Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орхидея гөле чәчәк атсын өчен нәрсә сибәргә?

news_top_970_100
Орхидея гөле чәчәк атсын өчен нәрсә сибәргә?
Салават Камалетдинов

Күп кеше: «Орхидея (күке яше) гөле чәчәк атмый», – ди. Шау чәчәккә күмелгән гөлне кибеттән алып кайтасың яки бүләк итәләр дә, күпмедер вакыттан чәчәкләре төшә. Аннан соң чәчәк атудан баш тартып тик утыра инде.

Бу сорауны гөлләр яратучы бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинага бирдем. Ул нәрсә сибәргә кирәклеген өйрәтте.

«Орхидеяга чәчәк бөресе, яңа яфраклар чыгарырга лимонлы су бик ярдәм итә. Бер литр суга бер аш кашыгы әле генә сыгылган лимон суын салырга кирәк. Лимон булмаса, ярты бал кашыгы лимон кислотасы кулланырга була. Су сипкән кебек сибәбез. Гөл уянып, яшәреп китә. Лимонлы суны башка гөлләргә дә сибәргә мөмкин», – дип аңлатты ул.

Бакчачының тәрәзә төбе орхидея гөлләренә күмелеп утыра. Орхидеяның тамырлары кояшны ярата, шуңа күрә аны үтә күренмәле савытка утыртырга кирәк. Җирдәге тамырлары яшел икән, димәк, су җитәрлек. Тамырлар коңгыртрак төскә керә башлый икән – су сибәргә кирәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100