Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлләрне җанландырып җибәрү өчен банан кабыгыннан ашлама

news_top_970_100
Гөлләрне җанландырып җибәрү өчен банан кабыгыннан ашлама
Салават Камалетдинов

Гөлләр әйбәт үссен өчен, банан кабыгыннан файдалы ашлама ясап була икән. Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бу ашламаның рецепты белән уртаклашты. 

«Бик мәшәкатьләнәсе килмәгәндә, ашламаны кибеттән дә сатып алып була. Кул астында булган әйберләрдән табигый ашлама ясап була. 3 литрлы банкага фильтр аша үткән су салам, чишмә суын кулланырга мөмкин. Кайнамаган су кирәк. Ул бүлмә температурасында булырга тиеш. Шул суга 2 банан кабыгы салып куям. 1 банан, 1 апельсин кабыгы салып куярга мөмкин. 2 тәүлек торганнан соң, ашлама өлгерә. Су сипкән кебек, гөлләргә сибәргә була. Ашлама озаграк торса, су кушып сибәргә кирәк», – дип сөйләде ул. 

Бу ашлама гөлләрне яшәртү, яфракларын ялтырату, үсемлекне ныгыту өчен файдалы. «Хәзерге вакытта бигрәк тә тукландырырга кирәк, чөнки көн әле озын түгел, кояш яктылыгы җитми. Гөлләргә ашламалар кертергә, ярдәм итәргә, тәрбияләргә кирәк», – ди бакчачы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100