Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Атом-төш бомбалары үтереп кенә калмый, алар гомер буе газап чигәргә мәҗбүр итә»

75 ел элек АКШ тарихта бердәнбер атом-төш сугышын оештырды. 1945 елның 6 һәм 9 августында америкалылар Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә «Малыш» һәм «Толстяк» атамалы ике атом бомбасын ташлады. Шартлаулар бу шәһәрләрнең зур өлешен юк итте, ә һәлак булучыларның төгәл саны билгеле түгел: алар уртача 200 меңнән дә ким түгел, дип санала.

news_top_970_100
«Атом-төш бомбалары үтереп кенә калмый, алар гомер буе газап чигәргә мәҗбүр итә»
Фото: East News

Дистә еллар буе миллионлаган америкалы «Малыш» белән «Толстяк» бомбалары сугышны туктата алганына һәм шул рәвешле америкалыларның да, японнарның да гомерләрен саклап калганына ышана. Әмма исән калганнар дөньяга мондый корбаннар кирәк булуы белән килешми.

«Куе кызыл утлы гигант багана»

– Бу атом бомбасы сугышны бетерер дип уйлыйсызмы?

– Өмет зур. Әгәр юк икән, тагын бер яки ике – һичшиксез бетәчәк. Мондый көчкә бер генә милләт тә озак каршы тора алмаячак.

1945 елның 9 августында иртә таңнан «Boeing B-29» америка стратегик бомбардировщигы бортында менә шундый диалог була. Сорауны сержантларның берсе бирә, ә аңа Хиросима һәм Нагасакины атом белән бомбалауларын яктырткан бердәнбер журналист, «The New York Times» фәнни күзәтүчесе һәм АКШ атом-төш программаларының рәсми тарихчысы Уильям Лоуренс җавап бирә. Ул язганча, бу сүзләре аның шәхси фикере генә булмаган – дөньяда беренче тапкыр атом-төш коралын сынауны күргән күпләр шулай уйлаган.

Нагасаки

Фото: © Universal History Archive / UIG via Getty Images

Лоуренс «B-29» күзәтү бортында була, «Толстяк»ны башка «The Great Artiste» бомбардировщигы алып бара – һәм ул булган хәлләрне үз күзләре белән күзәтә.

Лоуренс тасвирлавынча, көннең якты вакыты булу һәм эретеп ябыштыру күзлеге киюләренә карамастан, бортта булганнарның барысы да кабинага үтеп кергән яктылыкны күрә. «Зәңгәрсу-яшел яктылык тирә-юньне яктыртты. Көчле шартлау дулкыны самолетка бәрелде, ул борыныннан алып койрыгына кадәр селкенеп куйды. Аннары бер-бер артлы 4 шартлау булды, аларның һәрберсе пушкадан атуга охшаган иде», – дип язган журналист.

Американың Теннесси штатындагы Ок-Ридж шәһәрендә яшәүчеләр Японияне җиңүне билгеләп үтә. АКШның атом-төш коралы бу шәһәрдә эшләнгән.

Фото: © Everett Collection / East News

Хиросима һәм Нагасакига 2 бомба ташлаганнан соң, АКШта шатлык хөкем сөрә: газеталарда «Бомба белән шартлаган япон кызлары» һәм «Җимереклекләр яңгыры» дигән баш исемле мәкаләләр басыла, кешеләр Перл-Харбор өчен үч алуга шатлана. «Аларны [бомбаларны] куллану – минем бурычым булуына беркайчан да шикләнмәдем», – ди соңыннан Америка президенты Гарри Трумэн. Дәүләт башлыгы шулай ук моны «бу – тарихта иң бөек эш» дип атый. Һәм бомбалауда катнашкан хәрбиләрдән бу эш өчен үзләрен гаепле дип санамауларын сорый.

Хәер, күпләр болай да мондый боерыкны үтәүне мәҗбүри дип саный. Бу хакта, аерым алганда, пилот Чарльз Суини сөйли, аның самолетыннан бомба Нагасакига ташлана. «Мин моны үземнең бурычым дип санадым. Мин бары тик сугышның бетүен, якыннарыбыз янына кайта алуыбызны теләдем», – дип аңлата ул. Икенче пилот Фред Оливи да шундый позициядә тора. «Меңнәрчә кеше һәлак булса да, мин бомбаны ташларга кирәк иде дип саныйм, америкалыларны Япониягә бәреп керергә мәҗбүр итсәләр, бу – коточкыч сугышка китерер иде», – дип сөйли ул.

Нагасакида бомба шартлау мизгеле.

Фото: © АР

«Гомерлек газаплар»

Хиросима белән Нагасаки утлы тәмугка әверелә. Япониянең «The Asahi Shimbun» газетасы «янгын урыныннан качучы кешеләр мәетләрне хәтерләтә иде» дип яза. Ярдәмгә карамастан, кешеләр үлә, исән булып, аңнарында булучылар да тизрәк гомерләре өзелүне сорый. Кайберәүләргә бу газаплардан котылу «бәхете» тия: шартлау үзәгенә якынрак булган кешеләрдән кара эзләр генә кала – мөгаен, алар үлгәннәрен аңламый да калгандыр.

Атом бомбаларын кичергән меңләгән кешене «хибакуся» – «шартлау йогынтысына дучар булган кешеләр» дип атыйлар. Ләкин ярдәм урынына алар яңа кыенлыклар белән очраша: Япония хакимияте аларга озак еллар ярдәм итә алмый, ә тирә-юньдәгеләр, гомумән, «хибакуся»лар белән эш итмәскә тырыша. Чөнки кешеләр радиациядән курка. Нәтиҗәдә исән калганнарны эшкә алмаска, алар белән никахлашмаска тырышалар, авыру балалар туу ихтималыннан куркалар.

92 яшьлек кореяле Ли Чон Кын 70 елга якын «хибакуся» булуын тирә-юньдәгеләрдән яшергән. Хиросима өстендә «Малыш» шартлаганда аңа 16 яшь була, һәм аның муенында җитди пешү җәрәхәтләре кала. Фаҗигадан соң хезмәттәшләре «А-бомба авыруы» (A-bomb disease) аркасында аның янына якын да килмиләр. Нәтиҗәдә, Корея чыгышлы Кын япон Масаити Эгава буларак яши башлый һәм 85 яшендә генә хатынына үткәннәре турында сөйли. Хәзер ул «атом-төш коралын тыю – дөнья өчен башлангыч нокта» дип саный.

Бомбардировкадан исән калганнарның берсенең пешкән куллары.

Фото: © Corbis / East News

«Хибакуся»ларның кайберләре бомбалаулар вакытында сабый бала гына була, алар бу вакыйгаларны хәтерләмәсәләр дә, бу – аларның тормышында зур авырлыклар тудыра. 75 яшьлек Нобуаки Нанаока сөйләгәнчә, Нагасакига «Толстяк» бомбасы атылганда, аңа нибары 8 ай булган, әмма ул гомере буе исән калуы өчен үзен гаепләү хисе белән яши. Чөнки аның әнисе һәм олы апасы 1нче сыйныфта укыганда лейкемиядән үлә. «Мин үземне хәтерли башлаган көннән алып, алар икесе дә бик агарган һәм зәгыйфь хәлдә караватта яталар иде. Әнинең нәрсәдер эшләгәнен хәтерләмим, ул һәрвакыт караватта иде», – дип искә ала Нанаока.

Ә ул үзе табиблар әйткәннән озаграк яшәгән: әгәр дә ул сеңлесе һәм әнисе кебек үк радиациягә дучар булган булса, нибары 10 яшькә кадәр генә яшәячәк, дип әйткән була табиблар. «Минем унынчы туган көнем вакыйгаларсыз узды. Мин ниндидер җиңеллек тойдым, ләкин шул ук вакытта гаеп хисе бар иде: ни өчен әнием һәм апам кебек яхшы кешеләр үләргә тиеш, ә мин – бернәрсәгә дә яраксыз – һаман да исән. Мин исән калуым өчен һәрвакыт гафу үтендем», – дип сөйли Нанаока.

Ир-ат гомере буе үз-үзен гаепләп яши: «Бу [хис] мине беркайчан да ташламады. Атом-төш бомбалары үтереп кенә калмый, алар гомер буе газап чигәргә мәҗбүр итә».

Бомба ташлаган «B-29» самолеты белән командалык иткән Америка майоры Чарльз Суини.

Фото: © Corbis / East News

«Мин америкалыларга нәрсә эшләдем?»

Барлык «хибакуся»лар да үткәннәрен яшерми, ләкин барысы да мондый фаҗига кабатланырга тиеш түгеллеген аңлый. «Киләчәк буыннар мондый хәлләрне кичермәс дип өметләнәм. Атом-төш коралы беркайчан да эшкә җигелергә тиеш түгел», – ди Рэйко Нада. Нагасаки өстендә «Толстяк» шартлаганда, аңа 9 яшь була. Япон кызы сөйләгәнчә, аларның йорты эпицентрдан тауның икенче ягында урнашуы сәбәпле, ул исән кала.

«Минем күзләремә хаки, сары һәм кызгылт-сары төсле яктылык килеп бәрелде. Бер мизгелдән соң яктылык ап-ак төскә керде. Дөньяда берүзем генә калган кебек булдым. Аннары колак тондыргыч улау ишетелде. Һәм мин аңымны югалттым», – дип искә ала ул.

Япон кызы сөйләвенчә, эсселек, коточкыч ис һәм бөҗәк личинкалары аркасында, үлгәннәрнең мәетләрен урыннарда ук яндырырга туры килгән. «Аларны училищеның буш бассейнына өеп тутырып яндырдылар. Аларның исемнәрен дә белеп булмый иде», – дип сөйли ул.

Атом-төш бомбасы һөҗүмендә исән калган һәм радиациядән үлеп баручы Хиросима халкы.

Фото: © History Archive / REX Shutterstock

Американың «B-29» очкычы Нагасаки өстендә пәйда булганда, Суэити Кидога нибары 5 яшь була. Шартлау дулкыны аларны әнисе белән һавага күтәреп очыра. «Мин кемнеңдер, двигатель тавышы япон самолетыныкына охшамаган, дип әйткәнен хәтерлим. Аннан соң яктылык һәм дөбердәү тавышы булды. (...) Безнең районнан бернәрсә дә калмады. Барысы да кара иде. Мин елгада йөзүче күмерләнгән гәүдәләрне күргәнемне хәтерлим», – дип сөйли ир-ат.

Америкалылар Хиросимага бомба ташлаганда, Фудзио Торикосига 16 яшь була. Ул көнне малай табибка бару сәбәпле мәктәпкә бармаган була. «B-29» двигательләре гүләвен ул иртәнге аш вакытында ишетеп ала һәм өйдән самолетларны карарга чыга. «Мин күктә кара нокта күрдем, ул кинәт кенә бөтен тирә-юньне тутырган күзне чагылдыра торган яктылык шарына әверелде. Кайнар җил минем битемә килеп бәрелде, мин күзләремне йомып, җиргә тезләндем. Торырга тырышканда, икенче бер дулкын мине күтәреп атты, һәм мин нәрсәгәдер бик каты бәрелдем», – дип истәлекләре белән уртаклаша ул.

Торикоси аңына килгәч, битендә һәм кулларында көчле пешү сизә һәм янәшәдәге су резервуарына чумарга тырышып карый. «Судан тагын да начаррак булды. (...) Алдагы берничә көн әле аңымны югалтып, әле аңыма килеп узды. Йөзем шулхәтле шешенгән иде, мин күзләремне ача алмадым», – дип сөйли ир-ат.

Фото: © Bettmann / Corbis / East News

Табиблар Торикоси турында, 20 яшькә кадәр генә яшәячәк, дип әйткәннәр, әмма фаразлар тормышка ашмый. «Минем боларның барысын да онытасым килә, әмма муендагы яра миңа көн саен атом бомбасын хәтерләтә. Без алга таба да сугыш өчен кадерле гомерләребезне корбан итә алмыйбыз. Мин эшли алган бердәнбер әйбер – чын күңелдән бөтен дөньяда тынычлык өчен дога кылу», – дип сөйли ул.

«Минем өчен сугыш әле тәмамланмады», – ди 82 яшьлек Митико Кодама. Ул яман шеш аркасында туганнарының күпчелеген югалткан.

Аның сүзләренчә, атом-төш коралы булган кебек үк, үлемнән курку, «хибакуся»лар турындагы хорафатлар һәм дискриминация һаман да дәвам итә. Шул ук вакытта исән калучылар саны кими бара. «Безнең бик күп вакытыбыз калмады. Мин булдыра алганча үзебезнең тарихны яшь буынга сөйләргә телим. Әгәр берәрсе минем тарихны ишетергә теләсә, мин теләсә кая барып сөйләрмен», – ди япон кызы.

Хиросима

Фото: © Universal History Archive / Getty Images

Кодама сүзләрен бомбага тоту вакытында 8 айлык булган 75 яшьлек Коко Кондо да кабатлый. Ул балачагында «хибакуся» булуы сәбәпле газап чиккәнен һәм йөргән егете ташлавын искә ала. Япон кызы 40 яшенә генә аякка баса алган, әтисе эзләре буенча китеп, тынычлык өчен чыгыш ясаучы активистка әйләнгән.

«Мин тагын 50 ел яши алмаячакмын. Мин һәр баланың тулы тормышы булуын телим, димәк, без хәзер үк атом-төш коралыннан баш тартырга тиеш», – ди Кондо. Хиросима һәм Нагасаки фаҗигасеннән соң 75 ел узса да, дөньяда атом бомбалары бик күп. «Без бөтен дөнья ишетсен өчен җитәрлек кычкырмыйбыз», – дип саный ул.

«Lenta.ru» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100