Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурисламны соңгы юлга озаттылар — гади булып яшәгән, гади генә китеп тә барды

Бүген иртәнге унда Казанның судмедэкспертиза бинасыннан җырчы Нурисламны соңгы юлга озаттылар. Хушлашырга туганнары, дуслары, классташлары, хезмәттәшләре килгән иде. Эстрада артистлары күренмәде.

news_top_970_100
Нурисламны соңгы юлга озаттылар — гади булып яшәгән, гади генә китеп тә барды
Артур Аргаков

Иртәнге унда Нурисламның (тумыштан бирелгән исеме буенча — Николай Аргаков, керәшен гаиләсендә туган) җәсәден табутка салып, хушлашулар залының уртасына куйдылар. Мәрхүмнең табуты янына хач куйдылар, анда җырчының сәхнәдәге исеме — «Нурислам» дип язылган иде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр залга кереп-чыгып тордылар, Нурисламның улы, абыйсы һәм энесе янына килеп, кайгы уртаклаштылар.

Хушлашу чарасында утызлап кеше булгандыр. Мин анда эстрада артистларын күрмәдем. Сөйләшергә өлгергән берничә кеше дә җырчыларны күрмәгән. Нурислам белән хушлашырга теләгән һәркем залга кереп чыккач, унбиш минут эчендә мәрхүмне кара машина алып китте.

Нурисламны соңгы юлга озату ялкынлы чыгышларсыз, гади, пафоссыз гына узды. Элеккеге хезмәттәшләре әйтүе буенча, ул тормышта үзе дә бик гади кеше булган. Мин кыска вакыт эчендә берничә кеше белән сөйләшергә өлгереп калдым.

«Тулай торакның тәрәзә төбендә гитарада уйнарга өйрәнеп утырган мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим»

Казан педагогика институтының спорт факультетында Нурислам белән бергә укыган Рөстәм Сагиров группадашы турында якты истәлекләре белән бүлеште.

— Нурислам бик җитез, күңелле малай иде. Тулай торакның тәрәзә төбендә гитарада уйнарга өйрәнеп утырган мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим. Башта, барып чыкмаса да, көй чыгарам дип шактый азапланды инде. Тырыша торгач, тәки гитарада уйнарга өйрәнде. Студент елларында ук ул бик матур җырлый иде. Нурислам яшь вакыттагыча күңелле, яхшы кеше булып истә калды.

Безнең группадаш, Нурисламның иң якын дусты Әнәс Хәлилов иптәшен озатырга Мәскәүдән кайтып өлгерә алмады. Ул сәгать бердә генә Казанда булам диде. Дустын озатырга аның җитешә алмавы үкенечле булды инде. Әнәс Нурисламның бөтен серләрен белә иде, — диде Рөстәм Сагиров.

Рөстәм Сагировның сүзләренә аларның тагын бер группадашлары Мансур Садыйков та кушылды.

— Казанда югары белем алганнан соң, мин гомер буе Себердә яшәдем. Өч ел элек кенә Татарстанга әйләнеп кайттым. Чит якларда торганда да Нурисламның җырларын яратып тыңладым. Соңгы тапкыр Нурислам белән группадашлар очрашуында Яльчик аланында күрешкән идем. Ул вакытта бик озак рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Телефоннан даими аралашып тордык. Ул минем өчен бик якын иде. Нурислам һәрвакыт яхшы кәефле, оптимист булды. Беркайчан да кешегә тавыш күтәрмәде, — диде Мансур Садыйков.

«Музыкага сәләте мәктәптә үк бар иде»

Озату чарасында Нурисламның яңадан бер группадашы һәм классташы Газиз Шәкүровны очраттым.

— Нурислам Питрәч районы чигендә туып үсте, ә мин — Теләче районы чигендә. Без 9-10 сыйныфларны бергә укыдык. Спортка да бергә кереп киттек. Мәктәптә бөтен спорт уеннарында да катнаша идек, ләкин без йөгерү һәм чаңгы ярышларында бик нык алдырдык. Мәктәпне тәмамлагач, икәү бергәләп спортфакка килдек. Казанда да бергә укыдык.

Яшь чаклар, матур чаклар Нурислам белән узды инде. Бик ярдәмчел, үз көченә ышанып, башкаларга таянмыйча яшәүче иде ул. Бөтен эштә дә, спортта да бик булдыра иде. Югары уку йортын тәмамлагач, барыбыз да мәктәпләргә таралыштык. Мәктәптә дә Нурислам үзен яхшы яктан күрсәтте. Аннары Казанның Ветеринария институтына физкультура укытырга килде. Анда да зур уңышларга иреште. Музыкага сәләте мәктәптә үк бар иде. Ул мәктәп сәхнәсенә еш менә иде, тамашачылар бик яратып каршы алалар иде. Олыгая төшкәч шул һөнәрен тагын искә төшереп, яңадан сәхнәгә менде, — диде Газиз Шәкүров.

«Андагы энергия беркайчан да бетмәс кебек тоелды»

Дустын озатырга Ветеринария институтында бергә эшләгән хезмәттәше Фәрит Кәлимуллин да килгән иде. Ул Нурислам белән танышкан вакытында Ветеринария институтының аспиранты, соңрак бераз физиология укытучысы булып эшләгән. Нурислам ул вакытта институтта физкультура укыткан. Соңгы утыз елда бергә эшләмәгән булсалар да, аралашып торганнар.

— Заманында Нурислам бөтен әйбергә янып тора торган яшь укытучы иде. Җитешмәгән эше булмады. Шулкадәр энергияле кеше булуына мин соклана идем. Андагы энергия беркайчан да бетмәс кебек тоелды миңа. Берәр эше килеп чыкмаса, стадионга чыгып, йөгереп керә иде. Ул шулай ачуын баскандыр инде. Ул һәрвакыт позитив һәм беркатлы булды. Нурислам бөтен нәрсәгә ышанды. Ул бик чиста кеше булган инде. Андыйлар тормышта сирәк очрый.

Нурислам кебек рәхәтләнеп көлгән башка кешене белмим мин. Аның көлүендә дә эчкерсезлек ярылып торды.

Беренче фатирын алгач ничек сөенгәнен белсәгез иде! Бервакыт «Балкон тәрәзәләрен ясарга булыш әле», — дип, минем янга килде. Мин аны институт остаханәсенең хуҗасы янына алып бардым. Балта остасы Нурисламга тәрәзә ясап бирү урынына, эш серенә өйрәткән. Шулай итеп, балкон тәрәзәсен Нурислам үзе ясады. Күршесе аның осталыгын күреп, үзенә дә Нурисламнан тәрәзә ясаттырган. Шуннан соң, параллель хезмәте белән ул үзенә йорт салып чыкты.

Нурисламның җырчы булып китүе ташып торган позитив энергияне тышка чыгарырга кирәк булганлыктан дип уйлыйм. Гаҗәеп кеше иде ул.

Кичә кайгылы хәбәрне ишеттем дә, дустымны озатырга килмичә булдыра алмадым. Без соңгы кырык ел буе аның белән аралашып тордык, — диде Фәрит Кәлимуллин.

«Нурислам чаңгы спорты буенча спорт мастеры булды»

Нурислам турында аның элеккеге хезмәттәше Рафис Миңнебаев та уртаклашты.

— Нурислам Ветеринария институтында физкультура укытканда мин зоология кафедрасында эшләдем. Мин хәзер дә шунда хезмәт куям, ә Нурислам 15-20 ел элек, үз эшен башлап, эшеннән китте. Аннан киткәненә шактый вакыт узса да, элеккеге хезмәттәшләре Нурисламны хөрмәт итте. Бездән бертөркем хезмәткәрләр бүген зиратка барырга җыеналар.

Нурислам чаңгы спорты буенча спорт мастеры булды. Спортта бу исем зур дәрәҗә инде. Нурислам беркайчан да аның белән масаеп йөрмәде, гомере буе гади булды. Ул яшь чагында бик чибәр иде. Ярты институт аңа гашыйк булса, яртысы — аннан көнләште. Нурислам бик ачык кеше булып истә калачак, — диде Рафис Миңнебаев.

Нурисламны бүген туган җире — Питрәч районы Кәвәл авылы зиратында җирләделәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100