Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов Ваһапов фондыннан китте: «Хәзер матди яктан әти-әниләр ярдәм итәчәк»

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан китеп, ирекле җырчы буларак эшли башлады. Азатка шалтыратып, киләчәккә планнары турында сораштык.

news_top_970_100
Азат Абитов Ваһапов фондыннан китте: «Хәзер матди яктан әти-әниләр ярдәм итәчәк»
Салават Камалетдинов

Азат, сине зур юлга аяк басуың белән котлыйм. Ирекле артист булуыңны аңлау рәхәтме, әллә бераз куркытамы?

Бераз куркытты, әлбәттә. Җиде ел эчендә бер төрле генә яшәргә өйрәнеп киткән идек. Башта нәрсәдән башларга, ничегрәк эшләргә дип борчылып алган идем, аннан тынычландым. Мин үземне элек тә читлектә дип хис итмәгән идем, шуңа күрә мин ирекле дигән хис юк. Артык аерма сизмим. Бәлки ирекле булуымны концертлар башлангач тоярмын, чөнки концертлар оештыруның бик мәшәкатьле эш икәнен аңлыйм.

Фонд җитәкчесе Рифат Фаттахов белән конфликтка кергән артистлар күп. Синең андый проблемалар килеп чыкмады дип беләм. Рифат Фәттахов белән дус-тату эшләр өчен нинди булырга кирәк?

Яңгырашлы сүзләр әйтәсем килми. Моның өчен иҗатка профессиональ якын килергә кирәк. Иң беренче чиратта, эш турында уйлап, хисләрне икенче планга калдырырга кирәк. Контракт кысаларында эшләсәң, бер проблемаң да булмаячак.

Син шуңа җиңел эшләдең булып чыгамы?

Иҗат булгач, бәхәсләр килеп чыккан очраклар да булмады түгел, әлбәттә. Ләкин без Рифат Әхмәтович белән еш очраша, барысын да уртага салып сөйләшә идек.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Игъланыңда яңа образ турында сүз барды. Үзгәрәчәксең дип аңладым.

Әйе, үземне бераз үзгәртәсем килә. Ваһапов фестивале – ул барыбер ниндидер рамкалар. Ул – халык стиле, классика. Без биредә эшләгәндә шул брендны тотарга, рамкалардан чыкмаска тырыштык. Үзгәрешләр турында сөйләсәм дә, кардиналь үзгәрешләр турында сүз бармый. Рэплар укый башларга җыенмыйбыз. Ләкин иҗатыбызга заманча татар эстрадасы элементларын кертергә кирәк дигән фикердә мин. Фестиваль кысаларында алынган тәҗрибәләр дә беркая да юкка чыкмаячак. Классик стиль дә үзебез белән кала.

Сезне Гөлсирин белән парлы җырчылар буларак күрә алачакбызмы?

Без фондка килгәч тә иҗат юлын аерым-аерым башлаган идек. Аннары дуэтлар да эшләдек. Эшчәнлегебезне алга таба да шушы система буенча дәвам итәчәкбез.

Моңа кадәр башкарган җырларың Ваһапов фондында калачакмы, әллә инде аларны сиңа бирәләрме?

Җырлар, контракт буенча, фондта калырга тиеш. Ләкин бүген бу темага Рифат Әхмәтович белән сөйләшүләр алып барабыз. Аллаһы Теләсә, югалып калмаслар, аларны сәхнәләрдә башкару мөмкинлеге бирерләр дип уйлыйм.

Сольный концертлар көтеләме?

Әлбәттә. Бу контрактны төзегәндә безнең максат татар эстрадасына чыгу, танылу, аннан үз юлыбыз белән китү иде. Менә без шул вакытка килеп җиттек. Алайса контракт беткәч, күп кешеләр безне җырлаудан туктаячак дип уйлаган икән. Андый кешеләрне, дөресен әйткәндә, аңлап та бетермәдем. Нигә әле без туктарга тиеш ди?

Концертларны Гөлсирин белән бергәләп куярга уйлыйбыз. Әлегә кызыбыз кечкенә булгач, ничегрәк эшләячәгебез генә хәл ителеп бетмәгән. 

 

Фото: © Владимир Васильев

Башлангыч чорда матди кыенлыклар килеп тууы бар. Кемгә таянырга җыенасыз?

Терәк бар, Аллаһка шөкер. Бу безнең әти-әниләр. Минем яктан да, Гөлсирин ягыннан да ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Үзебез дә Ранис Габбазов белән концертлар оештырырга уйлыйбыз. Барыбер башлангыч чорда бергә эшләү җиңелрәк. Безгә хәзер ничек тә матди якны ныгытырга кирәк, чөнки ротацияләр, клиплар төшерү күп чыгымнар таләп итә. Иҗатыбызны үстерү юлында әти-әниләр, туганнар төп таяныч булачак, Аллаһы боерса. 

Фондка синең урынга кем киләчәк?

Ул системаны бик белеп бетермим, шуңа төгәл әйтә алмыйм.

Әлегә ниләр белән шөгыльләнәсең?

Сабантуйлар эшләп чыктык. Алда тагын берничә бәйрәм көтелә. Яңа җырлар яздырабыз, ротация мәсьәләләрен хәл итәбез. Барысы да үзебезнең өстә булгач, вакыт күп кирәк икән.

Уңышлар, Азат!

 

Фото: © Салават Камалетдинов

  • Продюсер Рифат Фәттахов җитәкчелегендә эстрадага аяк баскан һәм Ваһапов фонды белән контракт төзеп, ахырына кадәр эшләп чыккан җырчылар: Ранис Габбасов, Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов. Гөлсирин Абдуллина килешүнең вакыты чыкканнан соң да фондта тагын бер ел эшләде. Бүгенге көндә ул декрет ялында, Азат белән кызлары Сылуны үстерәләр. 
  • Рифат Фәттахов белән тавышланып, фонд белән килешүне өзгән җырчылар: Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айсылу Габдинова, Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова, Артур Шөгаепов. 

Филүс Каһировның фонд белән килеп туган аңлашылмаучанлыклары озак вакытлар дәвам итте. Рифат Фәттахов җырчыны килешү шартларын тупас рәвештә бозуда гаепләде. 

 Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның да элекке продюсеры. Күпмедер эшләгәч, аларның хезмәттәшлеге туктатылды. Алар арасында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде. Ике як та бер-берсе турында интервьюлар бирде.

Рузилә Бәдретдинова фондта эшләүчеләрне үзенә карата тупас мөгамәләдә  булуда, мыскыллауларда, шәрә килеш фотога төшәргә таләп итүдә гаепләде. Яшәрлек тә хезмәт хакы түләмәүләреннән зарланды. Ләкин килешүне продюсер гына өзә алу сәбәпле, озак вакытлар язмышына буйсынып яшәргә мәҗбүр булды. Рифат Әхмәтович һәм аның кызы белән уртак фикергә килә алмагач, Рузилә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык булган хәлләрне аңлатып, хат юллады. Ә Рифат Фәттахов Рузиләгә «Судка кадәр белдерелгән дәгъва» (досудебная претензия) дип аталган хат җибәрде. Әлеге хат нигезендә Рифат Фәттахов Рузиләне килешү пунктларын бозуда гаепләде, аннан миллион сум акча таләп итте.

Рифат Фәттахов белән килешүе вакытыннан алда өзелгән тагын бер җырчы – Артур Шөгаепов. Ул фондта ике ел эшләгәннән соң китте. Килешүне өзүен үз-үзенә хуҗа буласы килүе белән аңлатты. Белүбезчә, җырчы продюсеры белән яхшы мөнәсәбәтләрдә аерылышты. 

Җырчы Айсылу Габдинова да Рифат Фәттахов белән озак эшли алмады. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100