Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 5 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Авылга кайтып җиткәнче, баштан нинди генә галәмәтләр узмады, анысы аерым тарих. Иң мөһиме — исән-имин әбекәем йортының бусагасын атлап кердек. Башта сабыемны кочаклап, күңел бушанганчы рәхәтләнеп еладым.
Дәвамы.
…Шушы хәлләрне бәян иткәч, Гөлшаян ханым туктап калды. Мин дә ашыктырмадым. Катлаулы тормыш сәхифәсен дәвам итәр өчен уйларын, хисләрен тәртипкә китерергә кирәктер әңгәмәдәшемә. Сабыр гына көтә бирдем. »Арытаба булганнарны бик сөйлисем килми, — ди авыр сулап кара чибәр ханым. — Теге котырынган «үзгәртеп кору» заманалары җитте. Ай, искә алулары да…
Әле дә төннәрендә шыбыр тиргә батып уянам. Күпме еллар узса да, бүгенгедәй хәтердә. Ярый әле ул вакытка әбием дөнья куеп өлгергән иде, хәтәр хәлләр хакында ишетмәде, белмәде… Энекәшем аннан алда юл фаҗигәсендә һәлак булган иде. Шул килделе-киттеле әшнәләренә ияреп йөрүенең чиге. Исерек килеш руль артына утырган иптәше башына җитте Әнәснең, үзе дә исән калмады, билгеле…
Бала белән япа-ялгызым калдым чит-ят җирләрдә. Җирле халык котырынды, акылдан шашты сыман. Ул фетнәчеләрнең ниләр кылганын күрсәгез… Гомер буе, еллар дәвамында дус-тату булып, үзара сыешып яшәгән кешеләр димәссең. Фетнәчеләр күршеләрне төнен суеп чыккач, «сабыр капчыгым»ның әсәре дә калмады. Ничек тә тәвәккәлләп әби-бабайлар төбәгенә кайтып егылырга ниятләдем. Алда ни көтәсе билгеле.
Әлегә кадәр үз әтием канаты астында саклана килдек. Тик ул да бик картайды, хәле мөшкелләнде, озак гомер кичерерлек түгел. Әтием каты авырып ятканда ачтан үлү дәрәҗәсенә җитмәдекмени?! Ярый әле, бәхеткә, ишегалдына совет танкисты килеп керде. Очраклы килеп юлыккан, әлбәттә. Хәлсезләнгән сабыемны күреп, букчасыннан бер кисәк икмәк чыгарып тоттырды. Үз авызыннан өзеп, дигәндәй… Шул чакта әрнешеп, акылдан язар дәрәҗәгә җитеп үксегәннәрем! Биредә мине башка һични тотмый. Балам хакына, ничек тә котылырга!
Әткәем ярдәм итте һаман да. Гомеремә онытасым юк. Ни рәвешле юлларын тапкандыр, белмим, мең михнәт белән товар поездына эләгеп, көч-хәл белән ычкындык тәмуг оясыннан. Авылга кайтып җиткәнче, баштан нинди генә галәмәтләр узмады, анысы аерым тарих. Иң мөһиме — исән-имин әбекәем йортының бусагасын атлап кердек. Башта сабыемны кочаклап, күңел бушанганчы рәхәтләнеп еладым. Бераз тынычлангач, бөтен өй стеналарын, тәрәзә яңакларын, әбиемне туендырган зур мичкә кадәр сыйпап чыктым. Газиз кешемнең кул, җан җылысы калгандыр сыман тоелды аларда…
Тик уй-хәсрәткә бирелеп, дөньядан ваз кичеп утырыр замана түгел. Улымны карарга, яшәешне рәткә салырга кирәк. Мондый чакта иң яхшысы — кулларга эш бирү. Әйбәтләп идәннәрне юып чыгардым, мичне агартып җибәрдем, тузаннарны сөрттем. Өйгә җан керде кебек. Балам да тернәкләнеп китте. Сикергәләп уйнарга кереште колынчагым. Чәй куеп җибәрдем. Ул арада, кайдан ишеткәннәрдер, күрше-күлән агыла башлады. Хәл-әхвәл сорашып, берара тын торганнан соң, якын күршем Җәмилә апа бот чапты: «Кит инде, мин башсызны әйт син. Буш сүз белән сыйлап маташам бит. Хәзер!»
Күз ачып йомган арада апа җаным өеннән әллә күпме нигъмәт-сый китереп, өстәлне тутырып ташлады. Бүтәннәр дә күчтәнәчсез килмәгән булып чыкты. Өстәл артына утырыштык. Байтак нәрсә хакында сөйләштек ул көнне… Инде барын исләмим дә. Дөньядагы иң якын кешеләрем янына кайткандай тойдым үземне. Әбекәемне, әнкәемне искә алдык, илдә барган хәлләр турында гәп куерттык, авылдагыларны барладык. «Киләчәктә нишләргә уйлыйсың, кызый?» - дип сораучы булмады. Йөрәк ярасын кузгатмыйк, дигәннәрдер инде…
Хәер, ничек яшәп китәремне үзем дә күзаллап бетерә алмыйм бит әле. Шәһәрдә туган тиешлеләр яши, шунда сугылырмын, ахры. Башта мотлак эш табарга кирәк! Калганын вакыт күрсәтер.
Бер-ике көннән, улымны күрше апада калдырып, юлга чыктым. Туганнар белән очраштым. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә өметләндерделәр. Инде бергәләп хезмәт урыны табу турында фикерләшергә керештек. Төп эшем буенча урнашуны уйламыйм да, вакыты ул түгел. Завод-фабрикалар ябылган чак. Массаж курсларына йөргән идем, кулың шифалы, сихәтле, дип куанучылар аз булмады. Бәлки… Ага тиешлем шунда ук элеп алды: «Вәт монысы шәп, ичмасам. Иң кирәклесе. Иртәгә үк таныш медсестрага барам, поможет, сомневатьса да итмә». Итмәдем. Бар көчемне биреп эшләрмен, Алла боерса.
Шул рәвешле эшкә керештем. Вакытлыча яшәргә бүлмә бирделәр. Балам белән шунда гомер кичерә башладык. Клиентларны өйдә дә кабул итә идем. Хәлдән тайганчы, ал-ял белми эшләүнең нәтиҗәсе: шактый «мамыкланып» киттек. Бер катка өс-башны бөтәйттек…»
Гөлшаян ханым сөйли, ә минем тел очындагы бер сорау тынгы бирми генә бит. Теге «Нияз» атлы беренче мәхәббәт тарихына әйләнеп кайтыр микән сәхифәбез, дип уйланам. Турысын сорарга кыймыйм, билгеле. Үзе сүз башлар әле, дигән өмет багладым. Әңгәмәбез үз агышына дәвам итте. «Медицина колледжын да тәмамладым бит әле мин, — Гөлшаянның күзләрендә наян чаткылар уйный. Исеме җисеменә туры килә шулай да! Күпме авырлыклар кичермәсен, җан халәтен югалтмаган татар чибәре. — Хастаханәдә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Әмма пациентларым өйгә юл суытмый. Массажга, уколга, болай киңәш сорап дисеңме… Рәхмәт, ташламыйлар. Кемгәдер кирәклегеңне белеп яшәү мәгънә бирә, сөендерә, канатландыра…»
Сөйләшүебезне ишек ачылган тавыш бүлде. Тупсада мыктым гына гәүдәле, киң җилкәле, кара дулкын чәчле ир-егет пәйда булды. «Бәй, улым, кайттыңмыни? Бөтенләй вакытны онытканмын ләбаса. Хәзер, ашны җылытырга куям».
Хуҗабикә җитез генә урыныннан торып, ашханә ягына юлланды. «Динар, — дип таныштырды үзен яшь ир. — Сезне кем дип белик?» Берара танышып, хәл-әхвәл сорашып алдык. Динар әнкәсе сыман ук алчак, мөлаем, игътибарлы җан иясе булып чыкты. Тәккәбберлекнең әсәре дә юк. Монысы аеруча ошады. Нилектәндер, кече яшьтән үк үзен башкалардан югары куйган һавалы бәндәләрне өнәп җиткермим. Нәрсә сөйләшергә дә белгән юк андыйлар белән…
Гөлшаян ханым табын артына әйдәде. Өзелгән сүз йомгагы беркадәр бүтәнчәрәк сукмакка кереп китте. Динар нефтьче һөнәре буенча эшли икән. Хәләле әле кечкенә сабыйлары белән әнкәләрендә кунакта. «Оныкны сагыналар, — әби кеше ихлас елмая. — Рәхәтләнеп сөйсеннәр нарасыйны, Зарема килен дә ял алсын…» Болар янында миңа да тыныч, рәхәт. Әйтерсең лә ашыгыр, кабаланыр җирем юк. Якыннан-якыннарың белән генә шулайдыр ул…
Дәвамы бар.