Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллин: «Казан урамына Жириновский исемен бирергә була»

ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге Казан хакимиятеннән партия лидеры «ил өчен 30 ел эшләгән» Владимир Жириновский хөрмәтенә шәһәр урамнарының яки скверларының берсенә аның исемен бирүне сорады. 2007-2021 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин бу фикерне хуплавын белдерде.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллин: «Казан урамына Жириновский исемен бирергә була»

- Үзәк булмаган урамга, бик зур булмаган паркка Жириновский исемен кушалар икән – мин каршы түгел. Язучыларның исемнәрен урамнарга бик күп бирәләр бит. Нәрсә булса да, ЛДПР халык сайлаган партия. Демократия дибез, аны безгә кадәр җиткергән кеше Жириновский булды бит инде. Халыкның фикерен белергә дә, урам исемнәре кушу буенча комиссия бар бит, шул хупласа, бирергә була.

- Владимир Жириновский «татарларны һәм башкортларны Монголиягә куам дип әйткән кеше, моңа ничек карыйсыз?

- Кызып киткәндә нәрсә әйтелмәс? Кызып киткән чакта әйтелгән, татарларны шулай итәм сүз белән генә нәтиҗә ясарга ярамый. Монголия турында әйткән фикер ул шул формада гына булган.

Мин депутат чакта РФ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнен билгеләп үтәргә мине Дәүләт Думасы каршысындагы «Мәскәү» ресторанына чакырды. Анда Жириновский да бар иде. Ул минем янга килде дә: «Фатих, мөфтигә әйт әле, миңа татарлар турында шулай [Монголиягә куам дип] әйткән дип кырын карыйлар, без бит бик дус татарлар белән, без синең белән дус бит», ди. Мин: «Борчылмагыз, мөфти дә дөрес аңлар», - дип көлештек.

Жириновский Ислам динен дә, төрек телен дә әйбәт белә. Минем үземә шәхсән һәм татарларга карата бернинди каршылыгы булмады.

Аның урынына калган Леонид Эдуардович Слуцкий да мине бик хөрмәтли, татар буларак та, кеше буларак та.

- Урам исемнәрен Казан, Татарстан өчен нидер эшләгән кешеләргә бирелә. Бу яктан караганда, Жириновский Татарстан өчен нәрсә эшләгән?

- Мин аны Татарстанга гына түгел, Россиянең мәнфәгатьләрен дөньякүләм яклаудан кала кемгәдер яхшылык эшләгән кеше дип санамыйм. Мин аны Ленин бабай белән чагыштырам. Ленин бабай белән килеп чыгышына кадәр охшаш. Ленин бабай да гомерендә бер эш эшләмәгән, берни оештырмаган, бер оешма җитәкчесе дә булмаган, бер кешегә хезмәт хакы да түләп карамаган.

Татарстанга нәрсәдер эшләгәнме дип карасаң, Татарстан үзе эшлибез, Аллага шөкер, безгә мишәйт кенә итмәсеннәр. Алай карасаң, без моңарчы урам исемнәре биргән кешеләр Татарстан өчен нәрсә эшләгән? Бик күп бернәрсә дә эшләмәгән кешеләрнең исемнәре дә бирелә бит. Нурлатта минем кадәр эшләгән кеше юк, минем исемне биргән кеше юк әле.

Ленин бернәрсә эшләмәсә дә, теләсә кайсы зуррак авылның урамы да Ленин урамы атала. Нурлатка кергәндә Карл Маркс урамы. Ул Нурлат өчен нәрсә эшләгән? Казанда Париж Коммунасы урамы. Париж Коммунасы безгә нәрсә биргән? Ул урамга татар театрын оештырган, Нурлат районы кешесе Габдулла Кариев исемен бирик, дидем. Аны бирмәделәр.

Ә Жириновский бездә сайлана, халык сайлый аның партиясен. Шуңа күрә исемен бирергә була.

- Жириновскийга урам исемен бирү татарда каршылык китереп чыгарачак, татар җәмәгатьчелегендә.

- Татар турында шулай дип әйткәннән чыгып каршы чыгуны дөрес дип санамыйм. Андый партияләр булырга тиеш.

ЛДПР партиясенә кем киләсен белеп булмый, шуңа күрә монда тавышланырга кирәкми. Әгәр ул партия бөтенләй кирәкмәсә, аны ябып куйган булырлар идеме.

«Бердәм Россия» партиясенә дә ЛДПРдан өйрәнерлек әйберләр бар иде. Кешенең «Бердәм Россия» әгъзасы икәнен дә белмиләр, ЛДПР партиясе депутатларының «ядреный». КПРФ та көчле депутатлар юк. ЛДПР депутатлары мине «абый» дип йөртәләр иде, мин аларныкы булмасам да. Алар юк-барны депутат итеп куймый. 

Аннары без әдәбият-сәнгать өлкәсендәге кешеләрнең исемнәрен урамнарга бик күп бирәбез - язучы, композиторларны... Ә аларның халыкка керткән өлеше күпме икәнен уйлаган кеше бармы? Хезмәт кешесенең исемнәрен бик бирмибез бит. Менә Татарстанның нефте белән яшибез, яшәү чыганагы шуннан. Акча ягы да шуннан. Гариф абый 62 ел элек «Хәзинә» романын язды, шуннан соң нефтьчеләр турында нәрсә язылды?

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Ничә % тавыш җыя иде ЛДПР? Ярый, ансы мөһим түгел. Кызып китеп әйтелгән дигән сүз бик урынсыз. Җитәкчелеккә килгән, халык алдына чыккан кеше сүзен уйлап әйтергә кирәк. Ә табын артында, ресторанда без барыбыщ да дус
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Хэлык очен нэрсэ эшлэгэн сон ул узе очен энэ анда нинди байлыкшунын йорларын сатып авыру балаларга ярдэм бирсенэр иде
  • 13 апрель 2022
    Исемсез
    Ой шестёрка жириновский татарларны яратмады бит позор ага кушсалар
  • 12 апрель 2022
    Исемсез
    Ычкынган уже бабай
  • 12 апрель 2022
    Исемсез
    ХАИН! ОЯТСЫЗ! Ничек шундый сүзләр сөйли ала бу??? Ничек Татарстаннан депутат була алган ул? Мразь !!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100