Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина: «Зур хәсрәт килгәндә юләрләнмәс өчен, шөгыль кирәк»

Казанда яшәүче Рәмзия Әхмәдуллинаны күпләр блогер «бакчачы Рәмзия» буларак белә. Ул бакча, гөлләр үстерү буенча киңәшләр бирә, аш-су рецептлары белән дә уртаклаша. Бакча эшләре башланыр алдыннан «Интертат» бакчачы янына кунакка барып кайтты.

news_top_970_100
Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина: «Зур хәсрәт килгәндә юләрләнмәс өчен, шөгыль кирәк»
Салават Камалетдинов

Рәмзия Әхмәдуллинаның тәрәзә төпләрендә орхидея гөлләре кочакланышып утыра. Барысы да чәчәк ата. Фитолампа астында эустома үсентеләре утыра. Безгә күрсәтергә дип, Рәмзия ханым кухня өстәленә үзе куллана торган орлыкларны җәеп салган. Чәйләр куеп көтеп торган.

Без барганда, ул әле орлыкларны чәчмәгән иде, борычны чәчәргә җыенып йөргән вакыты иде (җомга көнне очрашкан идек, хәзер чәчкәндер инде). Үзем дә орлыклар чәчәм, дигәч, әле нәрсәләр утырттыгыз, дип сорады. Орлыкларны алып куйсам да, әле чәчәргә өлгермәгән идем. Рәмзия апа да ашыкмаска киңәш ите. «Ашыгырга кирәкми. Җылытылган теплица булмаса, иртә чәчәргә кирәкми. Шартлар булмаса, иртәрәк чәчүнең мәгънәсен күрмим. Февраль башында соң өлгерә торган помидор, соң өлгерә торган борычларны чәчәбез», – дип аңлата башлады ул.

«Безнең табигать шартларына иртә өлгерә торган помидорлар туры килә»

Орлыкларны сайлаганда, чәчкәндә, уңышның өлгерү вакытына игътибар бирү бик мөһим икән. Бөтен кеше помидор чәчә инде, дип, бөтен булган помидор орлыгын туфракка күмеп кую дөрес түгел. «Иртә өлгерә торган помидорны февраль аенда чәчсәк, ул чәчәк ата башлый, аннан чәчәге төшә, уңыш булмый. Февральнең 10нарында баклажанны чәчәргә була. Февраль ахырында иртә өлгерә торган борычларны, март башында иртә өлгерә торган помидорларны, март ахырында бик иртә өлгерә торган помидорларны чәчәбез.

Соң өлгерә торган помидорларның кабында 140 көн дип күрсәтелә, уртача – 120 көн. Аннан да азрак вакыт булса – иртә өлгерә. Мин соң өлгерә торган помидорлар белән мәшәкатьләнмим, чөнки җәйнең нинди киләсен белмибез. Безнең табигать шартларына иртә өлгерә торган помидорлар туры килә», – ди бакчачы.

Гыйнвар ахырларында ук кибетләрнең орлыклар сатыла торган бүлекләрендә кеше, мәш килеп, орлык сайлый. Орлыкларның иң арзан вакыты – ноябрь, әмма бакчачы ул вакытта сатып алырга киңәш итми.

«Орлык сатучылар мине гафу итсен, алар ул вакытта иске орлыкларны сата, чөнки иске товарны урнаштырып бетерергә кирәк, ә гыйнварда инде яңа партия кайта. Мин гыйнвар аенда алырга киңәш итәм, ул вакытта сайлау мөмкинлеге дә күбрәк була. Үзем дә орлыкларны гыйнварда алам. Кирәкле орлыклар артыннан кибеткә 3-4 тапкыр барам әле», – ди бакчачы.

Ул помидорларның үзе сынаган ышанычлы сортларын һәм 1-2 сынала торган сортны чәчә. Орлык җитештерүчеләргә килгәндә, төрлесен алам, ди, ә инде сортлар арасында үзе ярата торганнары бар: «бабаушкино», «розовый мед», «советский», «буденовка», «батяня», «бычье сердце», «полосатый шоколад», «пламя», «розовый фламинго», «сибирская тройка».

Орлык алдан ук кирәкле матдәләр белән эшкәртелмәгән булса (андыйларның төсе башка була), бакчачы орлыкларны зарарсызландыра. Аның өчен марганцовка яки су белән водород перекисе кулланырга була. 10-15 минут орлыкларны шул суда тотасы.

Рәмзия ханым орлыкларны кибеттән сатып алынган туфракка чәчә. Ул ике төрле туфракны кушып эшләргә киңәш итә. Бакчачы «бакча туфрагы» («садовая земля») яки «торф»ны «тере туфрак» («живая земля») дигәне белән куша. «Тере туфрак» дигәненә генә утыртырга киңәш итми, ул тиз кибә торган, шуңа күп игътибар сорый. Үсентеләрне күчереп утыртканда, авылдан алып килгән туфракны кибетнеке белән куша.

«Орлыкларны иртәнге якта чәчәргә тырышам»

Орлыкларны чәчү көннәрен бакчачы үзе билгели.

«Мин ай календарен карамыйм. Күршедәге рус апалары чәршәмбе, җомга, шимбә – хатын-кыз көннәрендә чәчү уңышлы, дип саныйлар. Мин үземә уңайлы вакытта бисмилламны әйтәм дә чәчәм. Орлыкларны иртәнге якта чәчәргә тырышам», – ди ул.

Үзебез витаминнар кулланган кебек, үсентеләрне дә тукландырырга кирәк, ди ул. Аның өчен 1 литр суга 2-3 аш кашыгы водород перекисе саласы һәм шуны үсентеләргә сибәсе. Әзер ашлама кулланырга да була.

«Үсентеләр өйдә торганда 3 тапкыр тукландырам. Күчереп утыртканнан соң 1 атна узгач һәм 10 көн көн узган саен – 2 тапкыр. Урамга чыгарып утырткач та 10-12 көннән тукландырам», – ди ул.

– Яшелчәләрдән кала, минем тагын бер «авырткан» җир – петуния чәчәкләре. Үскән үсентене сатып кына ал бит инде, юк инде, шул бет хәтле орлыктан чыгарасы килә. Былтыр тишелеп чыктылар да кибеп беттеләр.

Петунияләрне җир өстенә генә урнаштырырга кирәк. Туфракны савытка салабыз, кул белән басып чыгабыз, су сибәбез, аннан соң гына орлыкларны куеп чыгабыз. Орлыкларны туфрак белән күмеп куймыйбыз. Һәр орлык өстенә бал кашыгы белән су сибеп чыгам, аның грануласы эри. Аннан соң, өстен пакет белән каплап, җылы урынга куям. Җылы урында бер атнадан тишелә. Тишелеп чыгуга өстен ачу дөрес түгел, тамыры кибә дә китә. Тишелгәч, һава керсен өчен, пакетка тишекләр генә ясыйбыз. 2-3 яфрак булгач кына өсләрен ачам, таякчык белән тамырларын күмеп җибәрәм, – дип аңлатты белгеч.

«Әлегә кадәр икәү идек, хәзер ничек үземә генә яшәргә?»

Рәмзия ханым кечкенәдән үк әнисенең үсентеләр, гөлләр үстергәнен күреп үскән. Бөтен эшне ышанып тапшыралар иде, дип искә алды ул. Ул үзе дә балаларын шулай тәрбияли. Рәмзия ханым – 2 егет һәм 1 кыз әнисе. 4 ай элек тормыш иптәшен җирләгән.

Әйбәт кеше иде... (елый). Уйларга вакыт калмасын дип, муеннан эшкә чумдым. Ул уйлардан юләрләнергә була икән. Юләрләр йортында шундый зур авырлык, югалту кичергән кешеләрдер кебек. Анда зур хәсрәттән эләгәләрдер, дип уйлыйм.

Тормышны ничек алып барырмын, дип уйладым. Ул хис әле дә бар, курку өстәлә генә. Ничек яшәрмен, дип уйлыйм. Әлегә кадәр икәү идек, хәзер ничек үземә генә яшәргә? «Вдруг» булдыра алмам дип, 1 эшне кенә түгел, 5 эшне эшләргә тырышам. Аллага шөкер, балалар бар. Аларга да авыр. Ярый әле олылары малайлар булган, дим. Ир-ат эшләргә тиешле эшләрне балалар әтиләреннән өйрәнеп калган, алар – зур таяныч.

Минем белән бергә бөтен урамыбыз елый. «Без ятим калдык», – диләр рус апалары. Бик ярдәмчел иде, бөтен кеше белән уртак тел таба иде.

Үземне эш һәм балалар белән юатам. Балаларны ашату, эчертү, тәрбияләү барыбер әни кеше өстендә. Елый-елый яшисең икән шулай. Өйрәнәсең...

Блогерлык та бик ярдәм итә. Үземне мәҗбүр итеп булса да, кеше алдына чыктым. Аны да ташлаган булсам, кереп ятар идем дә – депрессия, сәлам. Язылучыларым чын дусларга әйләнде, үзләре дә шундый авырлык кичергән кешеләр ярдәм итте, – дип сөйләде ул.

Ул булачак ире белән Казанда укып, эшләп йөргән вакытта танышкан булган. «Танышкач та ярты ел яратмадым әле мин аны, мәҗбүри генә йөрдем. Әйбәт кеше иде, шуңа кызыгып йөрдем. Нык әйбәт, юмарт иде, бүләкләр, күчтәнәчләр ала иде. Шуның белән авыл баласын үзенә караткан инде. Аннан яратып киттем. Аллага шөкер, 25 ел бергә яшәдек… – диде ул.

Рәмзия апаның улларына 24 һәм 22, ә кызына 13 яшь. Әти-әнисе, каенана-каенатасы да терәк булган.

Блогерлык, хобби, базардагы сату ноктасы, өй, балалар – шулай башка уйларга вакыт калдырмаска тырыша ул. «Аллага шөкер, эшем бар. Эш кенә дә түгел, эштән бушаган вакытны тутыра алырлык, яраткан шөгыль кирәк. Кайттың, ашарга пешердең, балаларны ашаттың да, нишләргә? Шул вакытта эш кирәк. Кем бәйли, кем тегә, ә мин язылучыларым белән аралашам. Үземнең кешегә кирәк булуымны беләм, миннән гел киңәшләр сорыйлар. Башкаларга ярдәм итә алуыма сөенәм. Балаларга да аңлатам: үзегезнең тамакны туйдырып, кесәгезне тутыру өчен генә яшәмәгез, кешеләргә кирәкле булырга тырышыгыз, дим. Юкса, шундый авырлык килеп чыкса, үзеңне коткара алмыйсың, – дип сөйләде ул.

«Минем хыял тормышка ашмады»

Рәмзия ханым үзен сәүдә өлкәсендә эшләрмен дип күз алдына да китермәгән. Аның хыялы артист булу булган. Ул үзе – Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы кызы.

Мәктәптә драмтүгәрәк бар иде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда апа җитәкли иде. Шул түгәрәккә йөреп, артист булу теләге туды. Ирек Хафизов (авт. – Тинчурин театры артисты) белән бергә йөри идек, артист булырга хыялландык. Ирек китте дә артист булды. Минем хыял тормышка ашмады. Мин үкенмим. Язылучыларым алдына туры эфирга чыгам, ул да артист булу бит инде, миңа шулай рәхәт.

Әти-әни артистка укырга җибәрмәде, каршы булдылар. Укытучы бул, диделәр. Артист тормышы – тормыш түгел, укытучы яки табиб булырга кирәк, диләр иде бит инде элек. Мәҗбүри педучилищега киттем. Анда керергә бер балл җитмәде. Укырга керә алмадым. Артист та булмадым, укытучыга да керә алмадым, авылга да кайтасы килми, оят та. Киләсе елга укырга керәм, дип уйладым, ә бу бер елны бушка уздырмаска кирәк иде. Ул вакытта «Спартак» фабрикасы тегүче һөнәренә өйрәтү курслары ачкан иде. Шунда укырга кердем. Укуны тәмамлагач, мине 1нче тегү фабрикасына урнаштырдылар, ул Болак урамында иде, Мәскәү урамында тулай торакта яшәдем. Артист булу теләгем сүрелде. Мастер, цех җитәкчесе дәрәҗәсенә җитәргә кирәк, дип уйладым.

Индустриаль-педагогика техникумына читтән торып укырга кердем. Аннан соң журфакка керермен, дип уйлаган идем. Укып бетергәнче кияүгә чыктым, улыбыз туды. Журфакка документларны тапшырдым, имтиханга барырга кирәк иде, әзерләндем. Экзаменга барасы көнне бала белән хастаханәгә кереп яттык. Шуның белән анысы да калды, – дип искә алды ул.

Аннан соң бер-бер артлы балалар туа, йорт салалар. «Укыган һөнәрләрем миңа кирәк булып чыкмады. Гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләдем. Сәүдә өлкәсе күңелемә якын булды, кешеләр белән аралашу, кешегә файда китерү рәхәт миңа», – ди ул.

«Гөлләр яратучы кешеләр хыялыйрак, тормышны яратучан, шат күңелле була, дип уйлыйм»

Тәрәзә төбендә чәчәккә чумып утырган гөлләр арасында да тормыш иптәше бүләк иткәннәре бар. «Боларның кайберләренә 12 ел инде. Ирем чүлмәкле гөлләр яратканны белә иде, шундыйларны бүләк итте. Тереклекнең үсүен күрү күңелгә тынычлык бирә. Гөлләр яратучы кешеләр хыялыйрак, тормышны яратучан, шат күңелле була, дип уйлыйм. Минем язылучыларымның 30 проценты – 25-30 яшьлекләр. Димәк, аларга да кызыклы. Киңәш сораучылар арасында ир-атлар да бар. Җир эше хатын-кыз, ир-атныкына бүленми бит», – ди ул.

Гөлләрнең яфрагын урлап алырга кирәк, дигәнне ишеткән бар бит инде, хуҗабикә үзе бирсә, кул китә, диләр. Рәмзия апаның да шулай булган.

Яңа өйгә чыкканда, миләүшә чәчәкләре бик күп иде, 2-3 катлап утырдылар. Коръән ашына кунаклар чакырдык. Гөлләрнең яфракларын үзем дә бирдем, кеше үзе дә алгандыр инде. 1 ел дигәндә бер чүлмәк миләүшә гөле дә калмады, барысы да шиңеп бетте. Шуңа күрә, «кул китә» дигән сүзгә ышанам. Үз кулың белән бирсәң һәм аның өчен нәрсә дә булса алмасаң, кул китә. Гөл яфрагы биргәндә сары тәңкә акча бир, диләр. Сорамыйча гына, яфракларны үземнең дә алганым бар. Өйгә килеп керүгә, гөл яраткан кешенең күзе челтәргә, люстрага, җәймәгә түгел, ә гөлгә төшә бит, – дип елмайды ул.

Гөлләр озак вакыт бер халәттә генә, үсмичә, чәчәк атмыйча «йоклап» утыра икән, аларга «стресс ясап» алырга кирәк икән. 10-15 минутка 10-12 градус кына җылы булган җирдә тотып торырга. Шуннан «күктән – җиргә» төшәләр икән. Бу ысул 100 процент эшли, ди бакчачы.

Рәмзия апаның өендә 3 песи дә яши әле, берсе дә гөлләргә тими, ди ул.

Рәмзия Әхмәдуллинаның кайбер файдалы киңәшләрен «Интертат»та тәкъдим иткән идек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100