Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин... Инде өченчесе - Артур Шөгаепов нигә Рифат Фәттаховтан киткән?

2015 елда Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булган җырчы Артур Шөгаепов Ваһапов фонды белән килешүен өзгән. "Мәдинәм", "Янам да янам, иркәм" җырлары аша халык күңеленә кергән җырчы ни өчен Ваһапов фондыннан киткән? Артур продюсеры белән ачуланышканмы, әллә дусларча аерылышканмы? Бу хакта үзеннән сораштык.

news_top_970_100
Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин... Инде өченчесе - Артур Шөгаепов нигә Рифат Фәттаховтан киткән?

- Артур, ни сәбәпле Ваһапов фонды белән араны өздең?

- Мин үземә үзем хуҗа булып өйрәнгәнмен. Миңа шулай җайлырак. Ваһапов конкурсында катнашканнан соң, продюсер Рифат Фәттахов минем белән кызыксынды һәм бик тиздән аның белән килешү төзедек. Фонд белән ике ел хезмәттәшлек иттем. Рифат Фәттаховка зур рәхмәтем, иҗатымны үстерүгә зур өлешен кертте, бик тату эшләдек. Аның эше халыкка күренмәсә дә, ярдәме көчле булды. Контрактны зур татулыкта өздек. Тыңлады, аңлады, җибәрде. Рәхмәт!

- Синеңчә, артист кешегә продюсер кирәкме?

- Продюсерсыз, әлбәттә, булмый. Концертлар оештыручы, алдан баручы көчле продюсер булырга тиеш! Ләкин, минемчә, ул бер җырчы белән генә эшләргә тиеш. Ни өчен дигәндә, әгәр ул 10 җырчыны алса, барысына да өлгерә алмаячак, аның вакыты җитмәячәк. Шуңа күрә, миңа калса, продюсер бер яки ике җырчы белән генә эшләргә тиеш. Шул вакытта гына әйбәт нәтиҗә булачак.

- Киләчәккә нинди планнарың?

- Киләчәккә планнарым матур. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Беренче ярдәмчем, остазым - әнием. Ул иҗат иткән җырларны башкарам. Хәзерге вакытта "Сандугач" җыры белән хит-парадта катнашам. Тамашачыма яңа программа әзерлим. Сентябрьдә узачак концертыма әзерлек эшләре бара, бик күңелле булачак.

Артур Шөгаепов 1990 елның 25 июнендә Башкортстанның Нуриман районы Кызыл Яр авылында хәрби һәм биюче гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә алар ике бала, Артурның Рушан исемле энесе бар. Җырчы балачактан музыкага тартыла. "Хәтерлим, миңа 5 яшь иде. Өй янында яткан бер тактага клавишлар ясап, җыр көйләп, шунда уйнаганым исемдә. Ул вакытта көй, чынннан да, мин ясаган фортепианодан агыла кебек тоелды", - ди Артур. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100