Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур яшь аермасы белән өйләнешүче парлар: «Яшь хатын яшәргә илһам бирә»

Бүгенге җәмгыятьтә яшь аермалары 20 яки 30 ел булган парларны күрү артык гаҗәп күренеш түгел. Мәхәббәт яшькә карамый дигән сүзләр дөресме? Мондый мөнәсәбәтләрнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Бу хакта яшь аермасы 15 елдан артыграк булган парлар белән сөйләштек. Кайбер сорауларга ачыклык кертергә психолог ярдәм итте.

news_top_970_100
Зур яшь аермасы белән өйләнешүче парлар: «Яшь хатын яшәргә илһам бирә»
pixabay.com

Безнең җәмгыять гаилә корып җибәргән парның бер яшьтә яки ир-атның хатыныннан аз гына өлкәнрәк булуына күнеккән. Андый мөнәсәбәтләр дөрес кебек кабул ителә. Психологлар исә ир-ат белән хатын-кыз арасындагы иң оптималь яшь аермасын 7 ел дип саный. 

Ләкин мәхәббәткә киртәләр юк, диләр. Бүгенге көндә гаилә бәхете формуласында бөтенләй башка саннар да очрый. Мәсәлән,  яшь аермалары 20 яки 30 ел булган парларны күрү инде артык гаҗәп күренеш түгел. Башкалардан шул рәвешле аерылып торуны аеруча шоу-бизнес йолдызлары ярата. Гадәти тормышта да ир яки хатынның берсе өлкәнрәк булган гаиләләр еш очрый, алар халык игътибарын җәлеп итә, еш кына «бабайга әверелеп беткәч, оят түгелме икән», «хатыныннан яшь кызга киткән ди»,  «әтисе булырлык бит» , «бу кыз бала моның кай җиренә карады икән», «бай булгач шулай инде, акчасына кызыгып чыккандыр» ише сүзләр белән тәмләп чәйнәр өчен сәбәпче була. 

Әвәл заманнарда ук җиләк кебек Мәйсәрәләргә карт хәзрәтләр күз сала торган булган. Табигать ир-атларны шулай итеп яраткан бит, ни хәл итәсең. Яшь кызларны берничә сарык бәрабәренә сатып җибәргәннәр, үз ихтыярына каршы көчләп 70 яшьлек бабайларга кияүгә биргәннәр. Егетләргә дә тормыш җиңелләрдән бирелмәгән. Кайберләрен ата-анасы, ай-вайларына карап тормыйча, карт яки котсыз хатынга димләп куйгалаган. 

Ә бүген мондый никахларның нигезендә нәрсә ята икән, матди яктан аягында нык басып торучы, тәҗрибәле кешегә ышыкланумы бу, мәхәббәтме? 

Фатыйх Сибагатуллин: «Бу мәсьәләдә шаблоннар булырга тиеш түгел»

2007-2021 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Фатыйх Сибагатуллинның тормыш иптәше үзеннән 27 яшькә кечерәк. 

Фатыйх Сәүбәнович, яшь хатын ир-атны яшәртә, диләр. Сез бу турыда ни әйтерсез ? 

Элекке заманда без татарларда (казахларда һәм башка мөселман халыкларында хәзер дә бар әле ул гадәт)  егет кеше 25 яшькә җиткәнче өйләнергә тиеш булган. Аңа 17-18 яшьлек кызны ярәшә торган булганнар. Ул вакытта бит әле аны хәзерге кебек ачык итеп, өйләнешкәнче бөтен эшен бетереп йөрмәгәннәр. Ун елдан соң моңа тагын бер кат өйләнү мөмкинлеге килеп чыккан. 35 яшьтә икенче хатынлыкка тагын 18 яшьлекне алган ул. Ун елдан соң 45 яшендә тагын бер тапкыр 18 яшьлеккә өйләнгән. 55тә дә дүртенче хатыны итеп 18 яшьлекне сайлаган. Бу күренешне шушы ир-атны картайтмау белән бәйләп аңлатканнар.

Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз ир-атка караганда тизрәк картая, ә ир-атларның булганнары, эшләгәннәре, хезмәт куйганнары барыбер бирешми. Үз мисалымда әйтә алмыйм инде. Мин бик каты авырып алдым, инсультлар да кичердем. Әйтсәң кеше ышанмас. Хәзер шулардан көлеп сөйләшәм, чөнки бер төрле дә дару эчмәдем бит. Янәшәмдә хатын-кыз булу азрак ярдәм иткәндер инде, күрәсең. Бик «поддерживать» итте, хәзер дә итә ул мине. Алайса 70тән узгач ир-ат «фәлән дә төгән» дип сөйләшкән булалар...

Яшь аермасы уңайсызлыклар тудырган вакытлар булдымы?

Уңайсызлык дип, тормышта анысы яшькә карап тормый аның. Аңлаша, бер-береңә юл куя белергә кирәк.

Хатыныгыз яшь булгач, арагызга көнләшү кергәне юкмы соң? 

Көнләшү дип, ул көнләшмәсен инде (рәхәтләнеп көлә). Ю-юк, андыйга китсә булмый ул аннары. Аннан, ир-атны ир-ат итеп, хатын-кызны хатын-кыз итеп Аллаһы Тәгаләбез яраткан. Ике затның бер-берсенә тартылулары без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Ирле хатын читкә йөри, ире башка белән чуала икән дигән сүзләргә артык аптырарга кирәкми. Үзләре белә торганнардыр.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Яшь аермасы зур булган гаиләләргә, гадәттә, ниндидер кырын караш була.  Үзләренә  атап әйтмәсәләр дә, читләтеп сөйләп йөриләр. 

Кем сөйли? Сөйләү дигән әйбер минем өчен «син чего-то стоишь» дигәнне аңлата. Әгәр кеше  булмаган икән, аның турында бернәрсә дә сөйләмиләр. Бер кешене зур урынга куйгач, миннән аның турындагы фикеремне сорадылар. «Ул кешене бик күптәннән беләм, бик яратып беләм мин», - дидем. «Нинди бәя бирәсез?» - диләр. «Ничек кенә тырышсаң да орышып булмый торган кеше ул. Чөнки аның үз гомерендә бер эш тә эшләгәне юк», - дидем.  Бер эш кылмаган кешене орышып буламы? Җитәкчелек иткән, кешегә хезмәт хакы түлисе бар дип коллектив өчен кайгырган кеше түгел ул. Шуңа күрә, әгәр сине халык ничек итеп булса да телгә ала икән, моңа сөенергә, юкка яшәмим икән дип уйларга кирәк.

Аннан язмыш дигән әйбер дә бар бит. Тормышта бөтенесенә борчылып, аптырап яшәргә кирәк түгел. Үзем дә бит менә чирләп беткән җирдән, көн саен шөгыльләнеп, хатын-кызлар яратып аякка бастым. 

Яшь аермасы булганга кеше сүзеннән куркып, кушылырга куркып йөрүчеләргә берәр киңәш бирегез әле. 

Бернинди киңәш тә бирә алмыйм. Һәркемнең үз язмышы. Болар кемдер әйтеп эшләнә торган әйберләр түгел. Кемдер бер яшьтә булып та аерылыша, тора алмый. Бу мәсьәләдә шаблоннар була алмый. 

Яшь хатынга килгәндә, Мәскәүдә икенче хатын белән тормаган җитәкчелек юк безнең. Партия җитәкчеләренең кайберләре дүртәр мәртәбә өйләнде бугай инде.

 Аның хатын-кызлары да усал хәзер. Акчаңны әйбәт итеп түләсәң, чишендерә дә бөтен нәрсәне эшли. 

Акчаң булмаса?

Ә акчаң булмаса, сине нинди хатын-кыз яратсың?! Беркая эшләмичә яткан ир-атны хатын-кыз туйдырып тора алмый бит инде. Ир-ат гаиләне алып бару өчен эшләргә, хатын-кыз балаларны карап, гаилә учагын саклап яшәргә тиеш. Алай да, хатын-кыз ир-ат белән бер дәрәҗәдә булса яхшырак дип саныйм. Кол белән торуның нәрсәгә кирәге бар аның. 

Балалар мәсьәләсендә яшь аермасы булу ничегрәк? Мәсәлән, хатынының бала табарга теләвенә өлкән яшьтәге ир-ат каршы төшәргә мөмкин.

Андый ир ир түгел инде ул. Һәр бала үз бәхете белән туа. Бүгенге заманда һәр гаиләдә ким дигәндә 3 бала булырга тиеш.  Безнең менә икенче хатын белән 4 бала ич. Иң кечкенә игезәк малайларга 11 яшь була быел. Өстәвенә, бабай да әле мин. Олы кызның кызы бар инде. Хәзер менә улыбызны өйләндерергә җыенабыз. 

Берәү дә белми тормышның ничек буласың, ни рәвешле борыласын. Бүгенге көн белән, бүгенгесе әйбәт булганга сөенеп яшәргә кирәк. 

Безнең олы хатын белән дә мөнәсәбәтебез әйбәт, Аллаһка шөкер. Туганнар, аның туганнары белән дә аралашабыз. Дөрес итеп бассаң, кояш астында бар кешегә дә урын җитә. Ә менә кояшны үзенә күбрәк алырга теләүче пешә башлый. Шуңа күрә безгә дөнья тар түгел.

Абдулла Дубин: «Яшь хатын илһам бирә»

Телевидение йолдызы, югары категорияле диктор Абдулла Дубинга яңа гына «18 яшь» тулып узган.  Сөйләшүләре аз гына да үзгәрми экран йолдызының, энергиясе ташып тора. Абдулла Ибраһимович трубканы да башкалар кебек «алло» дип түгел, «Мин исән-сау, игътибар белән тыңлыйм», - дип алды. Дөрес, яшь хатын темасына җәелеп китеп сөйлисе килмәде, сүзне матур гына итеп башка темаларга күчерә бирде.

Абдулла Дубинның икенче хатыны белән яшь аермасы 34 ел. Бүгенге көндә бик матур гына гомер кичерәләр, 12 яшьлек кызлары үсеп килә. 

«Дитя родит отнюдь не та, что матерью зовётся… Нет, ей лишь вскормить посев дано… Родит мужчина…» Тик хәзер шундый заман җитте, ир-ат хатын-кызга, хатын-кыз ир-атка әверелә башлады. Әйбәт якка таба бармыйбыз. Бу илдәге вазгыять белән дә бәйле. Менә нәрсә генә әйтсәләр дә, ничек кенә б..ласалар да, Сталин миңа туган атам кебек. Ул үлгәч бөтен халык «атабыз үлде» дип елады. Бездән кеше ясадылар ул вакытта. СССР аббревиатурасын мин шуңа да болай тәрҗемә итәм - саулык, сәламәтлек, сабырлык, ризык. Кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың диләр бит. Сезнең буынга сабырлык телим, сез бик авыр вакытта яшисез.

«Мөселманнарда 80 яшьне тутырганнан соң кирегә санау башлана. Шуңа күрә миңа 18 яшь тулды дип әйтә алам. Киләсе елга 28 яшь була, Аллаһы теләсә. Хатыным белән яшь аермабызга килгәндә, кеше кешегә дару, диләр. Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебезне парлы итеп яраткан. Беренче хатыным белән тормышыбыз барып чыкмады. Эльза Гобәйдуллина - танылган язучы Гариф Гобәйнең кызы, бик укымышлы хатын иде.  Әмма язмыштан узмыш юк, диләр. Бүгенге көндә беренче гаиләсеннән уңган кешеләр бик сирәк ул. Соңрак яңадан гаилә корып җибәрергә туры килде.  18не тутырсам да, әлхәмдүллиләһ, мәхәббәтсез яшәмим. Казах язучы Олжас Сөләймановның «Ай и я» китабы бар. Ул анда мәхәббәтнең турыдан-туры тәрҗемәсен секс дип аңлата. Болар барысы да бик нечкә әйберләр. 

 

Фото: © Солтан Исхаков

Хәзерге иптәшем дә акыллы хатын, бүгенге көндә минем зур ярдәмчем. Минем шәхси сәркатибем кебек, компьютерда бөтен кәгазь эшләремне ул алып бара. Яшь хатын белән яшәүнең тагын бер зур плюсы - ул яшәргә илһам бирә. Әмма яшь хатын дип кенә түгел, ир-ат та үзен сакларга тиеш. Моның өчен, иң беренче чиратта, тәмәке тартмаска кирәк, бөтен әшәкелек тәмәкедән башлана.  Өч ир-ат бер әтәчне суячак, дигән сүз бар. Нәкъ шуңа таба бара дөньясы. Көн саен диярлек ил белән балаларга фәлән сумлык операциягә акча җыялар. Мин бу нәрсәләрне, гомумән, кабул итмим. «Родит мужчина» ди бит, барысы да ир-аттан тора. Ахыр чиктә, кем белән ятып йөклаганыңны уйларга кирәк инде.  Дискотекаларда танышалар да, очраклы  элемтәләр белән… «Бию — горизонталь теләкләрне вертикаль рәвештә күрсәтү», – дигән Бернард Шоу.  Моннан да яхшырак итеп әйтеп тә булмас иде», - дип сөйләде Абдулла Ибраһимович. 

Юлия Фәйзрахманова: «Без бер-беребезгә терәк»

Шушы көннәрдә генә онлайн дөньяны экоактивист, журналист Юлия Фәйзрахманова белән Россиядә экстремистик оешма реестрына кергән Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевнең никахы шаулатты. Юлия үзләренең гаилә корулары хакында «Фейсбук»тагы аккаунтында хәбәр итте. Юлия Фәйзрахманова белән Фәрит Зәкиевнең яшь аермалары 25 ел. Алар март аенда никах укытканнар. Әлегә Зәкиевләр һәм Юлиянең игезәк уллары  вакытлыча Төркиягә күченгән.

Юлия «Интертат» хәбәрчесенә Фәрит Зәкиев белән 2018 елдан бирле таныш булуын сөйләде. «Оппозицион хәрәкәттә катнашучылар барыбыз да бер-беребезне яхшы беләбез, чөнки юлларыбыз бер үк чараларда кисешә. Соңрак Фәрит белән тагын да якыннанрак аралаша башладык, кыен вакытларымда ул минем янәшәмдә булды. 

Фәрит белән яшь аермабыз 25 ел. Әмма мине аның өлкәнрәк булуы борчымады. Фәритне мин татар халкының иң көчле шәхесләренең берсе дип саныйм, аңа карата хөрмәтем чиксез. Мин гомерем буе табигатьне, ә ул татар халкының рухын саклауга көч куя. Үзара аралашканда без әлегә юнәлешләрдә бер-беребезгә терәк була алганыбызны аңладык. Юк, мин татар милли хәрәкәте активистына әверелмәдем, Фәрит тә, туры мәгънәсендә әйткәндә, елгалар саклаучысына әйләнмәде. Һәрберебезнең үз юлы, үз көрәше. Әмма без икебезгә бергә җиңелрәк икәненә төшендек», - диде ул. 

Әлеге пар турында тулырак язма тиздән «Интертат» сайтында чыгачак. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Чулпан Йосыпова: «Ирем миңа кызына караган кебек яратып карый»

Җырчы Чулпан Йосыпованың да ире үзеннән 16 яшькә зуррак. 

Трубканы башта җырчының тормыш иптәше, концерт директоры Фидан алды. Форсаттан файдаланып, яшь аермасы турында сораша башлаган идем. «Яшь аермабыз булуы турында уйлаганым юк, кайвакытта гына Чулпанның яшьрәк икәне искә төшә», - дип куйды Фидан. Аз сүзле икән үзе, бик нык теңкәсенә тиюемә карамастан, кайсы очракларда искә төшкәнен тәки әйттерә алмадым. 

Чулпанннан исә өлкәнрәк ир-ат белән  никахлашуына әти-әнисе, туганнарының мөнәсәбәте нинди булуы белән кызыксындым. 

Без өйләнешкәнгә беркем бер сүз әйтмәде. Беренчедән, минем әти белән әнинең дә яшь аермасы төп-төгәл 16 ел. Алар тарафыннан Фидан җылы кабул ителде. Үзем исә бу турыда уйлап та карамадым. Аллаһка шөкер, бик матур гына яшәп яткан көнебез. Минем электән иремнең үземнән өлкән булачагын күңелем сизә иде. Аннан кызлар тормыш иптәшләрен әтиләренә охшатып сайлый дип әйтәләр бит. Әни белән әтинең дә яшь аермалары зур булгач, үземнән олырак кешегә чыгачагымны чамалый идем. 

Аның өлкәнрәк булуы сәбәпле кыенлыклар килеп чыкканы юкмы?

Юк. Киресенчә, аның тормыш тәҗрибәсе күбрәк, аякка баскан, дөнья күргән дигәндәй. Фидан бик сабыр, кешелекле, яшьләр кебек башы китеп тә йөрми. Миңа кызына караган кебек яратып карый ул.

 

Фото: © Рамил Гали

 Ә сез үзегезне аның кызы кебек хис итмисезме?

Юк, нигәдер миндә андый кичерешләр юк. 

Фиданга энергия бирәсездер, Чулпан. 

Әлбәттә, яшь хатынга өйләнү ир-ат өчен бик файдалы. Шулай ук хатын-кыз өчен дә. Чөнки күпчелек ирләр хатыннары картая башлагач читкә йөри башлыйлар. Бу очракта ул ягы өчен кайгырмаска буладыр. 

Күз алдымда яшь аермалары зур булган әти-әнинең уңай мисалы бар, шуңа да мин тыныч. Хәзер карыйм да, әтинең өлкәнрәк икәне сизелми дә кебек. Әти картаймый, ә әни, хатын-кыз өчен моны ишетүе авыр булса да, азрак олыгаеп китте. 

Шәфәгать Салихов: «Мин аны картайтам…»

Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның да тормыш иптәше белән яшь аермасы 20 ел булган. Мәрхүм музыкант бу хакта 2014 елда ТНВ телеканалында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруына килгәч сөйләгән.

«Икенче тапкыр өйләнгәндә миңа 38-39 яшь иде. Ә Ларисага тулыр-тулмас 20 яшь. Ул студент. Иптәш кызлары чыкма, карт бит инде ул, диделәр. Минем иптәш малайлар кайберләре шулай ук өйләнмә, яшь бит әле ул, тора алмассыз, диде. Өйләнешмәгез диючеләрнең яртысы аерылышып, таралышып бетте. Без һаман яшибез әле. Мәхәббәттә яшь кенә роль уйнамый, дип саныйм. Бәлки ул мине яшәртәдер, картаерга ирек бирми. Тик мин аны картайтам…» - дигән ул интервью барышында. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Шәфәгать абыйның вафатыннан соң биргән әңгәмәсендә тормыш иптәше Лариса яшь аермаларының аз гына да сизелмәвен ассызыклаган. «Холыкларыбыз да туры килгән иде. Без шундый яратышып яшәдек, белсәгез! Карашларыбыз, хыялларыбыз бер иде. Минем әтием үлгәндә миңа өч ай иде. Шәфәгать минем өчен әти дә, ир дә була белде», - дигән ул. 

Җырчы Ренат Ибраһимов мәхәббәте

Җырчы Ренат Ибраһимов өч тапкыр өйләнә. Артист беренче тормыш иптәше Тамара белән 14 ел бергә гомер кичерә. Әлеге мөнәсәбәтләрдән парның ике кызы туа, тик соңрак язмыш артистны Альбина исемле хатын-кыз белән очраштыра. Ул да аннан яшьрәк була. Альбина белән җырчының хисләре шунда ук кабынып китә, яшерен, романтик очрашулар башлана. Озак та үтми, Ренат Ибраһимов беренче хатыны белән аерылышып, гомер сукмагын яңа мәхәббәте белән бәйли. 

Альбина белән җырчы 25 ел тату гомер кичерә, кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Гаиләсе читтән имин кебек күренсә дә,  җырчы  «Судьба человека» тапшыруында хатыны белән инде күптәннән аерылышырга җыенуын, әмма бу адымны ясарга кыймыйча йөрүе турында сөйләгән. 

Картайган көнендә хатын-кызлар белән илһамланучы Ренат Ибраһимов яңадан гашыйк була. Җырчының яңа романы күпләрне аптырашта калдыра, әлбәттә. Чөнки алар очраша башлаган вакытта официантка булып эшләүче Светланага нибары 20 яшь була. Ул җырчыдан 40 яшькә кече. Әмма яшь аермасы Ренат Ибраһимов белән Светланага өйләнешергә комачаулык итми. Яңа хатыны җырчыга тагын дүрт бала бүләк итә, дип яза «StarHit». 

Психолог Илсөя Борис: «Яшь аермасы зур булган гаиләләрдә алдан күренмәгән проблемалар юк түгел»

Психолог Илсөя Борис сүзләренчә, мондый мөнәсәбәтләрнең очы, иң беренче чиратта, балачактагы нинди дә булса җәрәхәтләргә (травма) барып тоташа. 

Әгәр хатын-кыз үзеннән күпкә өлкән ир-атка тартыла икән, димәк, кызның әтисе булмаган яисә булып та бала аннан үзенә кирәк кадәр игътибар, наз һәм ярату алмаган. Кызның яшьтәш егете юктан да тавыш чыгарып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, үзен бик мәгънәсез тотарга мөмкин. Ә өлкәнрәк яшьтәге ир-атның холык-гамәлләре яшь егетнекеннән һичшиксез аерыла. Аларның эчке дөньясы баерак, сөйгәненә игътибар бирергә, күңелен күрергә өйрәнгән, чөнки башка хатын-кызлары да җитәрлек булган. Өлкәнрәк ир заты тынычлык ярата, гаилә кадерен ныграк белә. Кызны шул сыйфатлары белән җәлеп итә. 

Әмма мондый мөнәсәбәтләрдә алдан күренмәгән проблемалар да аз түгел. 

Шуларның беренчесе - ир белән хатын арасында тулы бер дәвер булу. Үзеңнән 30 яшькә өлкәнрәк ир-атка кияүгә чыкканда, аның  энергиясе синекенә караганда тизрәк бетәчәгенә, кызыксынуларыгыз төрле булачагына әзер торырга тиешсең.

Интим мәсьәләләргә тукталсак та, өлкән яшьтәге ир-ат яшь хатынының барлык теләкләрен кәнәгатьләндерә алмаска мөмкин. Яки аларның тормышында интим бар, әмма ул ире белән яшь егет белән булгандагы кадәр хис-кичерешләрне ала алмый. 

Андый ир-атның эштән кайткач ятып ял итеп аласы, ә хатын-кызның дөньяга чыгасы, кая да булса барасы, күңел ачасы килә. Менә шундый вак нәрсәләр дә проблема тудыра. Аларны ир-ат хатынына тулысынча ышанып, күңел ачу урыннарына иптәш кызлары белән җибәрү юлы белән хәл итәргә мөмкин. 

Өлкәнрәк ир-атлар яшь хатынга өйләнгәндә аны принцесса итеп кабул итә, кызын караган кебек кайгыртып яши. Ләкин бу принцессаның көннәрдән бер көнне патшабикигә әверелүе, ир-ат фикере белән исәпләшми башлавы, алга таба аны ташлап китүе дә бар. Әгәр ир-ат психологик яктан үзгәрми, үсешкә омтылмый икән, яшь хатынына тора- бара аның белән күңелсез була башлаячак. Шуңа күрә мондый гаиләләрдә ир белән хатынның бергәләп җитлегүе, бергәләп үзгәрүе мөһим аспект. 

 

Фото: © Илсия Борисның шәхси архивыннан

Алла Пугачева белән Максим Галкин мисалын карасак, Галкинның үз яшенә караганда күпкә акыллырак һәм зирәгрәк булуы сизелеп тора. Галкин Пугачевага әле алар таныш булмаган, Алланың сәхнә йолдызы булып балкыган чорында ук гашыйк булгандыр, мөгаен.  Бу шулай ук Максим Галкинның балачагында әнисеннән тиешле игътибарны алып бетермәве белән бәйле. 

Хатын-кыз үзен эчке кичерешләре буенча яшь хис итсә, аның  яшь  егет белән торуы норма санала. Даими якынлык, хисләр өермәсе - бу  хатын-кыз өчен файдалы да әле. Әмма мондый мәнәсәбәтләрдә дә, егет хатын-кыздан әнисеннән алмаган энергияне алып бетергәч тә башкаларга күз сала башларга мөмкин. Хатын-кыз мөнәсәбәтләрнең менә шундый кискен борылыш алу мөмкинлеген белеп, аңа әзер торырга тиеш. 

Өлкәнрәк яшьтәге ирләрне үсмер чакта финанс проблемалары белән очрашкан хатын-кызлар еш сайлый. Акчасызлык, фәкыйрьлек аны шул дәрәҗәдә туйдырган ки, ул яңадан андый тормыш белән яшәргә теләми һәм аңлы рәвештә акчалы ир-ат янәшәсендә булырга омтыла. Ләкин алда әйтүемчә, яшь хатын-кызга тора-бара ире янәшәсендә күңелсез була башларга мөмкин. Ир-ат акылы белән моны аңлый, шуңа да аның күңелендә хатыны үзенә башканы табар дигән эчке курку яши. 

Тормышта 18 яшьлек кызның үзеннән 20 яшькә өлкән ир белән никахлашып, искиткеч гаилә булып яшәгән мисаллары да бихисап. Кризис мизгелләрен генә дөрес итеп үтәргә кирәк. Әгәр дә ир-ат хатын-кызның барлык ихтыяҗларын кәнәгатьләндерә икән, нигә әле тәвәккәлләмәскә ди? Ихтияҗлары дигәндә, хатын-кызлар меркантиль дип аңларга кирәкми. Бу тормышта бернинди тусовкалар яратмаган, гаилә тынычлыгы мөһим булган, яшь егетенең һәрвакыт каядыр йөргәненнән гарык кызлар да бик күп. Өлкәнрәк ир-атны алар бик теләп сайлаячак. Мин, мәсәлән, хатыны секс яратмаган, ә ире өчен бу мәсьәлә бик мөһим булганга аерылышкан парларны беләм.  Әгәр ул хатын-кыз янәшәсендә өлкән яшьтәге ир-ат булса, алар менә дигән итеп яшәгән булырлар иде, - дип сөйләде Илсөя.

Илдар хәзрәт Хәмидуллин: «Диндә бу мәсьәлә буенча тыюлар юк»

Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин сүзләренчә, динебездә бу мәсьәлә буенча тыюлар юк.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмнең тормыш юлына күз салсак, аның беренче хатыны Хәдичәнең пәйгамбәребездән күп яшькә өлкәнрәк булуын күрербез. Алар никахлашканда Пәйгамбәребезгә – 25, Хәдичәгә 40 яшь була. Ә хәзрәти Гайшә, киресенчә, пәйгабәребездән күпкә кечерәк иде. Шуңа күрә бу мәсьәләдә нинди дә булса кагыйдәләр юк. Әмма  Пәйгамбәребез хатын-кызны матурлыгына байлыгына, динлелегенә карап алу хәерле була дип нәсыйхәт бирде. Ир сайлаганда да, хатын сайлаганда динлелегенә игътибар итәргә кушты», - диде Илдар хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100