Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Габделфәт Сафинның әтисенә - 100, Татар Танаен су басу, коточкыч һәлакәт

Бу атнада чыккан иң укылышлы, иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Габделфәт Сафинның әтисенә - 100, Татар Танаен су басу, коточкыч һәлакәт

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы халкы: «Бер-бер артлы балаларны күмәбез...»

10 апрельдә кичке 11нче яртылар тирәсендә Казанның Танк урамында көчле һаләкәт булды. «Лада» машинасы баганага бәрелеп, урталай диярлек бөкләнгән. Автомобильдә булган яшьләр барысы да Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылыннан.

Машина белән 18 яшьлек Ранель идарә иткән. Ул югары тизлектә бордюрга менгән, аннары машина баганага килеп бәрелгән. Ранель һәм 21 яшьлек пассажир кыз Диана һәлакәт урынында ук үлгән. Зыян күргән 19 яшьлек Данилны һәм 17 яшьлек Камилланы авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр. Соңрак Республика клиник хастаханәсендә Данилның да авыр имгәнүләрдән вафат булганы хәбәр ителде.

Фаҗига хакында Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллина белән сөйләштек. Ул Ранельның әнисе Айгөл белән күрше кызлары булып бергә үскәннәрен, балаларын да бергә үстергәннәрен әйтте. Кичә Ранельны, Диананы җирләгән булсалар, бүген Данил белән бәхилләшәләр.

«Исән калган кыз Камилла һәм Диана – туганнан туганнар, аларның әниләре бертуган. Ранель белән Данил – якын дуслар, бер класста укыдылар, бергә яшәделәр, техникумда да бергә укып, бергә эшләделәр. Балалар барысы да бик акыллылар иде.

Бөтен авыл, район өчен стресс бу. Бөтен авыл шулай йөри бу көннәрдә: бер-бер артлы балаларны күмәбез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фатих Сибагатуллин: «Казан урамына Жириновский исемен бирергә була»

ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге Казан хакимиятеннән партия лидеры «ил өчен 30 ел эшләгән» мәрхүм Владимир Жириновский хөрмәтенә шәһәр урамнарының яки скверларының берсенә аның исемен бирүне сорады. 2007-2021 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин бу фикерне хуплавын белдерде.

 Үзәк булмаган урамга, бик зур булмаган паркка Жириновский исемен кушалар икән – мин каршы түгел. Язучыларның исемнәрен урамнарга бик күп бирәләр бит. Нәрсә булса да, ЛДПР халык сайлаган партия. Демократия дибез, аны безгә кадәр җиткергән кеше Жириновский булды бит инде. Халыкның фикерен белергә дә, урам исемнәре кушу буенча комиссия бар бит, шул хупласа, бирергә була.

 Владимир Жириновский «татарларны һәм башкортларны Монголиягә куам дип әйткән кеше, моңа ничек карыйсыз?

 Кызып киткәндә нәрсә әйтелмәс? Кызып киткән чакта әйтелгән, татарларны шулай итәм сүз белән генә нәтиҗә ясарга ярамый. Монголия турында әйткән фикер ул шул формада гына булган.

Мин депутат чакта РФ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнен билгеләп үтәргә мине Дәүләт Думасы каршысындагы «Мәскәү» ресторанына чакырды. Анда Жириновский да бар иде. Ул минем янга килде дә: «Фатих, мөфтигә әйт әле, миңа татарлар турында шулай [Монголиягә куам дип] әйткән дип кырын карыйлар, без бит бик дус татарлар белән, без синең белән дус бит», ди. Мин: «Борчылмагыз, мөфти дә дөрес аңлар», - дип көлештек.

Жириновский Ислам динен дә, төрек телен дә әйбәт белә. Минем үземә шәхсән һәм татарларга карата бернинди каршылыгы булмады.

 Урам исемнәрен Казан, Татарстан өчен нидер эшләгән кешеләргә бирелә. Бу яктан караганда, Жириновский Татарстан өчен нәрсә эшләгән?

 Мин аны Татарстанга гына түгел, Россиянең мәнфәгатьләрен дөньякүләм яклаудан кала кемгәдер яхшылык эшләгән кеше дип санамыйм. Мин аны Ленин бабай белән чагыштырам. Ленин бабай белән килеп чыгышына кадәр охшаш. Ленин бабай да гомерендә бер эш эшләмәгән, берни оештырмаган, бер оешма җитәкчесе дә булмаган, бер кешегә хезмәт хакы да түләп карамаган.

Татарстанга нәрсәдер эшләгәнме дип карасаң, Татарстан үзе эшлибез, Аллага шөкер, безгә мишәйт кенә итмәсеннәр. Алай карасаң, без моңарчы урам исемнәре биргән кешеләр Татарстан өчен нәрсә эшләгән? Бик күп бернәрсә дә эшләмәгән кешеләрнең исемнәре дә бирелә бит. Нурлатта минем кадәр эшләгән кеше юк, минем исемне биргән кеше юк әле.

Ленин бернәрсә эшләмәсә дә, теләсә кайсы зуррак авылның урамы да Ленин урамы атала. Нурлатка кергәндә Карл Маркс урамы. Ул Нурлат өчен нәрсә эшләгән? Казанда Париж Коммунасы урамы. Париж Коммунасы безгә нәрсә биргән? Ул урамга татар театрын оештырган, Нурлат районы кешесе Габдулла Кариев исемен бирик, дидем. Аны бирмәделәр.

Ә Жириновский бездә сайлана, халык сайлый аның партиясен. Шуңа күрә исемен бирергә була.

 Жириновскийга урам исемен бирү татарда каршылык китереп чыгарачак татар җәмәгатьчелегендә.

 Татар турында шулай дип әйткәннән чыгып каршы чыгуны дөрес дип санамыйм. Андый партияләр булырга тиеш.

ЛДПР партиясенә кем киләсен белеп булмый, шуңа күрә монда тавышланырга кирәкми. Әгәр ул партия бөтенләй кирәкмәсә, аны ябып куйган булырлар идеме.

«Бердәм Россия» партиясенә дә ЛДПРдан өйрәнерлек әйберләр бар иде. Кешенең «Бердәм Россия» әгъзасы икәнен дә белмиләр, ЛДПР партиясе депутатларының «ядреный». КПРФ та көчле депутатлар юк. ЛДПР депутатлары мине «абый» дип йөртәләр иде, мин аларныкы булмасам да. Алар юк-барны депутат итеп куймый. 

Аннары без әдәбият-сәнгать өлкәсендәге кешеләрнең исемнәрен урамнарга бик күп бирәбез - язучы, композиторларны... Ә аларның халыкка керткән өлеше күпме икәнен уйлаган кеше бармы? Хезмәт кешесенең исемнәрен бик бирмибез бит. Менә Татарстанның нефте белән яшибез, яшәү чыганагы шуннан. Акча ягы да шуннан. Гариф абый 62 ел элек «Хәзинә» романын язды, шуннан соң нефтьчеләр турында нәрсә язылды?

Татар Танаен су баскан: «Безне кем дә булса ишетсен иде»

Яшел Үзән районы Татар Танае авылының кайбер йортлары су эчендә утыра. Идән асты тулы су, кемнең идән өстенә дә чыккан, күршегә көймәдә йөзеп барасы, тавыклар салда йөзә, салдан төшеп киткәннәре аякларын өскә күтәреп йөзеп йөри...

Татар Танаена якынлашканда ук тирә-як диңгез кебек иде. Авыл Шналы (Шеланда) һәм Гөбенә елгалары арасында утыра. Гөбенә ярларыннан ташып чыккан, бөтен үзәннәргә җәелеп киткән. Бер җирдә асфальт юл да су астында калган, тик машина белән узып була. Авылга таба борылгач та шаккаттым. Бакчалар су астында, парниклар менә-менә йөзеп китәргә тора.

Авылның актив карты - Рәшит абый Габдерәхимов. Аның белән сөйләштек.

 Соңгы елларда су бакчага гына керә иде. 2018 елда бик каты су басты, идән өстенә үк чыкты. Өйдә итек киеп йөрдек. Быел чыгарга ике сантиметр тирәсе калган иде, күршеләрдә идән өстенә чыкты. Төнлә тагын күтәрелер шул. Төне буе йокламадык, эч поша, - ди Рәшит абый.

Ишегалдыннан чоланга кердек, анда да су тулган. Ал, төсе уңган диван, суыткыч су эчендә утыра. Су бусагага җитәргә әз генә калган. Чоланнан арткы бакчага чыктык. Анда бал кортлары мыжлап тора. Аларның ояларын да кисмәк өстенә күтәреп куйганнар. Тирә-як диңгез кебек. Салам кисәкләре, таяк кебек чүпләр, такталар йөзә.

Су киткәч калган пычракны күрсәгез иде, чистартып бетерә торган түгел, - ди Рәшит абый.

Бал кортлары яныннан әкрен генә узып, мунчага кердек. Ишек төбендә су тагын да тирәнрәк иде. Кергәндә баскычка абынып киттем, Рәшит абый тотып калды. Су астында «чурт» та күренми. Йөзә дә белмәгәч, куркыныч булып куйды. Мунча чоланында дә сабын савытлары йөзеп йөри. «Ярый әле су басканчы мунча кереп калдык. Үзен су баскан кеше генә аңлый безнең хәлне. Мин дамба турында сөйли башлагач, каршы чыгучылар да бар, нәрсәгә кирәк инде диләр, ә аларны су басмый. Мин мәчеткә тәравих намазына да итектән барам. Кем дә булса ишетсен иде безне, - ди Рәшит абый.

Репортажның тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахманга 100 яшь: «Окопта көчкә исән калдым, тоткынга эләктем...»

31 мартта Татарстанның Халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман абыйга 100 яшь тулды. «Интертат» хәбәрчесе юбиляр янына барып, аның яшьлек хатирәләрен барлады. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән, әсирлектә булган, кайткач төрмәләрдә утырган ветеранның язмышы бик тә гыйбрәтле.

«Армиягә 1941 елның 10 августында киттем. Башта безне, Арчадан киткән дүрт егетне, Саратовка җибәрделәр. Анда әзерлек үттек, кыш көне палаткада торып, землянкалар казыдык. Бераздан безне Иваново өлкәсенә күчереп, парашюттан сикерергә өйрәттеләр. Һава десантында хезмәт итә алмадык, чөнки безнең армия чигенә барды. Чигенгәндә парашюттан сикерүчеләр кирәк түгел. Барыбызны да мотострелковыйга күчереп, Сталинград фронтына җибәрделәр.

Сталинградка җитәрәк, безнең поезд үтәсе юлга һавадан бомба ташладылар. Поезддагы бөтен коралны җәяү алып киттек. Бер әрҗә тулы патронны ике кеше тотып, җәяү сиксән километр юл үттек. Көндез барып булмый иде. Ике төн эчендә тиешле пунктка коралларны алып барып җиткезә алдык, тик аларның кирәге генә чыкмады. Без барып урнашканның икенче көнендә каршыга дошманның танклары тезелешеп килә иде инде. Бик күп солдатлар снаряд шартлаган чокырларда, окопларда күмелеп калды. Бик коточкыч күренеш иде анда. Кемнең кайда ятып калганын белә торган түгел иде. Үзем гомерем бетмәгәнлектән генә исән калганмындыр.

Танклар килер алдыннан без җиде кешегә окоп казыдык. Бөтенебез бергә төшеп карасак, кечкенә булган. Миңа шуның янында үземә аерым чокыр казыйсы булды. Бер танк безнең янга килде дә, минем чокыр өстеннән узып китте. Кырыйда мылтык ята иде. Ул чәрдәкләнеп беткән. Мин чокыр астында йомарланып яткан килеш калдым. Теге окопка граната ташладылар. Старшина окоп кырыена чыгып үлгән иде.

Дошманнар шулай узып китте. Бераздан берничәсе кире борылып килде. Бер танк безнең янда туктады да, аннан ике кеше чыкты. Берсе старшинаның өр-яңа мылтыгын алып, үлеп яткан солдатның башына атты. Икенчесе минем янга килде. Мине чокырдан чыгарып, каршына бастырды. Баштан пилоткамны салдырып, йолдызын йолкып алды да киредән киертеп куйды. Йолдыз кирәк булган. Танкка утыртып, бер кечкенә авылга алып китте. Анда исән калган совет солдатларын җыйганнар иде. Барыбызны бер ишегалдына кертеп яптылар. Шулай итеп, мин әсирлеккә эләктем.

Лапас артында бәрәңге бакчасы күренә иде. Мин шунда чыктым да, бәрәңге казыган булдым. Сакчы әллә күрде, әллә юк, лапасларга ышкылып диярлек урамның икенче башындагы йортка кердем. Үзем хәзер атарлар дип куркам. Мине йортта карт белән карчык каршылады. Ашарга, эчәргә, өстемә кияргә халат ише кием бирделәр. Уйлашканнан соң, болар мине идән астына яшереп торырга булдылар. Бераздан теге карт немец солдатын ияртеп кайтты. Белсәләр, атарлар дип курыккандырмы инде. Нигәдер бу мине сатты. Тагын теге ишегалдына илтеп яптылар. Шуннан китте инде әсирлек тормышы.

Безне җәяүләп Польшага кадәр алып киттеләр. Рәтләп ашарга да юк, ял да юк. Бик күп җирләр уздык инде. Польшада безне Идел-Урал легионының өченче батальонына куштылар. Мине окоп казуга куйдылар. Фашистлар чигенгән саен, окопларны казый-казый көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җиттек. Балтыйк диңгезенә кадәр чигендек. Чигенер урын калмагач, немец солдатларын һәм әсирләрне пароходка төяп алып киттеләр. Минем тирәнрәк казыган чокырым бар иде. Без, өч әсир, шул чокырда качып калдык. Өч көн яттык шунда. Шуннан соң Кызыл армия килеп җитте. Кайсыдыр солдатлар: «Атарга кирәк боларны», - диләр. Командирлары атарга рөхсәт итмәде. Тикшергәннән соң безне запас полкка җибәрделәр, ә аннан 50нче дивизиягә озаттылар. Дивизия белән Берлинга кадәр барып җиттек.

Әле сугыш бетә дигәндә дә Берлинга җитәрәк безне каты гына утка тоттылар. Армиянең бер өлеше Рейхстагка барып җитте, ә икенче өлеше шәһәргә кергәндә ятып калды. Атыш туктагач, яраланган немец офицерын әсирлеккә алдым да, аның белән урманга кереп, унҗиде фашистны алып чыктым. Аркасына мылтык терәп торгач, үз солдатларына коралны ташлаттырмый чарасы юк иде.

Мин үзем Рейхстагка кадәр барып җитә алмадым, чөнки безнең батальон Берлин урамнарына кергәч, сугыш бетте. Шулай итеп кире борылдык. Без Польша, Чехословакия аркылы җәяү Белоруссиягә кадәр кайттык. Бәхетемә, миңа ат булды. Алман телен бераз белгәч, старшина белән икәү бер кешенең арбалы пар атын алдык. Солдатларның йөген төяп, арбага утырып кайттым.

Белоруссиягә кайткач, Берлинны алган өчен, Ватан сугышында җиңгән өчен медальләр тапшырдылар. Бөтен кешене дә өйләренә берьюлы кайтармадылар. Башта өлкәнрәкләр кайтты, аннары чират безгә җитте. Мин авылга 1946 елның көзендә кайтып төштем...» - дип язмышын сөйләде Габдрахман Сафин.

Язманың тулы вариантын уку өчен сылтама буенча керергә мөмкин.

«Сөембикә манарасы йөз елдан соң авып төшәргә мөмкин»

«Сөембикә манарасы аяныч хәлдә, астагы кирпечләре җимерелә, туристлар ярыклар ясап, тимер акча, язулар тыгып китә», - дип чаң сугып мөрәҗәгать итте редакциягә укучыбыз. «Интертат» «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Забиров белән манараның кайчан төзелгәне, ни сәбәпле авыушын һәм кайчан аварга мөмкин икәнен белеште.

Рөстәм абый, Сөембикә манарасының кайчан төзелгәнен бәлки Сез әйтерсез? Шул җавапны ишетергә дип өметләнеп килдем.

– Кол Шәриф мәчете төзелгәнче Сөембикә манарасы озак вакыт республиканың төп символы булып торган иде. Бина XVIII гасыр башында каравыл манарасы буларак төзелгән дигән фараз бар. Төгәл даталарны әле беркемнең дә әйткәне булмады. Тарихчылар әлегә кадәр әйтә алмый.

Казан шәһәре планында бу корылма беренче тапкыр 1717-1718 елларда, ягъни Петр I идарә иткән чорда гына барлыкка килә. Архитектор Сергей Саначин картографик һәм язма чыганакларны анализлау нәтиҗәсендә, манара төзелергә мөмкин вакытны 1694-1718 еллар дип билгеләп карый.

Димәк, Сөембикә ханбикәбез манарадан сикермәгән?

– Юк, бу риваять кенә. Әдәбиятта беренче тапкыр «Сөембикә манарасы» атамасы 1832 елда Казанның «Заволжский Муравей» журналының дүртенче санында чыга. Тора-бара ул гомумкулланышка кереп китә. Татар телендә «Сөембикә манарасы» исеме XIX гасырдан да иртәрәк телгә алынмагандыр. Баштарак татар телендә манара «Хан мәчете» дип аталган.

Манараның урнашкан урыны Кирмәннең иң бөек ноктасында диярлек. Благовещение соборы аннан бераз гына өстәрәк.

Бу җирләрдә кеше таш гасырлардан ук яшәгән. Кирмәндә яшәгән халык өчен күзәтеп тору да мөһим булган.

Казан - стратегик яктан мөһим җирлек. Кирмән урнашкан таудан елгадан йөзеп килгән дошманнарны яхшы күзәтеп булган. Гадәттә, һөҗүм итүчеләр елга буйлап йөзгән, шәһәргә һөҗүм иткән, талаган һәм кире йөзеп киткән. Манара ноктасыннан 40 чакрымга кадәр күренеш ачылган. Шул позициядән бинаны күзәтү манарасы дип санау отышлы.

Бинаны Сөембикә төзеткән дигән сүзләрне дә кире кагасыз булып чыга.

– Әйе. Манараны Сөембикә дип атау кайчан башланганын әйтүе авыр. Явыз Иван Казанны яулап алганчы Кирмәндә биш мәчет булган. Кол Шәриф мәчетенең аерым зур өч катлы таш мәдрәсәсе булган. Шуңа да татарларның Кирмәндә татар мәдәнияте белән бәйле бинаны күрәселәре килгән.

Шуңа күрә бу манараның Казан ханлыгы заманыннан сакланып калган бердәнбер бина булуы турында риваять чыккан, соңрак XX гасыр башында мөселман-татар милли хәрәкәте барлыкка килгәч, 1918 елның февралендә Үзәк мөселман комиссариаты инициативасы белән, мөселманнарга Казандагы милли тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен - Сөембикә манарасын һәм Оренбургтагы кәрвансарайны кире кайтару турында Совнарком декретлары имзалана.

«Правда» газетасы 1918 елның 14 мартында Казан мөселман халкына манараны тантаналы рәвештә тапшыру турында хәбәр итә. Шул ук вакытта анда Россия гербын ярымайга алмаштыралар (ике башлы бөркетне 1730 елда урнаштырганнар дип исәплиләр). 1930 елларда дәүләт сәясәтенә бәйле ярымай манарадан алына.

Үзгәртеп кору чорында татар җәмәгатьчелеге үтенече буенча манара түбәсенә янәдән алтын ярымай куелды.

Риваять халык арасында шулкадәр киң тарала, XX гасырның урталарына кадәр Казанның юл күрсәткечләрендә манараны Казан ханлыгыннан калган бина дип йөрткәннәр. Мәсәлән, манара Сөембикәнең 1549 елда үлгән ире Сафагәрәй истәлегенә төзелгән, имеш. Башка риваятькә күз салсак, манара Явыз Иван боерыгы буенча, 1552 елда Казанны алганнан соң җиде көн эчендә (аның җиде ярусы бар) төзелә һәм ханбикә Сөембикә җиденче каттан җиргә сикерә.

Икенче версиядә, Явыз Иван Сөембикәне кияүгә алырга тәкъдим итү бүләге буларак, бинаны төзетә, ди. Мондый риваятьләр чынбарлыктан бөтенләй ерак.

Безгә бу риваятьләрне кире кагарга туры килде, чөнки моның дөреслеккә туры килмәвен раслый торган документлар табылды. Манараны Сөембикә төзетмәү турындагы фактны күңелсезләнеп кенә халыкка җиткердек.

Сөйләшүебез Сөембикә манарасының авышуына таба килеп җитте...

– Манараның авышуы турында беренче күзәтү 1910 елда теркәлгән була. Бина 39 сантиметрга авышкан дип исәпләп чыгаралар һәм металл корылма белән ныгытмакчы булалар. Соңрак 1913, 1941 елларда күзәтүләр ясалган. 1947 елдан ике елга бер тапкыр яхшы һәм начар һава шартларындагы үзгәрешләрдә күзәтү ясала.

1985-1990 елларда манараның нигезен 20 метр озынлыктагы буроинъекцион тимер-бетон субайлар кагып ныгыттылар. Субайларның очы известьташка (доломитка) таяна. Тик ныгыту эше ахырына кадәр башкарылмады, авышу туктады дип, эш ТАССРның Мәдәният министрлыгы карары белән туктатылды. Ныгытудан соң манараның авышуы, чыннан да, кимеде. Ләкин ул ава барудан туктамады.

1993-2020 елларда манара тагын 10 сантиметрга авыша, гомуми авышу 2,08 метр тәшкил итте (елына уртача 3,7 мм). 2001 елда Казах баш архитектура-төзелеш академиясе фәнни-тикшеренү эшләре үткәрде. 2013 елда манараның җир өсте өлешендәге төзелеш конструкцияләрен өйрәнгәннән соң, техник нәтиҗә ясалды. Аны ике томлык китап итеп тә чыгардылар. Исәпләүләр буенча, җимерелү куркынычы янарлык кадәр авышу 2 метр 45,3 миллиметрны тәшкил итә. Ул шушы авышуга йөз елдан соң җитәчәк. Тагын йөз ел калды…

Шуңа күрә ныгыту эшләрен дәвам итәргә кирәк, ул кирәкле эш. Реставрацияләү проектын 2015 елда «Татинвестгражданпроект» эшләгән иде. Реставрацияләү өчен 5,9 млн сум акча бүлеп бирелде.

Россиянең Мәдәният министрлыгына «Архитектура һәйкәлләре» секция утырышында килештерүгә тәкъдим иткәндә кайбер кисәтүләр ясалды. Аларны хәл итәргә кирәк иде. Кызганыч, алар әлегәчә хәл ителмәгән. Без бу хакта ел саен әйтә киләбез. ГУП «Татинвестгражданпроект» проект документларын киредән җибәрмәде.

Быел бу ситуация хәл ителер, көймә урыныннан кузгалыр дип өметләнәм. Бинаның нигезен тирәнгә төшеп ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Чөнки манараның кеше тотып карый торган өлеше дә инде яхшы хәлдә түгел.

Сезнең күзаллаулар буенча, Сөембикә манарасы җимерелеп төшә аламы?

– Әгәр дә ул шундый халәткә кала икән, ихтимал, манараның өске ике яки өч каты гына җимерелер. Әлбәттә, бина тулаем җимерелеп төшмәячәк, чөнки аскы яруслары зур. Ул яруслар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә түгел.

Бина көнчыгышка, бераз көньяк-көнчыгышка таба авып төшәчәк.

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100