Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: «Татар сүзе»ндәге гауга, Ульяновскидагы атыш, Ришат Төхвәтуллин концерты

Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: «Татар сүзе»ндәге гауга, Ульяновскидагы атыш, Ришат Төхвәтуллин концерты

«TATAR СҮЗЕ 2022» бәйгесе турында: «Узган елгы хаталарын кабатламаслар дигән идек...»

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үткәргән «TATAR СҮЗЕ» бәйгесе узган ел шактый шау-шу тудырган иде.  Кайбер катнашучылар әлеге бәйгедә оештыру эшенең тиешле дәрәҗәдә башкарылмавына дәгъва белдерде. Хөкемдарлар эшенә карата да тәнкыйть сүзләре яңгырады.  

Бәйге дәвамлы булды, узган ел ахырында «TATAR СҮЗЕ 2022» игълан ителде. Шушы көннәрдә жюри әгъзалары, килгән гаризаларны карап бетереп, лауреат исеме өчен көрәшерлек катнашучыларны аерып алган. Алар 25 май көнне Татар филармониясе сәхнәсендә көч сынашачак. Җиңүчеләргә 30 майга билгеләнгән гала-концерт вакытында дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак. 

Гадәттә, бер абынган чокырга ике тапкыр егылмыйлар. Узган елгы тавыштан соң  бәйгенең нигезләмәсенә дә, бәяләү форматына да үзгәрешләр кертелергә тиеш иде кебек. Әмма быелгы бәйге буенча да беренче дәгъвалар күренә башлады инде. 

Журналист Илнур Фәйзрахманов «TATAR СҮЗЕ 2022» конкурсында узган елгы хаталарның төзәтелгәнлегенә инану өчен, кызыксынып катнашкан. Үз фикерләрен ул «Интертат»ка да җиткерде.

 Дөресен генә әйткәндә, бу бәйгедә катнашырга уйламаган да идем. Минем тәрҗемәләр, сочинениеләр, рефератлар язу буенча тәҗрибәм бар. Бәйге игълан ителгәч, репертуар сайлауда булышуымны сорап, бик күп мәктәп укучылары, әдәбият укытучылары мөрәҗәгать итә башлады. Укучыларга үзләренә туры килгән әсәрләр, шигырьләр сайлаштым, сәнгатьле сөйләү буенча киңәшләремне бирдем. 

Бу бәйге узган ел бик зур шау-шу куптарган иде, анда катнашкан бик күп танышларымның гайрәтләре чикте. Шуңа күрә быел урын өчен түгел, оештыру эшләренә үзгәрешләр кертелдеме икәнлеген беләсем килгәнгә катнашырга булдым. Күрсәтелгән номерга үземнең дә, кызымның да видеоязмасын юлладым. 

Әлеге бәйгене уздырганда нигезләмәгә бик нык таяналар. Әмма ул узган елдагыдан аерылмый. Нигезләмәгә бары тик номинацияләр генә өстәлгән. Узган елгы хаталар өстендә эшләүне кирәк дип тапмаганнар. Ә бит анда бөтен тавыш оештыру һәм бәя бирү эше буенча иде.  

Мәктәп балалары төрле бәйгеләрдә катнаша, үзләренә портфолиолар әзерли һәм алар өчен үз исеме язылган диплом ул теләсә кайсы түләүдән дә кыйммәтрәк. Ә монда безгә «Авылга, бабайга» дигән хат шикелле исемсез рәхмәт хатлары килеп төште. Анда «Гыйләҗев Илназга» дигән бер юлны язып кую авыр эш түгел бит инде, хет бер мең, хет өч мең кеше катнашса да! Аның өчен махсус жюри бар, бәйге өчен акча бүленеп бирелгән. Алар инде нәтиҗәләр ясау вакытын да акча аз бүленде дип кичектерделәр, жюри әгъзаларына акча түли алмыйбыз, шуңа озак тикшерәбез дигән мәгънә салынды.  

Балаларга бүләге түгел, исемле рәхмәт хаты кирәк. Бу аттестация узганда укытучы өчен дә бик мөһим әйбер. Ә бу рәхмәт хатлары белән теләгән һәр кеше куллана ала булып чыга. Мин, мәсәлән, үземнең эшне дә, кызымныкын да бер үк номердан җибәрдем. Рәхмәт хаты килгәч, бу кайсыбызга соң дип сорап язган идем: «Икегезгә дә, нигезләмәдә рәхмәт хатларының исемсез булачагы әйтелде», - дигән җавап килде», - ди Илнур Фәйзрахманов.

Бәйгенең жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка шалтыратып, быел да бәйгедән кәнәгать булмаган катнашучылар булуын әйттек. Әлеге бәхәсле мәсьәләгә карата аның җавабын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Ульяновск өлкәсендә атыш: бер гаепсез сабыйлар вафат

26 апрель көнне Ульяновск өлкәсе Вешкайма шәһәр тибы бистәсенең «Рябинка» балалар бакчасындагы коточкыч фаҗига булган. Фаҗигадә тәрбияче һәм ике бала үлгән. Җинаятьче соңыннан үз-үзенә кул салган.

Фаҗига балалар йоклаган вакытта булган. Бакчаның төп ишеге бикле була, җинаятьче бинага ян ишектән үтеп кергән. Бу вакытта тәрбияче ярдәмчесе бүлмәне җыештырып йөри. Ир үзенең каршына килгән тәрбиячегә – Ольга Митрофановага ата. Аннары җинаятьче караватта тыныч кына йоклап яткан 5 һәм 6 яшьлек ике баланы атып үтерә. Канлы җинаятьтән соң ул караватка утыра һәм үзенә кул сала – аның каны бөтен стенага чәчри. 

Фаҗигадә 2016 һәм 2017 елда туган ике бала, тәрбияче Ольга Митрофанова һәлак булган. 52 яшьлек кече тәрбияче Елена Карпованың уң як җилкәсе яраланган һәм терсәктән беләзек сөягенә кадәр кулы сынган.

«Әлеге балалар бакчасында куркыныч туганда ярдәм чакырту төймәсе бар һәм ул беренче шартлау тавышыннан соң ук эшләгән. Дүрт минуттан соң Росгвардия килеп җиткән. Бу вакыт эчендә ир кеше инде икенче катка менеп өлгергән була», – ди Ульяновск өлкәсе тәрбия һәм мәгариф министры Наталья Семенова.

Җинаятьтә шикләнелүче Руслан Әхтәмов Ульяновск шәһәрендә торган һәм Железнодорожный районында газета таратучы булып эшләгән. Руслан белән таныш булган җирле кешеләр сүзләренчә, ул юаш, чит кешеләр белән тиз аралашып китә торган, конфликтларга керми торган егет булган. 

Иж-27 мылтыгы 68 яшьлек Александр Дронинга теркәлгән булган. Башта җинаятьтә ул шикләнелә. Соңыннан гына 26 яшьлек Руслан Әхмәтов икәне ачыклана. Аның әтисе һәм әнисе улларын киемнәреннән таныйлар. 

Мәгълүмат чаралары язуынча, Руслан танышы, «Рябинка» каршысында гына яшәгән Александр белән бергә урманга – атарга китә. Соңрак полицейскийлар Дронинның чүплектә мәетен табалар. Ни сәбәпле Руслан үзенең танышын атып үтергән һәм үзенә бернинди катнашы булмаган балалар бакчасына юнәлгән – анысы билгесез.

Фаҗига турында Вешкайма бистәсендә яшәүче кеше белән сөйләштем.

«Руслан Әхтәмовка 25 яшь иде. Ул егетне психик яктан сәламәт түгел дип тә яздылар, ләкин бу мәгълүмат расланмаган. Ул күбрәк социопат булгандыр. 9 сыйныфка кадәр мәктәптә, аннары индивидуаль рәвештә өйдә генә укыган. Әнисе Татьяна мәгариф идарәсендә бухгалтер булып эшли, бик яхшы хатын. Ана кеше үзе дә моңа ышанып бетә алмый. Әтиләре бик эчә торган, усал кеше. Бәлки, бу баланың балачактан килә торган психологик травмасы да булгандыр. Әтисе шулай бик каты ябырыла торган булган.

Егет үзе тыныч, ул беркайда да күренми иде. Руслан - гаиләдә бердәнбер бала. Төрле мәгълүмат йөри: фобиясе булган, балачакта кыерсытканнар диючеләр дә бар. 

Бистә халкы шок хәлендә. Уртак кайгы, бөтен кеше дә елый. Губернатор һәлак булучылар гаиләсенә 1 млн сум акча бүлеп бирәчәк, яраланган кешегә 500 мең сум. Һәлак булган бер сабый гаиләдәге бердәнбер бала иде. Әбисенең һәм әнисенең күз карасы кебек саклаган балалары…

Мәрхүм тәрбияче Ольганың 10 яшьлек кызы калды. Елена Карповага операция ясаганнар, хәле авыр, тотрыклы, диләр. Аны барысы да «тетя Лена» дип йөртәләр иде. Бик зур кайгы инде бу, әйтеп кенә, сөйләп тә бетереп булмый», – диде ул «Интертат»ка. 

Омбудсмен Татьяна Москалькова әйтүенчә, Руслан Әхтәмов психик яктан сәламәт булмаган кеше буларак, учетта торган. Ул мондый җинаятьнең инде берничә тапкыр кабатлануын, мәгариф учреждениеләрендә сакны көчәйтү кирәклеген әйткән. «Бу җаваплы эш Росгвардия хезмәткәрләренең бурычы, алар мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә тәүлек әйләнәсе дежур торырга тиеш», – дигән ул.

Фатыйх Сибагатуллин: «Акчаң булмаса, сине нинди хатын-кыз яратсын?!»

Безнең җәмгыять гаилә корып җибәргән парның бер яшьтә яки ир-атның хатыныннан аз гына өлкәнрәк булуына күнеккән. Андый мөнәсәбәтләр дөрес кебек кабул ителә. Психологлар исә ир-ат белән хатын-кыз арасындагы иң оптималь яшь аермасын 7 ел дип саный. 

Ләкин мәхәббәткә киртә юк, диләр. Бүгенге көндә гаилә бәхете формуласында бөтенләй башка саннар да очрый. Мәсәлән, яшь аермалары 20 яки 30 ел булган парларны күрү инде артык гаҗәп күренеш түгел. Башкалардан шул рәвешле аерылып торуны аеруча шоу-бизнес йолдызлары ярата. Гадәти тормышта да ир яки хатынның берсе өлкәнрәк булган гаиләләр еш очрый, алар халык игътибарын җәлеп итә, еш кына «бабайга әверелеп беткәч, оят түгелме икән», «хатыныннан яшь кызга киткән ди», «әтисе булырлык бит», «бу кыз бала моның кай җиренә карады икән», «бай булгач шулай инде, акчасына кызыгып чыккандыр» ише сүзләр белән тәмләп чәйнәр өчен сәбәпче була. 

Әвәл заманнарда ук җиләк кебек Мәйсәрәләргә карт хәзрәтләр күз сала торган булган. Табигать ир-атларны шулай итеп яраткан бит, ни хәл итәсең. Яшь кызларны берничә сарык бәрабәренә сатып җибәргәннәр, үз ихтыярына каршы көчләп 70 яшьлек бабайларга кияүгә биргәннәр. Егетләргә дә тормыш җиңелләрдән бирелмәгән. Кайберләрен ата-анасы, ай-вайларына карап тормыйча, карт яки котсыз хатынга димләп куйгалаган. 

Ә бүген мондый никахларның нигезендә нәрсә ята икән, матди яктан аягында нык басып торучы, тәҗрибәле кешегә ышыкланумы бу, мәхәббәтме

2007-2021 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Фатыйх Сибагатуллинның тормыш иптәше үзеннән 27 яшькә кечерәк. 

Фатыйх Сәүбәнович, яшь хатын ир-атны яшәртә, диләр. Сез бу турыда ни әйтерсез? 

Элекке заманда без татарларда (казахларда һәм башка мөселман халыкларында хәзер дә бар әле ул гадәт)  егет кеше 25 яшькә җиткәнче өйләнергә тиеш булган. Аңа 17-18 яшьлек кызны ярәшә торган булганнар. Ул вакытта бит әле аны хәзерге кебек ачык итеп, өйләнешкәнче бөтен эшен бетереп йөрмәгәннәр. Ун елдан соң моңа тагын бер кат өйләнү мөмкинлеге килеп чыккан. 35 яшьтә икенче хатынлыкка тагын 18 яшьлекне алган ул. Ун елдан соң 45 яшендә тагын бер тапкыр 18 яшьлеккә өйләнгән. 55тә дә дүртенче хатыны итеп 18 яшьлекне сайлаган. Бу күренешне шушы ир-атны картайтмау белән бәйләп аңлатканнар.

Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз ир-атка караганда тизрәк картая, ә ир-атларның булганнары, эшләгәннәре, хезмәт куйганнары барыбер бирешми. Үз мисалымда әйтә алмыйм инде. Мин бик каты авырып алдым, инсультлар да кичердем. Әйтсәң кеше ышанмас. Хәзер шулардан көлеп сөйләшәм, чөнки бер төрле дә дару эчмәдем бит. Янәшәмдә хатын-кыз булу азрак ярдәм иткәндер инде, күрәсең. Бик «поддерживать» итте, хәзер дә итә ул мине. Алайса 70тән узгач ир-ат «фәлән дә төгән» дип сөйләшкән булалар...

Яшь аермасы уңайсызлыклар тудырган вакытлар булдымы?

Уңайсызлык дип, тормышта анысы яшькә карап тормый аның. Аңлаша, бер-береңә юл куя белергә кирәк.

Яшь аермасы зур булган гаиләләргә, гадәттә, ниндидер кырын караш була.  Үзләренә  атап әйтмәсәләр дә, читләтеп сөйләп йөриләр. 

Кем сөйли? Сөйләү дигән әйбер минем өчен «син чего-то стоишь» дигәнне аңлата. Әгәр кеше  булмаган икән, аның турында бернәрсә дә сөйләмиләр. Бер кешене зур урынга куйгач, миннән аның турындагы фикеремне сорадылар. «Ул кешене бик күптәннән беләм, бик яратып беләм мин», - дидем. «Нинди бәя бирәсез?» - диләр. «Ничек кенә тырышсаң да орышып булмый торган кеше ул. Чөнки аның үз гомерендә бер эш тә эшләгәне юк», - дидем.  Бер эш кылмаган кешене орышып буламы? Җитәкчелек иткән, кешегә хезмәт хакы түлисе бар дип коллектив өчен кайгырган кеше түгел ул. Шуңа күрә, әгәр сине халык ничек итеп булса да телгә ала икән, моңа сөенергә, юкка яшәмим икән дип уйларга кирәк.

Аннан язмыш дигән әйбер дә бар бит. Тормышта бөтенесенә борчылып, аптырап яшәргә кирәк түгел. Үзем дә менә чирләп беткән җирдән, көн саен шөгыльләнеп, хатын-кызлар яратып аякка бастым. 

Яшь хатынга килгәндә, Мәскәүдә икенче хатын белән тормаган җитәкчелек юк безнең. Партия җитәкчеләренең кайберләре дүртәр мәртәбә өйләнде бугай инде. Аның хатын-кызлары да усал хәзер. Акчаңны әйбәт итеп түләсәң, чишендерә дә бөтен нәрсәне эшли. 

Акчаң булмаса?

Ә акчаң булмаса, сине нинди хатын-кыз яратсың?! Беркайда эшләмичә яткан ир-атны хатын-кыз туйдырып тора алмый бит инде. Ир-ат гаиләне алып бару өчен эшләргә, хатын-кыз балаларны карап, гаилә учагын саклап яшәргә тиеш. Алай да, хатын-кыз ир-ат белән бер дәрәҗәдә булса яхшырак дип саныйм. Кол белән торуның нәрсәгә кирәге бар аның. 

Балалар мәсьәләсендә яшь аермасы булу ничегрәк? Мәсәлән, хатынының бала табарга теләвенә өлкән яшьтәге ир-ат каршы төшәргә мөмкин.

Андый ир - ир түгел инде ул. Һәр бала үз бәхете белән туа. Бүгенге заманда һәр гаиләдә ким дигәндә 3 бала булырга тиеш.  Безнең менә икенче хатын белән 4 бала ич. Иң кечкенә игезәк малайларга 11 яшь була быел. Өстәвенә, бабай да әле мин. Олы кызның кызы бар инде. Хәзер менә улыбызны өйләндерергә җыенабыз. Берәү дә белми тормышның ничек буласың, ни рәвешле борыласын. Бүгенге көн белән, бүгенгесе әйбәт булганга сөенеп яшәргә кирәк. 

Күрәзәче Ришат Төхвәтуллинга ниләр әйткән?

Казанның «Уникс» концертлар залында Ришат Төхвәтуллинның өч көнлек өстәмә концертларының беренчесендә булып кайттым. Биш ел элек Актанышта караган идем аның концертын. Шуннан бирле бер тапкыр да булырга туры килмәгән. Ә зерә! Биш ел эчендә Ришат үзе дә, командасы да, җырларының темпы да үзгәргән.

«Уникс» шыплап тулган. Бәбиләр дә, әбиләр дә инде монда. Ришатны бөтен хатын-кыз заты ярата. Шулай да яшь егетләрнең дә, ирләрнең дә саны бик аз түгел иде. Тавышы бар, моңы бар, йөз-кыяфәткә дә уңган, үлчәп кенә сөйли. Әбиләр әйтмешли, ипле һәм тәүфыйклы егет үзе.

Концерт башлануга экранда Ришатның спорт белән шөгыльләнүен - йөгерүен күрсәтүче кадрлар тезелеп китте. «Күкрәгеңә тулган һава аша чиксез галәмне колачла. Табигать белән бербөтенгә әйлән. Сула!» – дип башланып китте «Сула» дип аталган концерт. Шушы урында зал белән бергәләп сулыш алып куйдык – сәхнә уртасына туры атлап һәм елмаеп, төз гәүдәле Ришат чыгып басты.

Беренче өч җырны Ришат туган авылы, әнисе һәм туганнары турында башкарды. «Мин авыл баласы, характерым формалашуга да туган ягымның табигате йогынты ясагандыр», - диде ул «Талларым» җырын башкарганчы. Дөрестән дә, аның күп җыры йә кошлар, йә авыл, йә гаиләсе турында бит. Күңелнең бөтен күзәнәкләренә үтеп кергән тавышы белән әниеңне, туган йортыңны, су буенда үскән шул талларыңны да сагындыртып куя белә. Әле «Туганнар» һәм «Әни» дигән җырларын җырлаганда экранда гаиләсе белән төшергән клиплары күрсәтелде. Һәр концертында, һәр чыгышында гаиләсе турында сүз әйтми китми бит ул. «Абыйга» дигән җырын шулай өч туган бергәләшеп җырлыйлар иде башка елларны.

«Йокылардан әни түгел, сәгать уята», - дип җырлап бетерүгә сәхнәгә оныгын ияртеп бер апа менде. «2014 елдан бирле бер концертыңны да калдырган юк. Сине Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты булуың белән котлыйм. Әле халык артисты да булырсың, халык та ярдәм итәр, – дип сөйли башлады да, - Бала кайгылары күрмә, балам. Күптән түгел улым үлде. Гафу ит, балам», - дип елап җибәрде апа.

Чыннан да, бала кайгыларын беркемгә дә күрергә язмасын шул.

Биш ел эчендә Ришат үзе дә, командасы да үзгәргән. Элек Ришат үзе сөйләми иде. Икешәр алып баручы белән концертлар куеп йөри, сәхнәдә күп сөйләшми, җырлый гына иде. Хәзер үзе алып та бара, алып та кайта. Роберт Миңнуллинның «Усал булырга кирәк» дигән шигырен дә сөйләп алды әле. Җырлары белән дә үзе таныштырды, тарихларын да үзе сөйләп алды.

Аннары: «Күрәзәчегә ышанасызмы?» – дип сорады берзаман халыктан. Зал белән дәррәү килеп: «Юк!» дип җавап бирдек. «Бөтен җирдә дә шушы сорауны бирәм. «Ышанмыйбыз» дип җавап бирәләр, тик йөриләр», - дип көлдертеп тә алды. Ришат студент елларында күрәзәчедә булган икән. Күрәзәче аңа: «Гомерең ике Республика арасында үтәр», - дип әйткән булган, ди.  Менә чыннан да Башкортстан белән Татарстан арасында үтә гомере Ришатның...

Репортажның тулы вариантын уку өчен сылтама аша керегез.

Мөфти Камил Сәмигуллин: «Рамазан ае гөнаһлардан тыелып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте»

2 май -  Ураза гаетендә мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казанның Залесный бистәсендә урнашкан яңа Әхмәтзәки мәчете беренче намаз укыды. Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә бәхеткә һәм тынычлыкка ирешүнең юлы халыкларның динле булуында икәнлеген билгеләп үтте

«Рамазан ае безне гөнаһлардан тыелып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте. Бәхеткә ирешүнең юлын күрсәтте. Чөнки кешелек дөньясына төшкән бөтен афәтләрнең сәбәбе бер - гөнаһка бату. Аллаһыбыз безне бу турыда кисәтә. Сезгә килгән һәр бәла - кулларыгыз казанган сәбәпле. Раббыбыз адәм балаларының барысы да гөнаһлы, аларның башларына үз гамәлләре аркасында кайгылар төшә дип әйтте. Ләкин Аллаһы Тәгаләбез гафу итәргә һәм гафу сораганны ярата», - диде мөфти. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларның язмышы турында да әйтеп китте. Аның фикеренчә, татарларның тәкъдире - Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка Ислам динен таратуда. 

«Безнең Болгар бабаларыбыз да үзләренең барыр юлларын сайлаган һәм 1100 ел элек Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән. Бу тарихи юбилейны зурлап уздыруга Татарстан җитәкчелеге зур игътибар бирә. Чөнки  Россия – Ислам дөньясының зур бер өлеше. Исламны бөтен ил буйлап үз вакытында татарлар тараткан. Шулай булгач, татарларның тәкъдире – Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка динебезне таратудыр, бәлки», - диде мөфти. 

Татарстан мөфтие халыкны Рамазан ае тәмамлангач та Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуны туктатмаска, алдагы айда да ураза тотарга чакырды. «Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер», - диде. Шушы алты көн уразаны Рамазан бәйрәме узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым көннәрдә тотсаң да ярый», - дип билгеләп үтте ул. 

Камил хәзрәт сүзләренчә, Рамазан ае мөселманнарга кеше рухи яктан чистарынсын, тәүбә кылып, гөнаһлардан арынсын өчен бирелә.

«Ураза бәйрәменә мөселманнар, әгәр дә алар Рамазанны ихласлыкта уздырган булсалар, яңа туган сабый шикелле керә, яңа сулыш белән сулый башлый, яңа караш белән дөньяга карый. Әмма безгә Рамазан ае бетте дип, бөек Раббыбызның гыйбадәтен һәм итагатен ташларга ярамый. Мөселман кешесе үлемнең кайчан киләчәген белми, әмма мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга тиеш», – диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт барлык мөселманнарны яңа атна башыннан ихлас тормыш башларга чакырды. 

«Бүгенге бәйрәм атна башына туры килде. Шуңа күрә тәннәребез һәм күңелләребез гөнаһлардан арынган чакта, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башларга чакырам сезне. Шул чакта, бәлки, дөньялар тынычланыр, тормышлар җайланыр, халыклар бәхеткә ирешер», - диде мөфти вәгазендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100