Атналык күзәтү: Фирдүснең өзелгән концерты, җыр бүлешү, виноград ашаучы сыерлар
Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы, иң эчтәлекле язмаларга күзәтү.
Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертлары өзелгән
Фирдүс Тямаевның Уфада булачак чираттагы концертлары өзелгәне турында җырчының инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителгән иде. Концертлар нигә өзелгән? Фирдүс Тямаев «Интертат»ка шул хакта сөйләде.
Фирдүс, Уфадагы концертлар өзелде дип хәбәр иттең, ләкин сәбәбен әйтмәгәнсең. Моның хикмәтен «Интертат»ка аңлата аласыңмы?
Уфада узасы концертның өзелү сәбәбен үзебез дә белмибез шул. Шунысы мәзәк.
Яшьләр сарае концертымны уздырырга теләктәшлек белдереп алдан ук безгә хат җибәрде, кассада билетлар сатарга рөхсәт бирде. Ялгышмасам, сентябрьдәме, октябрьдәме аның үзендә дә билетлар сатыла башлады. Килешү кәгазен соңрак тутырабыз дип ышандырдылар, ләкин концертка ике атна кала да бирмәделәр.
Мәдәният министрлыгыннан Тямаевның концертын уздырмаска кушканнар. Концерт булмаса, мәдәният сарае ярты миллион сумлык керемне кулдан ычкындырачагы турында министрлыкка җиткергәннәр. Министрлык Яшьләр сараена Тямаевтан маршрут кәгазе алырга кушкан. Яшьләр сарае шәхси оешма булгач, гадәттә, ул концерт оештырудан кәгазь боткасы ясамый иде.
Безгә маршрут кәгазен алу өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрделәр. Исемлеккә ИП реквизитлары, авторлык җәмгыяте белән төзелгән килешү кәгазе, концертның программасы, аудио-видео форматы, җырларның сүзләре, алып баручының сүзләре, аппаратура исемлеге, җырчылар, биючеләр белән килешүләр һәм башка документлар керә.
Безнең, әлбәттә, бөтен документлар да бар. Аларны тапшырганнан соң, телефонны алмый башладылар. Ниһаять, концерт булырга бер атна кала Яшьләр сараеннан «документлар җитмәү сәбәпле килешү төзеп булмый» дигән хат килде.
Ни өчен алар безнең белән шулай уйнаганнарын үзем дә аңламыйм. Миңа бик сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым. Җилләрнең каян искәнен мин чамалыйм инде.
Җанисәп узды бит. Сине кертүдән хәзер ник куркалар?
Мине кертмәү җанисәп белән генә бәйле булмады. Мин моны Кыргыз-Миякәдән соң башланган суд эше йогынтысы дип уйлыйм. Аларның юристы белән безнең юрист эшне зурга җибәрмәскә килештеләр. Без үзебезнең дәгъваларны кире алдык, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү турында килештек. Килешү нигезендә, безгә Кыргыз-Миякәдә ике-өч көнлек концерт куярга рөхсәт бирергә тиешләр иде. Мин концерттан кергән акчаның бер өлешен Кыргыз-Миякәдәге ятим балаларга бүләк итәргә теләдем.
Ул концерт булдымы соң?
Булмады. Алар башта концертны оештырабыз дип йөрделәр дә, хәзер тагын телефоннарын алмыйлар. Мин аларны аңлап бетермим.
Башкортстанга кертмиләр дип тик утырмыйсыздыр инде? Башка төбәкләргә йөрисездер?
Без, әлбәттә, күп йөрибез. Хикмәт бит эшсез утыруда түгел. Монда, беренче чиратта, тамашачы интегә. Кемдер мине яратмый дип кенә, халыкны концерттан нигә мәхрүм итәргә? Мине кем яратмаганын үзем беләм инде.
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин Фирдүс Тямаевның концерты өзелүне Башкортстандагы милли сәясәт белән бәйли.
— Җанисәп узганнан соң да татарлар белән бәйле проблемалар югалмаячак, алар дәвам итәчәк дип мин электән үк әйтеп киләм. Татар артистларын Башкортстанга кертмәүләр дәвам итәр дип уйламаган да идем.
Соңгы айларда Башкортстанда татарларны яклау бик көчсезләнде. Минемчә, монда төп эшне Бөтендөнья татар конгрессының филиалы алып барырга тиеш. Ул татар иҗтимагый оешмаларын җыеп, җанисәп вакытында уртак позицияне Башкортстан хакимиятенә җиткерергә тиеш иде. Кызганыч, ул эшләнмәде. Конгрессның филиалы, гомумән, бернинди эш белән шөгыльләнмәде.
Тямаевны түгел, сентябрьдә Камал театрын да Башкортстанга кертмәделәр. Сентябрьдә буласы спектакльләр декабрьгә күчерелгән иде, тик театрның афишалары әлегә күренми. Димәк, Камал театрының да проблемалары дәвам итә дигән сүз.
Башкортстан татарларының иҗтимагый оешмалары берләшмәсәләр, мондый процессларның башка начар якларын да күрербез дип уйлыйм, — диде Илнар Гарифуллин.
Бер һәлакәттә өч туган үлгән
Башкортстанда яшәүче Ямаловлар өчен 5 декабрь сәфәре соңгысы була. Типсә тимер өзәрдәй чакта, япь-яшь килеш өч ир юл фаҗигасендә һәлак була. Өч бала әтисез кала.
Ирләрен кунакка озатып җибәргән хатыннарның иңнәренә авыр йөктәй кайгылы хәбәр килеп төшә. Чиләбе өлкәсендә «ВАЗ 2109» машинасы «Газель» йөк машинасы белән бәрелешә. Машинаның 38 яшьлек йөртүчесе Вадим, аның 30 яшьлек энесе Артур һәм 29 яшьлек туганнан туганы Марсель урында ук җан бирә. Ә Вадимның дүрт яшьлек олы улы Рамазан могҗиза белән исән кала, сабыйны Златоуст шәһәренең травматология бүлегенә алып киткәннәр. Аннары санавиация ярдәмендә Чиләбегә күчергәннәр. Хәзер ул хастаханәдә авыр хәлдә, комада, табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Башкортстанда туып-үскән ир-атларның өчесен дә Чиләбе өлкәсе Куса зиратында җирләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Вадимның тормыш иптәше Вәлия ханым сөйләде. Аның сүзләренчә, зур хәсрәтне кичерергә 1,5 яшьлек кечкенә улы Арслан да булыша, Вәлия аның белән юанып, онытылып тора.
Бүген аның комадагы улы Рамазан өчен ут йотып яшәгән көннәре: ул йөрәк пәрасенең айнып тернәкләнүен көтә. Карынындагы өченче баласы хакына да Вәлия җан-фәрман белән нык һәм сабыр булырга тырыша. Вәлия һәм Вадим Ямаловлар Әбҗәлил районындагы Рыскужа авылында яшәгәннәр.
— Вадимнар Чиләбе өлкәсендәге Куса шәһәренә апаларына кунакка барганнар иде. Бездән ерак ул, 400ләп чакрым. 4 декабрьдә, шимбә көндез киттеләр. Бертуган энесе Артур, икетуган Марсель белән бергә иделәр. Марсельның әнисенә кунакка бардылар алар. Рамазанны да иярттеләр. Рамазан әтисен бик ярата иде, гел «әти белән барам» дип кенә торды. Кунак булып, якшәмбе юлга чыкканнар, чөнки аларга дүшәмбе эшкә иде. Алар өчесе бергә үзләренең төзелеш объектында эшли иделәр. Вадим үзенең төзелеш бригадасын оештырган иде.
Кусадан 15 км узып, авариягә эләккәннәр. Вадим таудан төшкәндә идарәне югалткан, анда бик каты бозлавык булган. Бу хәл көндезге 1 белән 2 арасында булган. Өчесе дә шунда ук үлделәр, ә Рамазан әтисе артында утырган, Марсель аны үз гәүдәсе белән каплаган, шуңа да исән калгандыр. Улым комада ята, бик авыр хәлдә, шул халәтеннән чыга алмый әле. Комадан чыгачагына ышанам, көчле ул, бирешмәячәк, җиңәчәк, бүтәнчә була да алмый. Дөрес, табиблар артык өметләндерми, баш мие җилсенү алган, шул җилсенүне операциясез генә бетермәкче булалар.
Аннары реабилитация дә кирәк булачак инде. Белеп булмый бит: я инвалид булып кала, я тулысынча тернәкләнергә дә мөмкин. Табиблар: «Баланың организмын аңлап булмый, бик кечкенә бит, төгәл шулай булачак дип ышандырмыйбыз», - диләр. Теләсә кайсы вакытта үлеп китә, теләсә кайчан айнып китә ала. Бер минутка булса да янына керәсе иде, бәлки, бала мине көтеп ятадыр.
Без инде Вадим белән өченчесен алып кайтыйк дип, кыз турында хыяллана идек. Әле кем икәнен белмибез, йөклелек 16 атналык кына, — дип уртаклашты Вәлия.
Артурның хатыны Гөлнара ирсез, 5 яшьлек улы Вил әтисез калган. Алар Уфада торганнар. Аның тормыш иптәше Гөлнара Кужабаева безгә иренең якты истәлегенә иң җылы сүзләре белән уртаклашты.
— Артур бик яхшы ир, булдыклы, эшчән булды. Балаларны бик яратты — үзебезнекен дә, читнекен дә. Туендыручыбыз иде, терәк-таянычыбызны югалттык. 21 декабрьдә 30 яшь туласы иде, юбилеен билгеләп үтәрбез дигән идек. Улым белән аларның туган көннәре дә якын — әтисенеке 21 декабрь, улыбызныкы 23 декабрь, балага 6 яшь тулачак. Ул аңлый да кебек, ләкин барыбер «Әти кайчан кайта?» дип сорый, — ди Гөлнара.
Шәмәктә сыерларга виноград, карбыз, мандарин ашаталар
Анда тавис кошы сыерлар янында йөри, сыерлар җиләк-җимеш ашый, бытбылдыклар «үзидарәдә» яши. Бүрекле тавыклар алтын күкәй сала дип дәвам итәр идем, анысы әкият була. Мамадыш районы Шәмәк авылында яшәүче Илнар Газизҗанов хуҗалыгында кабан дуңгызыннан тависка кадәр бар, ә сыерлары җиләк-җимеш белән туклана.
Ферма эчендәге дивар буенда тартмаларда мандарин, виноград, карбыз, кавын кебек җиләк-җимешләр тезелеп тора. Сыерлар кереп урнашкач, тагаракка пары чыгып торган «апара» (әчетке) салдылар. Хайваннар барысын да ялап бетерде. Аннан соң тагаракларга виноград, туралган мандарин, карбыз, кавын телемнәре сикерде. Илнар абый җиләк-җимеш ашатканны видеога төшереп, инстаграмга куя. «Сыерларың тимер тагарак кимереп ята, шуңа ач хайван җиләк-җимешне ашый инде», — дип язалар икән аңа.
«Тәмле булгач тагаракны ялап куя инде, мин бит печән арасына виноград ата алмыйм. Сыер „апараны“ көненә өч чиләк ашый, аннан соң турап печән бирәбез. Печәнне туратып кына ашатабыз. Буе белән саласың, аяк астына тартып төшерә, таптый, ә вак булгач алай тапталмый», — дип аңлатты Илнар абый. Ул һәр чәршәмбе сыерларга җиләк-җимеш ашатам дип сүз куйган булган, әмма без җомга көнне килгәч, графикта әз генә үзгәрешләр булды инде.
Сыер савучы Земфира апа да хейтерларга җавап бирде. «Коры тагаракка виноград салмыйбыз. Алай язган кешеләр минем янга килсен, мин аларга күрсәтермен ничек әчетке, печән ашатканны. Сыер карамаган кеше язадыр», — дип сыер алдына виноград салды. Маллар җиләк-җимешне ашап бетергәч кенә алларына печән салып чыктылар. «Ашагыз, матурларым», — дия-дия Земфира апа малларга печән дә салды.
Үзем дә виноград биреп караган идем, сыер кулны ук ялап алды. Аннан соң аерым бүлмәдәге бәләкәй бозауларга ипи ашаттык.
Курыкмыйча шуны әйтә алам — авылларның киләчәге юк. Аларның ун ел яшисе калды. Лотереяга хыялланырга була, ә монда күз алдындагысына нәтиҗә ясау гына кирәк. Менә уйлап карагыз, авылга яшәргә кайту балаларның уенда да юк, алар монда кайтмый, башка кешенең баласы да кайтмый. Аннан соң авыл кешесе дә ялкауланды. Бүгенге көндә авылда яши торган кешенең 25 сутый бакчасы бар, анда ул өч сутый бәрәңге утырта. Аны утырту, эшкәртү, алу — трактор эше.
Кеше көрәкнең нәрсә өчен кирәк икәнен онытты, берничә елдан китмәнне музейда гына күреп булачак. Трактор белән чәчкән өчен дә, башкасы өчен дә түләргә кирәк, әмма беркем дә кире көрәккә күчми. Сезнең кебек яшьләр авылларга кайтып, гаилә корып, бала тудырып, авылны күтәрсә — була. Тырышсаң, авылда яшәргә мөмкин, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар гына булмасын, — ди Илнар Газизҗанов.
Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна «Миләшләрем» җырын бүлешә: кем хаклы?
Татар эстрадасында яңа низаг — Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем» җырының авторлык хокуклары өчен тарткалаша.
Зөфәр Хәйретдиновның Мөдәррис Шакиров сүзләренә язган «Миләшләрем» дигән бик матур җыры бар. Әлеге җырны тамашачы 90 елларда беренче тапкыр Алсу Хисамиева башкаруында ишеткән иде. Ул Алсу Хисамиеваның визит карточкасына әйләнде, аны халыкка танытты, йолдыз итте дип әйтсәк тә була.
Әнә шундый матур һәм мәгънәле булганы өчен дә әлеге ретро җыр, Алсу Хисамиева сәхнәдән китсә дә, онытылмады. Аны, Зөфәр Хәйретдиновтан рөхсәт алып, җырчы Дилә Нигъмәтуллина яңа аранжировкада тәкъдим итте.
Ә 2019 елда «Миләшләрем» үтә дә заманча яңгырашта яшь җырчы Лэйна башкаруында дөнья күрде. Җырга Лэйна бик «кайнар» клип та чыгарды. Клипта ярымшәрә төшкән җырчы тамашачы тарафыннан шактый тәнкыйтькә юлыкты.
Инде бүген шушы җыр өчен татар эстрадасында яңа низаг купты — Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем»не бүлешә алмыйча, суд юлын таптыйлар икән. Авторлык хокукларын тулысы белән сатып алган Лэйна Дилә Нигъмәтуллинаны җырны үзеннән «урлап» төрле кичәләрдә башкаруда, коммерция максатында куллануда гаепләп, судка биргән һәм судны откан! Хәзер Дилә Лэйнага 70 мең сум түләргә тиеш.
Ә Дилә исә бу хәлне бөтенләй башкача аңлата. Ул хокукларның Лэйнада икәнлеген белү белән, «Миләшләрем»не башка җырламавы, әмма каршы якның үзен барыбер судка бирүләре турында яза.
Россия авторлык хокуклары берлегенең Татарстандагы җитәкчесе, «Миләшләрем»нең көен иҗат иткән композитор Зөфәр Хәйретдинов җырның авторлык хокуклары Лэйнада булуны раслады.
Мин «Миләшләрем» җырына хокукларны Лэйнаның командасына берничә елга бирдем. Хокукларны чикле вакытка сатып алганнан соң, башкаларга бу җырны башкарырга хуҗасы гына рөхсәт бирә ала. Хокуклар миндә вакытта Диләгә ул җырны җырларга рөхсәт иттем.
Лэйнаның командасы Диләне кисәтте, ә ул «Миләшләрем»не җырлавын дәвам итте. Ярамый иде. Мин аңа бу турыда хәбәр итәргә бурычлы түгел идем. Җырның хокукына ия булганнар әйтергә тиеш аңа бу турыда.
Дилә «юлит» ул хәзер. Чөнки җырның хокуклары Лэйнада булу турында аны кисәттеләр. Ә ул кайсыдыр концертта тегеләр ишетми, күрми, белми дип уйлап, башкарган. Чынлыкта ул бу турыда бик яхшы белә иде. Алай эшләргә ярамый», — диде Зөфәр Хәйретдинов.
«Интертат» 90нччы елларда шул матур шигырьне язып, Зөфәр Хәйретдиновка илтеп тапшырган Мөдәррис Шакировны эзләп тапты.
Мөдәррис абый, иң беренче чиратта, Зөфәр Хәйретдиновның җырны аның рөхсәтеннән башка гына сатып җибәрүенә гаҗәпләнгән.
Минем беркайчан, бернинди документка кул куйганым булмады. Зөфәр — халык арасында дәрәҗәгә, хөрмәткә ия кеше, талантлы композитор. Ничек минем рөхсәттән башка саткан ул аны?! Аңа минем белән сөйләшергә кирәк булгандыр дип уйлыйм.
Мөдәррис абый, сез «Миләшләрем» җыры тирәсендәге конфликт турында каян ишеттегез?
Кызым Алсу хәбәр итте. Ике җырчының җыр өчен ызгышуларын ишеткәч, мин шаккаттым. Судлашып яталар икән бит әле. Башка сыймый торган хәл бу. Үзенең тембрына туры килә торган җыр булгач, җырласыннар соң икесе дә, нәрсә булган? Шигырем җырга салынгач, халык күңеленә ошагач, бик сөенгән идем. Ә инде аның ниндидер финанс яклары турында уйлаганым да булмады. Әмма Зөфәрнең җырга хокукларның тулысынча үзендә санавын ишеткәч, ачуым чыкты, җавап бирергә булдым.
Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатегездә: «Мин дә сезне судка бирә алам, мөгаен, Зөфәрдән башларгадыр», — дип язгансыз. Бу җитди ниятме?
Минем бу сорауны читкә куеп торасым килә. Әлегә минем кызымның юристлары бу теманы өйрәнәләр. Әмма хәзер, җырымны шулай вак әйбергә әйләндереп, бүлешә башлагач, минем дә кырыйда каласым килми. Әлбәттә, акча таләп итеп түгел, ачудан яздым ул сүзләрне. Ни әйтсәң дә, минем иҗат җимешем бит ул.
«Миләшләрем» җырының язылу тарихын сөйләгез әле.
«Миләшләрем» җырының тарихы да бик кызыклы гына. Минем якын кешем, сеңлекәшемә багышлап язылган җыр ул. 1990 елларда ул Ташкентка китеп яшәде. Хатлар алышканда еш кына туган якларыбызны сагынуы турында сөйли иде. Шуның сагынуын шигырь юлларына салдым мин. «Миләшләрем»не язарга сеңлемнең хатлары этәргеч бирде. Яздым да Хәйдәр абый Бигичевка күрсәттем.
«Опера һәм балет театрында бер яшь композитор Зөфәр Хәйретдинов эшли башлады. Шуңа биреп карыйм әле», — дип, «Алсу гөлем» дигән шигырем белән икесен алып китте. Зөфәр аларның икесен дә алып калган. Көй язып, «Миләшләрем» не Алсу Хисамиевага, «Алсу гөлем» не Фәрит Таишевка биргән. Җырларымның сәхнәдән яңгыравына мин бик шатландым инде, рәхмәтләремне әйттем. Акча сорамадым, ул миңа кирәк тә түгел иде. Мин бу сорау берәр кайчан кузгатылыр дип тә уйламаган идем. Әмма дөньялар үзгәрә икән, - диде Мөдәррис Шакиров.
Рабит Батулладан иң яхшы татар әкиятләре рейтингы
Балаларга әкият укуның файдасы, иң яхшы әкият авторлары һәм һәр сабый белергә тиешле әкиятләр турында язучы Рабит Батулла белән сөйләштек.
— Әгәр халыкның тарихын, милләтнең холкын беләсең килсә, аның әкиятенә бак, әкиятен укы. Кытай, алман, румын, рус, казах, татар һәм башка халыкларның да үз әкиятләре бар.
Рус әкиятләрендә, әйтик, батыр юләр булып санала. Алман әкиятләрендә төгәллек, вәгъдәлек сугарылган. Татар әкиятләрендә батырлык өстен. Кытай әкиятләрендә аҗдаһа төп уңай рольдә. Әкиятләрдә — безнең тарих, ул булган хәл яки киләчәк турында сөйли.
Әкият — бик зур фәлсәфә дә. Ул барлык шәкерләрдән дә борынгырак. Жанрны мин татарча шәкер дип атыйм. Шуңа күрә, әкиятнең мәгънәсен аңламаганга күрә, безнең әдәбият та бүген ул юк дәрәҗәсендә, - ди Рабит Батулла.
Габдулла Тукайдан кала яхшы әкият язучылар бармы соң?
— Тукайның әкиятләре бар. «Шүрәле», «Су анасы» — бу классик әсәрләр. Абдулла Алишның да әкиятләре бар. Әмма ул әкиятче буларак ачыла алмыйча, кызганыч, сугышта һәлак булган. Толстойның да 95 томда әкиятләре басылган. Балалар турында ул да һич онытмаган. Пушкин да әкиятләр язган. Хәтта татар әкиятләренә нигезләнеп язылганнары бар.
Үзен классик язучы дип санаган һәркем әкият язарга тиеш дип уйлыйм. Әйе, әкиятне язучылар булды, әмма алар әкият дөньясында теркәлеп кала алмады, исемнәре онытылды. Татар халкы яшәгәндә әкият онытылырга тиеш түгел.
Минем өйдә үзем язган өч киштә әкиятем бар. Балалар өчен 17 әкият китабы чыгардым. Әле бу әкиятләр җыентыгы гына. Советлар вакытында әкият жанрында күп эшләдем. Олылар өчен дә әкиятләр яздым, әйтик, «Алып батыр маҗаралары». Аны балалар да бик яратып укый. Әкиятне аны 3 төргә бүлеп язасы: 2 яшьтән алып 8 яшькәчә балалар өчен, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм олылар өчен. Олылар өчен дип язасың икән, балалары да укый. Шуңа күрә, башка әкиятләрем юкка чыккан очракта да, «Алып батыр маҗаралары» исән калыр дип өметләнәм. Әлеге әкиятем төрекчәгә дә тәрҗемә ителде.
Әкиятнең хикмәте нәрсәдә соң?
— Минем әкияткә карашым шул, мәсәлән, «Алып батыр маҗаралары”н укып чыккач, кибернетик, шагыйрь Җәүдәт Сөләйман минем белән танышырга теләк белдерде. «Сезнең өйдә кибернетика турында китаплар күптер?» — ди ул. Ә минем ул темага карата бер китабым да юк.
Галим минем әкиятләрне дәресләрдә куллана икән. Моңа шаккаттым, бу минем башыма да килмәде. Хикмәт менә нәрсәдә. Минем әкияттә тасвирланган бер халәтне галим укучыларга алгоритм төшенчәсен аңлату өчен куллана икән. Кибернетика дигән әйбер атом-төш физикасына барып тоташа, ә атом-төш физикасы Коръәнгә барып тоташа. Менә нинди хикмәтле бит ул әкият дигән жанр.
— Үз балаларыгыз да әкият укып үстеме? Оныкларыгызга укыйсызмы?
— Улларыма мин «Мөбарәк әкиятләре”н күп укыдым. Кич саен бер үк әкият, әмма аңа көн дә яңа персонаж кертә идек. Бака, куян, бүре, шүрәле һәм башка җәнлекләр. Балалар син әкият сөйләгәндә үзләре дә бик теләп катнаша. Әкият бит ул абстракт фикерли алуга бәйле. Нурбәк улым, мәсәлән, 5-8 яшьлек вакытта 5 әкият язып ташлады, кабат, дөрес, язмады.
Хәзер инде оныкларым бар. Алар әлегә кечкенә балалар өчен язылган әкиятләр тыңлый. Әкиятне кич саен сөйлибез. Ул аны тыңлый-тыңлый да ятлый башлый. Хәтта теле ачылмаган булса да. Шуннан, теле ачыла башлагач, бала әкияттә син ялгыш җибәрсәң, алай түгел ул, болай дип, төзәтә дә әле. Баланың бит фантазиясе көчле, ул әкияткә үзе дә кушыла.
Рабит Батулладан иң яхшы татар әкиятләре рейтингы
- Татар халык әкияте «Сак-Сок»
- Татар халык әкияте «Ак бүре»
- Татар халык әкияте «Ак елан»
- Татар халык әкияте «Еланнар патшасы Шаһмара»
- Габдулла Тукай. «Су анасы»
- Габдулла Тукай. «Шүрәле»
- Рабит Батулла. «Алып Батыр маҗаралары»
- Рабит Батулла. «Тычкан баласы Чикыл»
- Рабит Батулла. «Мөбарәк әкиятләре»
- Нәкый Исәнбәт. «Мырау Батыр»
- Хәсән Туфан. «Юкмыш бабай малае»
- «Казан каласы турында легендалар» (Канатлы аҗдаһа хакында)