Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендәге фаҗига: «Әбисенең һәм әнисенең күз карасы кебек саклаган балалары»

Һәлак булган бер сабый гаиләдәге бердәнбер бала булган. Әбисенең һәм әнисенең күз карасы кебек саклаган балалары…

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендәге фаҗига: «Әбисенең һәм әнисенең күз карасы кебек саклаган балалары»
ТАСС
https://pixabay.com/ru

26 апрель көнне Ульяновск өлкәсе Вешкайма шәһәр тибы бистәсенең «Рябинка» балалар бакчасындагы фаҗига турында язган идек инде. Фаҗигадә тәрбияче һәм ике бала һәлак булган. Җинаятьче соңыннан үз-үзенә кул салган.

Фаҗига балалар йоклаган вакытта булган. Бакчаның төп ишеге бикле була, җинаятьче бинага ян ишектән үтеп кергән. Бу вакытта тәрбияче ярдәмчесе бүлмәне җыештырып йөргән була. Ир үзенең каршына килгән тәрбиячегә – Ольга Митрофановага ата. Аннары ул караватта тыныч кына йоклап яткан 5 һәм 6 яшьлек ике баланы атып үтерә. Канлы җинаятьтән соң ул караватка утыра һәм үзенә кул сала – аның каны бөтен стенага чәчри. 

Социаль челтәрләрдә кан белән тулган бүлмә кадрлары тарала. Соңыннан балаларга мылтыкны терәп атканы ачыклана.

Пәнҗешәмбе көн Ульяновск өлкәсендә матәм көне итеп игълан ителергә мөмкин, дип яза «Улпресса».

Фаҗигадә 2016 һәм 2017 елда туган ике бала, тәрбияче Ольга Митрофанова һәлак булган. 52 яшьлек кече тәрбияче Елена Карпованың уң як җилкәсе яраланган һәм терсәктән беләзек сөягенә кадәр кулы сынган. Хәзерге вакытта аның хәле уртача авырлыкта, диелә әлеге хәбәрдә.

Тәрбия һәм мәгариф министрлыгында әлеге балалар бакчасы террорлыкка каршы куркынычсызлык таләпләренә туры килгән, куркыныч янаганда ярдәм чакырту төймәсе булган, периметр буенча камералар урнаштырылган, дип раслыйлар.

«Әлеге балалар бакчасында куркыныч туганда ярдәм чакырту төймәсе бар һәм ул беренче шартлау тавышыннан соң ук эшләгән. Дүрт минуттан соң Росгвардия килеп җиткән. Бу вакыт эчендә ир кеше инде икенче катка менеп өлгергән була. Балалар бакчасында бу вакытта барлык ишекләр дә ябык булган. Тәрбияче ярдәмчесе җыештырып йөри торган бүлмәнеке генә ачык була. Ир-ат балалар бакчасы хезмәткәрен яралап, үтеп керә. Хәзерге вакытта видоекамералардагы мәгълүмат тикшерелә», – ди Ульяновск өлкәсе тәрбия һәм мәгариф министры Наталья Семенова.

Балалар бакчасы территориясендә 4 камера урнаштырылган, барлык видеолар да бакча җитәкчесе Марина Дементьева экранына чыгып бара торган була. Атыш вакытында җитәкченең кайда булуы билгесез, диелә хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм машинасын Елена Карпова соравы буенча аш пешерүче чакырта. Аның сүзләренчә, ул башта куркыныч туганда ярдәм чакырту төймәсенә баса, ул эшләмәгәч, телефоннан шалтырата башлый.

Төбәкнең тәрбия һәм Мәгариф министрлыгында башта сигнал 112 номеры хезмәтенә килгәнне, ә аннан соң ярдәм чакырту төймәсе эшләвен раслыйлар. «Рябинка» балалар бакчасын тикшерү эшләре вакытында япканнар. Чәршәмбе көнне иртән ата-аналар белән балаларга башка учреждениеләрдә урыннар тәкъдим итү буенча җыелыш үткәрәчәкләр. Төбәк башлыгы күрсәтмәсе буенча барлык белем бирү оешмаларында терроризмга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча комплекслы тикшерүләр башланган.

Җинаятьтә шикләнелүче Руслан Әхтәмов Ульяновск шәһәрендә торган һәм Железнодорожный районында газета таратучы булып эшләгән дип, «Улпресса» үзләренең чыганакларына сылтама белән яза. Руслан белән таныш булган җирле кешеләр сүзләренчә, ул юаш, чит кешеләр белән тиз аралашып китә торган, конфликтларга керми торган егет булган, диелә әлеге хәбәрдә. «Одноклассники» социаль челтәрендә егет балык тотучылар төркемнәренә язылган булган. 

Иж-27 мылтыгы 68 яшьлек Александр Дронинга теркәлгән булган. Башта җинаятьтә ул шикләнелә. Соңыннан гына 26 яшьлек Руслан Әхмәтов икәне ачыклана. Аның әтисе һәм әнисе улларын киемнәреннән таныйлар. 

Мәгълүмат чаралары язуынча, Руслан танышы, «Рябинка» каршысында гына яшәгән Александр белән бергә урманга – атарга китә. Baza каналы язуынча, соңрак полицейскийлар Дронинның чүплектә мәетен табалар. Ни сәбәпле Руслан үзенең танышын атып үтергән һәм үзенә бернинди катнашы булмаган балалар бакчасына юнәлгән – анысы билгесез. Хәзерге вакытта җинаятьнең мотивлары ачыклана.

Вешкайма бистәсендәге күршеләре исә, киресенчә, егетнең озын буйлы, ябык, берәү белән дә аралашмавын, исәнләшми йөрүен әйтәләр.

Омбудсмен Татьяна Москалькова әйтүенчә, Руслан Әхтәмов психик яктан сәламәт булмаган кеше буларак, учетта торган. Ул мондый җинаятьнең инде берничә тапкыр кабатлануын, мәгариф учреждениеләрендә сакны көчәйтү кирәклеген әйткән. «Бу җаваплы эш Росгвардия хезмәткәрләренең бурычы, алар мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә тәүлек әйләнәсе дежур торырга тиеш», – дигән ул.

 

Фото: © https://ulpressa.ru

 

«Кичә генә бар иде, ә бүген юк...»

«УлПравда» мәгълүмат порталы җинаятьче турында аның күршесе Сергей Васильевич белән сөйләшкән. «Мин гел бу ничек яшәр дип уйлый идем. Гел боегып йөри иде. Аннан бер сүз дә ишетеп булмый, исәнләшми дә. Әниләре әйбәт аларның, без аның белән бер урамда үстек. Әтисе эчә», – ди.

Фаҗигадә һәлак булган тәрбиячене авыл халкы күз яшьләре белән искә алды. «Мин үзем дә тәрбияче булып эшләдем. Кичә генә күрдем үзен – шундый матур, бәхетле. Көлешеп, сөйләшеп алдык әле. Бүген менә шундый фаҗига... Бик куркыныч. Кичә генә бар иде, бүген юк. Бик акыллы иде, быел кызы 4нче классны тәмамлый», – дип елый күршесе.

Һәлак булган мылтык хуҗасы Александр Дронинны да авылдашлары яхшы яктан гына искә алды, диелә әлеге хәбәрдә.

«Төрле мәгълүмат йөри»

Фаҗига турында Вешкайма бистәсендә яшәүче кеше белән сөйләштем.

«Руслан Әхтәмовка 25 яшь иде. Ул егетне психик яктан сәламәт түгел, дип тә яздылар, ләкин бу мәгълүмат расланмаган. Ул күбрәк социопат булгандыр. 9 сыйныфка кадәр мәктәптә, аннары индивидуаль рәвештә өйдә генә укыган. Әнисе Татьяна мәгариф идарәсендә бухгалтер булып эшли, бик яхшы хатын. Ана кеше үзе дә моңа ышанып бетә алмый. Әтиләре бик эчә торган, усал кеше. Бәлки, бу баланың балачактан килә торган психологик травмасы да булгандыр. Әтисе шулай бик каты ябырыла торган булган.

Егет үзе тыныч, ул беркайда да күренми иде. Руслан гаиләдә бердәнбер бала. Төрле мәгълүмат йөри: фобиясе булган, балачакта кыерсытканнар диючеләр дә бар. 

Бистә халкы шок хәлендә. Уртак кайгы, бөтен кеше дә елый. Бакчага йөргән балаларның берсенә – 5, икенчесенә 6 яшь. Алар берни дә сизмәгәнннәр, чөнки йоклаган вакытта булган.

Бакча янында мемориал барлыкка килде. Кешеләр барып шәмнәр куеп, уенчыклар калдырып кайта, чәчәкләр китерәләр. Хәзер менә ярдәм җыешалар. Губернатор һәлак булучылар гаиләсенә 1 млн сум акча бүлеп бирәчәк, яраланган кешегә 500 мең сум.

Һәлак булган бер сабый гаиләдәге бердәнбер бала иде. Әбисенең һәм әнисенең күз карасы кебек саклаган балалары…

Һәлак булган тәрбияче Ольганың 10 яшьлек кызы калды. Елена Карповага операция ясаганнар, хәле авыр, тотрыклы, диләр. Аны барысы да «тетя Лена» дип йөртәләр иде. Бик зур кайгы инде бу, әйтеп кенә, сөйләп тә бетереп булмый...

Хәзерге вакытта районыбызга бик күп психологлар килде. Индивидуаль дә, гаиләләр белән дә эшлиләр. Ходай сабырлык бирсен инде ул гаиләләргә», – диде ул «Интертат»ка. 

Фаҗигадә каза күргәннәрнең якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Моңа охшаш фаҗига былтыр – 2021 елның маенда Казанда булды. Илназ Галәвиев 175 гимназиягә бәреп кереп, тугыз кешене – балаларны һәм укытучыларны атып үтерде.

Былтыр сентябрь аенда шундый ук фаҗига Пермь краенда булды. Тимур Бекмансуров Пермь уку йортында атыш оештырды. 6 кеше һәлак булды, 28 кеше тән җәрәхәтләре алды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100