Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахманга 100 яшь: “Сугыштан соң егерме елга хөкем иттеләр”

31 мартта Татарстанның Халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман абыйга 100 яшь тулды. “Интертат” хәбәрчесе юбиляр янына барып, аның яшьлек хатирәләрен барлады. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән, әсирлектә булган, кайткач төрмәләрдә утырган ветеранның язмышы бик тә гыйбрәтле.

news_top_970_100
Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахманга 100 яшь: “Сугыштан соң егерме елга хөкем иттеләр”
Габдрахман Сафин
Салават Камалетдинов

Габдрахман Сафин 1922 елның 31 мартында Арча районы Симетбаш авылында дөньяга килә. Гомере буе диярлек туган авылында яши. Соңгы елда гына аяклары авыртып китү сәбәпле улы Габделбәр тәрбиясендә тора. Аңарчы үз көнен үзе күргән. Без юбиляр янына кунакка Лаеш районы Сиңгел авылы янындагы коттедж бистәләренең берсенә бардык. Габделбәр Сафинның урманга терәлеп диярлек торган агач йортына керүгә, үзебезне ял йортында кебек хис иттек.

Иртәнге унда Габдрахман абый бүлмәсенә килеп кергәндә, ул сканворд чишеп утыра иде. Безне күргәч, ул елмаеп җибәрде. Килүебезгә читенсенмәде, ә киресенчә, сөенде кебек. Йөз яше тулганнан бирле кунаклар өзелми икән. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, төрле редакцияләрдән журналистлар һәм башка кешеләр биредә кунак булып киткәннәр.

Габдрахман абый таянып йөри торган җайланмасын алып басты да, безне иркен зал ягына алып чыкты. Икенче бүлмәгә таба атлаганда: «Мин өйдә шулай атка атланып йөрим», - дип шаяртып та алды. Күзләре начар күрсә дә, лупалы күзлек белән газета укый. Аның каравы, колаклары әйбәт ишетә, зиһене әйбәт һәм хәтере яхшы. Андый кеше белән көннәр буе күңелле генә сөйләшеп утырырга була. Безнең аралашу нәкъ ике сәгать дәвам итте.

«Әни 96га, әнинең әтисе 102 яшькә кадәр яшәде»

Габдрахман абый, олы яшьтә туган авылдан китү авыр булдымы?

Ансат түгел инде. Монда тормыш әйбәт булгач, боегып утырган юк. Бер күреп киләсе килә. Алып кайтып килерләрме, дип өметләнәм әле.

Көнең ничек уза, Габдрахман абый?

Көндез сканвордлар чишәм. Шуның белән көн үткәне сизелми дә. Казаннан «Акчарлак»ның бөтен сканвордларын, кроссвордларын алып кайтып торалар. Атнага ике-өч газета кайта. Шулар киләсе атнага кадәр җитә.

Йөз яшьне узган кешеләр сирәк, әле туксанга җиткән кешеләр дә күп түгел. Шушы озын гомернең сере нидә?

Серен белмим. Аллаһы Тәгалә шулай язган инде. Аның ярдәме белән күп мәртәбә үлемнән котылып калдым. Борчулы вакытларым да хәйран булды. Сабыр иттем. Кулга алынган, пленга төшкән вакытларны да сабырлык белән генә үткәрдем. Иң мөһиме - балалар хәсрәте күрмәдем. Барысы да исән-саулар, барысы да гаиләле, тормышлары әйбәт.

Ничә балаң бар?

Дүрт малай һәм бер кыз.

Иң төпчеге Габделфәт Сафинмы?

Әйе, аннан олысы Габделбәр. Шуның белән торам.

Сезнең нәселдә озак яшәүчеләр бармы?

Әни 96га, әнинең әтисе 102 яшькә кадәр яшәде.

Аракы эчкән, тәмәке тарткан вакытларың булдымы?

Булды инде. Тәмәкене озак тарттым. Җиденче классларда укыганда кача-поса тарта башлаган идем, иллене узгач кына ташладым. Аны ташлау хикмәтле булды. Суык тиеп авырганда мич алдында папиросны кабызып җибәрдем дә, тын ала алмыйча йөткерергә тотындым. «Катасың бит инде», - мин әйтәм. Пачкасы белән учымда йомарлап, янып торган утка аттым. Шуннан бирле 50 елга якын бер мәртәбә дә тартып караганым юк.

Аракыны ун ел элек ташладым. Аңарчы әз-әзләп кенә – төшке һәм кичке ашта унбишәр грамм тота идем. Нормасын белеп эчсәң, аракының зарары юк икән.

Дарулар эчәсеңме?

Бер сумка тулы даруым бар. Көн саен өч төймә эчеп ятам. Бер төрлесе аяк авыртуын баса, икенчесе бераз тынычландыра, өченчесе тыныч йокларга булыша. Ятар алдыннан – сәгать сигездән тугызга кадәр өч төрле мазь белән аякларымны, тезләремне уып утырам. Дарулар беткән саен килен алып кайтып тора.

Нинди эшләрдә эшләдең?

Колхозда эшләдем. Әти дә, әни дә олы яшьтәге кешеләр булгач, сеңел кияүгә китәр, икесе генә калалар дип, авылда калдым. Башта ат җиктем. Унбиш яшьтән кыш көне Васильево ял йортына утын ташыдым. Җәй көне җирне казып, таш чыгардым һәм аны төяп ташыдым. Соңрак бригадир, бухгалтер, ревизия комиссиясе рәисе булып та эшләдем.

Җырлый идеңме?

Үзем өчен генә җырлаштыра идем. Сәхнәгә менгәнем булмады.

Гармун уйнадыңмы?

Сулагай булгач, уйный алмадым.

«Без Габделфәтнең җырлап йөргәнен белмәдек тә»

Габделфәткә моң кемнән күчкән дип уйлыйсың?

Хатын бик матур җырлый иде. Ул фермада эшләгәндә бөтен ферманы яңгыратып җырлап җибәрә иде, дип әйтә торганнар иде.

Хатының кем булып эшләде?

Күбесенчә сарыклар карады, бераз сыер да сауды.

Улыңның бәләкәй вакытта зур җырчы буласы сизелә идеме?

Юк, ул унсигез яшькә кадәр бөтенләй җырламады дип беләм. Казанга Төзелеш институтына укырга киткәч, уку йортының ансамблендә җырлый башлаган. Без аның җырлап йөргәнен белмәдек тә. Зөһрә Шәрифуллина аның җырлавын күреп, Себергә гастрольләргә алып киткәч кенә җырлаганын белдек.

Җырлавын яратасыңмы соң?

Бик яратам, яңа җырларын көтеп кенә торам.

Кайсы җырын аеруча яратасың?

Күп инде алар. Ул бит килделе-киттеле җырлар җырламый, әйбәтләрен генә сайлый. «Ак күлмәгем», «Чияләр»е бик популяр булды.

Татар эстрадасын күзәтеп барасыңмы? Яраткан җырчыларың бармы?

Әйе, концертлар карыйм. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек яраткан җырчыларым китеп беттеләр инде. Чын җырчылар сирәк хәзер. Күбесе такмак сөйли. Яшьрәкләр арасыннан Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов матур җырлый.

Улың Габделфәтнең бала вакытыннан берәр кызыклы вакыйганы искә төшерә аласыңмы? Шук булдымы ул.

Шук булмады. Акыллы малай иде. Бик яхшы укыды. Бергә утырган иптәш малаена дәфтәр күчерткәне өчен ачу итеп, укытучысы бер «дүртле» чыгарды. Отличник буласы иде ул. Казандагы Төзелеш институтына үзе барып керде. Эшли башлагач, Казанда дүрт бүлмәле фатир алып куйды. Шәһәрне генә яратмады. Аннары шәһәр читендә йорт салып чыктылар.

Киленегезне ошаттыгызмы соң?

Беренче күргәч, ярамаслык түгел икән, дидем. Бик боевой килен булып чыкты ул. Чит илдән товар ташып, Казанда сатты. Тормышларын шулай башлап җибәрделәр. Газетага кадәр чыгара башладылар бит.

«Күп солдатлар снаряд шартлаган чокырларда, окопларда күмелеп калды»

Габдрахман абый, син Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше бит. Кайларда хезмәт иттең?

Армиягә 1941 елның 10 августында киттем. Башта безне, Арчадан киткән дүрт егетне, Саратовка җибәрделәр. Анда әзерлек үттек, кыш көне палаткада торып, землянкалар казыдык. Бераздан безне Иваново өлкәсенә күчереп, парашюттан сикерергә өйрәттеләр. Һава десантында хезмәт итә алмадык, чөнки безнең армия чигенә барды. Чигенгәндә парашюттан сикерүчеләр кирәк түгел. Барыбызны да мотострелковыйга күчереп, Сталинград фронтына җибәрделәр.

Сталинградка җитәрәк, безнең поезд үтәсе юлга һавадан бомба ташладылар. Поезддагы бөтен коралны җәяү алып киттек. Бер әрҗә тулы патронны ике кеше тотып, җәяү сиксән километр юл үттек. Көндез барып булмый иде. Ике төн эчендә тиешле пунктка коралларны алып барып җиткезә алдык, тик аларның кирәге генә чыкмады. Без барып урнашканның икенче көнендә каршыга дошманның танклары тезелешеп килә иде инде. Бик күп солдатлар снаряд шартлаган чокырларда, окопларда күмелеп калды. Бик коточкыч күренеш иде анда. Кемнең кайда ятып калганын белә торган түгел иде. Үзем гомерем бетмәгәнлектән генә исән калганмындыр.

Танклар килер алдыннан без җиде кешегә окоп казыдык. Бөтенебез бергә төшеп карасак, кечкенә булган. Миңа шуның янында үземә аерым чокыр казыйсы булды. Бер танк безнең янга килде дә, минем чокыр өстеннән узып китте. Кырыйда мылтык ята иде. Ул чәрдәкләнеп беткән. Мин чокыр астында йомарланып яткан килеш калдым. Теге окопка граната ташладылар. Старшина окоп кырыена чыгып үлгән иде.

Дошманнар шулай узып китте. Бераздан берничәсе кире борылып килде. Бер танк безнең янда туктады да, аннан ике кеше чыкты. Берсе старшинаның өр-яңа мылтыгын алып, үлеп яткан солдатның башына атты. Икенчесе минем янга килде. Мине чокырдан чыгарып, каршына бастырды. Баштан пилоткамны салдырып, йолдызын йолкып алды да киредән киертеп куйды. Йолдыз кирәк булган. Танкка утыртып, бер кечкенә авылга алып китте. Анда исән калган совет солдатларын җыйганнар иде. Барыбызны бер ишегалдына кертеп яптылар. Шулай итеп, мин әсирлеккә эләктем.

Салават Камалетдинов

Лапас артында бәрәңге бакчасы күренә иде. Мин шунда чыктым да, бәрәңге казыган булдым. Сакчы әллә күрде, әллә юк, лапасларга ышкылып диярлек урамның икенче башындагы йортка кердем. Үзем хәзер атарлар дип куркам. Мине йортта карт белән карчык каршылады. Ашарга, эчәргә, өстемә кияргә халат ише кием бирделәр. Уйлашканнан соң, болар мине идән астына яшереп торырга булдылар. Бераздан теге карт немец солдатын ияртеп кайтты. Белсәләр, атарлар дип курыккандырмы инде. Нигәдер бу мине сатты. Тагын теге ишегалдына илтеп яптылар. Шуннан китте инде әсирлек тормышы.

Безне җәяүләп Польшага кадәр алып киттеләр. Рәтләп ашарга да юк, ял да юк. Бик күп җирләр уздык инде. Польшада безне Идел-Урал легионының өченче батальонына куштылар. Мине окоп казуга куйдылар. Фашистлар чигенгән саен, окопларны казый-казый көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җиттек. Балтыйк диңгезенә кадәр чигендек. Чигенер урын калмагач, немец солдатларын һәм әсирләрне пароходка төяп алып киттеләр. Минем тирәнрәк казыган чокырым бар иде. Без, өч әсир, шул чокырда качып калдык. Өч көн яттык шунда. Шуннан соң Кызыл армия килеп җитте. Кайсыдыр солдатлар: «Атарга кирәк боларны», - диләр. Командирлары атарга рөхсәт итмәде. Тикшергәннән соң безне запас полкка җибәрделәр, ә аннан 50нче дивизиягә озаттылар. Дивизия белән Берлинга кадәр барып җиттек.

Әле сугыш бетә дигәндә дә Берлинга җитәрәк безне каты гына утка тоттылар. Армиянең бер өлеше Рейхстагка барып җитте, ә икенче өлеше шәһәргә кергәндә ятып калды. Атыш туктагач, яраланган немец офицерын әсирлеккә алдым да, аның белән урманга кереп, унҗиде фашистны алып чыктым. Аркасына мылтык терәп торгач, үз солдатларына коралны ташлаттырмый чарасы юк иде.

Мин үзем Рейхстагка кадәр барып җитә алмадым, чөнки безнең батальон Берлин урамнарына кергәч, сугыш бетте. Шулай итеп кире борылдык. Без Польша, Чехословакия аркылы җәяү Белоруссиягә кадәр кайттык. Бәхетемә, миңа ат булды. Алман телен бераз белгәч, старшина белән икәү бер кешенең арбалы пар атын алдык. Солдатларның йөген төяп, арбага утырып кайттым.

Белоруссиягә кайткач, Берлинны алган өчен, Ватан сугышында җиңгән өчен медальләр тапшырдылар. Бөтен кешене дә өйләренә берьюлы кайтармадылар. Башта өлкәнрәкләр кайтты, аннары чират безгә җитте. Мин авылга 1946 елның көзендә кайтып төштем.

«Мине егерме елга хөкем иттеләр»

Бөек Ватан сугышында әсирлектә булган күп кешеләрне Совет хакимияте эзәрлекләгән. Сугыштан кайткач, сине дә мыскыл итүләр булдымы?

Әсирлектә вакытта безнең янга Муса Җәлил белән Абдулла Алиш килгәләделәр. Редакциядә эшләрлек кеше юкмы дип сорашып та йөрделәр әле. Безнең белән әсирлектә Әтнәдә газетада эшләгән Рәүф Вафин бар иде. Аны Муса Җәлил үзе белән алып китте. Авылга кайткач, иң беренче Рәүф турында белештем. Аны НКВДга алып киткәннәр, шуннан кайта алмаган ул. Ашказаны авыртуыннан вафат булган, диделәр. Чынлыкта нәрсәдән үлгәндер, белмим.

Авылга кайтып ике ел яшәгәч, әсирлектә булган өчен мине дә Казанның Дзержинский урамында урнашкан НКВДга йөртә башладылар. Бераздан суд булды. Мине егерме елга хөкем иттеләр. Минем белән судка кергән ике егеткә егерме бишәр ел колония бирделәр. Әсирлектән соң кабат фронтта булуымны исәпкә алып, минем срокны биш елга кыскарттылар. Шулай итеп Казанның Вахитов станциясендә урнашкан колониягә ябып куйдылар. Әти-әни янында ун айлык улым белән хатын калды.

Сеңлем хатынның китәсе килә диебрәк хәбәр салды. Мин каршы килмәдем, ләкин малай бездә калсын, дип хат яздым. Ахыр чиктә, баланы авылда калдырып, Казанга чыгып киткән ул. Улыбызны күрергә кайтып йөргән, бераз үзе белән дә алып китеп торгалаган.

Казанда бераз утыргач, мине Кемеровога күчерделәр. Анда агач эшкәртү цехында эшләдем. Урман кисүчеләр агачны елгага агызып торды, ә без колония аша аккан судан шуларны ярга чыгарып, өеп бардык. Авыр хезмәт инде. Бераздан мине бригадир итеп куйдылар. Шуннан соң эшләр җайланып китте. Һәр бригадир ай ахырында нәрәт төзеп, нормировщикка тапшыра. Бухгалтерия нәрәт буенча һәркемгә хезмәт хакы исәпли. Тәртип шундый иде. Документларны төгәл тутыруымны, колхозда бухгалтер булып эшләгән тәҗрибәмне исәпкә алып, ике елдан соң нормировщик ярдәмчесе, аннары бухгалтер итеп куйдылар. Эше күп иде инде. Җитешмәгәндә, төннәр буе исәпли идем. Физик авыр хезмәт түгел, анысына гына түздем.

1953 елда Сталин үлгәч, амнистияләр башланды. Колония җитәкчесе шунда бухгалтер булып эшкә калырга шактый үгетләп караган иде, ризалашмадым. «Туган ягыңда сиңа көн булмас, эш бирмәсләр», - дип тә әйтеп карады. Мин барыбер кайтып киттем, чөнки әти үлгәч әни белән сеңлемә авыр булды. Кечкенә улым да үсеп килә иде. Суд булган көннән алып, колониядән чыкканчы алты ел ярым вакыт узып киткән. Йорт, каралты-куралар нык тузган иде. Аларны төзекләндерәсе булды. Колхозда эш бирделәр – урман кисүчеләр бригадиры итеп куйдылар.

«Хатынны кияүгә биреп кайттым»

Төрмәдән кайткач, хатының белән кавыштыңмы соң?

Кавышырга исәп бар иде. Сеңлем белән ул яшәгән тулай торакка киттек. Шунда яшәүче кызлар аның янына килеп йөри торган егете бар икәнен әйттеләр. Кем янына егет килмәс? Минем янга кайтыр, дип өметләндем. Кич белән тулай торакка кайтты. Карасам, бу корсаклы. Тотынды еларга. Минем яннан чыгып китте һәм бераздан йөргән егетен алып кайтты. «Баҗай» белән бер яртыны утырып эчтек тә, икенче көнне хатынны кияүгә биреп кайттым.

Авылга кайтуга күрше кызы Разыяның кулын сорадым. Ул озак ялындырып йөрмәде, тиздән өйләнешеп куйдык. Бер-бер артлы өч улыбыз, бер кызыбыз туды.

Беренче хатыныңның язмышы нинди булды соң?

Гомере озын булмады аның. Бераздан вафат булды дигән хәбәре килде.

Икенче хатының белән ничек яшәдең? Бәхетегез булдымы?

Төрле вакытлар булды инде. Савыт-саба шалтырамыйча тормый. Тавыш чыкса да, шул нәрсәдер җитмәгәнлектән генә. Болай әйбәт тордык, Аллага шөкер! 79 яшендә вафат булды.

Беренче хатыннан туган улыңның язмышы нинди булды?

Әнисе белән китмәде, миндә калды ул. Хәзер Чаллыда яши. Монда кайткалап йөри, гел аралашып торабыз.

Габдрахман абый, нәрсә ул бәхет?

Мин аның нәрсә икәнен төгәл генә үзем дә белмим. Аллаһы Тәгалә биргән язмышны кабул итеп ала белергә кирәк. Бөтен балаларым исән, бала хәсрәте күрмичә йөзгә кадәр яшәгәнмен. Шул минем өчен бәхет инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100