Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Танаен су баскан: батып үлгән тавык, төзелмәгән дамба, килеп тә карамаган «глава»

Яшел Үзән районы Татар Танае авылының кайбер йортлары су эчендә утыра. Идән асты тулы су, кемнең идән өстенә дә чыккан, күршегә көймәдә йөзеп барасы, тавыклар салда йөзә, салдан төшеп киткәннәре аякларын өскә күтәреп йөзеп йөри. Ташу астында калган авылдан - «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
Татар Танаен су баскан: батып үлгән тавык, төзелмәгән дамба, килеп тә карамаган «глава»
Гөлүзә Ибраһимова

Татар Танаена якынлашканда ук тирә-як диңгез кебек иде. Авыл Шналы (Шеланда) һәм Гөбенә елгалары арасында утыра. Гөбенә ярларыннан ташып чыккан, бөтен үзәннәргә җәелеп киткән. Бер җирдә асфальт юл да су астында калган, тик машина белән узып була. Авылга таба борылгач та шаккаттым. Бакчалар су астында, парниклар менә-менә йөзеп китәргә тора.

Авылга кергәнче башта Гөбенә елгасы аша күперне уздык. 

Татар Танаена керә торган төп юлдан уң яктагы урам очларын су баскан. Ул башта күл дә бар икән. Хәзер күле, елгасы, авыл бурамы – барысы бергә тоташкан. Авылда барысы буеннан буена дүрт урам бар.

Авылның актив карты - Рәшит абый Габдерәхимов. «Карты» дияргә тел дә әйләнми. 75 яше белән барса да, Рәшит абый - бик актив һәм позитив кеше. Ул шул күл янында ук яши. «Беренче тыкрыктан уңга борылыгыз да, суга кадәр килегез», диде ул.

Килер алдыннан ук үзем белән итек алыргамы, дип сораган идем. «Кыска итек кенә коткармас, - дип көлде. - Озын балтырлы бутый әзерләп куярмын».

«Кеше килгән саен итек белән каршы алам»

Су янына килеп туктагач, үземә дә көлке булып куйды, ул итек ни бар, ни юк бу су өчен. Йортлар су эчендә утыра. Суны ера-ера озын балтырлы итектән Рәшит абый чыкты. «Менә шулай яшибез инде», - дип елмайды.   

- Соңгы елларда су бакчага гына керә иде. 2018 елда бик каты су басты, идән өстенә үк чыкты. Өйдә итек киеп йөрдек. Быел чыгарга ике сантиметр тирәсе калган иде, күршеләрдә идән өстенә чыкты. Төнлә тагын күтәрелер шул. Төне буе йокламадык, эч поша, - ди Рәшит абый.

Эскәмиягә кояшка суган орлыкларын тезеп куйганнар, алар да су астында калган булган.

Күршеләренең идәненә дә чыккач, алардан соңгы ике йортта бөтенләй хәлләр мөшкелдер инде, тик ул йортларда яшәмиләр. Каршы яктагы кызыл кирпеч йортка да юл су аша гына.

Безнең янга велосипедта бер апа килде. Ул икенче очта яши, быел аларга су кермәгән, ә былтыр Шналы елгасы бәреп кергән булган. «Быел да шаулап килде, әмма йортларга кермәде», - ди ул. Быел бөтен кызык авылның бу очында. Без сөйләшеп торганда, чапыр-чопыр килеп, кыр үрдәге суга төшеп утырды. Ул яктан иптәшләренең тавышы килеп тора иде.

Рәшит абый миңа дип итек әзерләп куйган иде - сазлыкларда йөри торган озын балтырлы итек, балтыры муенга җитә! Гараж ишек төбендә аяк киемен алмаштырдым. Итекнең берсенә генә дә мин тулысынча сыеп бетә алам. Итекнең аскы ягы катырак, ә өсте йомшак резинадан ясалган, шул шуып төшмәсен өчен, Рәшит абый ике балтырындагы каптыргычка түк җебе бәйләде дә, минем муен аша үткәрде. Кечкенә вакытта бияләйләр югалмасын өчен резинка бәйләп куялар иде бит әле, шуның кебек булды, җеп кенә бераз муенны кисә.

Машина йөртүче Игорь абыйга да кызык булды, Рәшит абый аңа да итек бирде. Ул да аңласын өчен, русчалы-татарчалы сөйләде. Тезелешеп, хуҗа кеше артыннан кереп киттек. Бер кулымда телефон, икенчесендә пәлтә белән күлмәк чабуы. Тырыша торгач, чабуларны да балтырга тутырып куйдым. Капка янында су әз генә тездән өстәрәк иде, ә ишегалдында минем боттан булды. Итекнең йомшак өлеше су басымы белән кысылды.

Мин җирне аяк белән капшый-капшый гына барганны күргәч, Рәшит абый: «Ишегалдына таш җәйгән, батмый, курыкмагыз», - диде. Чапыр-чопыр кереп киттек.

Кеше килгән саен итек белән каршы алам. Хатыным чыгып йөрми, өйдә генә тора, - ди ул.

«Юл булу әйбәт, әлбәттә, әмма хәзер су баса»

Ишегалдыннан чоланга кердек, анда да су тулган. Ал, төсе уңган диван, суыткыч су эчендә утыра. Су бусагага җитәргә әз генә калган. Чоланнан арткы бакчага чыктык. Анда бал кортлары мыжлап тора. Аларның ояларын да кисмәк өстенә күтәреп куйганнар. Тирә-як диңгез кебек. Салам кисәкләре, таяк кебек чүпләр, такталар йөзә.

- Су киткәч калган пычракны күрсәгез иде, чистартып бетерә торган түгел, - ди Рәшит абый.

Бал кортлары яныннан әкрен генә узып, мунчага кердек. Ишек төбендә су тагын да тирәнрәк иде. Кергәндә баскычка абынып киттем, Рәшит абый тотып калды. су астында «чурт» та күренми. Йөзә дә белмәгәч, куркыныч булып куйды. Мунча чоланында дә сабын савытлары йөзеп йөри. «Ярый әле су басканчы мунча кереп калдык», - ди йорт хуҗасы.

Мунчадан чыккач, Рәшит абый арткы бакчаларны ачып күрсәтте. Ул бакча кайчан кибеп бетәр, ай-яй.

- Бәрәңгене халык белән бергә утырткан юк инде, гел 15 көнгә соңрак утыртабыз. Ул вакытка кешенеке тишелә башлый инде, - ди Рәшит абый.

Бакчадан карагач, су ага торган тишек күренеп тора.

- Гөбенә елгасы бер километрга җәелеп ага иде. Хәзер күпер астында 40 метр ара бардыр инде, менә шушы һәм тагын бер тишек бар. Бер километрга җәелә торган су шул арага ничек сыеп бетсен иде?! Ул юлны утыз ел элек ясадылар, ул хәзер буа кебек булды. Юл булу әйбәт, әлбәттә, әмма хәзер су баса. Бишенче ел инде дамба кору мәсьәләсе буенча йөрим.

Беренче тапкыр администрациягә барганда глава Александр Тыгин иде әле, кабул итте. Соңыннан бер төркем кеше белән килде. Санадылар, тикшерделәр, бары тик дамба гына коткара, диделәр. Тыгин бөтен авылны җәяү йөреп чыккан иде, ә яңа җитәкченең килеп караганы да юк. Барган идем, үзе кабул итмәде, урынбасары янына гына кердем. Урынбасары да, үзе дә килми. Кеше хәленә керә белергә кирәк бит инде. МЧС җитәкчесе Вячеслав Долганов килде кичә. Дамба булыр дип ышандыралар инде. Проект әзер, Казанда экспертизаны узган. Эшләрне башлар өчен Татарстан бюджетыннан акча көтәбез, диләр. Белмим инде булырмы ул акча, менә бит әле дөньяда нинди үзгәрешләр булып куйды, - дип сөйләде Рәшит абый.

«Тавык төнлә суга егылып төшеп үлгән»

Бакчадан сарайга кергәндә бал кортлары оясы янында суда җансыз тавык үләксәсе тибрәлеп тора иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. «Төнлә суга егылып төшкән дә, үлгән», - ди хуҗасы.

Аннан маллар яши торган сарайга кердек. Анда да бер идән тактасы күтәрелгән. Бозау бүлмәсендә су гына, аны күршеләргә кертеп куйганнар. Тавыклар кетәклегендә дә идән такталары шпаллары күтәрелгән. Рәшит абый агач «поддоннар» куйган, алар да суда тирбәлеп тора, тавыклар шундый салда көн күрә. Төнгә дивардагы тишек аша күрше сарайдагы кунакчага керәләр. Теге мескен, төш күргәндә, шуннан егылып төшкән.

Тавыклардан соң ишегалдындагы сарайга кердек. Ул өстәрәк урнашкан, алай да су кергән. Идән астындагы бәрәңгеләрне шунда керткәннәр. «Бөтен әйберне чыгардык, кая куеп бетерергә белмибез, барысын да өсле-аслы шунда тутырдык инде. Язга чыккач шундый тәртипсезлек инде бездә», - ди хуҗа кеше.

Ихатаны йөреп чыккач, өйгә кердек. Яулыгын бәйли-бәйли хуҗабикә Асия апа чыкты. «Ятып торган идем, төне буе йокламадык бит», - диде ул.

«Өйдә юынып та булмый, сулар китми»

Бүлмәдәге паласлар җыелган, диван бүлмә уртасында кирпечләрдә басып тора. Урын-өсләре бер эскерт булып өелеп тора. Идән астындагы бөтен банкаларны чыгарып куйганнар. Идән ярыкларыннан салкын бәреп торганы сизелә. Рәшит абый идән асларын ачып күрсәтте - өчесе дә бугазыннан тулган.

- Идән аслары җәй буе да кибеп бетми, бәрәңге салганда да дымлы була. Әле иптәшемә суны насос белән суырт дигән идем, су китмичә, мәгънәсе юк әле, ди. Ул дамба төзелгәнне күрмәбез инде, аныңча үлеп китәрбез, - дип уфтанып куйды Асия апа.

Тәрәзә төбендә помидор үсентеләре утыра. Тәрәзәдән суга карап утырсаң гына. Су тынычландыра, диләр бит. Борчуның сәбәбе су үзе булганда, тынычландырмас шул.

- Өйдә юынып та булмый, сулар китми. Барысын да алдан ук өзеп куйдык, алайса ул бөтен пычрак сулар кире керә. Пычрак суларны да Рәшит еракка илтеп түгә. Мин бүген чыгарга теләгән идем, чоланда ук баттым, - ди Асия апа.

Сулар кире кергәч, ишегалдындагы бәдрәф тә суда утыргач, кая йөрисез соң, дим.

- Чиләк инде, анысын да еракка илтеп түгә. Чоланда бәләкәй бәдрәф тора иде, анысы да йөзеп киткән. Яңадан кертеп куйдык инде. Урамдагы бәдрәфкә чыгып та булмый, - ди Асия апа.

Бүлмәдә итләр саклана торган зур суыткыч тора. Рәшит абый күршеләр белән сөйләшеп куйган инде. Су керә башласа, аны да бергәләшеп кирпечләргә куячаклар. Рәшит абый белән Асия апа бик күп су басуларны бергә кичергәннәр инде. Бергә яшәүләренә илле елдан артык инде. Рәшит абый үзе 20 ел тракторда, 25 ел газовик булып эшләгән, ә Асия апа шәфкать туташы булган. Бер-берсен мәктәптән үк беләләр. Ике балалары да Казанда яши. 

«Үзен су баскан кеше генә аңлый безнең хәлне»

Рәшит абый белән күршеләргә дә кереп чыгарга булдык. Тагын бутыйларны киеп, җебен җилкәгә салып, пәлтә, күлмәк итәкләрен балтырга кыстырып чапыр-чопыр чыгып киттек.

Фәнис абый Сафин, рәшәткәгә терәлеп, капка төбендә басып тора иде. Хуҗабикә Равилә апа социаль хезмәткәр булып эшли икән, бер әбине карый. Равилә апа кызы һәм оныклары белән шул әбидә яшәп тора, ә малае Фәнис абый монда калган.

Ишегалдында этләре дә бар, ул бер утрауда тора, аның бүлмәсенә су кермәгән. Рәшәткә буйлап аклы-сарылы песи чабып килде. Суга егылып төшкән булганмы, чыланган, бичара. Фәнис абый песине рәшәткәдән куптарып алып, өйгә алып керде. Өй эченә дә шулай итектән генә кердек, чөнки идәннәр юеш. Алгы бүлмәгә су кергән, аскы якта обойлар да купкан.

– Бүген су дүрт сантиметрга кимеде әле, төнгә тагын артуы бар. Без ияләндек инде, - ди Фәнис абый.

Өйдән чыгуга капка төбенә көймә килеп туктаган иде. Күрше Равил абый Садриев көймә белән Фәнис абыйның сеңлесен каршы алган, «Ярдан» капка төбенә кадәр китереп куйды. Фәнис абый аны күтәреп өйгә алып кереп китте. Мине дә көймәдә экскурсиягә чакырдылар. Тирә-якны әйләнеп кайттык. Равил абый тормыш иптәше белән мотоциклда ташу карарга барып кайткан әле, безгә юлда очраганнар иде шул.

Икенче урамның йортлары да су уртасында утыра. Ул якларга да машина белән барып килдек: урамы белән су баскан. Икенче ярда бер кеше күренде. Акырсам да, ишетмәс иде ул мине.

- Үзен су баскан кеше генә аңлый безнең хәлне. Мин дамба турында сөйли башлагач, каршы чыгучылар да бар, нәрсәгә кирәк инде диләр, ә аларны су басмый. Мин мәчеткә тәравих намазына да итектән барам. Кем дә булса ишетсен иде безне, - ди Рәшит абый.

Ярый әле зират авылның икенче башында, андагылар су эчендә ятмый. Бу бер йортта булган хәлләр, ә андый йортлар авылда аз түгел… 

Су ташу авыл халкы өчен барыбер бер кызыклы хәл инде. Велосипедка утырган балалар күпер янына бара. Ул балачакның бер кызыклы хатирәсе булып кала. Олы кешеләр сөйләгән күп кенә тарихлар «ташу киткән вакыт» белән бәйле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100