Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лэйна «Миләшләрем» җырына клип төшергән: җыр секс турындамы?

Лэйна «Миләшләрем» җырына клип төшергән: җыр секс турындамы?

news_top_970_100
Лэйна «Миләшләрем» җырына клип төшергән: җыр секс турындамы?
Элвин Грейның Уфадагы концертында җырлаганнан соң танылып киткән яшь җырчы Лэйнаның беренче клибы чыкты. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итте.

Клип 90нчы еллардагы популяр җырларның берсе «Миләшләрем» җырына төшерелгән. Лэйна бу җырны кабатлап җырлый. «Миләшләрем»не беренче башкаручы − Алсу Хисамиева.

Клип сюжеты буенча, Лэйна сайлау алдында кала. Ул ике егет арасыннан берсен сайларга тиеш була. Егетләрнең берсе кыйммәтле таштан, икенчесе миләштән үрелгән беләзек тәкъдим итә. Кыз, байлыкка кызыгып, кыйммәтле беләзекне сайлый. Бу егет белән мәхәббәт бик «кайнар» кадрлар ярдәмендә күрсәтелсә дә, чын булып чыкмый.

Видеода яшь җырчыны төрле образларда күрергә мөмкин. Образларның берничәсендә Лэйна ярымшәрә. Ә бер кадрда җырчының хәтта арт санын да күрсәтәләр. Лэйна янында ярымшәрә егет тә бар. Ике егетнең берсен Камал театры артисты Артур Шәйдуллин уйный.

Инстаграмда Лэйнаның язылучылары төрле фикерләр яза:

«Кайнар клип, татарча түгел: каеннар һәм табигатьсез»,
«Син бик кыю кыз. Татар артистларының клип өчен чишенгәннәрен хәтерләмим»,
«Мин клипның мәгънәсен аңладым. Бу – шедевр!» һ.б. 
 
Җырның сүзләрен аңламыйча, клипны гына караган кешеләр аны секс турында дип уйлаган. «Бу җыр нәрсә турында соң? Секс турындамы әллә?» - дип язган бер кулланучы.

Күптән түгел Казан клубларының берсендә Лэйна тәүге альбомын тәкъдим итте. Яшь җырчының «Интертат»ка биргән интервьюсын укыгыз. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100