Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Авырлы булуымны белгәч, югалып калдым»

Җырчы инстаграм сәхифәсендә йөклелек чоры турында сөйли.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Авырлы булуымны белгәч, югалып калдым»
Солтан Исхаков

Лилия Хәйруллинаның бәби көтүе турында язган идек. Җырчы инстаграм сәхифәсендә йөклелек чорының ничегрәк узуы хакында язган.

«Мине ниндидер ят ризыклар ашыйсы килүем гаҗәпләндермәде. Чөнки аппетитым һәрвакыт сәер булды. Токсикоз белән дә интекмәдем, барысы да тыныч уза.

Дөрес, авырлы икәнемне белү белән югалып калдым. Эш, планнар, сәяхәтләр, киләчәк, алдымдагы чикләүләр турында уйлана башладым. Вирус, сәламәтлегем өчен борчылдым. Санаулы секундлар эчендә башымнан мең төрле уй йөгереп узды.

Соңыннан мине шатлык хисе биләп алды.

Күпмедер вакыттан соң бала табу куркыта башлады.

Физик яктан барысы да яхшы. Рухи яктан еш кына кәефем булмый, анысы гармоннар белән бәйледер, мөгаен.

Өч көн тоташ башым авыртты. Дарулар эчәргә ярамый. Шулай да авыруымның өченче көнендә табиб цитрамон эчәргә рөхсәт итте. Тик миңа ул түгел, ә баллы, каты чәй ярдәмгә килде.

Авырлы икәнемне кешегә белдермәскә тырыштым. Ләкин 4 февральдә, туган көн бәйрәменнән өйгә кайту белән, интернет киңлекләрендә үземнең йөкле булуым турындагы хәбәрләрне укыдым. Безнең журналистларның бик оператив эшләве сөендерә.

Мондый эчтәлектәге яңалыкларны социаль челтәрләр аша хәбәр итү минем өчен җиңел түгел. Шулай да, башка чыганаклардан таралганчы, үзем әйтергә булдым. Аудиториягә ышану — минем өчен зур адым. Миңа ихлас котлауларын җиткергән һәм җиңел йөклелек чоры теләгән һәркемгә зур рәхмәт!» — дип язган Лилия.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100