Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин хәзер ирекле артист» – Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән

Җырчы тамашачысын бик тиздән яңа образ, яңа клиплар һәм шәп җырлар белән сөендерергә вәгъдә бирә.

news_top_970_100
«Мин хәзер ирекле артист» – Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән
Салават Камалетдинов

Җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән. Бу хакта җырчы  социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

«Мин хәзер сөйләргә җыенган мәгълүматны күпләр ишетте бугай. Ләкин мин аны рәсми рәвештә игълан итәргә тиешмен, чөнки минем өчен бу бик зур вакыйга.

Контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң мин Ваһапов лейблыннан киттем. Киттем дип әйтү дә дөрес түгел, мин анда хәзер юк, мин хәзер ирекле артист һәм русча әйткәндә «сам себя представляю».

Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр эшләп чыктык. Рифат Әхмәтович белән дә, фонд белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә шулай булыр дип ышанып калам.

Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек дип саныйм. Икенче яктан күңелсез, чөнки 7 ел ул аз  вакыт түгел.  Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Моның өчен Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине, беркем дә белмәгән егетне күреп, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарды. Ул миңа 7 ел элек «эстрадага чыгарам, йолдыз, артист ясыйм» дип вәгъдә биргән иде –  сүзендә торды. Ул үз эшенең чын остасы.

Эстрада гына түгел әле, биредә мин үземнең мәхәббәтемне табып, гаилә дә корып җибәрдем. Рифат Әхмәтович мине мәдәният институтына, Винера Ганеева классына укырга кертте. Винера Ганеевага да зур рәхмәт, минем иҗатымда ул бик зур роль уйный. Барлык Ваһапов фондында эшләүче коллективка да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, чөнки Азат Абитов проекты өчен алар һәммәсе бик күп көчләрен куйды.

Мин фондтан киттем дә, концертларда башка күренмәячәкмен дигән сүз түгел. Алла Боерса, әле зур проектлар булыр, аларда күрешербез, җырларбыз, эшләрбез.

Шушы 7 ел минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды, чөнки мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем, ишеттем, белдем, аңладым, бик күп шәхесләр белән аралаштым. Рәсәйнең иң зур залларында, чит илләрдә чыгышлар ясадым. Мин боларны беркайчан да онытмаячакмын.

Иҗатка килгәндә, бу вакыйга минем иҗатымдагы борылыш чоры. Бу миңа бик күп мотивация бирә. Мин иҗат итәргә ашкынып торам.  Яңа җырлар әзерли башладым, сез аларны тиздән ишетерсез. Яңа клиплар, яңа образлардагы чыгышларымны да күрерсез. Әлбәттә, бу җаваплы чорда миңа  сезнең терәк булуыгыз бик кирәк.

Әлеге 7 ел эчендә сезнең, гаиләмнең ярдәменнән башка мин бернигә дә ирешә алмаган булыр идем. Алга таба да бергә булырбыз дип ышанып калам. Мин моңа шикләнмим, чөнки минем тамашачыларым иң яхшылары», – дигән җырчы. 

Виртуаль дуслары Азат Абитовка яңа иҗат уңышлары теләгән. «Азат, алга. Уфада сезне сольный концертлар белән көтәбез», «Алга таба да зур уңышлар теләп калам, Азат»;

«Афәрин, нинди матур рәхмәтле була белү үрнәге. Бу бит гаиләдән, укытучылардан килә. Зур рәмәт аларга. Милләтебезнең йөзек кашы булырдай шәхес тәрбияләгәннәр. Без - тамашачыларыгыз сезнең иҗатыгызга чишмә башыннан ук гашыйкбыз. Алга таба да безнең ышанычны акларсыз дип ышанабыз»;

«Нинди матур, соклангыч рәхмәт сүзләре. Акыллы, тәрбияле артист сүзләре»;

«Үзеңә юл ярырга булышкан кешегә рәхмәтле була белү, гайбәт сөйләп, пычратып йөрүдән күпкә өстен була белү - чын ир-егет эше. Рифат Фәттахов кебек көчле кеше кул астында туплаган тәҗрибәгез, тамашачы алдында яулаган хөрмәтегез бәрәкәтле булсын»;

 «Матур итеп килдегез, матур итеп китәсез. Булдырасың, Азат», – дип мактаганнар артистны. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100