Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда «Ауди» машинасы белән дүрт кызны таптап үтерүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр

news_top_970_100
Башкортстанда «Ауди» машинасы белән дүрт кызны таптап үтерүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Югары суды 10 мартта Марс Гузаяровка карата хөкем карары чыгарды. Ул «Ауди» машинасы белән 4 яшь кызны таптаган, һәм кызлар һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хөкем ителүче ир-ат Бакалы авылында 2022 елның 18 июлендә 04.40 сәг тирәсендә «Ауди А5» машинасы белән исерек килеш идарә итә. Ул тизлеген арттыра, каршы як полосага, аннары юл кырыена чыга. Шулай итеп ул 4 яшь кызны таптый, аларның берсе – балигъ булмаган яшьтә. Имгәнгән кызлар урында ук үлә.

 

Фото: © Башкортстан буенча ЮХИДИ

Суд Марс Гузаяровны 11 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул бу вакытны гомуми режимлы колониядә булачак. Мораль компенсация буенча беренче инстанция суды карары үз көчендә кала. Суда карары законлы көченә кермәгән әле.

Моңа кадәр суд Марс Гузаяровны 13 елга ирегеннән мәхрүм итү, зыян күрүчеләрнең һәрберсенә 1 млн сум мораль компенсация түләттерү турында карар чыгарган иде.

«Башинформ» белешмәсе буенча, Гузаяровның адвокаты гомуми режимлы колонияне колония-поселениегә үзгәртүне, мораль компенсацияне киметүне сораган булган. Яклау ягы фикеренчә, хөкем карары бик катгый, суд Гузаяровның тикшерү белән хезмәттәшлек итүен, гаебен тануын исәпкә алмаган. Мораль компенсация суммасын да артык зур дип саныйлар.

Мәрхүмә кызларның туганнары исә, бу кешене гомерлеккә иректән мәхрүм итү дә аз, дип саный.

Моңа кадәр гаепләнүче судта соңгы сүзен әйтте. Ул гаебен тулысынча тануын, үкенүен сөйли. Мәрхүмә кызлар төнлә төшенә керүен дә әйтә. Адвокат аның СИЗОда үз-үзенә кул салырга маташуын да сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100