Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәде, әмма галимнәр тагын да көчлерәк афәт фаразлый

23 апрельдә Төркиянең туризм үзәге саналган Истанбул шәһәрендә Рихтер шкаласы буенча 6.2 балл көчендә җир тетрәү булды. Җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелүләр күзәтелмәсә дә, халык арасында курку барлыкка килде. «Интертат» Төркия мәгълүмат чараларында чыккан хәбәрләргә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Төркиядә җир тетрәде, әмма галимнәр тагын да көчлерәк афәт фаразлый

23 апрельдә төшке сәгатьләрдә (Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 49 минутта) Истанбулда, Төркия галимнәре күптәннән кисәтә килгән җир тетрәү күзәтелде. Төркиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары (AFAD) идарәсе мәгълүматларына караганда, җир тетрәүнең үзәге Истанбулның Силиври районы тирәсендә, Мәрмәр диңгезендә барлыкка килгән. Сейсмик үзәкнең тирәнлеге 6 км 92 метр булуы әйтелде.

Төркия эчке эшләр министры Али Ерликая сүзләренчә, табигать афәте нәтиҗәсендә шәһәрдә бернинди җимереклекләр дә, үлем-китемнәр дә булмаган. Паникага бирелеп биеклектән сикергән 151 кеше хастаханәләргә китерелгән. Аларның гомерләренә бернинди куркыныч янамый, ди табиблар.

Транспорт һәм инфраструктура министры Габделкадир Уралоглу белдергәнчә, җир тетрәү нәтиҗәсендә автомобиль юллары, аэропортлар, тимер юллар һәм метро эшендә бернинди өзеклекләр булмаган.

Төрек галиме сейсмолог, профессор Әхмәт Эрҗан сүзләренә караганда, кечерәк җир тетрәүләр бүген, иртәгә һәм хәтта атна буена дәвам итәргә һәм аларның көче 5.2 баллга кадәр җитәргә мөмкин. Ләкин болар Истанбул өчен бернинди дә куркыныч тудырмаячак. Аның сүзләренә караганда, шәһәр өчен куркыныч җир тетрәүнең көче Рихтер шкаласы буенча 6,4 баллдан башлана.

«Көчле җир тетрәү безгә «мин инде юлда, вакыт калмады» дип әйтә сыман»

Билгеле булганча, инде берничә еллар Истанбулда көчле җир тетрәү көтелә. Аның кайчан булачагын беркем дә белми. Бу – табигый. Әмма Төркиянең барлык сейсмологлары аның булачагы турында сөйли. Һәм аның көче 7 баллдан артык булачак дип фаразлыйлар.

Атаклы сейсмолог профессор Наҗи Герюр: «Көчле җир тетрәү безгә «мин инде юлда, вакыт калмады» дип әйтә сыман», – ди.

Аның сүзләренчә, эпиүзәк Кумбургаз ярыгы районында булган, ул хәзер энергия туплый һәм, вакыт-вакыт, җиңелчә җир асты селкенүләрен китереп чыгара.

Галим фикеренчә, бу җир тетрәүне аерым вакыйга дип санарга ярамый – ул якынлашып килүче эре катаклизм турында чираттагы искә төшерү булып тора. Герюр хакимиятне кичекмәстән Истанбулда әзерлек башларга чакыра, бүтән кичектерергә ярамый, дип белдерә.

Герюр – әлеге мәсьәлә буенча Төркиядә иң танылган һәм медиа галимнәренең берсе. Һәм ул 2 ел элек тә нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде. Ләкин бу – аның сүзләрен юкка чыгармый. Киресенчә, ул кисәтүләр турында сөйли, ул аларны даими яңгырата.

Истанбул техник университетыннан профессор Зиядин Чакыр әйтүенчә, Силиври яр буенда булган 6,2 магнитудалы җир тетрәү Мәрмәр диңгезендәге ярыкта шактый киеренкелек тудырган. Аның сүзләренчә, бу – Истанбулда көтелгән зур җир тетрәүне тизләтергә мөмкин, гәрчә төгәл срокларны алдан әйтеп булмый. Чакыр сүзләренчә, бу җир тетрәү ярыкның кечкенә өлешенә генә – 15-20 км чамасына гына кагылган, ә аның 1766 елдан бирле барлыкка килгән төп өлеше 70 км дан артып китә.

Галим, шулай ук, эпиүзәкнең диңгезгә якын булуы һәм Истанбул үзәгеннән ерак булуы шәһәрдә җимереклекләргә китермәде, ди. Көчле афтершоклар булырга мөмкин, шуңа күрә халыкка зыян күргән биналардан качарга киңәш итәләр.

Профессор-геолог Җелал Шенгер дә, бүгенге җир тетрәүләр көтелгән зур җир тетрәүнең хәбәрчеләре булырга мөмкин, дип саный. Ул билгеләп үткәнчә, төп тетрәүдән соң афтершоклар булу – нормаль күренеш. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, төп җир тетрәүнең 10 минуттан яки 10 елдан соң булачагын алдан билгеләү мөмкин түгел.

Барлык җир тетрәүләрнең 90 проценты Тын океан поясына туры килә

Барлык җир тетрәүләрнең 90 проценты Тын океан поясына туры килә.

Җир тетрәүләр барлыкка килүнең төгәл механизмы әле дә өйрәнелеп бетмәгән. Әмма күпчелек очракта эпиүзәкнең җир өслегеннән 30-40 километр тирәнлектә барлыкка килүе билгеле. Моның сәбәбе – литосфера плитәләренең тиз күчеше һәм эпиүзәктәге токым деформациясе.

Җир тетрәү көченең масштабы турында әйткәндә, дөньяда төрле сейсмологлар тәкъдим иткән берничә төрле масштаб кулланыла. АКШта – Меркалли шкаласы, Япониядә – Япон метеорология агентлыгы шкаласы, Европа Берлегендә – Европа макросейсмик шкаласы, ә Россиядә Медведев – Шпонхойер – Карник шкаласы. Интенсивлык масштабы, сейсмографлар билгеләгән магнитудадан аермалы буларак, җир тетрәүнең нәтиҗәләрен генә бәяли.

Интенсивлык масштабларының күбесе (Япониядән кала) 12 баллы система белән билгеләнә. 1 балл – ул сейсмик җиһазлар ярдәмендә генә теркәлә, кешеләр моны сизми. 7 балл – таш йортлар җимерелүгә китерә. 12 балл – җир кабыгында зур үзгәрешләр, ярыклар, җимерелүләр белән характерлана, елгалар тайпыла башлый, рельеф үзгәрә, һәм монда бер генә бина да исән кала алмый.

Куркынычны киметү мөмкинме?

Литосфера плитәләре хәрәкәте кебек процессларга йогынты ясый алмаганлыктан, кешелек дөньясы куркыныч янау турында дөрес һәм вакытында хәбәр итә алмый. Җир тетрәүгә йогынты ясаучы күпсанлы геологик факторлар аркасында аның урынын һәм вакытын төгәл әйтә алмыйлар. Сейсмик дулкыннар сәгатенә берничә мең километр тизлек белән хәрәкәт итә, ди белгечләр. Шулай да ел саен әлеге юнәлештә яхшырак нәтиҗәләргә ирешәләр.

Күптән түгел литосфера плитәләренең глобаль картасын яңартканнар. Соңгы тапкыр аны 20 елдан артык элек – 2003 елда тулыландырган булганнар, өстәвенә, ул чакта модель күбесенчә зур участоклардан торган. Хәзер галимнәр микроплитәләрнең хәрәкәтен җентекләп ясаган. Бу төгәллек плитәләр хәрәкәтен җир тетрәүләрнең 90 процентында һәм вулкан атылуларның 80 процентында күзәтергә мөмкинлек бирә. Чөнки мәгълүматлар күбрәк булган саен, фараз тагы да төгәлрәк булачак, дип ышандыралар.

Әлеге максатлар өчен ясалма интеллект технологияләре дә кулланыла. RIKEN фәнни фаразлау лабораториясендә алдан хәбәр итү системасын эшлиләр. Технология диңгез төбен мониторинглау өчен сенсорлар белән җиһазланган 150 диңгез станциясенә нигезләнгән, нейрочелтәрләр, секундлар эчендә мәгълүматны эшкәртеп, белгечләргә һәм халыкка вакытында хәбәр итүне күз алдында тота. Нәтиҗәдә, кешеләрнең табигый бәла-казалардан качу өчен күбрәк вакыты булачак.

Җир физикасы институты картасыннан чыгып караганда, Россиядә иң куркыныч төбәкләр – Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Бурятия, Тыва, Алтай, Кавказ. Япония, Иран, Пакыстан, Төркия, Греция, Италиянең зур өлеше – сейсмик куркыныч зонада. Ә Американың бөтен көнбатышында җир тетрәүләр булып тора.

Җир тетрәү вакытында зыян зур булмасын өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – йортларны нык итеп төзү. Гадәттә 1 елга 8 баллы 1-2, 7 баллы 10-14 җир тетрәү була. Әмма аларның кеше күп яшәгән урында булуы һәм җимергеч булуы еш күзәтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100