news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов кабат хастаханәдә: «Улын танымый ахрысы»

Бари Кәримович аягын сындырган.

news_top
Бари Алибасов кабат хастаханәдә: «Улын танымый ахрысы»

73 яшьлек продюсер Бари Алибасовның улы — кече Бари әтисен хастаханәдә видеога төшергән. Бари Кәримовичның аягы сынган икән. Аның хастаханәгә ятуы турында РЕН ТВ каналы 14 февральдә хәбәр иткән иде.

Улы сүзләренчә, Бари Алибасов баскычтан төшкәндә аягын сындырган.

«Синең хирургың „На-на“ продюсерыннан да текәрәк икән», — дигән Бари Алибасовка улы. Бари Кәримович моның белән килешкән. Ләкин аның халәтенә карагач, ул улының сүзләрен аңлап бетермәгәне дә аңлашыла.

Бари Кәримович улын танып та бетермәгән кебек, «Кемнең әтисе?» — дип сорау бирә.

Видео авторы исә Бари Кәримовичка үзенең кем икәнен аңлатырга мәҗбүр була. Аннары аякны күрсәтә.

«Менә бу - Бари Алибасов аягы. Ул селкетә ала инде. Идеаль операция. Ачык сыну иде, сөяге чыгып торды», — ди кече Бари Алибасов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар