«Авырыр алдыннан әни төш күргән» - җәмәгатьчелек Фәйрүзә Мөслимова белән хушлашты | intertat.tatar

«Авырыр алдыннан әни төш күргән» - җәмәгатьчелек Фәйрүзә Мөслимова белән хушлашты

Ноябрьнең бүгенге елак көне Фәйрүзә апаны соңгы юлга озатырга килүчеләргә теләктәш булды: күктән — яңгыр, күздән яшь коела. Татар җәмәгатьчелеге бик гади, ихлас, кешелекле милләттәшен югалтты. Ковид зәхмәте арабыздан нибары 67 яшендә булган язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованы алып китте.

Фәйрүзә Мөслимова бер айга якын Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Үпкәләре 90 процентка кадәр зарарлангач, башта кислородка тоташтырылган, аннары шактый вакыт ясалма вентиляциядә булган. Кичә табиблар трахеясен тишеп, операция ясарга мәҗбүр булган, тик Фәйрүзә ханым шул операциядән айный алмаган. Бүген аны хастаханәнең моргыннан озаттылар, Самосырово зиратында җирләделәр.

 

«Мин аны гомерем буе яраттым»

«Ул искиткеч кеше иде», — диде ире Камил Сәгъдәтшин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

— Андый кешенең истәлеге торган саен тирәнәя, күңелдә сагыну көчәя генә төшәчәк. Ни өчен дигәндә, мин аны гомерем буе яратып яшәдем. Ул минем бердәнбер яраткан хатын-кызым, балаларымның әнисе. Мин аңа тормышта бик рәхмәтле. Ул беркайчан кешегә, шул исәптән миңа күтәрелеп, бәрелеп каты сүз әйткән кеше түгел.

Без барыбер уртак тел таптык, мин авылда торсам, ул өч бүлмәле фатирны күбрәк якын итте. Соңгы көннәрендә ул: «Балалар, оныклар белән ешрак буласым, аларны үземнең тәрбиялисем килә», — дия иде. Ул үзенең күңелен аларга күчермәкче иде, изге хисләрен аларда калдыра алган шәхес булды. Аның шигъриятен, иҗатын яраткан кешеләр аны беркайчан онытмаячак…

Ковидтан 30 көн интекте, кичә операция ясадылар, комадан чыга алмады. Бугазны тишеп, үпкәгә үткәрмәкчеләр иде, аңа кадәр ясалма вентиляциядә иде. Бик өметләнгән идек, җиңеп чыгарга тиеш иде — булмады, — дип уртаклашты Камил Сәгъдәтшин.

«Авырып китәр алдыннан әни начар төш күргән…»

Журналист Камил Сәгъдәтшин һәм Фәйрүзә Мөслимова ике бала тәрбияләп үстергән. Кызы Диләрә әнисенең хәле нык авыр булганын сөйләде.

— Без аның белән 30 сентябрь көнне кич буе сөйләшеп чыктык. Ирем эштә иде, кич буе утырып чәйләр эчтек. Бишесе көнне балаларны китердек, алтысы суга чыккан булган, чиратта күршеләр белән сөйләшеп бик өшегән. Шуннан температурасы күтәрелеп, авырып китте.

12 октябрь хастаханәгә керде, 21е реанимациягә салдылар, 26сы ковид тесты тискәре булгач, пульмонология реанимациясенә күчерделәр. Теге атнаның пәнҗешәмбесендә үк табиблар ышаныч юк, дигәннәр иде. Шулай да өмет иттек. «Әни, син тереләсең» дигәч, «әкият инде ул» дигән иде. «Шуның турында язып та чыгарсың әле», — дигән идем.

Авырып китәр алдыннан начар төш күргән иде, үз әнисе үләр алдыннан да шундый төш күргән. Стеналар буенча су агып-агып төшкән. Ләкин үләсенә ышанмады, терелергә өмет итте. Бик авыр иде аңа, «Ник җиңеллек килми икән?» — дип өзгәләнде.

Башта кислород маскасы аша сулады, аннары ИВЛда иде, борын аша көпшә керткәннәр — интубация дип атала. Ул озакка ярамый икән. Аннары тишеп, кичә операция ясадылар, операция алдыннан аның янына кердем. Аңында түгел иде. Өч көн алдан реанимациягә керттеләр, башын борып, «була, була, Аллаһ боерса» диде. «Әни, бергә басып намазлар укырбыз әле, Аллаһ боерса, бирсен Ходай», — дидем.

Ә болай ул гел хәрәкәттә иде, кайда чакырсалар да, бара иде, кем сораса да, ярдәм итәргә әзер торды. Бер күзе начар күрсә дә, гел укый-яза. Хастаханәдә берара хәле әйбәтләнеп киткәч, китап-газета сорады. И шатланган идек шунда…

Кызганыч, прививка ясамаган иде. Курыкты ул ясатырга. Авыр хәлдә яткач, «акыллы кешеләр прививка ясата» диде.

Әни белән бик рәхәт иде. Ул безгә карата бик таләпчән булды, безне беркайчан мактамый иде. Оныкларны бик яратты. Алар аңа «әбекәй» дип эндәшә иделәр. Оныклары Азалиягә 17, Илсинәгә 15, Сәеткә 1, Сәлимгә 6 (әле ул әнинең туган көнендә туды), Зарифка 4 яшь. Киявен-киленен бик яратты, — дип сөйләде Диләрә «Татар-информ»га.

«Иркенләбрәк сөйләшеп торасы калган икән…»

Матәм чарасында катнашучылар Фәйрүзә Мөслимованы аралашырга, киңәшләшергә бик җайлы кеше иде дип бәяләде. Шундыйлар арасыннан язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронны атарга була.

— Ир-атның хатын-кыз белән бик җылы мөгаләмәдә, иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшә торган кешесе булмый дип уйлыйм, гадәттә, ләкин бу Фәйрүзәгә кагылмый. Фәйрүзә белән телефоннан да, очрашып та сөйләшер сүз бетми иде. Без аның белән якташлар да булдык, гомеренең соңгы көннәренәчә күрше йортларда бергә яшәдек. Еш кына филармониядә, Камал театрында кичәләрдә бергә очраша идек. Аның вафаты турындагы сүз көтелмәгән булды. Улдыр дип уйлыйсы да килми иде.

Филармония залында Саҗидә Сөләйманова кичәсендә очрашкан идек. Әзрәк озаграк, иркенләбрәк сөйләшеп торасы калган икән дим. Актанышка кайтсак та бергә булдык. Сәфәрдә менә дигән юлдаш иде ул, бернинди хөсетлеге юк, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ниндидер бәйгеләрдә, чараларда, яшьләргә булышасы булса, Мөслимова килә иде. Фәйрүзә ханым, сезне китте дип әйтәсе килми, һәрвакыт безнең күңелләрдә сез. Авыр туфрагың җиңел булсын! — дип бәхилләште Ләбиб Лерон.

«Бүген иртән Фәйрүзәне төштә күрдем»

Фәйрүзә Мөслимованың соңгы эш урыны «Ялкын» редакциясендә булган, тәрҗемәләр дә эшләгән. Журналист Эльмира Закирова — Фәйрүзә Мөслимова белән 1980 еллардан ук бик тыгыз бәйләнештәге кеше. Алар икесе дә тумышы белән Актаныш кызлары.

— Мәктәп елларыннан ук беләм аны. Студент елларыбыз бергә үтте. Ул журналистикага бер ел алдан укырга китте, журналистикага кил дип, миңа хатлар язып торды. Студент елларында мәкаләләр яздык, иҗатта кайнап яшәдек. «Ялкын”да бергә эшләдек.

Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек… Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!

Соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә бардык. «Бармый калырга ярамый, әйдә, бергә барабыз», — диде. Миңа билетлар алып кайтты. Барысы белән көлеп сөйләште, шат иде…

Авырый, температурасы бар дигәч тә, узгынчы гына дип уйлаган идем. 18 октябрьдә эшкә чыккан идем, редактор: «Фәйрүзә апаның хәле әйбәт түгел, ковид икән», — ди. Ватсапка яздым, ике генә сүз язды: «Больницада. Кислородта». Аннары инде реанимация… Чир белән көрәшү… Кызы Диләрә: «Әни ковидны җиңде! Хәзер үпкәсен дәвалый. Бар да яхшы булачак!» — дип язган иде бит…

Бүген иртән Фәйрүзәне төштә күрдем. Туган көне икән. Актаныш хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов чәчәкләр тапшыра… Их, төштә генә күрергә язган икән… Хуш, Фәйрүзә! — дип бәхилләште Эльмира Закирова.

 «Артык каударланмыйча, малга хирысланмыйча яши белде»

Фәйрүзә Мөслимованың якын дусларының берсе — шагыйрә, язучы Гөлзада Бәйрәмова.

— Юмарт, кешелекле, ярдәмчел иде. Дөрес, үлем турында сөйләшергә яратмый иде. «Фәйрүзә, мин малайга әйттем: «Улым, үзеңә кайда җайлы, шунда күм. Авыл диярсең, авылга алып кайтырга җайсыз булуы бар. Үзеңә ничек җайлы, шулай көйлә», — дия идем. Ә Фәйрүзә: «И, үләсе килми бит әле, яшәргә иде бит әле», — дия иде. Үз җаена, беркемне борчымыйча, мәшәкатьләмичә, артык нәфселәнмичә, хөсетләнмичә, артык каударланмыйча, малга хирысланмыйча, тормышында, эшендә дә тыныч кына яшәгән кеше ул. Бәхил булып кит, — диде ул.

Гөлзада Бәйрәмова Фәйрүзә Мөслимованың Аллаһ кушканнарны төгәл үтәп яшәргә тырышканын искәртте.

Бөтен шәригать кушканнарны үтәп яшәде, уразаларны тотты, корбан чалдырды. Адәм баласын үлгәч өч әйбер озата барыр диләр бит: икесе кайтып китәр, берсе калыр диләр, калганы — синең гамәлләрең. Фәйрүзәнең дин тарафыннан куелган бөтен гамәлләре тиешенчә үтәлгән. Зәкятен дә биреп барды, пәйгамбәребез дүрт тапкыр барган дип, дүрт тапкыр Хаҗга барды. Кешедән көнләшү юк, хөсетле булмады. Кырымга да бергә барган идек. Кайгыбыз да, шатлыгыбыз да бергә булды, бер-беребезгә йөгердек, апа-сеңел кебек булдык.

Хатын-кыз буларак та, иҗади кешеләр буларак та, бер-беребезне бәһаләп яшәдек, — диде Гөлзада апа.

Рус милләтеннән төркемдәше Лида ханым Фәйрүзә Мөслимова белән беренче курстан бирле дус булганнарын әйтте.

— Фәйрүзә — тормышымның бер өлеше иде. Гаҗәеп кеше иде ул. Ул миңа татар телендәге шигырьләрен дә бүләк иткән иде. «Лида, учи татарский язык», — дип язган иде. Кызганыч, мин өйрәнә алмадым шул. Бер дулкында идек без. Ул үз позициясен күрсәтте, үзем диннән ераграк торсам да, мин аны барыбер тыңлый идем. Аның фикерләвеннән, дини үгет-нәсыйхәтләреннән, акыллы, зирәк сүзләреннән үземә файдалысын сөзеп алырга тырыша идем. «Син бит изге», — дия идем, «Юк, син нәрсә, мин ул рәттә соңгысы», — дия иде. Ул һәрвакыт үзен Аллаһка нәрсәдер биреп бетермәгән, тиешлесен эшләмәгән дип саный иде.

Аллаһны, оныкларын яратып сөя иде. Камил, сиңа ул гел тугры булды, бергә булганда да, бергә тормаганда да, «без дуслар бит, барыбер бер гаилә бит» дип җылы сөйли иде. Туган көннәрне бергә үткәрәләр иде. Бакчасында да бәйрәмнәрдә булганым бар, — дип сөйләде төркемдәше Лида ханым.

Бик күпләр бүген Фәйрүзә Мөслимованы: «Туганнарыңа да әйтә алмаган сүзләр була, ул шул сүзләрне тыңлый алган, төрле тамага сөйләшеп, киңәшеп була торган кеше иде, юлда да яхшы иптәш була белде», — дигән сүзләр белән бәяләде. Шагыйрә, галимә Рифә Рахман да шул сүзләрне әйтте. «Мин аңа бик рәхмәтле. Авыр сүзләр әйткән булсам, кичер, гафу ит!» — диде ул.

«Китапларын чыгарырга ашыкмады, үзе турында уйламый иде»

Айсылу Галиева Фәйрүзә Мөслимова белән 13 ел бергә, 12 еллап бер бүлмәдә утырып эшләгәннәрен әйтте.

— Күп эшли иде, бик әйбәт тәрҗемәче булды. 2000 еллар башында ук нинди катлаулы әйбер бар, Татарстан журналларына тәрҗемә ясый иде, анда иҗтимагый-сәяси, икътисади текстлар… «Таһир-Зөһрә» газетасын ул вакытта ачып җибәргәннәр иде, хәзер «Сәхнә» журналы булып үсеп чыкты, шунда интервьюлар эшли иде.

Дөрес, үз китапларын чыгарырга ашыкмады, аларны җыясы бар дип, һаман сузды, үзе турында уйламый иде. Бик тыйнак кеше иде ул. Соңгы елларда мәчеткә йөрде, Хаҗга барып кайтты. Коръәнне аңлыйсы килә дип, берничә ел пединститутка йөреп, гарәп телен өйрәнде. Коръән укырга йөри башлады. Шөкер, аңлап укыйм хәзер дип әйтә иде. Шундый әйбәт кешеләрне ала Аллаһы Тәгалә…- диде Айсылу Галиева.

«Бу дөньяда ике сабыр кеше булса, шуның берсе - Фәйрүзә»

Фәүзия Ногманова Фәйрүзә Мөслимова белән мәчеттә бергә укыган вакытта танышкан.

— 2008 елда мәчеттә таныштык. Төпле фикерле, сабыр булуын күреп шаккаттым. Гел әйтә идем: «Фәйрүзә, ничек синең кебек сабыр булырга мөмкин, өйрәтә әле мине». Бу дөньяда ике сабыр кеше булса, шуның берсе Фәйрүзә иде. Ул сабыр гына түгел, акыллы, төпле фикерле, кешелекле, шулкадәр якын иде. Аның соңгы көннәрендә дә хаҗәт намазларын укыдым. Апасына да әйттем: «Шулкадәр әйбәт укыйм, мин ышанам, Фәйрүзә терелергә, бу авыруны җиңәргә тиеш». Балалары, оныклары хакына исән булырга тиеш, дип шулкадәр теләдем, инандым. Ике ел рәттән оныкларын Кырымга алып бардым дип сөйләде.

Бүген шушы хәбәрне ишеткәч, йөрәгем урталай ярылды, тозлар сибелде. Бик авыр булды.

Фәйрүзәне белүем белән горурланам. 60 яшьлек юбилеенда да матур итеп бер кафеда Коръән укытты. Авырыр алдыннан кызының яңа сала торган йортында Коръән укытты ул, әйтерсең, Ходай алдан сиздергән. Кеше дә җыймадык, үзебезнең гаиләбез белән генә укыттык, дип миңа фотолар җибәрде.

Шуннан Фәйрүзә авырый башлады. «Бар әле, ПЦР ясат әле», - дидем. «Юк, Фәүзия апа, миңа салкын гына тиде, бернинди ковид түгел», - диде. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, РКБда икәнен әйтте, тыны бетә иде. Нәрсә алып килим, дигәч, «Берни кирәкми, монда бернәрсә алмыйлар, бер кешене кертмиләр», - диде. Ватсаптан башка язмады. Өзгәләнеп, «Фәйрүзә, кәефеңне әйтеп, бер генә сүз яз әле», - дидем. Җавабы булмады.

Аның белән бөтен темага сөйләшеп, киңәшләшеп була иде. Беркайчан бер кеше турында начар сүз әйткәне булмады. Чын исламдагы кеше иде. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып яши иде, — диде әңгәмәдәшем.

Бүген хастаханә моргыннан озату чарасына Татарстан Язучылар берлегеннән Рифат Җамал килгән иде, ул мәрхүмәнең якыннарының ачы кайгысын уртаклашты. Шулай ук Актаныш хакимияте, «Татмедиа» агентлыгы исеменнән дә бәхилләшү сүзләре әйтелде.

«Язучы гына түгел, ул озак еллар журналларда эшләде. Яшьләр белән күп эшләп, яшь журналистларга юл ачты», — дип «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов мәрхүмәнең татар матбугатына керткән өлешен билгеләп узды.

«Татар-информ» агентлыгы Фәйрүзә Мөслимованың туганнары, якыннарының ачы кайгысын уртаклаша.