Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың атасы кем?» - Лилия Хәйруллина кемнән бала табуы турында сүзне дәвам итте

Авырлы җырчы карынындагы нарасыйның атасы турында серне саклый.

news_top_970_100
«Баланың атасы кем?» - Лилия Хәйруллина кемнән бала табуы турында сүзне дәвам итте
Рамил Гали

Җырчы Лилия Хәйруллина бәби көтә, тик сабыйның әтисе турында сер тирәсендә сүзне гел кузгаткалап тора. Бу юлы ул инстаграмдагы сәхифәсенә «Кто хочет стать миллионером?» тамашасы форматында видео куйган.

Анда: «Сезнең баланың атасы кем?» - дигән сорау тора. Дүрт җавап бар: «Җил», «ләкләк алып килә» «ир кеше», «белмим» вариантлары тәкъдим ителә.

Лилия «ләкләк алып килә» вариантын сайлый, аннары дөрес җавап «ир кеше» булып чыга.

«Баланың атасы кем? 1 миллион сумлык сорау. Мин көн саен шундый хәбәрләр алам. Соңгы вакытка кадәр „ләкләк алып килә“ дип уйлый идем, тик „ир кеше“ дә шәп җавап», — дип яза Лилия үзе.

Әлеге постка йөздән артык комментарий язганнар.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да баланың атасын белми икән. «Миннән дә йөз кеше сорады инде. Икенче юлы миңа күрсәтеп эшлә», — ди Илсөя.

Альбина Кармышева комментарий яза. «Дустыңа шалтыратып белергә булыр иде, ул синең иреңне белә инде. Ләкин залдан җавап сорама», — ди ул, «Кто хочет стать миллионером?» уены кагыйдәләренә ишарәләп.

Инстачылар Лилиягә сәламәтлек, бәхет тели.

  • «Карбыз йоткан» — Лилия Хәйруллина бәби көтә?
  • Лилия Хәйруллина карынындагы баласының әтисе турында сорауга җавап бирде
  • Лилия Хәйруллина сөйгән ярын күрсәтте
  • Лилия Хәйруллина: «Авырлы булуымны белгәч, югалып калдым»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100