Атналык күзәтү: артист хатыннарының күргәннәре, Балтачны пычратучы сөт комбинаты
Артист хатыннары ничек яши? Балтачта Шушма елгасы нишләп ак төскә кергән? Раил Садриев авылда ничек яшәп ята? Көрәшчеләр мәйданда спектакль куямы? Атнаның иң шәп язмаларына күзәтү.
Артист хатыннары ничек яши?
Артист хатыны булу кыенмы? Ирләрен иҗат үрләренә рухландырып та, үзләре күбрәк аларның күләгәсенә калып килүче хәләл җефетләре Гөлназ Хәбибуллинага чын дөреслекне ачты.
Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина:
«Иринага рәхәт, менә Әнвәр нинди!» — дигәнне еш ишетәм. Ә шушы тормышка килеп җиткәнче 26 ел иңне иңгә куеп бергә үтәргә туры килгән. Тормыш юлында нәрсә генә булмаган, халык аларны белми. Безгә төрле ситуацияләрдә, төрле акчага яшәргә туры килде. Әзер фатирларга кереп утырмадык. Өйләнешкән вакытта Әнвәрнең популярлыгы да, акчасы да юк иде. Мин җитеш гаиләдә яшәсәм дә, Әнвәр аз гына башкачарак тормышта үскән бала. Мин акча эшләп, ул эшләмәгән вакытлар да булды. Минем югары белемем бар, институтны Әнвәргә караганда иртәрәк тәмамладым. Чөнки ул башта дүрт ел училищеда, аннары институтта укыды, шуңа студент булып озаграк йөрде. Гаиләгә акча алып кайту өчен Әнвәргә бу тормышта балта остасы булып эшләргә дә, ишегалды себерергә дә туры килде. Шуңа күрә бүгенге нәтиҗәләренә ирем үз тырышлыгы белән иреште дип тулы ышаныч белән әйтә алам.
Әнвәр гастрольләргә тулысынча тыныч күңел белән чыгып китә. Ул йорт, балалар өчен борчылып йөрми. Чөнки минем ышанычлы кеше икәнемне, азып-тузып йөрмәячәгемне белә.
Иркә, мактанчык хатын-кыз түгел мин. Мин башкалар кебек үк чиратта утырам. «Мин Әнвәр Нургалиевның хатыны», — дип аның исеме белән файдаланганым юк.
Зөлфәт Зиннуровның хатыны Гөлназ:
— Зөлфәт җитди, кырысрак булып күренсә дә, өйдә бөтенләй башка төрле. Көен көйләп торсаң, ачуын чыгарып йөрмәсәң, ул әйткәнчә генә эшләсәң, барысы да әйбәт була.
Ирем төгәллек ярата торган кеше. Ул һәрвакыт кайда, ничәгә барасын алдан планлаштыра. «Иртәгә безгә шул-шул вакытка чыгып китәргә кирәк булачак», — дип алдан ук әйтеп куя. Әгәр син 5-10 минутка озаграк җыенасың икән, ачуы чыга.
Ирем балалар белән бик ныклап шөгыльләнә. Күп вакыт мин эштә булганда балаларны ул карый.
Фирдүс Тямаевның хатыны Резеда:
— Мин акчаны һәрвакыт иремнән сорап алам. «Син бит артист хатыны, ә үзеңнең аз гына булса да запас акчаң да юк», — дип сүгә дә әле ул мине. Кирәк икән, сорап алам. Кирәкмәгән вакытта запаска акча алып куйганым юк. Мин, гомумән, акча туздырырга ярата торган кеше түгел. «Артык туздырма», — дип Фирдүскә дә кисәтүләр ясап торам. Үзем дә косметологлар, массажистларга акча түкмим. Үз-үземне бик каты карасам, акча күп бетерер идем. Косметологларга елга бер барып кайтсам кайтам.
Ирем белән һәрвакыт бергә буласым килә. Иртәнге, кичке ашны бергә ашыйсым, башкалар кебек балалар белән паркларда йөрисем, ял итәсем килә. Ә Фирдүс эштә булгач, мин гел берүзем. Кунакка чакырсалар да: «Матурым өйдә юк, бара алмыйм», — дип әйтәм.
Шушма кайный: сөт комбинаты Балтачны пычратудан кайчан туктар?
Балтач балыкчылары бөтен ишекләргә шакып, ярдәм сорый — Шушма елгасы «кайнап» утыра. Сәбәп — Балтачтагы «Арча» сөт-май комбинатыннан агып чыккан пычрак сулар. Балтачта булган хәлләр белән Гөлүзә Ибраһимова танышып кайтты.
«Күргәне бер хәл, Шушма буенда сулап булмау — икенче. Балыкчылар монда көн саен диярлек килеп йөри, шуңа алар ияләнгән. Миңа башта бик читен булды, ис тамакка утыра, буа, күңелне болгата. Ничек аңлатырга белмим дә, канализация, сасыган йомырка исләре килә, — дип яза автор.
Балыкчылар инде бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән. Аларга барысы 18 җавап килгән. Республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты комбинатка 300 мең, ә экология министрлыгы 80 мең сум штраф салган. Шуны да онытмаска кирәк, Шушма елгасының табигать һәйкәле дигән статусы да бар.
Балыкчылар әйтүенчә, 2019 елда суны бәйсез эколог тикшергән, фосфатлар нормадан 146 тапкыр артык булган. Шушма Нократка кушыла бит, бу зур проблемага әйләнергә мөмкин.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бу уңайдан мондый аңлатма бирде:
— Без көн саен Шушма суын тикшермибез. Аның өчен тиешле инстанцияләр бар. Алар тикшерү белән шөгыльләнә. Безнең тарафтан хатлар язылды, тиешле нормативларга туры китерергә дигән таләп куелды.
«Арча» сөт-май комбинаты бүгенге көндә үзендә 220 миллионлык чистарту корылмасын эшли. Ул эш алты этаптан тора, иң кыйммәтле булган өч этабы инде эшләнде, 2022 елда ул эш тәмамланырга тиеш.
Шәхси заводка безнең тарафтан мөрәҗәгать булды, эшләр эшләнә. Халык тарафыннан да тиешле контроль булды дип саныйбыз. Алар бит үзләре бу җирлектә яши торган кешеләр. Безнең Шушма елгасын чистарту буенча үзебезнең планнар бар. Яр буен, төбен чистартырга, балыклар җибәрергә, Алла теләсә. Бүгенге көндә 260 кешегә эш урыны булдырган заводны да тиз генә ябып куеп булмый. Ул элек-электән шул тәртиптә эшләгән завод бит инде, бары тик билгеле бер вакытта куелган эшендә «сбой» килеп чыккан.
Раил Садриев: «Ковид дигән сугыш бара, корбаннары арта тора»
Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев — үзенчәлекле шәхес. Ул авылда яши, бәкедә коена, шәхси китапханәсендә өч меңнән артык китабы бар. Артист гаиләсе тормышында нинди генә хәлләр булмаган… Зилә Мөбәрәкшина Раил Садриевның өендә кунакта булып, бакчаларын күреп, артистның хатыны Эльмира белән аралашып кайтты.
— Минем сиземләвем бар. Бер-ике елдан соң авылда яшәве кулай булачак. Үзеңнең бакчаң белән, үзең үстергән уңышыңны ашап.
Дөньяда финанс кризисы бара. Ковид — сугышның бер төре. Болайрак әйтим әле: Өченче Бөтендөнья сугышы бара, аның исеме Ковид дип атала. Ул атом коралсыз бара, чөнки аны куллансалар, сугышны башлаучыларга файда калмый. Корбаннар күп, алар арта бара. Сугышның сәбәбе бар. Теләсә нинди сугыш цивилизациянең 50-60 елга алга китешенә этәргеч бирә. Без азаеп, чистарып чыгачакбыз, — дип фәлсәфи фикерләрен сөйли Раил Садриев.
Раил Садриевның хатыны Эльмира апа исә үткәннәрен, танышу тарихларын искә төшерә.
— Мин кияүгә чыкканда Раилнең кем икәнен белмәдем. Күп аралашырга өлгермәдек. Ул бизнесмен, укытучы иде. Раил табигатьтән артисттыр. Әмма өйдә утыра торган кеше түгел ул. Хәзер генә ул өйдә торып, китаплар укып алырга мөмкин. Бу мизгел 33 ел вакыт үткәннән соң килеп җитте, ниһаять.
Раил белән комсомолның район комитетында таныштык. Бизәнеп йөрергә ярата идем. Раил миңа: «Девушка, как же много на вас штукатурки!» — дип әйтеп салды. Кызарындым, оятка калдым. Ниндидер авыл малае колакка ятышлы булмаган тавышы белән шулай әйтеп ята, дип уйлап куйдым. «Хам!» — дидем дә борылып киттем. Аннан соң ул мине үзенең спектакленә чакырды (үзешчәннәр белән Туфан Миңнуллинның пьесасын куйдылар). «Әйдә, Яңа елны бергә каршы алыйк», — дип, өенә алып кайтты. 1987 елның ахырында йөрешә башладык, 1988 елның маенда өйләнештек. Кияүгә чыгасың киләме-юкмы дип, миннән сораучы да булмады. Күкләрдә язылган булгандыр инде ул. Өйләнешкәндә икебезгә дә 21 яшь иде. «Авыр булыр», — диделәр, яшь вакытта беркемне дә тыңламадым…
Йокысыз төннәр, күз яшьләре, ызгыш-талаш вакыт узгач онытыла, гафу ителә икән. Инде үткәнгә кире кайтасы килми. Бу — тормыш тәҗрибәсе.
«Хәзерге көрәшчеләр кызлар кебек…»
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш һәм җыр бәйрәменә әйләнгән «Манзара» премиясе узды. Гадәттә, ел башында цирк бинасында уза торган «Манзара»ны быел җәй уздырырга уйлаганнар.
Көрәш ярышларында, әлбәттә, нинди дә булса «мөгез» чыкмый калмый. «Манзара» тәмамлана дигәндә генә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, үзе дә көрәшче һәм көрәш җанатары булган Хәлил Шәйхетдинов сәхнәгә менеп, микрофонны кулына алып, көрәшчеләргә ачулы тонда мөрәҗәгать итте.
Хәлил Хәмитовичны сәхнәгә менгезгән сәбәп — Муса Галләмовның, аяк авыртуы сәбәпле, абсолют батырга көрәшүдән баш тартуы. Нәтиҗәдә, 100 мең күләмендә акча өчен 85 кг үлчәү авырлыгында җиңгән Ринас Садаров һәм 110 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Булат Мусин көрәште. Халык көткән көрәш — Муса Галләмовның Булат Мусин белән көрәше булмый калды. Җәйге «Манзара» ның абсолют батыры булып, Булат Мусин танылды.
Халыкны гаҗәпкә калдырды бу хәл. Дөрестән дә, әгәр аягы авырта икән, нигә ул җирәбәгә кадәр ул хакта әйтмәгән? Җирәбәгә чыккач кына аягы авырта икәнен белгәнме?
Хәлил Хәмитович, җитәкче һәм көрәшче буларак, бу вакыйганы уздырып җибәрә алмагандыр.
— Без аяк, бот, бу төш, теге төш авырта дип көрәшмәдек. Аяк та, мускул да катмады — соңгы сулышыбызга кадәр келәмдә көрәштек. Моннан соң сүз шул, Муса сиңа да, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Әзер түгел икәнсез, кермәгез. Кергәнсез икән, көрәшегез. Табиб беркемне дә көрәштән чыгармады.
Моны күргән тамашачы бүтән килми монда, кул селтәп кайтып китә. Мин дә шулай ук. Спектакль ясап монда… — диде Хәлил Шәйхетдинов.
Менә шушы урында халык дәррәү килеп кул чапты. Күптән ишетәсе килгән сүзләре булган, күрәсең. Муса исә ике кулын да биленә куеп, йөреп торды, берара күтәрелеп, Хәлил Хәмитовичка да карап алды.
Бу хәл, әлбәттә, Муса Галләмовның нәкъ үзенә кагылды. Мусаның аяк авырта дигән сүзләрен Хәлил Хәмитович та, халык та чынга алырга теләмәде. Бер авыздан: «Үлгәнче көрәш», — диделәр. Мусаның кәефе кырылган, күңеле төшкән кебек тоелды. Көрәшче дуслары бер-бер артлы килеп, аны җилкәсеннән кагып киттеләр.
— Ул миңа гына түгел, бөтен кешегә әйтте аны. Хәлил Хәмитовичның үз фикере, минем үземнеке бар. Минем, мәсәлән, аяклар авырта. Мин бит инде бөтен кешегә шушы «чулкиларны», тамырларны чыгарып күрсәтә алмыйм. Тик мин шул килеш тә килдем. Чөнки 130да көндәшләр әкрен, мин тизрәк. Шуңа күрә дә 130да көрәшәм дип килдем, абсолютка көрәшәм дип килмәдем.
Хәлил Хәмитовичлар монда шоу күрергә теләде. Дөрестән дә, тамашачыга матур көрәш кирәк. Мин, мәсәлән, абсолютка көрәштә Булат Мусинга каршы матур көрәш күрсәтә алмаган булыр идем, — диде Муса, Хәлил Хәмитовичның бу сүзләренә җавап итеп.
«Бу адымны сөйләшү дип әйтеп буламы икән? Муса, көрәшүдән баш тартып, аннары Мусин откан 100 меңне икәүләп бүләләр микән? Әле өченче Ринас Садаров та бар. Ә бәлки ул да абсолют батыр калган Мусинга юри җиңелгәндер? Алайса бер 100 меңне өчкә бүләсе була түгелме? Бик кызыклы арифметика килеп чыга монда. Бөтен дөньяга танылган дәрәҗәле көрәшчеләрнең шундый адымга барасына барыбер дә күңел ышанмый… Көрәш дөньясы шундый сазлыкка кереп баткан микәнни соң? Акча дип, еллар буе туплаган дәрәҗәңне пычракка чыгарып ату була түгелме соң бу?» — дип уйлана Энҗе Габдуллина.
Минтимер Шәймиев: «Мин Казаннан киттем, хәтта пропискам да юк»
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның «Галстуксыз интервью» проектына интервью бирде. Әлеге интервьюның тәрҗемәсе «Интертат”та да басылды. Менә аның бер өлеше.
Урманга йөрисез, һава сулыйсыз, бәлки, суда берәр чакрым артыграк йөзәсездер…
Мәрхүмә хатыным Сәкинә Шакировна һәрвакыт минем якшәмбе көнне булса да ял итүем, бу көнне үзе янында үткәрүем турында хыяллана иде.
Нәрсә эшләячәксез?
Мин Матюшинода яшим. Казаннан киттем, хәтта пропискам да юк.
Тәнкыйтьләүчеләр күп…
Әйдәгез, эшләп алыйк. Нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтик!
Быел Президентлык институтына 30 ел тулды.
Сезнең белән беренче тапкыр бу хакта сөйләшәбез.
Бүген Әфганстанда барган вакыйгалар җирлегендә…
Наркотрафик аркасында гаскәрләр кертү һәм башкалар…
Бәлки, алайса талиблар хаклыдыр, Минтимер Шәрипович?!
Сез куркыныч сораулар бирәсез.
Бүген социаль челтәрләр революция ясый.
Һәр кешегә гомер бер генә бирелә. Һәм очраклы рәвештә.
Әңгәмәнең тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.