Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карбыз йоткан» - Лилия Хәйруллина бәби көтә?

«Бик тә килешә. Исән-сау күтәрергә язсын», — дип яза инстачылар.

news_top_970_100
«Карбыз йоткан» - Лилия Хәйруллина бәби көтә?
Рамил Гали

Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграмдагы сәхифәсенә куйган видеода аның корсагы түгәрәкләнеп килгән кебек күренә.

«Кичә Сабировларның туган көнендә бераз артык ашадым ахрысы. Бик тәмле булды шул. Миңа эшләпә килешә», — дип яза ул.

Видео кадрларында Лилия яны белән баскач, аның сыланып тора торган күлмәгеннән шактый матур гына корсак күренеп ала.

Инстачылар комплимент яза, «матур», «карбыз йоткан», дип шаярталар. «Бик тә килешә. Исән-сау күтәрергә язсын», — дип язалар. Лилия үзе «рәхмәт» дип җавап язган.

«Ничек инде күп ашаган? Бу корсагың дүрт ай чамасы. Артык ашасаң ашказаны тулы була ул», — дип яза бер инстачы.

Лилия Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең туган көнендә төшкән фотоларны да инстаграмга куйды. Ул фотолары янында да Лилияне «Бәби көтә ахрысы» дип язалар. «Лилия бик матур халәттә, Миләүшәгә дә вакыт», диләр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100