news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина карынындагы баласының әтисе турында сорауга җавап бирде

Бәби көтүче җырчы нәфис фотосессия ясаган.

news_top
Лилия Хәйруллина карынындагы баласының әтисе турында сорауга җавап бирде
Салават Камалетдинов

Лилия Хәйруллинаның бәби көтүе турында хәбәр берничә көн элек билгеле булган иде. Ул үзе серле фотолар куеп, күңелле вакыйгаларын сөйләде. Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграмдагы сәхифәсенә куйган видеода аның корсагы түгәрәкләнеп килгән кебек күренә, дип язган идек. Аннары ул «Авырлы булуымны белгәч, югалып калдым», дип сөйләде.

Хәзер йөкле Лилия фотосессия ясаган. Ул нәфис күлмәк киеп, төрле рәвештә сурәткә төшә. «Әйе, мин нәфис тә була алам. Бүген үзенчәлекле көн. Ватанны саклаучылар көне белән», — дип яза ул.

Инстачыларның күбесе фотоларны ошата. «Матур», «Сөбханалла», «Килешә», диләр.

karamov780 исемле инстачы баланың атасы турында кызыксына. «Әтисе бармы баланың?» — дип сорый.

«Ләкләк алып килә бит», — дип җавап яза Лилия үзе.

«Әтисез бала буламыни? Лилия кияүдә, ике баласы бар инде аның», — дип җаваплый vasiga атлы язылучы.

karamov780 кабат җавапсыз калмаган, «Лилия гафу. Үзең беләсең инде кайсысы әти икәнен», — ди.

Лилия дә җавап биргән. «Белмәскә дә мөмкин», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар