Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның сакчылары «Башкирская домохозяйка»ны концерттан куып чыгарган

news_top_970_100
Элвин Грейның сакчылары «Башкирская домохозяйка»ны концерттан куып чыгарган

Җырчы Элвин Грейның сакчылары Уфа блогеры «Башкорт хуҗабикәсе»н концерттан куып чыгарган. Бу хакта Миләүшә Шәйхелисламова (блогерның чын исеме) шәхси аккаунтында сөйләде. «Мой Башкортстан» шул турыда яза.

Миләүшә артисттан интервью алырга теләгән. Элвин Грей аны сәхнәдә игътибар белән тыңлаган. «Домохозяйка» сөйләп бетерүгә, Радик Юлъякшинның сакчылары аны залдан чыгарып җибәргән. Моннан соң Элвин Грей «Уфтанма» җырын башкарган һәм икенче юлы – концерт булмаган көнне аралашырга әзер булуын әйткән.

Блогер Элвин Грейның микрофонын алган һәм тамашачыга борылып: «Подписчиклар, сез ризамы?» – дип сораган. Аның бу гамәлләрен, концертка комачаулый, дип тапканнар.

Шулай да, «Башкорт хуҗабикәсе» Элвинның хатыны Инзиләдән кыска интервью алган. Ул ире белән үткәргән көннәрне иң яхшы вакыт дип санавын белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100