Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөфти Камил Сәмигуллин: «Рамазан ае гөнаһлардан тыелып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте»

news_top_970_100
Мөфти Камил Сәмигуллин: «Рамазан ае гөнаһлардан тыелып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте»
https://prav.tatarstan.ru/

Бүген Казанның Залесный бистәсендә урнашкан яңа Әхмәтзәки мәчете өчен тарихи көн -  Ураза гаетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар биредә беренче намаз укыды. Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

 

Фото: © https://prav.tatarstan.ru/

Камил хәзрәт әлеге мәчетнең мөхтәрәм шәхесебез, дин әһеле, кырыс совет чоры имамы Әхмәтзәки Сафиуллин исемен йөртүенең бик зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Ул пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләрен мисал итеп китерде: «Шундый бер көн килер,  дин тоту утлы күмер тоткан кебек булыр, тотсаң пешерер, тотмасаң, сүнәр. Әхмәтзәки хәзрәт - шундый чорда яшәгән имам», - диде. Бүгенге мул, тыныч тормышыбызда, Ураза гаетен мәчетләрдә җыелып каршылырга мөмкинлек булганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга чакырды. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә бәхеткә һәм тынычлыкка ирешүнең юлы халыкларның динле булуында икәнлеген билгеләп үтте. 

«Рамазан ае безне гөнаһлардан тыелып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте. Бәхеткә ирешүнең юлын күрсәтте. Чөнки кешелек дөньясына төшкән бөтен афәтләрнең сәбәбе бер - гөнаһка бату. Аллаһыбыз безне бу турыда кисәтә. Сезгә килгән һәр бәла - кулларыгыз казанган сәбәпле. Раббыбыз адәм балаларының барысы да гөнаһлы, аларның башларына үз гамәлләре аркасында кайгылар төшә дип әйтте. Ләкин Аллаһы Тәгаләбез гафу итәргә һәм гафу сораганны ярата»,  - диде мөфти. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин ни өчен дөньялар тыныч түгел, халыклар кайчан бәхетле булачак  дигән сорауга җавап бирде. 

«Аллаһы Тәгалә милләтләрне һәм дәүләтләрне барлыкка китерүче дә, юкка чыгаручы да. Кешелекне ул үзенә гыйбәдәт кылсыннар өчен барлыкка китергән. Кешелекнең яшәү мәгънәсе шул. Барлык халыклар да динле булырга тиеш. Халыкның дине юк икән - юлы юк, юлы юк икән - киләчәге юк дигән сүз. Чөнки дин җәмгыятьнең тәртибен һәм кагыйдәләрен билгели. Юлда кагыйдәләрсез йөрү һәлакәткә китергән шикелле, кагыйдәләрсез яшәү фаҗигагә китерә», - диде ул. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларның язмышы турында да әйтеп китте. Аның фикеренчә, татарларның тәкъдире - Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка Ислам динен таратуда. 

«Безнең Болгар бабаларыбыз да үзләренең барыр юлларын сайлаган һәм 1100 ел элек Болгарда рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән. Бу тарихи юбилейны зурлап уздыруга Татарстан җитәкчелеге зур игътибар бирә. Чөнки  Россия – Ислам дөньясының зур бер өлеше. Исламны бөтен ил буйлап үз вакытында татарлар тараткан. Шулай булгач, татарларның тәкъдире – Россия үзәгендә яшәп, тирә-якка динебезне таратудыр, бәлки», - диде мөфти. 

 

Фото: © https://prav.tatarstan.ru/

Камил хәзрәт татарларның Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән иман китереп, аның өммәтеннән булу бәхетенә ирешүен билгеләп үтте. 

«Кемдер Аллаһының яраткан өммәтеннән булгач, ни өчен халкыбызның язмышы авыр дип әйтергә мөмкин. Әйе, татарларның язмышы бик катлаулы һәм гыйбрәтле. Әмма татарлар башка халыклар һәм дәүләтләр кебек юкка чыкмаган. Без бүген Россия киңлегендәге иң бай һәм чәчәк атучы республикаларның  берсендә яшибез. Җир өстендә күкрәп игеннәр үсә, астында нефть чыга. Бу Аллаһның нигъмәтләре түгелме?» - диде ул. 

Мөфти Татарстан җитәкчелегенең республиканы мөселманнар яшәеше өчен иң уңайлы төбәк ясавын әйтте. 

«Бездә гөрләп мәчет-мәдрәсәләр эшли, азан тавышлары өзелми, Коръән кыйммәтләре тирә-юньгә чәчелә, хәләл яшәү рәвеше, ислам мәгарифе һәм фәне алга атлый. Иман китерергә, динебез кушанча яшәргә безгә бернинди тоткарлыклар юк. Без Раббыбыздан имин  тормыш, муллык, тынычлы сорый алабыз. Әмма сорыйбызмы соң?» - диде Камил хәзрәт. 

Камил хәзрәт татарларны хак динебез булуына шөкер итәргә өндәде. «Кешелек тарихында бик күп халыклар диннән язып, үз бозыклыклары  белән үзләрен харап иткәннәр. Аларны дингә каршылыклары өчен Аллаһы Тәгалә җир йөзенән юкка чыгарган. Без бүген сөннәт кушканча яшибезме, әллә нәфес коллары булып, байлыкка сәҗдә кылабызмы? Шәйтан кануннары белән яшәгәнгә сөенеп, татарлар да үзләрен харап итү дәрәҗәсенә җитмәдеме?» - дип сорау бирде ул.  

Мөфти килгән бәхетсезлекләрдә дәүләт һәм җитәкчелектән гаеп эзләмичә, үзебезгә үзгәрергә, хак юлга басарга, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, динебез кушканча яшәргә өндәде. 

Татарстан мөфтие халыкны  Рамазан ае тәмамлангач та Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуны туктатмаска, алдагы айда да ураза тотарга чакырды. «Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер», - диде. Шушы алты көн уразаны Рамазан бәйрәме узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым көннәрдә тотсаң да ярый», - дип билгеләп үтте ул. 

Камил хәзрәт сүзләренчә, Рамазан ае мөселманнарга кеше рухи яктан чистарынсын, тәүбә кылып, гөнаһлардан арынсын өчен бирелә.

«Ураза бәйрәменә мөселманнар, әгәр дә алар Рамазанны ихласлыкта уздырган булсалар, яңа туган сабый шикелле керә, яңа сулыш белән сулый башлый, яңа караш белән дөньяга карый. Әмма безгә Рамазан ае бетте дип, бөек Раббыбызның гыйбадәтен һәм итагатен ташларга ярамый. Мөселман кешесе үлемнең кайчан киләчәген белми, әмма мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга тиеш», – диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт барлык мөселманнарны яңа атна башыннан ихлас тормыш башларга чакырды. 

«Бүгенге бәйрәм атна башына туры килде. Шуңа күрә тәннәребез һәм күңелләребез гөнаһлардан арынган чакта, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башларга чакырам сезне. Шул чакта, бәлки, дөньялар тынычланыр, тормышлар җайланыр, халыклар бәхеткә ирешер», - диде мөфти вәгазендә.

Вәгазьдән соң мәчеткә килгән халык Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп беренче гает намазына басты. Бәйрәм намазы гадәттәгечә ике рәкәгатьтән торды, намаздан соң ике хөтбә укылды. Ураза гаетен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев илебезгә, йортларыбызга иминлек, тынчлык сорап дога белән төгәлләде.

 

Фото: © https://prav.tatarstan./

Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең котлавы

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин барлык мөселманнарны Исламда иң борынгы, иң мөһим һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете белән тәбрикләде. 

«Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны шушы бөек бәйрәм белән котлыйм! Тоткан уразаларыбыз һәм кылган барлык игелекле гамәлләребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Раббыбыз безгә ике дөнья иминлеген һәм тынычлыгын бирсен. Гаиләләребезгә сәламәтлек һәм бәхет иңсен», - диелә Равил Гайнетдиннең видеомөрәҗәгатендә. 

Мөфти яңа тәмамланган Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләдән олы бүләккә лаек булу өчен һәрберебезнең зур тырышлык күрсәтүен билгеләп үтте. 

«Бу Рамазан аенда күпләребез ашау-эчүдән генә тыелып калмады, догаларыбызны ерак һәм якын туганнарыбыз, шул исәптән күченергә мәҗбүр булган кешеләр турында кайгыртуларыбыз белән дә тулыландырдык. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә һәм мәрхәмәтенә таянып ураза тотарга тырыштык, безнең сабырлыгыбыз, догаларыбыз һәм гозерләребез, игелекләребез кабул ителер дип чын күңелдән ышандык. Изгелекләр кылу, үз фикерләребезне, хисләребезне, гамәлләребезне яхшырту мөмкинлеген эзләдек», - диелә Равил Гайнетдиннең бәйрәм котлавында.

Россия Президенты Владимир Путин котлавы

«Кадерле дуслар! Сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм. Бу борынгы, һәр мөселман өчен әһәмиятле бәйрәм Рамазан аеның тәмамлануын белдерә, ул гуманистик идеаллар белән яшәүне, мәрхәмәтлелекне символлаштыра, дин тотучыларны Исламның башлангычларына, бөтен дөнья диннәренең нигезе булган әхлакый ориентирларга юнәлтә.

Үзгәрми торган рухи кыйммәтләргә нигезләнеп, Россия мөселманнары җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклауга, илебезнең өстенлекле мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, игелекле эшләр башкару өчен энергия һәм көч телим!» диелә котлауда.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин котлавы

«Ид Әл-Фитр изге Рамазан ае тәмамлануны символлаштыра. Бу айда барлык мөселманнар да догалар кылды һәм игелекле эшләр башкарды.

Россия мөселман җәмгыятенең мохтаҗларга ярдәм итү, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән агарту эшчәнлеге һәм хәйрия эше зур хөрмәткә һәм танылуга лаек.

Һәм бүген аның милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, ксенофобиягә һәм экстремизмга каршы торуга, дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән өлеше аеруча кадерле. Бу изге көндә сезгә һәм барлык мөселманнарга тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим», диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләве

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Мөкаддәс бу бәйрәмдә һәр мөэмин чиксез нигъмәтләре һәм Кадер кичәсендә иңдерелгән Коръән Кәрим өчен рәхимле Аллаһы Тәгаләгә мәдхия-мактауларын юллый, гыйбадәт кыла. Ураза вакытында кешегә ихлас догаларының, тән һәм җан сафлыгы турында кайгыртуының, хәерле ниятләренең, игелекле эшләренең әҗер-савабы – күңел көрлеге, Аллаһының мәрхәмәте һәм ярлыкавы насыйп була.

Ураза гаетендә Татарстан мөселманнары, Мәккә тарафына уй-карашларын юнәлтеп, миллионлаган дин кардәшләребез белән бергәләп Аллаһтан кешелеккә тынычлык һәм иминлек бирүен сорый. Хәзерге катлаулы, һәрберебездән сабырлык һәм олпатлык белән гамәл кылу, милләтара, динара хезмәттәшлекне ныгытуда, башка халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә шәхсән катнашу таләп ителә торган  заманда моның мөһимлеге аеруча ачык аңлашыла.

Татарстанның һәм бөтен Россиянең мөселман өммәте өчен бу ел бик истәлекле: Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның боерыгы нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк бу олуг бәйрәмнең  Татарстан өчен дә,  барлык Россия өчен дә әһәмияте гаять зур. Бу уңайдан уздырылачак күпсанлы чаралар мәңгелек рухи хәзинәләрнең тәэсире тагын да артуга, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә, тарихи гаделлек урнашуга бәрәкәтле этәргеч бирер дип уйлыйм.

Ураза гаете – ул игелекле гамәлләр һәм миһербанлылык тантанасы. Рамазан аенда җәмәгать ифтарлары, мәдәни-мәгърифәти, хәйрия кичәләре һәм балалар бәйрәмнәре уздыру Татарстанда күркәм гадәткә әйләнде. Республика мөселманнары мохтаҗлар һәм бүгенге көндә зур бәлагә тарыган, йорт-җирләрен ташлап, күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр белән йөрәк җылысын һәм бәйрәм ризыкларын юмартларча бүлешер дип ышанам.

Бу изге бәйрәм көннәрендә Раббыбыз күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100