Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина эшен тикшереп бетергәннәр

Луизаны һәм аның ирен урлау эше буенча хөкем итәчәкләр.

news_top_970_100
Банктан миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина эшен тикшереп бетергәннәр
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче кассир хатын Луиза Хәйруллина һәм аның иренә карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, эш судка тапшырылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

2019 елның маенда Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина ире һәм ике баласы белән юкка чыкты. Хатын Россельхозбанкта кассир булып эшли иде. Ул юкка чыккач, банкта 20 миллион сумнан арты акча җитмәве ачыклана, җинаять эше ачыла. Июль башында Луизаны һәм аның гаиләсен Казанда таптылар. Хәйруллинаны сак астына алдылар, урланган акчаны уйнап оттырган ирен исә өй сагына озаттылар, диелә хәбәрдә.

«Акча 2017 елның сентябреннән 2019 елның маена кадәр урланганы ачыкланды. Бер очракта хатын акчаларны офистан алып чыга, башкаларында — банктан иренә биреп чыгара. Зыян суммасы 25 миллион сумнан артык тәшкил итә. Букмекерлык оешмалары белешмәсе буенча ачыкланганча, акчаларның күбесен ир-ат уйнап оттырган», — дип сөйли Волк.

Былтыр майда Луиза Хәйруллина банкта ревизия буласын белеп ала һәм шуңа кача. Ул кабат кассадан миллион сум чамасы акча алып чыгып китә,

«Салават шәһәрендәге банкта эшләүче хатын һәм аның иренә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Гаепләү карары расланган җинаять эшен тикшерүче Салават шәһәре судына тапшырды», — дигән Ирина Волк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100