Тиккә генә сайланмаган икән», - диештеләр. Бүләкләр дә мулдан иде. Аеруча кәләшнең әтисе тырышты. Бирмәгән нәрсәсе калмады. «Әниеңнең бәхете булмады, син әйбәт яшәргә тырыш, кызым», — дип күз яшьләрен сөртте. Ыгы-зыгылы мәҗлесләр узды, айныткыч көндәлек тормыш башланды… Менә шул вакытта ни дәрәҗәдә ялгышканын аңлады да инде яшь хатын.
Ай, кыен икән ул яратмаган ир белән бер түбә астында яшәүләре! Читлектәге кош сыман тойды үзен Гөлшаян. Тешен кысып түзде. Өстәвенә, авырга да узган иде. Ирнең түбәсе күккә тиде. Аның сабые, дәвамчысы тиздән аваз салачак! Хәләлен өрмәгән җиргә утыртмады, кулдан килгәнчә назларга, кадерләргә омтылды. «Ярый, бала тугач, аның өчен яшәрмен, күнегермен», - дип үгетләде үзен булачак ана.
Малай туды. Динар дип исем куштылар. Бәхетле ата җирдән түгел, күктән «гизде». Гөлшаянны яратуы көчәйде генә сыман. Түгәрәкләнеп, тулыланып киткән ханым чыннан да карап туйгысыз иде. Кыз чактагы чандыр гәүдәсенә «ит кунып», һәр хәрәкәте ымсындыргыч, соклангыч булып китте. Әлбәттә, Гаяз көнләшми түгел, үлеп көнләште! Сиздермәскә тырышты тагын. Хатынын үпкәләтүдән, биздерүдән курыкты. Сабыен яслегә биргәч, яшь ана эшкә чыкты. Анда юанды. Онытылып торды. Нишләптер, ирен һаман яратып китә алмый ла! Дөрес, ихтирам итә, кадерли ул аны. Тик…
Бианасы да ут өстенә май сибә. Килгән саен төртмә сүзләре белән үзәккә үтә. Имеш, юньле хатын ирен, балаларын карап-тәрбияләп, өйдә генә утыра. Ир-атларга күз атмый, каш сикертми, янәсе. Тамчы бозны тишә, дигәндәй, гел шундый сүзләр кабатлана торгач, Гаяз да кисәк үзгәрә, тулы йөзен болыт каплый. Дәшми. Гаиләсенә җил-яңгыр тидерәсе килми. Улыкаен шул хәтле ярата ич! Эштән очыплар кайта. Юк инде, әни карчык ни сөйләмәс, бер тыныр әле. Бианай-килен мөнәсәбәте ифрат катлаулы, аны кем белми. Бер Гаяздан гына калмаган…
Гөлшаян исә үзенә урын тапмый. Әллә кайларга китәсе килә. Җәйге ялда авылга кайтып әйләнергә микән? Әбисенең дә күңеле булыр. Ниязны күрермен, дип борчыласы юк. Чөнки белә, хатыны белән Себер якларына эшкә юлланганнар, акчаны «көрәп» алалар, ди. Моны һаман да шул ахирәте язды. Димәк, тәвәккәлләргә мөмкин!
Ирен озак кына көйләде ханым. Гаяз башта ишетергә дә теләмәде. «Минем отпуска вакытын көт, бергә барырбыз», - диде. «Синекен көтсәм, минем ял узып китә. Кайтыйм инде авылга, әбиемнең хәлен дә белешеп килермен…» Ай-һай, бу яшь хатынның күз яшьләре. Әллә ниләр алып бирерсең, валлаһи. Күнде Гаяз, газизләрен ерак юлга озатып җибәрде. Сагышын эш белән басты. Ярый әле, Әнәс өйдә калды. Бергә юандылар. Төрле мәшәкать белән вакыт уза бирде…
Гөлшаян белән Динарны исә Мәгърифә карчык шатланып каршы алды. Оныгының баласы бигрәкләр дә якын була икән. Ул шаянлыгы-наянлыгы, терелеге сабыйның, искитмәле! Сөйләшеп сүзләре бетмәде әби-оныканың. Бәян итәрдәй хәбәрләр ике якта да шактый җыелган. Ниязны гына телгә алмаска тырыштылар. Киселгән икмәкне кире ябыштырып булмаган кебек, узган гомерләрне дә кире кайтарырмын димә. Үткән — беткән.
Гөлшаянның ахирәте генә… Читләтеп булса да, яшь хатынның беренче мәхәббәтенә хисләре калганмы-юкмы, шуны белергә тырышты. Ә кичләрнең берсендә үзе үк сүз башлады. «Җаным, иреңә ияләшәсеңме соң? Әйбәтме? Бик коры түгелме? Нияз турында бөтенләй оныттыңмы? Белмәсәң - бел, ул онытмаган. Бик үкенә икән сиңа өйләнмәгәнгә. Чын әйтәм. Сеңелесенә әйткән. Һаман Гөлшаянны яратам, дип әйтә ди…»
Гөлшаянның бит алмалары кызышты, уттай янды. Карашын читкә борды. «Булмаса тагын. Өйләнгән икән, торсын. Көчләп өйләндермәгәннәр лә…» Ә йөрәге аңына һич буйсынмады. Күкрәк читлегеннән чыгардай булып, дөрселдәп тибүен белде. Тәүге хисләр сүрелми, дигәннәре шул микәнни, Ходаем? Булмаганны. Ир хатыны, бала анасы ич ул. Ничек тә үзеңне кулга алырга, тойгыларны йөгәнләргә кирәк.
Дәвамы бар.