Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакалы авылында дүрт кызны бәрдереп үтергән егеткә хөкем карары чыгардылар

news_top_970_100
Бакалы авылында дүрт кызны бәрдереп үтергән егеткә хөкем карары чыгардылар
bashinform.ru

Башкортстанның Чакмагыш районара суды Бакалы районында яшәүче 23 яшьлек егеткә карата хөкем карары чыгарды. Ул «алкоголь белән исерек килеш автомобиль белән идарә итүче затның юл йөрү һәм транспорт чарасын файдалану кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» яза.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елның 18 июлендә 04.40 сәг тирәсендә бу кеше Бакалы авылы юлында «Ауди А5» маркалы машинасын исерек килеш идарә итә, тизлекне арттыра, каршы як полосага һәм өлешчә сул як юл кырыена чыга. Машина дүрт яшь кызны таптый, аларның берсе балигъ булмаган яшьтә. Кызлар урында ук үлә.

 

Фото: © Башкортстан буенча ЮХИДИ

Ир-ат гаебен таныган. Суд аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткән һәм зыян күрүче якка берәр миллион сум мораль зыян өчен түләргә карар чыгарган.

23 яшьлек бу егет судта соңгы сүзен әйткән. Ул гаебен тулысынча тануын, үкенүен сөйли. Мәрхүмә кызларны көн саен төшендә күрүен әйтә, диелә хәбәрдә.

«Ауди» берьюлы дүрт кызны таптап үтерде». Мәрхүмә кыз әнисе егетнең ата-анасын гаепләми

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100