Тукай Чакмагыш ягында кымызга йөргән (Кызганыч – тарихи өстәл белән сәкене яндырганнар)
Габдулла Тукайга бәйле мәгълүмат, тарихлар Башкортстан татарларыннан еш ишеткән бар. Ә менә «Тукай Башкортстанның хәзерге Чакмагыш районының Аблай авылында булган» дигән тарихи вакыйгага ачыклык кертү максатыннан, доцент, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф Идрисов белән сөйләшеп алдым.