Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде» | intertat.tatar

Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде»

Бүген җырчы Нурислам Исмәгыйлев вафат булды. Җырчының вакытсыз үлеменең сәбәбе дә билгеле — кан басымы, йөрәк… «Интертат» аның якыннары һәм сәхнәдәш дусларыннан Нурислам турындагы якты хатирәләрне барлады. 

Нурислам — татар эстрадасына шактый соң килеп кергән шәхес. «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җыры белән танылып киткән иде дип хәтерлим. Ходайдан үзенә искиткеч моң, күкрәп чыга торган тавыш бүләк ителсә дә, Нурислам сәхнә йолдызы булырга, артык популярлашырга омтылмады. Аның үзен тулысынча сәнгатькә багышламавына, бәлки, ялгыз гына эшләргә яратуы да йогынты ясагандыр. Әлеге фикерне мәрхүмнең улы Артур Аргаков та җиткерде. 

Артур Аргаков: «Әти җырлаганда елап та җибәрә ала иде»

Әти иҗатка җаны-тәне белән бирелгән кеше иде, — диде ул. — Әмма иҗат белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен режиссерлар белән эшләргә, төркем булдырырга кирәк. Әти һәрвакыт эшне үзе генә башкарырга яратты. Җырлау аны иһамландырды, аңа көч-дәрт өстәде, әмма әти җыр сәнгатен беркайчан да акча эшләү нияте белән кулланмады. Мин хәтта аның корпоративларда җырлаудан баш тарткан вакытларын да хәтерлим. 

Фонограммага җырлаучылар, җырлый белмәгән килеш сәхнәгә чыгучылар, ясалмалылык әтинең җенен чыгара иде. Сәхнәгә менеп үзең җырлау, үзеңнең тавышыңны, хис-кичерешләреңне тамашачыңа җиткерү — менә шул аның төп максаты булды. Әти бик хисле, нечкә күңелле кеше булды. Күңелгә үтә торган җырлар башкарганда, елап та җибәрә ала иде. Гел яңа җырлар яздырып торды. Бүгенге көндә дә яздыра башлап, тәмамланмаган ике җыры калган. 

Нурислам улы Артур, бергә торган якын кешесе Алсуның күз алдында вафат булган. Артур «Интертат»ка әтисенең соңгы минутлары турында сөйләде. 

Әтием соңгы айларда үзен начар хис итә иде. Даими кан басымы уйнап торды, йөрәге дә үзен сиздерде. Күпме үгетләп тә, табибларга барырга күндерә алмадык үзен. Әти гомер буе спорт белән шөгыльләнде, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Чирен артык җитди итеп кабул итмичә, үтәр дип уйладымы икән.  

Кичә хәле начарлангач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Беренче килүләрендә барырга ризалаткан да идек үзен, табиблар алып китмәде. Хәле авырайгач, төнге икедә тагын номерларын җыйдык. Ашыгыч ярдәм табиблары кан басымы күтәрелү өстенә, йөрәге белән дә проблемалар башлануы турында әйтте. Бу юлы инде әти үзе хастаханәгә барудан катгый рәвештә баш тартты.

Иртәнге биш тулып килгәндә торып, өй янына чыгып әйләнде. Аның чыкканын ишетеп, тәрәзәдән карадым. Шул мизгелдә әти егыла башлады. Мин чабып чыкканда пульсы юк иде инде. Ашыгыч ярдәм 10-12 минут эчендә килеп җитте. Электрошокер белән дә кире бу дөньяга кайтарырга тырышып карадылар, әмма барысы да файдасыз… Әти йорты белән соңгы тапкыр саубуллашырга дип чыккан икән…

Йөрәк-кан тамыры авырулары нәселебездә бар. Үз вакытында минем бабай, әтинең әтисе дә шул йөрәк белән китеп барды, — ди Артур. 

Нурислам гаиләсеннән Артурга 13 яшь вакытта аерылса да, балалары белән җылы мөнәсәбәтен саклап калган. Улы буй җиткәч, үзенең Дәрвишләр бистәсендәге җирен икегә бүлеп, янәшәсендә генә аңа да йорт җиткерергә булышкан. Артур белән күрше булып яшәгәннәр. Улы сүзләренчә, әтисе ялгыз булмаган, соңгы вакытта Алсу исемле ханым белән тормыш иткән. 

Әтием бик актив, позитив кеше иде. Аның бик җиңел кеше булуын да әйтергә кирәктер. Кайвакыт мин аңа ниндидер планнарым турында әйтергә куркып тора идем. Аңа әйтсәң, ул бик озак уйларга кирәк булган карарны шул минутында ук кабул итәргә, аны тормышка ашыру өчен берәр нәрсә эшли башларга да мөмкин. 

Бик гади, гадел, принципиаль, үз кагыйдәләреннән тайчынмый торган кеше иде. Үземнең һәрвакыт әтигә таяна алуым турында белеп яшәдем. 

Минем улым Раязны бик яратты. Өчебез бергә төшкән фотобызны да җибәрермен әле сезгә. Раяз белән әти арасында аерым бер мәхәббәт иде, — дип сөйләде Артур. 

Алсу: «Хастаханәгә барырга күндерә алмадык»

Якын кешесе Алсу белән Нурислам соңгы вакытта бергә яшәгән. Алар сату өлкәсендә эшләгән вакытта танышканнар. Алсу да Нурисламны хастаханәгә барырга һич кенә дә ризалата алмавы турында үкенеп сөйләде. 

— Соңгы вакытта гел кан басымы югары булды, төшмәде. Шуның белән китеп тә барды… Хастаханәгә бару турында ишетәсе дә килмәде аның. Ашыгыч ярдәмне соңгы тапкыр чакыртканда киткән булса, бәлки ярдәм дә итә алган булырлар иде, — диде ул.

Чулпан Әхмәтҗанова: «Музыка өлкәсендә эзен калдырып өлгерде»

Җырчы Чулпан Әхмәтҗанова — Нурисламның бик озак еллар бергә эшләгән якын дусты. 

Безнең Нурислам белән танышуыбыз да бик кызыклы гына килеп чыкты. Ул мине ниндирәк җырлар башкара, үзен сәхнәдә ничек тота дип, ярты еллап Вконтакте сәхифәсендә күзәтеп килгән. Соңыннан Гөлүсә апа Шаһбан аша: «Чулпанга язсам, ничегрәк булыр икән?» — дип сораган. Мин ризалык биргәч, үзенең җырларын җибәрде. Үзенең үзешчән артист икәнен әйтеп, минем белән концертлар оештырырга теләвен җиткерде. 

Шуннан соң без аны белән бик озак вакытлар, бер тапкыр да күрешмәгән килеш интернет аша аралашып тордык. Безнең беренче танышуыбыз беренче уртак концертыбызны куйган көнне булды. Ул мине килеп алды һәм без Сабада бер-бер артлы ике концерт күрсәттек. 

Аның миңа кадәр эшләгән дуэтлары бар иде инде. Әмма мин Нурислам өчен барысына караганда да уңайлырак булганмындыр. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Безнең бөтен нәрсәгә дә карашыбыз бер төрле булды дип әйтә алмыйм. Концертларда кызып киткән вакытлар да булгалады. Әмма ул барыбер ситуацияне уңай якка борырга тырышты. Мине дә тыңлый, үзенең теләкләрен дә әйтә иде.

Концертларыбызда башта кеше артык күп булмаса да, соңрак үз тамашачыбызны таптык. Ул безнең һәр уңышыбызга бала кебек сөенә иде. 

Нурислам турында миңа әллә ниләр килеп сөйләүчеләр булды. Халыкның кешене белмәгән килеш аның турында теләсә нәрсә сөйләүләренә мин хәзер дә шаккатам. Бу хәл мине гел аптырашта калдыра иде. Ул яктан миңа ирем бик нык терәк булды.

«Син үзең дә сәхнә кешесе. Артистлар турында кем нәрсә сөйләмәс. Иң беренче чиратта, күңелеңә ышан. Әйбәт кеше икәнлеген беләсең икән, бернигә дә карамыйча эшләвеңне дәвам ит», — диде ирем. 

Нурислам профессональ җырчы түгел иде. Әмма минем аның ничек итеп җыр сайлаганын карап торганым булды. Ул җырны җентекләп тыңлый, сеңдерә, текстның эчтәлегенә игътибар итә. Ул әлеге сыйфатлары белән кайбер профессионаллардан да югарырак тора иде. Профессионал булмаган килеш, иҗатка чын профессионалларча мөнәсәбәт иде аның.

Сез аның фанатларының ничек күп булуын күрсәгез икән! Аеруча хатын-кызлар аны нык ярата иде. Чөнки аның кадәр бирелеп җырлаган җырчылар бездә күп түгел. 

Ул музыка өлкәсенә яшьли килмәсә дә, үз эзен калдырып өлгерде. Һәнәре буенча чын җырчы булмаса да, үзеннән соң бик саллы, мәгънәле җырлар калдырып китте. Аның репертуарында бер генә тозсыз, ертык җыр да юк. 

Нурисламның җырларында ялгызлык сизелә иде, Чулпан. Ниндидер бер эчке сагыш. Ул күңел халәте белән ялгыз идеме? 

Нурислам сөйләшергә ярата иде. Күрешкәндә, кайвакыт шалтыратып эч серләрен бушата ала иде. Мин аның сөйләгәннәрен беркайчан да беркемгә дә чыгармадым һәм ул шуны белеп, ачыла иде. Гаиләсеннән аерылуына күп еллар узса да, күңеленә бөтен яктан хуш килердәй кеше очратмагандыр дип аңладым. Эзли иде ул. Әмма таптым дип әйтә алмады. 

Үлем хәбәрен кемнән ишеттегез?

Нурисламның үлем хәбәрен җырчыларның ватсап төркемендә укыдым. Нурисламның шәхси номерыннан шундый хәбәр килгәч, мин моны куркыныч, бик уңышсыз шаярту дип уйладым. Әле үзенә шалтыратмакчы да булдым. Аннары, алга таба карый башлагач, аның номерыннан үлгән вакытта янәшәсендә булган кеше язганы башыма барып җитте. 

Ир кеше сәламәтлегеннән зарланырга яратмый. Кан басымы уйнаган вакытлары элек тә булгалады. Кайвакыт концертларга өч-дүрт сәгать кенә йоклап чыгып киткән вакытлары да була иде. Төнлә кире кайтканда мин аны йоклатмас өчен кырыена утырып сөйләштерә идем.

Соңгы вакытта бик күтәренке уйлар, яхшы кәеф белән йөрде. Шуңа да мин бу хәбәрне ишеткәч тә сүзсез калдым. Чөнки без бер атна элек кенә җыр яздырырга килешкән идек. Өлгермәдек…» — дип сөйләде Чулпан.

ИлГәрәй: «Кеше сүзен йөрәгенә бик якын ала иде»

Нурислам белән концертлардан соң бергә сөйләшеп утырган мизгелләребез аз булмады, — диде ИлГәрәй. — Соңгы тапкыр Җәүдәт абый Гыйльмановның концертында күрешкән идек. Бик эчкерсез итеп, гримеркада ике сәгать буе сөйләшеп утырдык. Күп еллар эстрада өлкәсендә эшләгән артист буларак, миннән киңәшләр сорады. Мин аңа үз стиле булуын әйтеп, шул юнәлештә алга барырга, бераз вокалга да басым ясарга куштым. Кем белгән бу аның белән соңгы аралашуыбыз буласын. 

Үз сүзләренә караганда, Нурисламга: «Яшең олыгаеп беткәч, кем сәхнәгә чыга инде?» — дип әйтүчеләр күп булган. Без иҗат кешеләре барыбер барысын да күңелебезгә якын алабыз бит. Сәхнәдә җырлап йөрү бер дә җиңел эш түгел. Халыкка танылу өчен дә бик күп көч түгәргә кирәк. «Мин шулай соңлап кына эстрадага килеп дөрес эшләдемме икән? Минем турыда бик күп сөйлиләр». — дип ачыктан-ачык борчыла иде ул. 

Бернигә дә карамыйча, алга бар, хетерлар синең иҗатыңны үстерә генә, дип әйткән идем.

Миңа беренче танышуыбызда Нурисламның йөзе ничектер кырыс кебек тоелды. Әмма чынлыкта ул бертуктамый үз өстендә эшләүче, тыйнак, кирәк вакытта ярдәм кулы суза торган, аралашучан, гади бер авыл егете. Чын татар егете.  

Нурисламның пандемия башланганына да бик борчылганын хәтерлим. Болай да халык тарафыннан тәнкыйтькә юлыккан җырчы буларак, чикләүләр башлануны бик авыр кабул итте. Шулар барысы да бергә җыелып, сәламәтлегенә тискәре йогынты ясагандыр, дим. Һәрхәлдә, соңгы аралашуыбызны искә төшереп, үземә шундый нәтиҗә чыгардым.

Сиринә Зәйнетдинова: «Соңгы тапкыр Питрау бәйрәмендә күрештек»

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова Нурислам белән концертлар куеп йөргән. 

Нурислам белән танышканнан соң, районнар буйлап бергәләп концертлар оештырып йөргән идек. Кунакларга йөрешеп аралашмасак та, иҗат безне бәйләп тора иде. Бергә эшләгән дәвердә кешелекле, әдәпле, акыллы кеше икәнлегенә инандым мин аның. Ул сине беркайчан да авыр вакытыңда ташлап калдыра торган кеше түгел иде. Киң күңелле, концертларга йөргәндә дә подъезд төбеннән үк килеп ала, подъезд төбенә кадәр кайтарып куя иде.

Нурислам белән соңгы тапкыр быел Зәй районындагы Питрау бәйрәмендә күрешкән идек, — дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова. 

Алинә Шәрипҗанова: «Матур җыр таптым дип шалтыраткан иде»

Алинә Шәрипҗанованы Нурислам белән композитор Фирзәр Мортазин таныштырган. 

Бер тапкыр Фирзәр Мортазин: «Сезнең Нурислам дигән җырчы белән тавышларыгыз туры киләчәк», — дип шалтыратты. Безнең «Үтте инде» дигән дуэтыбыз — аның идеясе. 

Нурисламны артык якыннан белмәсәм дә, аның үзенә һәм иҗатына карата таләпчән икәнен, бөтен дөньясын онытып, бик бирелеп җырлаганын әйтә алам. 

Бик матур җырлар сайлый иде ул. Бер ай элек кенә: «Бер матур җыр таптым», — дип шалтыраткан иде. Минем концертлар белән йөргән вакытым булгач, кызганыч, яздырырга җитешә алмадык», — дип сөйләде ул. 

«Иртәгәсе Аллаһ кулында…»

Нурислам 2018 елда «Интертат”ка биргән әңгәмәсендә үзенең киләчәккә планнары зур булуы, әле сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби үстерәсе килүе турында сөйләгән. 

Хәбәрчебезнең: «Ун елдан соң тормышыгызны ничек итеп күз алдына китерәсез һәм үзегезне сәхнәдә күрәсезме?» — дигән соравына ул:

— Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм. Тормышыма килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ун елдан соң мин нинди булырмын, җир йөзендә булырмынмы — бөтенләй ул турыда уйлаганым юк. Мин бүген белән яшим. Бүген мин бар, яшим, мин шат. Иртәгәсе Аллаһ кулында…» — дип җавап биргән… 

Моңлы җырчыны иртәгә мәңгелек йортына озатачаклар. Нурислам туган авылы — Питрәч районы Кәвәл авылына җирләнә.

Нурисламның балалары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә, караңгы каберләре нурлы булсын.