Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табутларны бутап кайтарганнар» - Бакалыда исерек шофер бәрдергән кызларны җирләделәр

Башкортстанның Бакалы районында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче аркасында дүрт кыз баланың гомере өзелде. Аерылмас дуслар - Яна, Анна һәм Эльвинаны бүген җир куенына салдылар. Фаҗиганең тагын бер корбаны - Ксениянең еракка китеп эшли торган әнисе кайтып җитмәгән әле, шуңа күрә аны җирләүне кичектереп торалар.

news_top_970_100
«Табутларны бутап кайтарганнар» - Бакалыда исерек шофер бәрдергән кызларны җирләделәр
"Башинформ"

Бакалыда бүген чын матәм көне. Артык зур булмаган район үзәге бу дәрәҗәдәге куркыныч фаҗигаларны гомумән хәтерләми. Яшьлекләре бөреләнеп кенә килгән  дүрт кыз, кемнеңдер ваемсызлыгы, кемнеңдер җинаяте аркасында, җир куенына кереп ятты. Әти-әниләренә күпме хәсрәт килде, якыннарының күңеленә мәңге төзәлмәс яра салып китеп бардылар… «Бакалыда яшәүче бөтен кешенең уртак кайгысы итеп кабул иттек. Зиратка кара болыт кебек табут артыннан табут агылды... Яу кырымыни…» – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесе элемтәгә керә алган район кешеләре.

«Бергәләп таң каршыларга җыенганнар»

Яна, Анна, Ксения һәм Эльвина – дүртесе дә Бакалы кызлары. Районның беренче мәктәбен тәмамлаганнар. Анна 9 сыйныфтан соң Октябрьскийдагы нефть көллиятенә укырга кергән. Яна белән Эльвинаның Уфа сәнгать училищесында хор дирижерлыгы белгечлеге буенча укуы, ә Ксениянең әлегә эшләп йөрүе, киләсе елга дизайнер белгечлеге буенча укырга керергә җыенуы билгеле.

Җәй. Кызларның Бакалыда, якыннары янындагы каникуллары дәвам итә. Бу кичтә кызлар районның Яр буе урамында урнашкан клуб-кафеда элекке сыйныфташлары белән күрешә. Очрашу шактый озакка сузыла – кызлар кафедан иртәнге якта гына чыгып китәләр, бергәләп таң каршыларга җыеналар. Әмма кояш чыгышына соклану насыйп булмый шул үзләренә, юл читендә аларны үлем утырткан кара «Ауди А5» машинасы куып тота…

Фото: © Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе

23 яшьлек Марс Гузаяров идарә иткән машина юл кырыеннан барган кызларны иртәнге 04.35 сәгатьтә таптап китә. Вакыйга урыннан фото-видеоларда күренгәнчә, кызлар каты бәрелүдән очып кафе янындагы ак таш коймага килеп бәреләләр. Алынган тән җәрәхәтләреннән дүртесе дә ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк җан бирә. Ә машина йөртүченең организмында 0,333 миллиграмм күләмендәге алкоголь булуы ачыклана. 

 

Фото: © «Башинформ», Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе

Республиканың автоинспекция җитәкчесе Владимир Севастьянов машина йөртүченең үз сүзләренә сылтама белән һәлакәт алдыннан автомобильнең тизлеге якынча сәгатенә 110 км тәшкил итүе турында сөйләгән. Бу хакта «Башинформ» язып чыкты. 

«Исерек килеш узыш оештырган»

Агентлык ачыклаганча, «Ауди A5» машинасын йөртүчегә 23 яшь. Тумышы белән Бакалыдан. Социаль челтәрләрдә Уфадагы нефть институтында укуы күрсәтелгән. Дусларында меңнән артык кеше исәпләнә, сәхифә адресында ул үзен «бриллиант» дип атаган. Хәтта авариядән соң да ВКонтакте битенә кереп чыгарга өлгергән. Сәхифәсендәге фото-видеолар буенча сәяхәт һәм автомобильләр белән мавыгуын аңлау кыен түгел. 

Марс вахта ысулы белән нефть чыгару өлкәсендә эшләгән. Ялларга Бакалыга кунакка кайткан булган. Яшь егет ни өчен исерек килеш руль артына утырган һәм тизлекне арттырган – монысы әлегә билгеле түгел, анысын хәзер полиция хезмәткәрләре ачыклый, - диелә чыганакта.

Фаҗига алдыннан исерек йөртүченең нинди зур тизлектә хәрәкәт иткәнен автозаправкадагы  күзәтү камералары төшереп алган. Соңрак бу ролик социаль челтәрләрдә таралды. Шунысын да искәртергә кирәк, видеода Марс артыннан куркыныч тизлектә тагын бер ак төстәге «Лада Приора» машинасы чаба.

Без элемтәгә кергән район кешеләре егетләрнең шул рәвешле легаль булмаган узышлар оештыруы, икесенең дә «зур кешеләрнең балалары» булуы хакында әйтте.

Алар сөйләвенчә, Марс әти-әниләре белән яшәгән. Зур акчалар, иркен тормыш белән иркәләнеп, бозылып беткән бала. Инде өйләнеп аерылырга өлгерүе, яшь кенә булуына карамастан, ике баласы булуы турындагы мәгълүмат та бар. Район халкы әти-әнисе Марсны бу бәладән йолып калыр, җинаятьче тиешле җәзасын алмас дип борчыла. 

«Гаебе күз алдында бит инде. Видеодан да күренә нинди зур тизлектә очканы. Дүрт баланы харап итте, ә үзенең бите дә сыдырылмаган», - ди алар.

«Оныгымны акларга тырышмыйм, әмма ул бәдбәхет түгел»

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә бу фаҗигане шәхси контроленә алачагын белдерде. «Бүген Бакалыда коточкыч фаҗига булды. Исерек бәдбәхет – башкача атап булмый (һәрхәлдә, миңа ЮХИДИ хезмәткәрләре аның исерек булуын раслады) «Ауди А5»  машинасында дүрт кызны бәрдерде — алар барысы да һәлак булды. Бу бәдбәхет тиешле җәзасын алачак. Җир казырмын, әмма ул җәзасыз калмаячак», – дигән ул.  

Кем өчендер бәдбәхет, ә кем өчендер, дүрт кешенең гомерен өзсә дә, газиз бала шул. «Уфа1» сайты Марсның туганнары белән элемтәгә керә алган. Марсның әбисе журналистларга оныгын беркайчан да исерек килеш күргәне булмавы турында сөйләгән.

 Ул бик тырыш егет, төньякка вахта белән йөреп эшләде. ВУЗ тәмамлады. Үз оныгын шушы ситуациядә күз алдына китереп карасын иде (Радий Хәбиров турында сүз бара). Мин оныгымны акларга тырышмыйм, әмма ул бәдбәхет түгел. Мин аны ачык күңелле, беркайчан да үтенечләрне кире какмый торган егет буларак кына беләм», - дигән ул.

Фото: © «Башинформ», социаль челтәрләр

Марсның туганнан туган апасы егетнең бик иртә компьютерлар белән мавыга башлавын, бөтен якыннарының техникаларны төзәттерергә аңа алып килүләре турында әйткән.

Кыйммәтле машинасына карап, социаль челтәрләрдә Марс турында «алтын яшьләр» («золотая молодежь») исемлегендә тормадымы икән дигән сүзләр таралган иде. Апасы бу гайбәтләрне кире кагып: «Нинди алтын бала булсын ул. Аның әтисе гади вахтовик. 25 июльдә Марс та төньякка китәргә тиеш иде. Тотылган машина алды ул, хәзер «Лада» машинасы да аныкыннан кыйммәтрәк тора. Әнисе аның моңа кадәр беркайчан да эчеп руль артына утырганы булмавы турында әйтә. Безнең барыбыз өчен бу хәлләр төш кебек, барыбызда да шок»,- дигән.

Марсның әтисе Вил Гузаяровның да улының мондый адымга баруына ышанасы килмәгән. «НТВ» каналына сөйләгәнчә, уллары һәрвакыт алдынгы укучылар рәтендә булган, мактау грамоталары да күп.

Фаҗига буласы төнне Марсның «Ауди» машинасы йорт кырыендагы гаражда була. Марс, якыннарына сиздермичә генә чыгып, машина руле артына утыра. Ә тышкы якта аны тиздән бергәләп узышачак «Приора» йөртүчесе һәм…. язмышларына әҗәл вакыты шушы көнне дип язып куелган Яна, Аня, Ксения һәм Эльвина көтеп торган...

Булган хәлләрдән соң айнырга өлгергән Марс суд залында гаебен таныган, үзенең кылган гамәлләре өчен үкенүен белдергән. Журналистларның: «Һәлак булган кызларның туганнарына әйтер сүзең бармы?» - дигән соравыннан соң елап җибәрә.

Фото:ntv.ru сайтыннан скриншот

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Марсны 2022 елның 18 сентябренә кадәр сак астына алдылар. Егетне 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

«Табутларны бутап, өйләренә Аня урынына башка кызны алып кайтканнар»

Фаҗигада һәлак булган кызларның якыннары белән элемтәгә керүе бик кыен булып чыкты. Кайгылы вакытларында смсларга берсе дә җавап бирмәде. «Интертат» Аняның егете Җәмилнең әнисе, Бакалы районында яшәүче Лилия Маликова белән генә шалтыратыша алды.

Аня белән улым 9 сыйныфтан, без авылдан Бакалыга күченгәннән бирле очрашып йөрде. Матур итеп, зурларча, яратышып йөрделәр дип тә әйтер идем.

Без кичә улым белән Әлмәткә китеп барышлый күрдек бу аварияне. Без узып киткәндә анда ул балалар юк иде инде. Бу һәлакәттә Аня да үлгәндер дигән уйны башыбызга да кертеп карамадык. Юлда барганда ул машина дүрт кызны бәрдергән икән дип хәбәр иттеләр. Аняга шалтыратып-шалтыратып карадык, телефонын алмады. Кабат һәлак булганнар исемлегендә аны да күреп, барысын да аңлап алдык инде. Шәһәрдән кайтышлый ук Аняның әниләре янына кердек… Әнисе берни аңларлык дәрәҗәдә дә түгел. «Иртәнге 5тә уянсак, Аня өйдә юк. Дусларында йоклап калдымы икән дип уйладык», - ди. Ул арада аларга бу фаҗига турында хәбәр иткәннәр. «Дүртесе дә бер рәттә койма буйлап тезелешеп яталар иде», - ди. Бер бала, килеп бәрелгәч, бөтенләй койманы җимергән. Бала тәне белән койма җимерерлек булгач бәрдерү ни дәрәҗәдә көчле булган дигән сүз», - ди Лилия апа.

Әле җирләр алдыннан Аняның һәм тагын бер кызның әти-әнисенә зур мораль җәрәхәт ясаганнар. Моргта табутларны бутап, Аня урынына өйләренә башка баланы алып кайтканнар. Моны бит күз алдына китерүе дә кыен. Ана йөрәге ничекләр түзде икән…Бу хакта да Лилия апа хәбәр итте. 

Тормыш иптәшем үлгәнче мәетләрдән курка идем. Әмма Аняны үз кызым кебек кабул иткәч, карап, сөеп, саубуллашып чыктым. Тән яралары бик күп иде, тегеннән-моннан теккәннәр, йөзне җыйганнар, - ди ул.

Фото: © социаль челтәрләр

«Җәмил Бакалыда булса, очрашуга бармаган булыр иде»

Лилия апа Аняны бик якын итә торган булган.

Мин кешене бер күрүдә яратсам яратам, яратмасам – юк. Аня гади гаиләдән, керәшен кызы. Шулай булса да улым нигә татар кызы тапмадың дип Җәмилнең җанына үтмәдем. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да тигез. Гел безгә килеп йөрде. Бергәләп чәйләр эчә идек.

Улым бу кайгыны бик авыр кичерә. Ашамады да, сөйләшми дә. Ул ачылып, кайгысын кешегә чыгара торган малай түгел, эченә җыя торган бала. Әле шушы арада гына әтиләрен җирләгән идек…Икеләтә хәсрәт килде… Әтиләре үлгәч мине саклап йөри иде, хәзер инде аның өчен мин кайгырам.

Җәмилнең дә Аня белән бергә 9 сыйныфтан көллияткә китәсе килгән иде, 11не укып бетерәсең дип җибәрмәдем.

Аня үзе гомумән дискотекаларда йөргән бала түгел ул. Язмышына язылган булгандыр дим. Аняның Җәмилдән аерылганы юк, һәрвакыт бергә йөриләр иде. Әтисенең кырыгына кадәр йортны буш итмик дип, Җәмил белән авылда калган идек. Җәмил Бакалыда булса, дискотекага да бармаган булыр иде.

Бакалы кызлары монда бик үткен безнең. Берәр юньле егет күрсәләр, бөтереп алып, өйләндермичә тынычланмыйлар. Аняда андый әрсезлек юк иде. Әнисе дә бик гади күңелле аның. Сабый күңелендә ниндидер бер хыял төзеп, шул хыял дөньясында яши иде кебек ул миңа. Фәлсәфи фикерли, үзем дә шундый булгач, миңа шуңа да якын булганыр ул, бәлки. Мин кеше белән күп эшлим, кешене үтәли күрәм. Аняның күңелендә пычраклык та, начар ният тә юк иде. Шуңа борчылмыйча өемә кертеп, үз балам кебек кабул иткәнмендер дә инде мин аны, - диде ул.

Җәмил Аняның туган көненә сәгать бүләк иткән булган. Сәгать – аерылышу билгесе дип әйтергә теләгән улына, Лилия апа, тик тукталып калган

Үзе эшләп тапкан акчага туган көненә алган иде. Әйтәсем килеп тә, әйтмәдем шул. Язмышына язылган булгач, барыбер һәлак булыр иде… Улым «доставкада» эшләп алган акчасына гел бүләкләр ала иде аңа. «Әни, Аняга ошармы икән, матурмы?» - дип миңа төшереп җибәрә иде.

Лилия апа сөйләвенчә, Аня рәсем ясарга бик яраткан. Ләкин Лилия апа аның рәсемнәренең ничектер сәер, фәлсәфи булуын исенә төшерде.

Рәсемнәре ничектер бу дөнья рәсеме кебек түгел. Бик моңсу йөзләр, моңсу күзләр… Ничектер җанына урын тапмаган кебек. Менә сагышлы язмышларны язасың бит алдан. Шуның кебек.

Аня гаиләдәге өлкән бала булган. Тагын бер кечкенә сеңлесе һәм мәктәп яшендәге энесе бар.

Лилия Маликова кайбер гаиләләргә җирләү чыгымнарын күтәрергә хакимият ярдәм итүен әйтте. Ә менә Марсның туганнары зират тирәсендә күренмәгән.

«Җирләүнең нинди зур чыгымнар икәнен үз башына төшкән кеше генә белә. Бу гаиләләргә көтелмәгән үлем килде. Бу егетнең туганнары кызларның әти-әниләренә акчатала ярдәм итик дип килсәләр дә буласы иде бит. Халык нәфрәтенә юлыгырбыз дип курыктылармы икән», - диде ул.

«Яна белән Эльвинаның чыгышларын карап соклана идек»

Тагын ике кыз Яна белән Эльвина укыган Уфа сәнгать училищесына шалтыраттык. Кызларның укытучылары безгә шок халәтендә булуларын әйтеп, нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарттылар. Уку йортының сайтында студентлары Яна һәм Эльвинаның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре язылган.

Бакалының балалар сәнгать мәктәбендәге бер укытучылары гына ВКонтакте челтәрендә мондый сүзләр язып куйган.

«Әлеге искиткеч кызларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Моңлы тавышлы җырчы кызлар. Аларның чыгышларын карап һәрвакыт соклана идек. Яна һәм җирән Эльвина гел күз алдында тора. Алла ярдәм бирсен. Марс һәм аның якыннарына да…

Эчкән килеш руль артына утыручыларга сабак булсын иде», - дигән ул. Кызларның уку йортында төшкән матур фотоларын да урнаштырган.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«ГорОбзор.ру» сайтына Янаның танышы кызның кечкенәдән музыка яратуы турында сөйләгән.

«Ул Бакалының беренче мәктәбендә укыды. 2021 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Барлык имтиханнарны уңышлы бирде. Кечкенәдән музыка, хорда җырлау белән шөгыльләнде. Шуңа күрә Уфа сәнгать училищесына укырга кергән иде. Ул анда бер ел гына укып калды», - дигән танышы.

Район башлыгы Александр Андреев «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Яна һәм Аннаны бүген православ зиратына, Эльвинаны мөселман зиратында җирләгәннәр. Ксениягә килгәндә, аның Яңа Уренгойга йөреп эшләүче әнисе бүген кич Бакалыга кайтачак. Ксения белән хушлашу иртәгә, 20 июльдә булыр дип көтелә.

 

Фото: © «Башинформ», социаль челтәрләр

«Кызлар белән хушлашырга бик күп кеше килде – туганнары, танышлары, дуслары, хакимият, мәктәп, Уфа сәнгать училищесы вәкилләре – алар бу вакыйганы уртак кайгы дип кабул иттеләр, - дигән район җитәкчесе. 

Исерек килеш руль артына утырган һәм Яна, Анна, Эльвина, Ксенияне үтергән егетнең туганнарына килгәндә, аларның зиратта булганмы, юкмы икәнлеге билгеле түгел.

Барлык һәлак булган кызларның якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100