Атналык күзәтү: Фәйрүзә Мөслимова һәм Нурислам үлеме, Президент атамасы, җанисәп
Бу атнада чыккан иң күп укылышлы язмаларга күзәтү.
Фәйрүзә Мөслимованың кызы: «Әни авырыр алдыннан начар төш күргән»
Узган атнада ковид зәхмәте арабыздан нибары 67 яшендә булган язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованы алып китте. Фәйрүзә Мөслимова бер айга якын Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Үпкәләре 90 процентка кадәр зарарлангач, башта кислородка тоташтырылган, аннары шактый вакыт ясалма вентиляциядә булган. Табиблар трахеясен тишеп, операция ясарга мәҗбүр булган, тик Фәйрүзә ханым шул операциядән айный алмаган. Бүген аны хастаханәнең моргыннан озаттылар, Самосырово зиратында җирләделәр.
Журналист Камил Сәгъдәтшин һәм Фәйрүзә Мөслимова ике бала тәрбияләп үстергән. Кызы Диләрә әнисенең хәле нык авыр булганын сөйләде.
— Без аның белән 30 сентябрь көнне кич буе сөйләшеп чыктык. Ирем эштә иде, кич буе утырып чәйләр эчтек. Бишесе көнне балаларны китердек, алтысы суга чыккан булган, чиратта күршеләр белән сөйләшеп бик өшегән. Шуннан температурасы күтәрелеп, авырып китте.
12 октябрь хастаханәгә керде, 21е реанимациягә салдылар, 26сы ковид тесты тискәре булгач, пульмонология реанимациясенә күчерделәр. Теге атнаның пәнҗешәмбесендә үк табиблар ышаныч юк, дигәннәр иде. Шулай да өмет иттек. «Әни, син тереләсең» дигәч, «әкият инде ул» дигән иде. «Шуның турында язып та чыгарсың әле», — дигән идем.
Авырып китәр алдыннан начар төш күргән иде, үз әнисе үләр алдыннан да шундый төш күргән. Стеналар буенча су агып-агып төшкән. Ләкин үләсенә ышанмады, терелергә өмет итте. Бик авыр иде аңа, «Ник җиңеллек килми икән?» — дип өзгәләнде.
Башта кислород маскасы аша сулады, аннары ИВЛда иде, борын аша көпшә керткәннәр — интубация дип атала. Ул озакка ярамый икән. Аннары тишеп, кичә операция ясадылар, операция алдыннан аның янына кердем. Аңында түгел иде. Өч көн алдан реанимациягә керттеләр, башын борып, «була, була, Аллаһ боерса» диде. «Әни, бергә басып намазлар укырбыз әле, Аллаһ боерса, бирсен Ходай», — дидем.
Кызганыч, прививка ясамаган иде. Курыкты ул ясатырга. Авыр хәлдә яткач, «акыллы кешеләр прививка ясата» диде.
Әни белән бик рәхәт иде. Ул безгә карата бик таләпчән булды, безне беркайчан мактамый иде. Оныкларны бик яратты. Алар аңа «әбекәй» дип эндәшә иделәр. Оныклары Азалиягә 17, Илсинәгә 15, Сәеткә 1, Сәлимгә 6 (әле ул әнинең туган көнендә туды), Зарифка 4 яшь. Киявен-киленен бик яратты, — дип сөйләде Диләрә «Татар-информ»га.
Фәйрүзә Мөслимованың соңгы эш урыны «Ялкын» редакциясендә булган, тәрҗемәләр дә эшләгән. Журналист Эльмира Закирова — Фәйрүзә Мөслимова белән 1980 еллардан ук бик тыгыз бәйләнештәге кеше. Алар икесе дә тумышы белән Актаныш кызлары.
— Мәктәп елларыннан ук беләм аны. Студент елларыбыз бергә үтте. Ул журналистикага бер ел алдан укырга китте, журналистикага кил дип, миңа хатлар язып торды. Студент елларында мәкаләләр яздык, иҗатта кайнап яшәдек. «Ялкын”да бергә эшләдек.
Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек… Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!
Соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә бардык. «Бармый калырга ярамый, әйдә, бергә барабыз», — диде. Миңа билетлар алып кайтты. Барысы белән көлеп сөйләште, шат иде…
Авырый, температурасы бар дигәч тә, узгынчы гына дип уйлаган идем. 18 октябрьдә эшкә чыккан идем, редактор: «Фәйрүзә апаның хәле әйбәт түгел, ковид икән», — ди. Ватсапка яздым, ике генә сүз язды: «Больницада. Кислородта». Аннары инде реанимация… Чир белән көрәшү… Кызы Диләрә: «Әни ковидны җиңде! Хәзер үпкәсен дәвалый. Бар да яхшы булачак!» — дип язган иде бит…
Бүген иртән Фәйрүзәне төштә күрдем. Туган көне икән. Актаныш хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов чәчәкләр тапшыра… Их, төштә генә күрергә язган икән… Хуш, Фәйрүзә! — дип бәхилләште Эльмира Закирова.
«Китегез, миндә коронавирус», — дип кудылар…
Җанисәп ахырына якынлашып килә. Халык исәбен алган кешеләр инде тәҗрибә туплаган: төрле кешегә, төрле хәлләргә юлыккан. Кызлар-апалар үзләрен ничек каршы алулары турында сөйләде.
Казанда яшәүче Алинә Гыйльметдинова укытучы булып эшли һәм магистратурада укый. Ул Әпсәләмов һәм Четаев урамнарында урнашкан йортларда йөргән.
Башта үзем теләп язылган идем. Без коронавирус белән бәйле вазгыятьне дә аңлыйбыз бит инде. Шул шартларда йөрергә тиеш идек, курку да булды. Кешеләр дә аңлый бит инде. Бер кеше ишекне ачты да: «Китегез, миндә коронавирус», — дип куып чыгарды. Ишекне ачмаучылар да булды. «Сез баш тартасызмы?» — дип сорыйм да, алар «әйе» дигәч, планшетта шулай дип билгелим.
«Кирәкмәгән сораулар күп», — дип ачуланучылар да булды. Бланкта, чыннан да, сораулар күп иде. Анда милләттән кала, хезмәт хакы, белем дәрәҗәсе турында да сораулар бар. «Нигә сез аны сорыйсыз?» — дип кешеләрнең ачуы килә.
Бәйләнүчеләр дә булды. Исерекләргә дә туры килдем. Бер ир-ат чәй эчәргә чакырды, кочакламакчы була. Мин полиция чакыртам, дим. «Ә мин сез миңа бәйләнәсез дип әйтәм», — ди. Аның яныннан тизрәк качтым.
Эштән соң, сәгать җидедән тугызга кадәр йөрдем. Башта дүртләрдә чыга идем, тик ул вакытта кешеләрне өйләрендә тотып булмый.
Үзем өчен нәтиҗә ясадым. Бер татар бабае: «Сеңлем, әйт әле: нәрсә өчен ул җанисәп? Менә ун ел үтте. Шул вакыт эчендә тормыш яхшы якка үзгәрдеме? Яхшы якка үзгәрмәде. Ул бит инде халык өчен уңайлы шартлар булдыру өчен эшләнелә. Беләсезме, форма һәм эчтәлек бар. Бездә форманы гына алып баралар, эчтәлек юк», — диде. Мин аның белән килешәм.
Кешеләр төрле. Дорфа сөйләшүчеләр күп булды, мин инде моңа игътибар бирмәскә тырыштым. Әлеге шартларны күз уңында тотып, һәр кешене аңлап була. Алай да, мин тагын халык исәбен алырга чыкмас идем — куркыныч, — дип сөйләде ул.
Казанда яшәүче Равия Гарипова Авиатөзелеш районында йөргән.
Эштән соң йөрүе авыр булды. Планшетларга безгә туры килә торган йортлар кертелгән иде инде. Кемгәдер тугыз катлы алты подъездлы бер йорт, кемгәдер зур йорт һәм тагын тулай тораклар туры килә. Бүленүе гадел түгел. Җыелыш вакытында ул сорауны биргән идем, «Фатирда язылган кеше саны белән бүлдек», — диләр. Ул алай да туры килми. Кемдер биш йөз кешене, кемдер җиде йөз кешене яздыра, тик шул ук акчаны алабыз. Ул гадел түгел дип уйлыйм, — диде Равия Гарипова.
Авылда исә бөтенләй икенче төрле мохит. Ул кешене халык белә, беркем дә ишеген бикләп куймый. Биектау районы Казаклар авыл җирлегенә караган авылларда Илһамия Шәрипова йөргән. Ул биш йөздән артык кешене яздырган.
Халык бик уңай каршы алды. Күп кешене үзебез яздырдык, сайт аша язылучылар күп түгел иде. Планшетта эшләргә кызым өйрәтте. Авыллар арасында йөрү өчен транспорт бирелмәде, анда да кызым машинада алып йөрде, юллар әйбәт, Аллага шөкер. Сорауларга ризасызлык белдерүчеләр булмады, авыл халкы җанисәпне кирәкле дип саный, — дип сөйләде Илһмия Шәрипова.
Җырчы Нурислам вафат: «Мин йөгереп чыкканда пульсы юк иде инде…»
9 ноябрьдә җырчы Нурислам Исмәгыйлев вафат булды. Җырчының вакытсыз үлеменең сәбәбе дә билгеле — кан басымы, йөрәк… «Интертат» аның якыннары һәм сәхнәдәш дусларыннан Нурислам турындагы якты хатирәләрне барлады.
Нурислам — татар эстрадасына шактый соң килеп кергән шәхес. «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җыры белән танылып киткән иде. Ходайдан үзенә искиткеч моң, күкрәп чыга торган тавыш бүләк ителсә дә, Нурислам сәхнә йолдызы булырга, артык популярлашырга омтылмады. Аның үзен тулысынча сәнгатькә багышламавына, бәлки, ялгыз гына эшләргә яратуы да йогынты ясагандыр. Әлеге фикерне мәрхүмнең улы Артур Аргаков та җиткерде.
Әти иҗатка җаны-тәне белән бирелгән кеше иде, — диде ул. — Әмма иҗат белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен режиссерлар белән эшләргә, төркем булдырырга кирәк. Әти һәрвакыт эшне үзе генә башкарырга яратты. Җырлау аны иһамландырды, аңа көч-дәрт өстәде, әмма әти җыр сәнгатен беркайчан да акча эшләү нияте белән кулланмады. Мин хәтта аның корпоративларда җырлаудан баш тарткан вакытларын да хәтерлим.
Нурислам улы Артур, бергә торган якын кешесе Алсуның күз алдында вафат булган. Артур «Интертат»ка әтисенең соңгы минутлары турында сөйләде.
Әтием соңгы айларда үзен начар хис итә иде. Даими кан басымы уйнап торды, йөрәге дә үзен сиздерде. Күпме үгетләп тә, табибларга барырга күндерә алмадык үзен. Әти гомер буе спорт белән шөгыльләнде, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Чирен артык җитди итеп кабул итмичә, үтәр дип уйладымы икән.
Кичә хәле начарлангач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Беренче килүләрендә барырга ризалаткан да идек үзен, табиблар алып китмәде. Хәле авырайгач, төнге икедә тагын номерларын җыйдык. Ашыгыч ярдәм табиблары кан басымы күтәрелү өстенә, йөрәге белән дә проблемалар башлануы турында әйтте. Бу юлы инде әти үзе хастаханәгә барудан катгый рәвештә баш тартты.
Иртәнге биш тулып килгәндә торып, өй янына чыгып әйләнде. Аның чыкканын ишетеп, тәрәзәдән карадым. Шул мизгелдә әти егыла башлады. Мин чабып чыкканда пульсы юк иде инде. Ашыгыч ярдәм 10-12 минут эчендә килеп җитте. Электрошокер белән дә кире бу дөньяга кайтарырга тырышып карадылар, әмма барысы да файдасыз… Әти йорты белән соңгы тапкыр саубуллашырга дип чыккан икән…
Йөрәк-кан тамыры авырулары нәселебездә бар. Үз вакытында минем бабай, әтинең әтисе дә шул йөрәк белән китеп барды, — ди Артур.
Нурислам гаиләсеннән Артурга 13 яшь вакытта аерылса да, балалары белән җылы мөнәсәбәтен саклап калган. Улы буй җиткәч, үзенең Дәрвишләр бистәсендәге җирен икегә бүлеп, янәшәсендә генә аңа да йорт җиткерергә булышкан. Артур белән күрше булып яшәгәннәр. Улы сүзләренчә, әтисе ялгыз булмаган, соңгы вакытта Алсу исемле ханым белән тормыш иткән.
— Әтием бик актив, позитив кеше иде. Аның бик җиңел кеше булуын да әйтергә кирәктер. Кайвакыт мин аңа ниндидер планнарым турында әйтергә куркып тора идем. Аңа әйтсәң, ул бик озак уйларга кирәк булган карарны шул минутында ук кабул итәргә, аны тормышка ашыру өчен берәр нәрсә эшли башларга да мөмкин.
Бик гади, гадел, принципиаль, үз кагыйдәләреннән тайчынмый торган кеше иде. Үземнең һәрвакыт әтигә таяна алуым турында белеп яшәдем, — дип сөйләде Артур.
Җырчы Чулпан Әхмәтҗанова — Нурисламның бик озак еллар бергә эшләгән якын дусты.
— Аның миңа кадәр эшләгән дуэтлары бар иде инде. Әмма мин Нурислам өчен барысына караганда да уңайлырак булганмындыр. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Безнең бөтен нәрсәгә дә карашыбыз бер төрле булды дип әйтә алмыйм. Концертларда кызып киткән вакытлар да булгалады. Әмма ул барыбер ситуацияне уңай якка борырга тырышты. Мине дә тыңлый, үзенең теләкләрен дә әйтә иде.
Концертларыбызда башта кеше артык күп булмаса да, соңрак үз тамашачыбызны таптык. Ул безнең һәр уңышыбызга бала кебек сөенә иде.
Нурислам профессональ җырчы түгел иде. Әмма минем аның ничек итеп җыр сайлаганын карап торганым булды. Ул җырны җентекләп тыңлый, сеңдерә, текстның эчтәлегенә игътибар итә. Ул әлеге сыйфатлары белән кайбер профессионаллардан да югарырак тора иде. Профессионал булмаган килеш, иҗатка чын профессионалларча мөнәсәбәт иде аның, — дип сөйләде Чулпан.
«Президент атамасын бетереп, республикадан да мәхрүм итүләре бар икән әле»
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын «Президент» дип атауга каршы законны беренче укылышта кабул итте. 317 депутат бу законны яклаган, 66 сы каршы чыккан, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәткән.
«Президент» атамасын бетерүгә каршы тавыш биргән депутатлар (алар җиде):
Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Рөстәм Кәлимуллин (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән), Артем Прокофьев (КПРФ).
«Президент» атамасын бетерүгә каршы закон уңаеннан тавыш бирүдән катнашмаган депутатлар (алар дүрт):
Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).
«Президент» атамасын бетерүне яклап тавыш биргән депутатлар (аларның берсе — Морозов кына Татарстаннан, калганнары «Бердәм Россия» партиясе таләбе буенча башка төбәкләрдән «китерелгән» кешеләр, алар дүртәү):
Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).
Шулай итеп, җиде депутат Президентлык яклы, сигезе каршы булып чыга. Бу очракта тавыш бирмәүчеләрне дә каршылар исәбенә кертеп буладыр, чөнки шул рәвешчә алар президентлыкны якламый дип аңларга кирәк.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), хәзер комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов ни өчен битарафлык күрсәтүенә аңлатма бирде.
— Катнашмадым, кирәк дип тапмадым, бу закон проектын карарга дип тавыш бирмәдем. Кемдер каршы тавыш бирде, кемдер яклады, кемдер катнашмады. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде, — диде Илдар Гыйльметдинов, үз позициягезне аңлатыгыз дигән сорауга.
Илдар Гыйльметдиновның Татарстан Президенты атамасына мөнәсәбәте менә шундый. Ә менә Татьяна Ларионова, үзен никадәр генә үгетләсәләр дә, бу закон проектына каршы тавыш бирүен әйткән. «Мине кич буе „тәрбияләделәр“, әмма мин тыныч кына үземнең позициямне белдердем, һәм башкача тавыш бирергә намусым һәм мине сайлаган республика халкы каршындагы җавапчылыгым башкача тавыш бирергә мөмкинлек бирмәвен әйттем», — дигән ул «Татарстан-24» каналына.
«Интертат» «Президент» атамасының ни өчен әһәмиятле булуы турында фикерләр белеште.
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:
— Мин Татарстан Президенты дип калдыру яклы. Ул, беренчедән, Россия Президентының да безгә карата хөрмәте… Шушы сүз бер горурлык инде ул, яшьләр өчен бигрәк тә. Депутатлар гына түгел, барыбыз да бу мәсьәләдә катгый торырга тиеш. Бу бит безнең киләчәк, безнең Татарстан.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин:
— Без татарлар белән күп аралашабыз. Татарстанның Президенты бөтен дөньядагы татарның — Финляндиядә торсынмы ул, Америкада торсынмы, аның Президенты дип санала. Безнең Татарстан ул атамага лаеклы. Президент дип калса, бик яхшы булыр.
Кичәге утырыштан соң күңелдә шөбһә: Президент атамасын бетереп кенә калмыйча, республикадан да мәхрүм итүләре ихтимал икән әле. Телсез, Президентсыз, республикасыз калдырып, тагын кайсы кыйммәтләргә кул сузарлар икән?!
Ренат Харис: «Эротикага бәйле хисләр — кешенең иң матур хисләре»
Журналист Рузилә Мөхәммәтова халык шагыйре Ренат Харистан интервью алды. Ренат Хариска 80 яшь. Ул әле дә актив иҗатта: яңа поэмалар, романслар, либреттолар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза.
— Ренат абый, 80 яшь ул горурлыкмы, әллә куркынычмы?
— Мин картлыктан куркучыларны аңламыйм. Картлыкка җитә алучылар — иң бәхетле кешеләр. Минем бер китабымда шундый сүзләр бар: «Кем бәхетле? Кем озак яши — шул бәхетле». Иң зур бәхет — озак яшәү. Яшәүнең дә бит төрле рәвеше була: тәрбиядә яшәү дә, тәрбиясез яшәү дә. Әмма нинди генә яшәү булса да, ул үлемнән кадерлерәк, ул үлемнән көчлерәк.
Заманында без әдәбиятка күп яшьләр килдек. Кайберләребез 40ка җитмичә китеп барды, 50гә, 60ка, 70кә җитмәүчеләр булды. Без берничә кеше, Аллага шөкер дип әйтик, сиксәнебезне дә тутырдык. Әйтәм бит, 80 яшемдә мин өч поэма язган кеше. Тормыш миңа шундый мөмкинлек биргән икән, димәк, мин тормышымны шушы рәвешкә китерә белгәнмен. Димәк, мин бу яктан бәхетле һәм бу бәхетем башка бөтен шатлык-куанычларга нигез.
— Бу дөрес яшәүдәнме?
— Барысы да бардыр дип уйлыйм. Әтием — 87, әнием 82 яшенә кадәр яшәде. Әтием соңгы көненәчә акылын югалтмады, мантыйклы акыл белән дөньядан китеп барды. Миңа шундыйрак язмыш язса иде дигән теләктә яшим.
— Озын гомернең кайсы чорын сагынып искә аласыз?
— Мин яшәвемнең бөтен чорын сагынып искә алам. Әмма ул чорларның берсенә дә кире кайтырга теләмим. Киресенчә, шушы ноктадан алга барырга дигән теләгем бар, кире кайту теләгем юк.
— Сезнең фикердәшләрегез кемнәр? Кыен, борчулы чакта кем белән аралашасыз?
— Исемнәрен-фамилияләрен әйтмим. Мин күбрәк галимнәр белән белән сөйләшәм — тарихчылар, философлар, әдәбият белгечләре… Минем иң шәп әңгәмәдәшләрем — берничә журнал. Мәсәлән, бик яратып «Наш современник» дигән журналны укыйм. Андагы публицистика! Анда безнең татар галимнәре дә үз фикерләре белән чыга, кызганыч ки, Казанда яшәүче татар галимнәре түгел, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татар галимнәре. Мин аларның фикерләрен укып сокланам. Нигә безнең Казаннан шулай язып торучылар юк икән, нигә безнең Казанда чыга торган әдәби-публицистик журналларда шушындый мәкаләләр чыкмый икән дип борчылам.
— Ә каләмдәшләрегез белән аралашасызмы?
— Каләмдәшләр белән очрашабыз, сөйләшәбез. Кызганыч ки, яшьләр арасында безнең кебек күп яшәгән кешеләргә тартылу юк. Яшьләр өлкән буын белән якынаерга теләми, аларның үз дөньясы! Ә үз дөньялары безнекеннән бик күпкә аерыла. Без яшь чакта бик күп кеше белән аралашып яши идек. Ә алар чын кеше белән түгел, кеше кыяфәтен алган гаджетлар белән аралаша — аерма зур.
Туксанынчы елларда язылган эротик шигырьләрегез хистән туганмы, әллә татар әдәбиятында яктыртылмый калган тема бит бу дип акыл белән язылганмы?
— Эротикага бәйләнгән хисләр — кешенең иң матур, иң бөек, иң мөкатдәс, иң тирән, иң гүзәл хисләре. Ул хис булмаса, бер генә матур әдәбият әсәре дә матур әдәбият булып җитә алмас иде. Бу кешедә генә була торган хис. Хайваннарда ул инстинкт, кешенең инстинкты акылына һәм йөрәгенә кушылган. Бу аңлы җан иясендә генә була торган хис. Һәм беренчел хис. Әгәр дә син аны матур итеп яза аласың икән, әсәреңне матур итеп күрсәтә аласың икән… әйтик, бәлешнең камыры бар, эчлеге бар — димәк, син турыдан-туры эчлегенә барып тоташасың.
Татар әдәбиятында эротик әсәрләр миңа кадәр дә булган. Мәсәлән, Габделҗәббар Кандалыйның шигырьләрен алыгыз. Ул Тукайда да бар, ул Дәрдемәндтә дә бар. Күрә белергә кирәк. Бу хисләрне алар бик матур итеп бирә белгәннәр…
— Совет чорында булмады…
— Ничек инде булмасын? Минем «Өч үбешү» поэмасы совет чорында язылды. Заманында «Өч үбешү» «Казан утлары»нда чыкты һәм ул журналны әллә ниләр эшләтеп бетерделәр. Ул 1993 елның бер санында иде. Авылларга барып китапханәгә кергән саен кызыксынып карый идем: журналның бөтен саны бар, шул саны юк. Кайчакта ул саны да бар, алып карасаң, шул битләрен ертып алып киткәннәр. Мәктәптә очрашулар укучыларсыз гына узса, укытучылар ул поэма турында мең сорау бирәләр иде.
«Татар Декамероны»н да журналларда бастырып булыр иде, әлбәттә. Ләкин хәзер журналларда яшь тамгасы куела һәм «Казан утлары”на 12 + дип куелган. Анда 21+ диелгән әсәрне бассаң, журналга зыян килүе мөмкин. Татарстанның әдәби-мәдәни мәйданында ул поэманы бастырырлык бер генә урын бар — ул да булса, авторның китабы.
— Димәк, сез сиксәнегезне шундый эротик поэма белән каршыладыгыз.
— Без былтыр таҗлы вирус пандемиясе башлангач, Аккош күлендәге бакчабызга киттек. Боккаччоның «Декамерон»ын беләсез бит инде. Анда 10 монах, чумадан куркып, бер монастырьга җыела да, унар новелла сөйли — алар барысы да эротик характерда. Мин дә шуның үрнәгендә яздым, 10 кеше Аккош күлендәге язучылар дачасына бикләнәләр дә, ун көн дәвамында бер-берсенә башларыннан кичкән эротик хәлләрне сөйлиләр…
Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.