Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә?

news_top_970_100

СОРАУ: «Даими рәвештә республика халкының мошенниклар хәйләсенә эләгеп кредитлар алуы яки аларга зур суммада акча күчерүе турындагы хәбәрләр ишетелә. Явыз ниятлеләрдән саклану өчен универсаль кагыйдәләр бармы?» 

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге җавабы:

«Паспорт һәм түләү турындагы мәгълүматларны беркайчан һәм беркемгә әйтмәгез: карта һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматлар, картаның арткы ягындагы өч санлы код яки СМС кодын. Банклар һәм дәүләт структуралары хезмәткәрләре беркайчан да андый мәгълүмат сорамый. Аларны социаль челтәрләргә, форумнарга һәм Интернеттагы нинди дә булса сайтларга кертмәгез, шулай ук карта мәгълүматларын һәм PIN-кодларны компьютерда яки смартфонда сакламагыз.

Әгәр банк, хокук саклау органнары яки дәүләт оешмасы хезмәткәре шикле тәкъдим белән шалтырата (мәсәлән, сезнең исемегездән кредит рәсмиләштерергә омтылу яки шикле операция ясау, кертем буенча югары табыш вәгъдәсе, Үзәк Банкның махсус счетына акча күчерү тәкъдиме һ.б.) яки телефон аша, куркытып, финанслар белән бәйле тиз гамәлләр кылуыгызны таләп итә икән, трубканы куегыз. Картаның арткы ягында яки аның сайтында күрсәтелгән телефон номеры буенча яки шалтыратучы үзен хезмәткәре дип таныткан ведомствоның контакт-үзәгенә шалтыратыгыз.

Интернеттан сатып алуларны тикшерелгән сайтларда гына башкарыгыз. Сатып алганда, браузер юлында, сайт исеме белән янәшәдә куркынычсыз тоташу билгесенә (йозак) игътибар итегез.

Шикле сайтларга беркайчан да шәхси һәм финанс мәгълүматларын кертмәгез һәм шикле хатлар сылтамалары буенча (сораштыру узарга, ниндидер түләү алырга һәм шуңа охшаш түләүләр алу тәкъдимнәре) кермәгез. Эзләү системаларында финанс оешмаларының рәсми сайтлары (Яндекс, Mail.ru) галочкалы төсле түгәрәк белән билгеләнгән».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100