Маньяк Птицин тарафыннан үтерелгән һәм зыян күргән кызларның әти-әниләре, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карары 2 ел элек үк чыгарылган булуга карамастан, әле һаман да аларга тиешле мораль зыян компенсациясен алырга тырыша. Алар аның фатирын сатуны таләп итә, ләкин аны сату җиңел түгел икән.