Башкортстанда ике нәни баласын үтергән әти кешене аерым зиратта җирлиләр
37 яшьлек ир-ат балаларын үтергәч, үз-үзенә кул салган.
26 декабрьдә Башкортстанның Дәүләкән районында елга буенда туктап торган машина эчендә ике бала һәм ир-ат мәете табылды. Соңрак 1 һәм 6 яшьлек балаларны 37 яшьлек әтиләре үтерүе, аннары үз-үзенә кул салуы ачыкланды. Балаларны әтиләреннән аерым зиратка җирлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Әлеге фаҗига турында Уфа администрациясе башлыгының урынбасары Алинә Сөләйманова социаль челтәрләрдә язган. Ул нәни балаларны да, аларның әтисен дә җирләү эшләрен шәһәр хакимияте үз өстенә алуын хәбәр итә.
"Башинформ" агентлыгының үз чыганагы белешмәсе буенча, җирләү эшләре Уфадан читтә була. Туганнары бу кешеләрне аерым зиратларда җирләргә карар кылган. Мәетләрне шәһәрдән алып киткәннәр инде.
Мәрхүм балаларның анасы белән психологлар эшли. Хәзер аның белән туганнары һәм якыннары аралаша, алар аңа ярдәм итәргә тырыша.
Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 26 декабрьдә көндез 37 яшьлек ир-ат хатыны белән талаша һәм ике баласын машинага утыртып алып китә. Аннары машинаны Өршәк елгасы буенда табалар. Салонда өч мәет була. Алар ис газы белән агуланган. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.
Күршеләре сүзләренчә, ир белән хатын көнчелек аркасында талашып торган. Хатын иреннән китәргә җыенган. Соңрак матбугат чараларында мәрхүм ир-атның аудиоязмалары чыккан. Ул энесенә мөрәҗәгать итә, хатынының корпоратив кичәсендә хыянәт итүен, шуңа күрә балаларны алып китүен сөйли, диелә бу хәбәрдә.
- Гаилә белән таныш кешеләр мәрхүм ир-атның ятим үсүен, балаларын бик яратуын сөйли. «Хыянәтне кичерә алмаган». Башкортстанда әти кеше ике баласын үтергән, дип язган идек.
- Моңа кадәр Башкортстанда ике баласын алып чыгып китеп югалган Артем Мазовны эзләүләрен хәбәр иткән идек. Соңрак балаларның мәетләре табылды, әти кешенең кайда булуы әле дә билгеле түгел.
- Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр
- Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: «Ул якты дөньяда юк инде»
- «Аерылмыйм, кайт зинһар»: Уфада ике баласы белән югалган иргә хатыны мөрәҗәгать итте.
- Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар
- «Ничек телисең, шулай яшә»: Уфада ике баласы белән югалган ир хатынына хат калдырган