Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Байбулат Батулла фильмы премьерасы алдыннан чукынган кыяфәт чыгарып кылана

news_top_970_100
Байбулат Батулла фильмы премьерасы алдыннан чукынган кыяфәт чыгарып кылана

Байбулат Батулла тормышындагы иң зур вакыйганы – үзе төшергән беренче фильмны халыкка күрсәтер алдыннан чукынып чыга. Бу күренешнең видеосын «Бери да помни»/ «Ядәч! Истә!» дигән фильмының аккаунтында күрсәттеләр.

Искәртеп үтик, күптән түгел «Бери да помни»/ «Ядәч! Истә!» фильмының премьерасы булды. Рабит Батулла ялангач чаба һәм сәрхүшләнеп караватта ята торган фильмны Балык Бистәсенең Кече Әшнәк авылында төшергәннәр. Яшь режиссер шушы авыл халкы өчен фильмны аерым күрсәткән.

«Бер ел элек без Кече Әшнәк авылында фильмны төшердек. Ә кичә авыл халкына әзер фильмны күрсәтергә кайттык. Безгә булышкан һәркемгә рәхмәт. Очына чыктык кебек тоела, һәм хәзер фильм ирекле тормышка кузгала. Кинотеатрларда көтеп калабыз», – дип сурәтләгән бу вакыйганы фильмны төшерү төркеме.

«Бери да помни»/ «Ядәч! Истә!» фильмын авыл халкына тәкъдим итү кичәсендә төшерелгән видео астына кешеләр бик күп фикерләр яза башлады. Күпләрнең игътибарын Байбулат Батулланың чукыну күренеше җәлеп итте.

«Аңламадым, ә нәрсәгә ул чукына?» – дип язган берәү.

«Шаярта», – дип җавап бирә аңа икенчесе. Әңгәмәгә тагын берәү: «Көлке түгел», – дип кушыла.

«Православныйлар сезнең өчен кеше түгелме әллә?» – дип җөпләгән шушы әңгәмәне тагын берәү.

«Ник чукына ул? Уф, үләм»;

«Шаярта инде, борчылмагыз»;

«Нинди матур җыр! Исемен әйтегез әле», – дип тә сораша бер кыз видеодагы җырны.

Үз фикерләрен язып калдыручылар арасында фильмны мактаучылар һәм төркемгә рәхмәт белдерүчеләр дә күп.

Байбулат Батулла соңыннан үзенең кыланып кына чукынган булып күрсәткәнен әйтте.

Фото: © Bosfor Pictures студиясенең матбугат үзәге рөхсәте белән куела

Сүз уңаеннан, Байбулат Батулла үзенең беренче фильмы хакына бер кыланган иде инде. Ул «Короче» кинофестиваленең Дебют фильмы конкурсында төп призны алырга башына тартма киеп чыкты. Хатыны белән шәрә үбешеп ятып танылу юлына баскан Рөстәм Нәбиев кебек, Байбулат Батулла да хезмәт җимешен, чукынырга да, башына коробка кияргә туры килсә дә, таныту өчен күп көч куя. Тырыш егетләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100