Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров Гүзәл Уразова белән Элвин Грей низагы турында ни уйлый?

Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм челтәрендә Гүзәл Уразова караклыкта гаепләп язма урнаштырган иде.

news_top_970_100
Айваз Садыйров Гүзәл Уразова белән Элвин Грей низагы турында ни уйлый?

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасындагы низаг тагын бер татар сәнгатькәрен иҗатка рухландырган. Бүген “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре редакторы Айваз Садыйров татар эстрадасы яңалыкларының хиты булган бәхәскә үз мөнәсәбәтен белдерде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашу вакытында ул укулеледа уйнап түбәндәге юлларны җырлады:

“Әллә күзләр тиеп өзелдеме дуслык?

Гаделлекне каян табарга?

Яшен уты кебек инстаграмны ярып

Скандаллар керде арага.

Йә ничекләр итеп урлый алдың сүзләр?

Алып барган идек бергәләп.

Пиар ясау җиңел, ләкин ул бу түгел

Хыянәтең бит ул, хыянәт”.

Аңлагансыздыр, бу Ризат һәм Зинира Рамазановлар репетуарындагы "Хыянәт" җырының сүзләрен үзгәртеп язылган пародия.

6 октябрьдә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм челтәрендәТатарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова караклыкта гаепләп язма урнаштырды. Җырчылар арасындагы низаг "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100