Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан татарларының «Рәйхан» клубы: «Чәчрәп тә чыкмыйбыз, артта да калмыйбыз»

Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап 2010 елларга кадәр Башкортстанның дәүләт телевидениесендә татар телендә «Рәйхан» тапшыруы барды.

news_top_970_100
Башкортстан татарларының «Рәйхан» клубы: «Чәчрәп тә чыкмыйбыз, артта да калмыйбыз»

«Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар!» – дип, зәңгәр экраннардагы эфир дулкыннары аша тапшыруның авторы һәм алып баручысы журналист Халисә Мөхәммәдиева һәр йортта кадерле вә хөрмәтле кунак булды. Тормыш иптәше, абруйлы кинооператор һәм фотограф Марсэн Мөхәммәдиев белән Халисә ханым Башкортстан татарлары яшәгән һәр төбәктә булгандыр ул. Алар төшергән, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән телесюжетлар күпләрдә милләт, халык өчен горурлык хисләрен уятты.

Һәм берзаман интернет челтәре киңлекләрендә телевизор экраннарыннан югалган тапшыру – клубка әверелгән дигәч, гаҗәпләнеп тә куйдык. Заманында, Башкортстан телерадиокомпаниясендә миләтара программалар редакциясе оештырылуын күпләр хәтерлидер. Татар телендәге тапшыру Башкортстандагы җәмәгатьчелек арасында ихтирам казанган гади кешеләр, халык җәүһәрләренә тиң оста затлар турында сөйләде һәм сюжетлар күрсәтте. Тапшыру зәңгәр экраннарда 20 ел дәвамында барды һәм бу вакыт эчендә күп кенә телетамашачыларның күңелен яулады. Күпләр андагы геройлар булган атаклы кешеләргә сокланып карады, калган берәүләр туган тел сөйләмен зарыгып көтеп алды.

«Рәйхан» клубы эшчәнлеге башланып киткәч, 2019-2020 елларда Уфа, Башкортстан татарлары җәмәгатьчелеге шау-гөр килеп алганы истә. Әле моңарчы тарихта булмаган хәлдер, татар телетапшыруы ябылгач, ул клубка әверелде! Былтыр исә милләтпәрвәрләрне, туган телне һәм мәдәниятебезне яратучыларны туплаган әлеге оешмага 5 ел тулу датасы да зурлап билгеләнде. «Рәйхан»лылар Питер каласына юл тотты. Алар биредә яшәүче татарлар, мөселманнар тормышы, илнең төньяк башкаласы статусындагы шәһәрнең данлы урыннары, музейлары белән җентекләп танышты.

Бүген исә «Интертат» укучылары игътибарына журналистика ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, РФ һәм БР Журналистлар берлеге, Язучылар союзы әгъзасы Халисә Мөхәммәдиева белән әңгәмә тәкъдим итәргә булдым.

Рәйхан клубын оештыру, булдыру идеясе хакында сөйләп үтегезче, Халисә Мәсгутовна.

Идеясе, дигәнсең, иң башта бу клубны оештыру хакында берни уйламадым. Башкортстан телевидениесендәге «Рәйхан» тапшыруы ябылгач, миңа республикабызның төрле төбәкләреннән бик күп хатлар килә башлады. Ни өчен ябылдыгыз? Сагындык шул тапшыруны, дип... Бигрәк тә күп итеп социаль челтәрләрдә яздылар. Мин аларның һәрберсен сәламләп, аерым да, гомуми итеп тә җавап бирергә тырыштым. Үзем дә сагынам ул тапшыруны. Әгәр дә бик нык сагынсагыз, әйдәгез, бергәләп сөйләшү оештырыйк, бергәләшеп аралашыйк, тапшырудагы сюжетларны искә төшерик, дидем. Дөресрәге, беренче очрашуга тапшырудагы геройларны, я булмаса, туганнарын чакырдым. Минем өчен бик кызыклы булды бу. Кайчандыр республикабызда яшәгән татар гаиләләрен, кул эшләре һәм сәнгать осталарын күрсәтеп, алар белән ныгытып танышып өлгергәч, киләчәктәге язмышлары да кызыклы иде. Һәм алар белән очрашасым да, аларны табасым да килә иде. Шулай була бит ул. Тапшыру эшлисең дә, геройларын бертуганнарыңны кебек сагынып яшисең. Әлбәттә, еллар үтү белән, аларның күбесе бакыйлыкка күчте. Чөнки, арада өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. Бәхеткә, әлеге вакытта да исән-имин яшәп ятучы геройларыбыз җитәрлек. Менә алар да мине табып алдылар, һәм иң тәүдә интернет киңлекләре аша аралаша башладык.

Шул ук вакытта башымда идея туды – хәзерге чорда халыкка аралашу җитми. Кайдадыр очрашыйк та, аралашыйк, дип уйладым. Мин, үзем телевизион тармак кешесе буларак, ничектер, моны кино форматында күз алдыма китергәнмен дә, шулай күзаллаганмын икән. Клуб бит инде ул – кызыксынулар, мәнфәгатьләр туры килүдә. Һәм, чыннан да, беренчеләр булып, иҗат осталары кызыксынып җыела башлады.

Клубның баштагы очрашуында кеше күп булмады. Бер 10лап гына булды. Чөнки, яңа әйбер. Менә клуб ачам, килегез, дип кенә әйтүгә кем килсен инде... Якыннан танышып, әле бер-берсен күрмәгән кешеләр дә бар, клуб хакында аңлатырга кирәк. Ул вакытта әле Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегенең бинасы да юк иде. Без башлаган чакта. Шуннан соң без бер кафеда җыела башладык. Ул кафеның хуҗабикәсе – минем яшьлектә, Башкорт дәүләт университетында бергә укыган ахирәтемнең сеңлекәше булып чыкты. Гөлфия Фәнил кызы белән матур итеп сөйләшеп, аңа барысын да аңлаткач,безне кабул итәргә риза булды. Шимбә яки якшәмбе көннәрендә безне рәхәтләндереп кертә. Көн буена утырышны үткәрергә, чәйләр эчәргә рөхсәт бирде, һәм шул ук вакытта техник яктан тәэмин ителешне дә үз өстенә алды. Ул инде – телевизор, компьютер, тавыш аппаратурасы. Яңа ел саен чыршылар бизәп бирә. Кирәк икән, кул осталарының эшләрен күрсәтүдәме, аш-су буенчамы, үзе катнашып ярдәм итә.

Фотода: «Рәйхан» делегатлары Ульяновск шәһәрендәге Сабантуйда башка делегатлар белән.

Бүгенге көндә халыкны җыю, энтузиазм булдыру җиңел түгел. Ә клуб әгъзалары бик актив. Уңыш сере нидә?

«Клубка ничек кеше җыясың?» – дип сораучылар бар. Телефоннан дәшеп кеше эзләмим. Бер-берсеннән ишетеп килә халык. Клубта бүгенге көнгә 60 якын әгъза. Аларның барысы берьюлы килә алмый, зур чаралар вакытларында, Яңа ел мәҗлесләрендә генә 50-60 кеше җыелганы булды. Болай да очрашуларыбызга 35-45 кеше дәртләнеп килә, гадәттә.

Фото: Клуб әгъзалары республикакүләм вакыйгаларда да актив катнаша.

Клубта төрле буын вәкилләре тупланган.

Әйе, төрле яшьтәгеләр килә безгә. 30, 50, 70 яшьтәгеләр дә бар... Ир-атларның клубыбызга килүләре ошый. Бик шатмын мондый күренешкә. Гаиләләре белән килүчеләр булуы – бигрәк күңелгә ятышлы. Чөнки, «Рәйхан» – гаилә тапшыруы иде, мин бу традицияне дәвам итәргә телим. Шунысы кызыклы: башкорт милләтеннән дә яратып йөрүчеләр бар оешмабызга.

Фото: Кушнаренко якларында «Рәйхан» Сабан туенда бала-чага да рәхәтләнеп ярышты, милли уеннарда күңел ачты.

Клубка узган елның октябрендә 5 ел тулды. Ул, әлбәттә, бераз алданрак оешкан иде. Әмма без бөтенләй оешып беткән чагын исәпкә алдык. Ә оеша башлаудан санасак – 6 ел булды. Рәсми рәвештә, халыкның ныклап йөрүеннән карап санаганда, 5 еллык юбилеебыз. Клуб үз тормышы белән җай гына, матур гына яши. Без әллә ни артык күренергә дә тырышмыйбыз, «чәчрәп» чыкмыйбыз беркая да! Ә дөньядан артта да калмыйбыз.

Татар дөньясында нинди чаралар бара, без аларга кушылырга омтылабыз. Әлбәттә, безнең өчен иң-иң алга куелганы шул – халкыбызның телен, мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен һәм тарихи яшәешен өйрәнергә тырышу. Мин клуб әгъзаларына кычкырып ниндидер лозунглар, девизлар куймыйм бервакытта да. Ул әйбер юк. Без инде ипләп кенә җыелышып, үзебезгә кирәкле темалар сайлап алып, кулдан килгәнчә эшчәнлек алып барабыз. Халыкка иҗат якын бит.

Иң башта татар халкының борынгы җырларын өйрәндек. Аларны оста башкаручылар табылды, соңыннан сөйләшеп-бәхәсләшеп алу оештырдык. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләдек. Аннан соң татар биюләренә конкурслар үткәрдек. Үзебезнең клуб эчендә генә булса да бик дулкынландыргыч булды. Арабызда нинди сәләтле кешеләр, көчле тавышлы шәхесләр барлыгы ачыкланды. Алар бит зур сәхнәләргә чыгалмый, менәлми торалар. Кечкенә сәхнәләргә керү юлларын да белеп бетермиләр. Шушы талантларны видеога төшереп, һәрберебез «Рәйхан» тапшыруларын сагынып, яңадан сюжетларын карап, үзебезгә яңа сюжетлар ясадык.

Клуб эше – үзенчә күпкырлы. Шул җыр, бию бәйгеләре үткәрү белән беррәттән, татар милли ашлары конкурслары да үткәрдек. Алары да шаулап-гөрләп үтте. Кул эше осталары иҗатына багышланган бәйге дә бик күңелле үткәрелде. Аның барышында гына да нинди зур осталар булуын ачыкладык. Республика буенча районнардан да әкренләп безгә кушыла башладылар. Иң зур бүлекчәбез Кушнарен якларында эшли. Аны Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Альбина Шәрипова җитәкли. Туймазыдан, Октябрьскийдан, Чакмагыштан, Әлшәйдән һәм башка районнардан килеп кушылучылар бар. Дүртөйледән бик матур пар – Рима һәм Варис Әбелкәрамовлар кушылды. Икесе дә хезмәт ветераннары. Искиткеч җырлыйлар, бииләр, сокланып туймаслык гаилә. Андый гаиләләр бездә бихисап. Җыелышып килсәләр, аптырап карап торабыз.

Безнең арада зур җәмәгатьчелек эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп. Аларның берсе – Мәләвез шәһәрендә яшәүче Фәнисә Муса кызы Бикбаева. Аның турыда аерым әйтергә кирәктер. Чөнки ул Башкортстанга җәлилче Фоат Булатовның исемен кайтару өчен күп хезмәтләр башкарды һәм ул исемне кайтарды, дияргә була. Ниһаять, аның Мәләвездә туганлыгын исбат итүгә иреште! Менә шушындый фидакяр хезмәт күрсәтте Фәнисәбез, һәм ул – үз өендә йорт музее булдырган кеше. Халкыбызның ядкәрләрен җыеп, бөтен нәсел-ыруындагы экспонатларны туплап, үзенең матди чыгымнары исәбенә шәхси музей ачкан кеше ул. Музее белән танышырга төрле төбәкләрдән киләләр. Мәләвездән укучылар килә. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, үз куллары белән кеше буйлы курчаклар эшләүче бердәнбер остабыз ул. Аның эшләре башкалабыздагы 65нче татар гимназиясен бизи, башка күп җирләрдә билгеле.

Рәйханлыларыбыз белән мактанып бетә алырлык түгел. Менә Альбина Шәрипова хакында әйтә башлаган идек, ул – безнең клуб каршында «Рәйхан» ансамблен булдыру өчен бик күп көч салган кеше. Шәп ансамбль оештырды кызларыбыз. Егетләребез дә аларга кушылды. Репертуарларында төрле җырлар бар. Киләчәктә киң җәмәгатьчелек тә аларны ишетер, чараларыбызда җырлар һәрдаим яңгырап тора.

Мин инде клубыбызның мәдәни секциясе җитәкчесе Гамбәрия Хәррасова хакында да әйтәсем килә. Ул – инде республикада танылган, сәләтле нәфис сүз остасы. Аның чыгышларын еш кына «Туган тел» телеканалыннан күрергә була. Ансамблебезне оештыруда да зур көч салып йөрүче буларак хөрмәт итәбез. Нинди генә чара булса да, алга чыгып оештыра инде!

Безнең клуб татар мәдәниятен күтәрергә тырыша. Шуңа күрә дә, республикага нинди концертлар, спектакльләр алып килсәләр дә, әйтик, билетлар таратуда, кеше җәлеп итүдә актив катнаша.

Мин инде Бөтендөнья күләмендә үткәрелгән «Татарча диктант» акциясендә катнашуларыбыз турында әйтеп тә тормыйм. Аның берсен дә калдырмыйча, безнекеләр һәрвакыт кушылып килделәр. Пандемия вакытында бер җирдә дә җыелып язучылар булмады, ә без җыелып яздык. Яздык, язабыз һәм язачакбыз да, дип уйлыйм. Чөнки бу диктантлар – безнең никадәр телебезне яратуның да бер билгесе. «Халкыбыз бар!» дигәнгә ишарә ул! Бу акцияне үткәрүдә миңа һәрвакыт Кадрия Сәлахова һәм Фирдина Зиннәтуллина «уң кулым» булып торалар. Алар ел да язган диктантларны тикшерәләр. Матур итеп кагыйдәләрне аңлаталар.

Фотода: Ут сүнсә дә, «Татарча диктант»ны язучы «Рәйхан» клубы. Аптырап тормаганнар, борынгы заманнарда шәм лампасы яктылыгында әби-бабайларыбыз язса, хәзер телефон утлары да ярдәмгә килә ала.

Ә безнең «төшебез», үзәгебез, әлбәттә, шулай ук минем «уң кулым», «Рәйхан» оештырылганнан бирле урынбасарым – Зөмәрә Юнысова һәм якын ярдәмчем Эльмира Сәрварова. Алар – чараларыбызны оештыруда төптән җигелеп эшләүчеләр.

Фотода Зөмәрә Юнысованы күрәсез.

Алда билгеләп үткәнемчә, пандемия вакыты булу сәбәпле, онлайн да күрешеп тордык. Әлшәй районында яшәүче рәйханлы, китапханәче Гүзәл Әхмәдишина онлайн рәвештә Әмирхан ага Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча әдәби конференция уздырды. Мондый очрашулар җыр тарихлары буенча да булып торды. Бу онлайн ысул белән аралашулар безгә ярдәм итми калмады. Клубташларыбыз арасында өлкәннәр дә җитәрлек, шуңа карамастан, алар да замана технологияләре мөмкинлекләрен бик тиз арада отып, өйрәнеп алды. Безнең «Ватсап»та да, «Телеграм»да да бар чатларыбыз, анда да яшәешебез кайнап тора. Әйтеп үткән идем инде: клубның тармаклары күп. Аларның берсе – «Намаз» төркеме. Аны Кушнарен районы мөслимәләр оешмасы рәисе Рәсимә Гаделова алып бара. Ул – бик тәҗрибәле дин белгече, үзенең гыйлеме белән уртаклаша. Клубыбыз вәкилләре, бик теләп, бу юнәлештә дә белем алалар, белгәннәрен үз тормышларында да файдаланалар. Чөнки дин һәм тел – бергә үрелеп баручы төшенчәләр.

Безнең клубта төрле һөнәр ияләре: укытучылар, врачлар, фельдшерлар, төзелештә эшләгән, аш пешерүче булып хезмәт куйган һәм башка гади генә кешеләребез бар. Сәнгать әһелләребез, үзешчән композиторларыбыз да бар. Композиторыбыз Ризида Мөхәммәтҗанова – безнең клубның чәмле әгъзасы, быел менә безнең сафка республикада киң билгеле Миләүшә Имашева кушылды. Атаклы шагыйрь, бик күп җырлар авторы Венер Фәттахов – клубыбыз горурлыгы. Арабызда тагын да берничә кеше әдәби иҗат белән мавыга. Үзнәшер юллары белән чыгарган китаплары бар берничәсенең. Алар – бик тыйнак кешеләр. Алар, мин – шагыйрь, дип күкрәк какмыйлар. Шулай ук Кушнаренко районыннан Фәрдәүсә Зәлбәшәрова – бик матур җырлар авторы. Ул гомере буе, яшь вакытларыннан ук, җырлар иҗат итте. Менә шундый алар, безнең клубташларыбыз! Талантлы иҗатчыларыбыз клубыбызның «Сәнгать» төркемендә ихлас аралашалар.

Клубның бүгенге көндә иң актив ягы – республикада халкыбыз тарихын ныклап өйрәнү максатыннан оештырылган сәяхәтләр, дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен.

Без, әлбәттә, башта Башкортстан буйлап сәяхәтләр оештырдык. Борай районындагы Тарихи мәчеткә бардык, чөнки бу иман йортының тарихы халкыбыз тарихына турыдан-туры бәйле. Бик олы мәчет һәм аны мөселманнарга кайтарып биргән ахун Рифат хәзрәт Зарипов безгә ярдәм итте экскурсияне оештыру эшендә. Зур мәгълүмат алдык анда барып. Борайга барудан файдаланып, бер форсаттан мәдәни чараларда да катнаштык. Аларның берсе: биредә гомер итүче композитор, данлыклы «Җиз кыңгырау моңнары»ның көен язган Васил Хәбисламов белән очрашу булды. Мәңгегә күңелләрдә калырлык очрашу булды. Васил абыйның яше 85кә җитүен дә исәпкә алсак, нинди әһәмиятле вакыйга икәнен яхшы аңлап буладыр!

Шушы ук районда «Таң» дигән Арт-галереядә булдык. Борайның гына түгел, безнең республиканың горурлыгы ул. Анда хәтта эшләре чит ил галереяләрендә куелган татар рәссамнарының картиналары белән танышу бәхетенә ия булдык.

Ә инде үзебезнең республика буйлап кылган сәяхәтләребезнең берсе – Дәрдемәнд эзләре буенча иде. Мәләвез районының Җиргән музеена сәфәр ясадык. Бай материал саклана биредә. Авыл музеенда Дәрдемәндкә һәм Мирсәй Әмиргә багышланган почмаклар бар. Шулай ук, алдарак әйтеп киткән идем инде, Мәләвез шәһәрендәге әгъзабыз Фәнисә Бикбаеваның шәхси йорт музеена кердек. Монда талантлы иҗатчылар белән дә күрештек. Матур әдәби-музыкаль очрашу кичәсе үткәрдек. Фәнисәнең клуб әгъзаларына кеше буйлы, милли киемнәрдәге курчакларны ничек ясавын күрсәтүе дә, иҗат серләрен бүлешүе дә мәңгегә истә калырлык минутлар булды.

Безнең күптәнге хыялыбыз – Европадагы иң зур татар авылларыннан булган Урта Әләзәнне барып күрү иде. Пенза өлкәсендәге бу авылның үткәне һәм бүгенгесе турында байтак язылган. Тик үз күзләрең белән барып күрү бәхете бар кешегә дә тими. Без шушы бәхеткә лаек булдык. Шулкадәр озын юллар үтеп, барып күреп, андагы милләтәшләребезнең яшәеше белән таныштык. Пензада Бәшир Рәмиев үзәгендә булу да фәһемле булды.

Инде чит төбәкләрендәге милләттәшләребез белән элемтәләр хакында сөйләп киткән идем инде. Муса Җәлил эзләре буенча Ырымбур якларына да барып чыктык. Иң тәүдә Ырымбур шәһәренең үзендә гомер иткән татарлар белән танышып, аралашып, Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә очрашуда катнаштык, чыгыш ясадык. Арытаба шәһәрнең тарихи урыннарын карадык. Һәм төп максатыбыз – Җәлилнең туган авылы Мостафадагы музей белән танышу иде. Муса Җәлилне һәм аның яугир иптәшләрен җәзалап үтерү көнендәге хәтер митингында катнаштык. Каһарман шагыйребезнең туганнары белән дә күрешү насыйп булды.

Чувашстан Шыгырданына да юл тоттык. Биредәге очрашуны «грандиоз» дип атар идем! Искитмәледән дә искитмәлесе! Без анда шулкадәр күп чараларда булдык, сөйләп кенә дә аңлатып булмас. Безгә шушы төбәктә яшәгән халыкның яшәеше, көнкүреше белән танышу өчен зур мөмкинлек бирелде. Нәрсә генә күрмәдек! Тарих үзе күз алдыбызга килеп баскан шикелле тоелды!

Соңгы сәяхәтебез исә күптән түгел генә булды. Узган елның ахырында. Ул – Санкт-Петербургтагы милләттәшләребез янына барып кайту. Анда шулай ук безне бик җылы кабул иттеләр.

Питердагы татар эзләре буенча истә калырлык экскурсияне клубыбызның якын дусты, төньяк башкалада яшәүче Фәридә Нәҗмиева оештырды. Ул җитәкләгән «Мөхлисә» оешмасы белән «Рәйхан» клубы арасында мәңге өзелмәс дуслык җепләре сузылды…

Эш-гамәлләрегез чыннан да бик матур, башкарылган эшләрегез һәр милли рухиятле оешмага үрнәк булырлык. Әңгәмә өчен зур рәхмәт, алга таба да казанышлар күп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100