Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ауди» берьюлы дүрт кызны таптап үтерде». Мәрхүмә кыз әнисе егетнең ата-анасын гаепләми

news_top_970_100
«Ауди» берьюлы дүрт кызны таптап үтерде». Мәрхүмә кыз әнисе егетнең ата-анасын гаепләми
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Бакалы районы прокуроры 4 кыз һәлак булган авария урынында тротуар ясату өчен тырыша. Бу турыда UFA1.RU сайтына Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Уфаның Киров районы суды прокурорның Транспорт министрлыгына һәм республиканың юл хуҗалыгы идарәсенә шикаятен канәгатьләндергән. Ул Бакалы авылындагы юлда тротуар ясауны таләп иткән.

Фаҗига быел 18 июльдә булды. «Ауди» машинасын идарә итүче 23 яшьлек егет исерек була. Ул 16 яшьтән 19 яшькә кадәрге 4 кызны бәрдерә, һәм алар барысы да үлә. Егет әле быел гына институтны тәмамлаган.

Республика башлыгы, бу фаҗигадән соң, руль артында исерек килеш йөрүчеләргә җәзаны катгыйландырырга чакырды.

Авыл халкы исә авария булган урында юлның яхшы булмавын сөйләде.

Һәлак булган 16 яшьлек Янаның анасы сүзләренчә, ярты ел узса да, алар кызларын югалтуга ияләшә алмый. Ул машина йөртүче егетнең әтисе элемтәгә чыгуын, аралашып торуларын, әниләренең дәшмәвен әйтә.

«Әнисе аралашмый. Соңгы утырышта ул судья каршында бездән гафу үтенде. Ә болай элемтәгә чыкканы юк. Әтиләре – яхшы кеше. Ата-анасына дәгъвабыз юк. Алар гаепле түгел», – ди Янаның анасы.

Мәрхүм кызларның гаиләләренең адвокаты сүзләренчә, киләсе утырыш 16 декабрьдә була.

  • Башкортстанда Аudi таптаган дүрт яшь кыз үлгән, дип язган идек. Алар Бакалының беренче мәктәбен тәмамлаган, училище һәм көллият студентлары булганнар. Кызлар җәйге каникулга Бакалыга кайткан. Якынча версия буенча, Яна, Анна, Эльвина, Ксения кафедан кайтып килә, биредә алар элеккеге сыйныфташлары белән очрашкан. Кайтып барышлый, кызларны иномарка таптап киткән.
  • «Табутларны бутап кайтарганнар» – Бакалыда исерек шофер бәрдергән кызларны җирләделәр
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100