Моннан 10 еллар элек Байбулат Батулла урамда яшәүче Суфия әбине видеога төшереп, «а думала – сова» дигән мэм чыгарган иде. Ул видеодан соң, татарча да, русча да сөйли белә торган Суфия апа популяр булып китә. Алар Байбулат Батулла белән төрле федераль каналларда, радиоларда йөреп кайтты, ток-шоулар төшерелде.
Бу вакыйгалардан соң 10 еллар узгач, «ТатарстанДа» проекты журналисты Артур Корстес Суфия апаны эзләп тапкан. Видеода күренгәнчә, хатын-кыз бүгенге көндә дә сукбай тормышы белән яши, Казанның Бауман урамы тирәсендә хәер сораша.
Журналист Суфия Хәйдәровнаны ашханәгә алып кергән, бүгенге көндә ничек яшәвен сорашкан, ул яши торган йортка барганнар. Хатын-кыз сүзләренчә, ул бүгенге көндә кызы яшәгән фатирның ишек төбендә – подъездда яши.
66 яшьлек Суфия апа сөйләвенчә, Байбулат Батулла аңа акча тиеш, ул аның белән бүлешмәгән. «Видеоларда бит мин төштем, язылучылар миңа язылды… Мин бит аңа акчаларны ышанып тапшырдым, ул аларны миңа бирергә тиеш иде… Сочига суга батып … китәргә җыенам… Мин хәзер беркемгә дә кирәк түгел, төшерәләр дә түләмиләр», – дип сөйләгән ул журналистка.