Укырлык әкиятләр яза беләбезме: әкиятче Батулладан иң яхшы әкиятләр рейтингы
Балаларга әкият укуның файдасы, иң яхшы әкият авторлары һәм һәр сабый белергә тиешле әкиятләр турында белгечләр белән сөйләштек.
Балаларыма әкият укырга булдым. Өйдә булган әле бер, әле икенче китапны кулыма алам. Һич кенә дә күңелгә хуш килгән, бала аңлардай телдә, җиңел, кызык язылганын таба алмыйм. Аннан соң, нык озын әкиятне дә укыйсы килми бит. Кыскарак та булсын иде. Тәрбиядә файдалы өлешен дә күрәсе килә. Балалар китабы булгач, рәсеме дә матур булсын.
Башка халыкларның әкиятләрен, әйтик, Разил Вәлиев тәрҗемәсендә булганнарны без балалар белән еш укыйбыз. Ә минем туган телебездә, татарча язылган әкиятләр белән таныштырасым килде. Безнең өйдә Габдулла Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләреннән тыш яңа авторларныкы, кызганыч, кул астында юк иде.
Тукта әле, татар телендә әкиятләр язучы, гомумән, бармы соң? Әйе, безнең буын Батулла әсәрләрендә үсте. Аның исеменнән кала башка исем хәтергә килмәде. Озак уйлап тормастан, Рабит әфәнде Батулла белән күрешергә булдым, аңа кунакка бардым. Хәзерге заман баласына әкият кирәк түгел мәллә? Нигә татарча әкиятләр язучылар шулай аз? Әллә әкият язуы бик авырмы?
«Үзен классик язучы дип санаган һәркем әкият язарга тиеш»
— Халык арасында берәр кеше берәр әйбер сөйләсә, әкият сөйләмә әле, диләр. Алар әкиятне кимсетә, ул кешегә карата ышанычсызлык белдерә, ялганлый булып чыга, — ди Рабит абый. — Әкият — ул борынгыдан килгән жанр, борынгы тарих. Әгәр халыкның тарихын, милләтнең холкын беләсең килсә, аның әкиятенә бак, әкиятен укы. Кытай, алман, румын, рус, казах, татар һәм башка халыкларның да үз әкиятләре бар.
Рус әкиятләрендә, әйтик, батыр юләр булып санала. Алман әкиятләрендә төгәллек, вәгъдәлек сугарылган. Татар әкиятләрендә батырлык өстен. Кытай әкиятләрендә аҗдаһа төп уңай рольдә. Әкиятләрдә — безнең тарих, ул булган хәл яки киләчәк турында сөйли.
Әкият — бик зур фәлсәфә дә. Ул барлык шәкерләрдән дә борынгырак. Жанрны мин татарча шәкер дип атыйм. Шуңа күрә, әкиятнең мәгънәсен аңламаганга күрә, безнең әдәбият та бүген юк дәрәҗәсендә.
Габдулла Тукайдан кала яхшы әкият язучылар бармы соң?
— Тукайның әкиятләре бар. «Шүрәле», «Су анасы» — бу классик әсәрләр. Абдулла Алишның да әкиятләре бар. Әмма ул әкиятче буларак ачыла алмыйча, кызганыч, сугышта һәлак булган. Толстойның да 95 томда әкиятләре басылган. Балалар турында ул да һич онытмаган. Пушкин да әкиятләр язган. Хәтта татар әкиятләренә нигезләнеп язылганнары бар.
Үзен классик язучы дип санаган һәркем әкият язарга тиеш дип уйлыйм. Әйе, әкиятне язучылар булды, әмма алар әкият дөньясында теркәлеп кала алмады, исемнәре онытылды. Татар халкы яшәгәндә әкият онытылырга тиеш түгел.
Минем өйдә үзем язган өч киштә әкиятем бар. Балалар өчен 17 әкият китабы чыгардым. Әле бу әкиятләр җыентыгы гына. Советлар вакытында әкият жанрында күп эшләдем. Олылар өчен дә әкиятләр яздым, әйтик, «Алып батыр маҗаралары». Аны балалар да бик яратып укый. Әкиятне аны 3 төргә бүлеп язасы: 2 яшьтән алып 8 яшькәчә балалар өчен, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм олылар өчен. Олылар өчен дип язасың икән, балалары да укый. Шуңа күрә, башка әкиятләрем юкка чыккан очракта да, «Алып батыр маҗаралары» исән калыр дип өметләнәм. Әлеге әкиятем төрекчәгә дә тәрҗемә ителде.
— Телевидениедә ясаган чыгышларыгыз да аз түгел…
— Мин 1969 елдан бирле телевидениеда әкиятләр сөйли башладым. 1 меңнән артык телевизон чыгышым бар. Әкият артыннан әкият, «Кичке әкиятләр» дә укылды, «Батулла дәресләре”н дә алып бардым, барлыгы 124 дәрес бирдем. Хәзер дә азмы-күпме телевидениедән чыгышлар ясыйм.
Әкият яздырырга балаларны да өйрәттем. Аларга тема бирәм, рәхәтләнеп язалар иде. Балалардан әле бүген дә күп хатлар килә. Әнә шулай өйрәтергә кирәк әкиятнең тәменә. Бала гел әкият сорый. Ә ике яшьлек балага «Алып батыр»ны да, «Ак бүре”не дә укый алмыйсың. Әнә шуңа күрә, балалар өчен, әкиятләр юклыгын, бушлыгын тутырыр өчен бик күп кечкенә әкиятләр яздым. Алар китапларда басылды, аудиозаписьтә язылды. «Батулла бабайның 30 әкияте» дигән аудиокассета да чыкты. Анда кечкенә балаларга музыкаль әкиятләр яздырылган.
Әкиятнең хикмәте нәрсәдә соң?
— Минем әкияткә карашым шул, мәсәлән, «Алып батыр маҗаралары”н укып чыккач, кибернетик, шагыйрь Җәүдәт Сөләйман минем белән танышырга теләк белдерде. «Сезнең өйдә кибернетика турында китаплар күптер?» — ди ул. Ә минем ул темага карата бер китабым да юк.
Галим минем әкиятләрне дәресләрдә куллана икән. Моңа шаккаттым, бу минем башыма да килмәде. Хикмәт менә нәрсәдә. Минем әкияттә тасвирланган бер халәтне галим укучыларга алгоритм төшенчәсен аңлату өчен куллана икән. Кибернетика дигән әйбер атом-төш физикасына барып тоташа, ә атом-төш физикасы Коръәнгә барып тоташа. Менә нинди хикмәтле бит ул әкият дигән жанр.
— Үз балаларыгыз да әкият укып үстеме? Оныкларыгызга укыйсызмы?
— Улларыма мин «Мөбарәк әкиятләре”н күп укыдым. Кич саен бер үк әкият, әмма аңа көн дә яңа персонаж кертә идек. Бака, куян, бүре, шүрәле һәм башка җәнлекләр. Балалар син әкият сөйләгәндә үзләре дә бик теләп катнаша. Әкият бит ул абстракт фикерли алуга бәйле. Нурбәк улым, мәсәлән, 5-8 яшьлек вакытта 5 әкият язып ташлады, кабат, дөрес, язмады.
Хәзер инде оныкларым бар. Алар әлегә кечкенә балалар өчен язылган әкиятләр тыңлый. Әкиятне кич саен сөйлибез. Ул аны тыңлый-тыңлый да ятлый башлый. Хәтта теле ачылмаган булса да. Шуннан, теле ачыла башлагач, бала әкияттә син ялгыш җибәрсәң, алай түгел ул, болай дип, төзәтә дә әле. Баланың бит фантазиясе көчле, ул әкияткә үзе дә кушыла.
— Әкият язуы авырмы?
Әкият язуы җиңел түгел. Әмма мин әкият язарга, укырга бик яратам. Өйдә дә төрле халыкларның әкиятләре күп. Әкият язу осталыгым әнидән күчкәндер, күрәсең. Ул төрле музыкаль инструментларда уйный белә иде. Курайда, гармунда, кубызда уйный-уйный безгә үзе уйлап чыгарган әкиятләрен, бәетләрен сөйли иде. Шуңа күрә, әкият сөйләгәндә музыка кулланырга кирәк, әкият тагын да җанлана.
— Һәр татар баласы белергә тиешле татар әкияте нинди?
«Сак-Сок» әкияте! «Сак-Сок» әкиятен белергә генә түгел, «Сак-Сок”ны өйрәнү институты булырга тиеш. Без «Сак-Сок”та үскән кешеләр. Хәзер аны белүче дә юк. Ул балалар бакчасында, мәктәптә, институтта, аспирантурада өйрәтелергә тиеш. Ә аны бик гади дип уйлыйлар.
«Сак-Сок”ның төрле варианты бар — мишәр, керәшен, башкорт… Ул иң борынгы әдәби музыкаль әсәр. Әсәрдә Аллаһ сүзе, Коръән сүзе, Тәңре сүзе юк, шуңа күрә мин аны ислам дине кабул ителгәнче язылган әсәр дип саныйм. Әсәрдә Ана балаларын каргый, артык каргый. Бу — бүгенге көн! Ана тәрбияләргә хокуклы, җәза бирергә хокуклы, ләкин артыгын түгел.
«Икеле» алган өчен сигез сәгать почмакта бастырып торырга тиеш түгел бит. Бу бит җинаять. Менә нәрсә турында әкият. Әле ул гына да түгел. Ике туган бер-берсе белән талашырга тиеш түгел, тату яшәгез, дип өйрәтә Ана малайларын. Балалар бит бер ук өчен талашалар. Хәзер татар белән башкорт талашып ятамы? Шул турыда бит бу! Менә бит нинди зур әсәр. Дөнья күләмендә бөек әсәр! Нигә аны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, институтларда өйрәтмибез, нигә видео, фильмнар төшермибез?
Бүгенге көндә «Сак-Сок» яши, аның бәете яши. Ул миһербанлык тәрбияли, әниләрне хөрмәтләргә өйрәтә, глобаль проблемалар күтәрә торган әсәр. «Сак-Сок»ны белмәгән кешене мин тәрбиячегә, укытучыга, язучыга санамыйм, гомумән, татарга санамыйм!
Һәр татар кешесе тагын «Ак бүре» әсәрен укып, белергә тиеш. Без төрки халыклар барыбыз да бүре нәселеннән. Революциягә хәтле татар әкиятләрендә бүре явыз булмаган. Бүре — куркыныч җанвар буларак руслардан кергән персонаж.
Ак бүре — ул табигать сакчысы! Аннан башка күп әкиятләр бар. Әйтик, «Ак елан» еланнарга карата ихтирамлы булырга өйрәтә.
«Шүрәле» әкиятендәге Шүрәле образын, кызганыч, рәссамнар куркыныч итеп ясадылар. Ә ул бит урман сакчысы, һич кенә дә куркыныч образ түгел.
Ә «Шүрәле» әкиятендәге Шүрәле образын, кызганыч, рәссамнар куркыныч итеп ясадылар. Ә ул бит урман сакчысы, һич кенә дә куркыныч образ түгел. Ул Былтырны куркытыр өчен генә шулай тасвирланган. Ул вакытта бит бояр урманы, шуңа күрә Былтыр да көндез түгел, төнлә бара урманга. Ә төнлә алабута да әллә кем булып күренә. Аннан соң, Шүрәле дә, «Мин кешеләрне кытыклап үтергәлим», — дип куркытыр өчен генә әйтә. Шүрәле Былтырның күзенә куркыныч булып күренә. Шүрәле — уңай образ!
«Су анасы» да бик уңай образ. Аны, кызганыч, ямьсез итеп сурәтлиләр. Ул бит таракны урламаган, ул гаделлек эзләп, үз тарагы артыннан авылга килгән. Кеше малына кулымны сузмый башладым дип тәмамлана әсәр. Шушыны аңлатырга да педагоглар әзер түгел шул безнең. Әкиятне аңламаучылар күп.
— Әкияттәге геройларыгызның прототиплары бармы?
— Әйе, мин язган һәр әкиятнең прототибы бар.
— Бүгенге көндә әкият язучы дип кемнәрне атый алабыз?
Бүген мин бастырып торып әкият язучыларны белмим. Бер-ике генә әкият язучы булыр инде ул. Ләкин аның белән генә булмый шул. Әкиятне аны гомер буена алып барырга кирәк. Аның нигезе дә нык булырга тиеш. Бүгенге көндә әкиятче мин инде ул.
Ләбиб Лерон заманга туры китереп әкиятләр яза. Бу жанрда ул бик әйбәт эшли.
— Әкият язарга теләк белдергән балаларга нинди киңәш бирер идегез?
Һәр кеше сәләт белән туа. Сәләтсез туган бала юк. Ә менә шул сәләтне ачу ата-анадан, мохиттән, үзеннән тора. Сәләт белән туган бала гомер буенча үзенең сәләтле икәнен исбат итеп яшәргә тиеш. Кайберәүләр өлгерә алмый, үлеп китә. Кайберәүләр урта юлда ачыла. Аллаһы Тәгалә сиңа тиешле гомер бирә, шул арада син үзеңнең сәләтеңне үзеңә исбат итәргә тиеш. Ә инде исбат итә алмыйсың икән, син инде эше уңмаска әйләнәсең. Сәләтне ачарга кирәк. Ата-ана баланың мавыгуын тыймасын иде. Балалар әкиятләрен бастырып килүче балалар журналлары, газеталары бар. Әкиятне дөньяга чыгарыйк.
«Элекке әкиятләр күпкә яхшы»
Рабит Батуллада кунакта булганнан соң, әкиятнең никадәр көчле әдәби жанр булуына төшендем. Шуның өстәвенә, тәрбияви роле дә бик зур. Әкиятнең шушы мөмкинлеген балалар тәрбиясендә кулланабызмы соң? Балалар нинди әкиятләрне күбрәк ярата? Әнә шундый сораулар белән мин Казанда урнашкан бер балалар үзәгенә юл тоттым. Биредә балалар көн саен яңа әкият өйрәнүен ишетеп белә идем. Үзәк җитәкчесе Илия Гарипова миңа әкият, аның балаларга булган файдасы турында сөйләде.
— Балалар үстергәндә әкиятләр уку бик мөһим. Үземнең методикада әкиятләрне киң кулланам. Чөнки әкият ярдәмендә без тормышта булган төрле катлаулы вакыйгаларны балаларга җиңел аңлата алабыз. Әкият бит әле ул балага әхлак тәрбиясе дә бирә. Гаиләдә, җәмгыятьтә үз-үзен ничек тотарга икәнен, кеше белән аралашырга өйрәтә. Әкият дөнья белән дә таныштыра. Әйтик, табигать үзгәрешен, кышның яз белән ничек алмашынуын балага әкият ярдәмендә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, рус халкында «Заюшкина избушка» дигән әкият бар. Шуның аша карның кайчан, ничек эри башлавын, язның нинди билгеләре булганын күрсәтеп була, — диде Илия Гарипова.
— Әкият тагын нәрсәгә өйрәтә?
— Тормышта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен балага әкият аша җиткерү ансат. Әкият тыңлап үскән балалар катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый торган булалар. Әгәр балалар әкият тыңлаганнан соң сораулар бирәләр икән, ата-аналар җавапсыз калмасын иде. Чөнки алар әкият мәгънәсен аңлап бетермәсә, аның белән тагын бер кат әкият геройлары, андагы вакыйгалар хакында сөйләшеп алырга кирәк. Нинди герой аңа күбрәк ошаган? Кайсы ошамаган? Нигә? Әлеге ситуацияләрдә син ни эшләр иделәр?
— Әкият белән эшләү идеясе ничек туды? Балаларны тәрбияләү методикасында нигә нәкъ әкияткә нигезләнергә булдыгыз?
— Өченче балам белән күп кенә балалар үзәкләренә йөрдем. Шунда балалар тәрбиясендә әкият бик файдалы икәнен аңладым. Гадәттә, әкияткә нигезләнгән дәресләр бик җиңел һәм күңелле уза иде. Улыма ул чакта ике яшь чамасы. Мин аны үзем өйрәтергә алындым. Һәр көнне дүшәмбедән җомгага кадәр бәләкәй генә сәхнә ясап, аның белән бергәләп әкиятләр куя башладык. Шулай итеп без 3 яшькә чаклы төрле әкиятләр белән таныша килдек. Әлеге идеямне башка балалар белән дә тормышка ашырырга булдым. Аерым программа булдырып, әкияткә нигезләнеп, балалар үзәге ачып җибәрдем.
— Балаларга нинди әкиятләр ошый?
— Алар җиңел язылган, аңлаешлы әкиятләрне бик яратып кабул итә. Миңа, гадәттә, 2 яшьтән алып 5 яшькәчә балалар килә. Мин аларны барыбыз да таныш булган әкиятләр белән таныштырырга тырышам. Кечкенә чакта үзебез укыган, телевизордан карап үскән, хәзер инде балаларыбызга укый торган халык әкиятләрен. Кечкенә балалар тыңлап кына утырсалар, зурраклары әкиятләрне курчаклар ярдәмендә үзләре сәхнәләштерә. Кызганыч, яңа чыккан әкиятләр миңа бик ошамый. Элекке әкиятләр күпкә яхшы.
— Әлеге чараларда балалар теләп катнашамы?
— 5 яшьлек балалар әкиятне сәхнәләштерүдә теләп катнаша. Кыюрак балалар кайчак үзләре генә дә куя. Мин катнашмыйм да хәтта. Ә оялчаннары минем белән бергә төрле рольләрне башкара. Кечкенә балаларның кулларына уенчык геройлар тоттырам. Үзем сөйлим, алар хәрәкәтләндерә, әкияткә кушыла. Әнә шул рәвешле без күп әкиятләр белән танышабыз.
— Социаль челтәрләрдә сезнең тарафтан укылган, башкарылган әкиятләр күп. Балаларга тәкъдим итү алдыннан, сез аларны нинди принциптан сайлыйсыз?
— Әйтеп узганымча, мин балаларга үзебез укып үскән әкиятләрне тәкъдим итәм. Алар бик җиңел язылган, балаларга да аңлаешлы. Аннан соң, программам нигезендә каралган темаларны да ачып бирә. Күбесенчә халык әкиятләрен файдаланам.
— Үз яшенә карата бала укырга һәм таныш булырга тиешле нинди әкиятләрне тәкъдим итәр идегез?
— Китап кибетләрендә игътибар иткәнсездер, балалар китапларының тышында 2-3, 3-4, 4-5 яшь, урта яшьләрдәге балалар, мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балалар өчен дип язылган урыннар бар. Балага китап алганда шуңа да таяныгыз. Аннан соң, балалар өчен үз яшенә карата хрестоматияләр бастырыла. Аларны сатып алырга мөмкин.
Балаларыгызга әкият укыйсызмы?
Кичләрен балаларыбызга әкият укыйбызмы соң? Әнә шушы сорауны танышларыма бирдем. Аларның җавапларын сезгә дә тәкъдим итәм.
Гөлназ Гафурова, җырчы: «Без бала чактан «Су анасы» әкиятен укып үстек. Габдулла Тукайның әсәрләре безгә бик яхшы таныш. Үзем әкиятләрне аудиоязма белән тыңлатам, бу бик уңайлы, балаларга да ошый. Г. Тукайның «Сөткә төшкән тычкан“ы, «Камыр батыр» татар халык әкияте, «Шалкан», «Сказка о Золотом яичке» рус халык әкиятләре, А. Пушкинның «Сказка о царе Салтане» әсәрләрен еш кабызабыз. Безнең аудиокитап җыентыгы бар, шуны файдаланабыз».
Гөлчәчәк Рәхмәтуллина: «Кечкенә чакта «Сак-Сок» әкиятен бик ярата идем. Хәзер дә балаларыма төрле әкиятләр укырга тырышам. Аеруча татар халык әкиятләрен яратып тыңлыйлар. «Чукмар белән Тукмар“ны бик ошаталар».
Альбина Фазлыева: »Мин үскәндә әбием сөйләгән «Алтын балык» әкиятен бик яратып тыңлаганым истә. Үземнекеләргә күбесенчә төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйлим, кызыклы хикәяләр укыйм».
Алсу: «Олы яшьтә булсам да, әкият укырга яратам. Алардан тормыш өчен файдалы киңәшләр алырга була. Төрле милләт әкиятләрен укырга кирәк. Милләтнең холкы әкиятләрдә чагыла. Шунысы кызганыч, бала чакта әкиятләрне ни өчен укырга кирәк икәнен аңлап бетереп булмый».
Әкиятләрнең тәрбияви роле зур, чөнки алар балалар телендә иҗат ителә, шуңа да бала өчен аңлаешлы, кызыклы һәм үтемле. Әкият аша бала яхшылык, яманлык төшенчәләрен әкият геройларының гамәлләре аша аерырга өйрәнә. Әти-әни аңлату бер төрле, ә әкият аша ул башка төрле кабул ителә, сюжет аша истә кала.
Рабит Батулладан иң яхшы татар әкиятләре рейтингы
- Татар халык әкияте «Сак-Сок»
- Татар халык әкияте «Ак бүре»
- Татар халык әкияте «Ак елан»
- Татар халык әкияте «Еланнар патшасы Шаһмара»
- Габдулла Тукай. «Су анасы»
- Габдулла Тукай. «Шүрәле»
- Рабит Батулла. «Алып Батыр маҗаралары»
- Рабит Батулла «Тычкан баласы Чикыл»
- Рабит Батулла. «Мөбарәк әкиятләре»
- Нәкый Исәнбәт. «Мырау Батыр»
- Хәсән Туфан. «Юкмыш бабай малае»
- «Казан каласы турында легендалар» (Канатлы аҗдаһа хакында)